Во имя мира на земле
классный час по истории (8 класс) по теме

Нәрсә соң ул батырлык? Аның мәгънәсен һәркем тормышка карашларыннан чыгып, үзенчә аңлый. Ә шулай да, батырлык ул, мөгаен, гадәти күзлектән караганда һич кенә дә кеше башкара алмастай эшне башкарудыр. Ул кешедән чиксез ихтыяр көче, тәвәкәллек, үз-үзеңне аямауны таләп итә.

Скачать:

Предварительный просмотр:

Җирдәге тынычлык хакына

(Батырлык дәресе)

Максат.

  1. Әфган сугышы, аның асылы белән тирәнтенрәк таныштыру
  2. Әфганстанда хәрби хезмәттә булган егетләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү.
  3. Укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирү, Ватаның белән горурлану, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү..

                                                 Кичә барышы.

        I     Кереш сүз – Укучылар, безнең бүгенге дәресебез-батырлык дәресе. Темасы-“Җирдәге тынычлык хакына”

Дәресебезне Николай Островскийның; “Батырлык көндәлек тормышта очрап торган авырлыкларга үҗәтләнеп каршы барганда тәрбияләнә” дигән сүзләре белән башлап җибәрәсем килә. Ә Юлиан Фучик болай дигән; “...герой-хәлиткеч моментта кешелек җәмгыяте өчен иң кирәкле булган эшне башкаручы.”

Батырлык. Бу купшы сүз түгел,

Хәтерләрдән тиз җуела торган.

Мәгънә асылында, мәҗгелеккә

Күңелләргә, җанга уела торган.

Кайсы тауның ташларыннан икән

Батырлыкка hәйкәл куясы?

Чорлар җиле ташларны да уя,

Тик мәңгелек хәтер кыясы!

Батырлык дип күпме сөйләп йөрмик,

Күпме аны күккә күтәрмик,

Ише бармы бөеклекнең солдат

Кылган батырлыкка җитәрлек?

Нәрсә соң ул батырлык? Аның мәгънәсен hәркем үзенең тормышка карашларыннан чыгып, үзенчә аңлый.Ә шулай да, батырлык ул, мөгаен, гадәти күзлектән караганда hич кенә дә кеше башкара алмастай эшне башкарудыр. Ул кешедән чиксез ихтыяр көче, тәвәккәллек, үз-үзеңне аямауны таләп итә.

Кадерле укучылар, безнең бүгенге сүзебез нәкъ менә шундыйлар хакында; ерак Әфганстан җирендә гомере өзелеп мәңге яшь булып калган солдатлар hәм ул дәhшәтле көннәрнең шаhиты булып яшәүче якташларыбыз хакында.

Назмиева Ләйсән; В.Хадиуллин. “Әфганстан”

Әфганстан, исемең шигъри синең,

Җирең сихри, кыя, ташларың!

Изге дуслык бурычын үтәр өчен

Сиңа китте бик күп якташларым...

Кыяларның булмый ак таплары,

Аларның була тик ак ташлары.

Шул ташларны каннарына манып,

Табутларда кайтты якташларым.

Укытучы; Әфганстан сугышы 10 ел дәвам итте. 15 мең Совет солдаты hәлак булды, 36 меңе яраланып тән hәм җан газабы кичерә. Татарстаннан 257 егет hәлак булды, 1000 нән артыгы имгәнеп, гарипләнеп кайтты.

1989 елның 15 февралендә Совет гаскәрләре Әфганстан җиреннән тулысынча чыгарылып бетә. Менә шушы көннән башлап 15 февраль –интернациональ бурычларын үтәгәндә hәлак булган ватандашларыбызны искә алу көне итеп билгеләп үтелә.

Самигуллин Камил-

1) Күгебез аяз, көннәребез имин булса, җирдә икмәк тә игелә, нефть тә табыла, җаннарыбыз тыныч, табыннарыбыз мул була. Ә безнең иминлегебезне саклап, Ватаныбыз сагында кыю йөрәкле, лачындай ир-егетләребез тора. Ләкин бүген дә дөнья күгенең тыныч булганы юк әле. Әфган, Чечня сугышларында шактый улларыбыз мәңгегә ятып калды.

Назмиева Ләйсән -

2) Солдат сугышны сайламый һәм аны игълан итми. Солдат халык һәм Туган ил алдындагы бурычын үти. Әфган җирендә совет солдатлары, беренчеләрдән булып, халыкара терроризм белән күзгә-күз очраштылар. Көньяк чикләребезнең тынычлыгын тәэмин иттеләр. Әфганстанда совет солдатлары беренче тапкыр оппозиция көчләренә каршы көрәштеләр, халык хуҗалыгы һәм хәрби объектларны сакладылар. Сугыш вакытында тарихи һәм мәдәни объектлар җимерелмәде. Әфганстанда безнең хәрби көчләр җиңмәде дә, җиңелмәде дә, ә үзләренең конституцион һәм гражданлык бурычын үтәделәр.

Шигапов Илназ -

  1. Батырлык. Бу купшы сүз түгел,

Хәтерләрдән тиз җуела торган.

Мәгънә - асылында, мәңгелеккә

Күңелләргә - җанга уела торган

  1. Кайсы тауның ташларыннан икән

Батырлыкка һәйкәл куясы?

Чорлар җиле ташларны да уя,

Тик мәңгелек хәтер кыясы!

  1. Батырлык дип күпме сөйләп йөрмик,

Күпме аны күккә күтәрмик,

Ише бармы бөеклекнең солдат

Кылган батырлыкка тиңләрлек?

Н. Ләйсән -

 Игътибар иткәнсездер, безнең бүгенге кичәбездә сүз моң, сагыш, югалту ачысы һәм батырлык турында  булачак.

  • Х. Әюпнең “Интернациональ бурыч” шигырен укучылар  сөйли.

С. Рамилә -

         Ярдәм сорап күп килделәр безгә

Барсына да бу ил булышты...

Тик беләсе иде -

Без соң тагын

Кайсы илгә күпме бурычлы?

     “Интернациональ бурыч”, дидек,

Әллә нәрсә итеп сөйләдек.

Бурычтырмы ...-

Нигә меңгәрләгән

Кеше җаны белән түләдек?!

      Япь-яшь кенә килеш күпме гарип -

Аналарның йөрәк түземме?

Бурыч түләр өчен егетләрнең

Аяк-кулы кирәк идеме?

В. Алия -

       Илдә нигә кадерсезләнделәр,

“Бурыч” түләде бит алар да?

Ахыр чиктә йөрәкләре нигә

Граната булып ярыла?

      Интернациональ бурыч имеш,

Табалмадык шуннан башканы.

Ил “бурычы”  булып,

Әсирлектә

Газап чигә кемнең башлары?

      Тагын кемгә күпме “бурычлы” без,

Нигә белми халык?

Бүгенге

Яңа буын егетләре үсә -

“Бурыч” түләр өчен  түгелме?

С. Камил -

  Әфганстан. Бу ил турында 1980 нче елларда күпчелек кеше дәреслекләрдәге кыска №                гына  укып беләләр: Гомуми мәйданы 647 км  булган илдә әле 1982  елда да автомабиль юллары нибары 18 мең чакрым тәшкил итә. Илдә тимер юл бөтенләй юк. 16 миллион халыкның зур күпчелеге ярымкүчмә тормыш алып бара. Төп һөнәре – терлекчелек. Кеше хакын тиеннәр белән генә бәялиләр. Нигездә феодализм чорында яшәгән дәүләткә капиталистик мөнәсәбәт кереп кенә бара.

     Менә шушы илгә совет солдатлары кертелү турындагы хәбәрне 1979 елның 27 декабрендә телевидение буенча Леонид Ильич Брежнев үзе хәбәр итә. Беренче бәрелешләрдә үк 86 совет сугышчысы башын сала.

Н. Ләйсән –

    1980 елда Әфганстан җирендә – 1500 гә,

    1981 дә – 1300 гә,

    1982 дә – 2000 гә якын совет сугышчысы һәлак була, яраланучыларның  саны уннарча меңгә җитә.

    1983 елда – 1500 гә, 1984 тә - 2400 гә якын совет сугышчысы туган туфрагына кургаш кәфенлеккә төренеп кайта.

    Фәкать 1988 елның 15 маенда гына чит илдәге гражданнар сугышыннан совет гаскәрләре чыгарыла башлый. Һәм, ниһаять, 1989 елның 15 февралендә соңгы совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыга.

Хайруллин Данил -

    ... Ил чакыргач, утлы давыл аша

Җиңү яулап алга бардыгыз.

Тәмуг газаплары күргәндә дә

Ирләр булып калдыгыз

      Абыйлар! Без сезнең кебек үк,

Нык уяу булырга әзербез.

Һәм сезгә лаеклы алмашлар,

Данлыклы солдатлар булырбыз.

      Эстафета безнең кулларда,

Нык, бердәм сафларда атларбыз.

Бу изге азатлык байрагын

Сакларбыз, сакларбыз! Сакларбыз!

С. Камил -

      Куркытмас авыр киртәләр ,

Очраса да безнең юлларда ,

Эстафета  булыр һәрвакыт

Корычтай нык, чыдам кулларда.

         Сез батыр солдат булгансыз,

Мин дә солдат булачакмын.

Сез тыныч ял итсен диеп,

Ил чигендә торачакмын.

      Вәгъдәбездә нык торырбыз,

Үтәрбез ил кушканны.

Беребез дә изге җиргә

Кул суздырмас дошманны.

Н. Ләйсән –

 Безнең әфган сугышын онытырга хакыбыз юк.

Чит–ят җирдә киләчәкне раслап,

Башын салды япь–яшь кыю солдат.

Халык хәтереннән һичберкем дә

Юа алмас аны, юа алмас.

Укытучы –

Тын калыйк бер минут, бары тик бер минут,

Бар дөнья бер минут тын калсын.

Ах, Әфган җилләре hәм дала гөлләре...

Чык түгел, гөлләрдән яшь  тамсын!

hәлак булган якташларыбызны  бер минут тынлык белән искә алыйк.

С. Камил -

  Исән кайткан “әфганлылар” арабызда яши. Алар завод фабрикаларда эшли, өйләнә, балалар үстерә. Ләкин аларның берсе дә сугышта алган орден–медальләрен тагып урам буйлап йөрми. Алар бер үк вакытта игътибар да, астыртын гына өнәмәү дә тоя. Шуңа күрә күңелләрдә һаман ышаныч юк.

  Ә төннәрен алар кабат-кабат шул сугышны төшләрендә күрә. Аларның хәтерендә бүген дә меңәрләгән автомашиналар яна, дуслары, полкташлары һәлак була.

ҖЫР -  “Совет солдаты”

Презентация

Әфганстанда хезмәт иткән Шигапов Рәшит Фидаил улы hәм Мифтахов Илдар Инсаф турында сөйләнә.

ҖЫР – “Сау булыгыз, кызлар”

Хәзерге вакытта армия сафларында хезмәт итүче авылдашыбыз Смирнов Рафаэльдан килгән хатны энесе Алмаз  укый.

ҖЫР – “Тибрәнә җыр дулкыннары”

Укытучы –

Дәресебез тәмам. Егетләр, сезгә әйтәсе теләкләрем бар.

Бу гүзәл ил өчен,

Бу газиз җир өчен,

Мусалар башларын салдылар.

Сез илдә үссен дип,

Иделдә йөзсен дип,

Мәңгегә чит җирдә калдылар.

Онытмагыз моны,

Күп еллар үтсә дә,

Сулмасын йөрәктә хисегез.

Мусалар шикелле,

Алишлар шикелле

Ил яклар ир булып үсегез!..

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Контрольная работа по биологии на тему « Эволюция живого мира на Земле» 9 класс.

Контрольная работа по биологии на тему "Эволюция животного мира" 9 класс. Дает возможность проверить знания обучающихся по теме и качественно подготовиться к ГА -9 по биологии....

Классный час "Слава миру на земле! Слава хлебу на столе!"

Классный час на военно-патриотическую тему о подвиге хлеборобов в годы войны, о мужестве и стойкости ленинградцев во время блокады....

Во имя мира на Земле!

Какой ценой достался мир человечеству? Как каждый из нас может сохранить мир на планете? Ответы на эти вопросы Вы найдёте в данном мероприятии....

Разработка урока «Голубь – символ мира на Земле (рисуем птицу)»

Знакомство с анималистическим жанром искусстваСовершенствование своего умения рисовать птицуУглубление знаний о размере, анатомическом строении, цветовой окраске, пространственном положенииПознакомить...