Дәрес эшкәртмәсе_Боерык фигыль_6сыйныф
план-конспект урока (6 класс)
Дәрес эшкәртмәсе_Боерык фигыль_6сыйныф
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
dres_eshkrtmse_boeryk_figyl._6_syynyf_.docx | 25.84 КБ |
boeryk_figyl_6_syynyf.pptx | 134.9 КБ |
dres_eshkrtmse_ya_ya_hrefe_hm_any_beldergn_avazlar_2_nche_syynyf.docx | 87.71 КБ |
Предварительный просмотр:
Дәрес эшкәртмәсе
Тема. Боерык фигыль. (татар мәктәпләренең 6 нчы сыйныфында татар теле дәресе)
Максат.
1.Укучыларның фигыль турындагы белемнәрен ныгыту, системага салу, фикер йөртү сәләтен үстерү.
2.Боерык фигыль турында гомуми төшенчә бирү; боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше, мәгънә төсмерләре, боерык фигыльне куллану үзенчәлеген төшендерү.
3.Мөстәкыйльлек тәрбияләү. Укучыларда яхшылык эшләү, шәфкатьле булу, бер-береңә ярдәмләшү башка шундый сыйфатларны булдыру.
Көтелгән нәтиҗәләр
предмет: боерык фигыльне тану, язу, сөйләмдә урынын билгеләү һәм куллану
регулятив: үз эшеңнең максатын билгеләү, үз эшеңне бәяләү, кагыйдә, күрсәтмәләрне истә тоту һәм аларга ияреп эшләү
танып белү: куелган проблеманы ача белү, фикерләүдә логик чылбыр төзү
коммуникатив: үз фикереңне формалаштыра һәм исбатлый белү
шәхескә кагылышлы: яхшылык эшләү, шәфкатьле булу, бер-береңә ярдәмләшү башка шундый сыйфатларны булдыру.
Дәрес тибы: яңа материал аңалату
Укыту методлары. Аңлату, әңгәмә, демонстрация, модельләштерү.
Дәрес формасы: төркемнәрдә эш.
Җиһазлау: Мультимедиа презентация, яхшылык турында видео, тест.
Дәрес барышы
- Оештыру моменты.
1. Уңай психологик халәт тудыру Хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез ничек? Бер-беребезгә елмаю бүләк итик. Дәресебезне башлыйбыз. Бүген без сезнең белән фигыль турында алган белемнәребезне ныгытып, тирәнәйтербез. Әгәр дә дәрес ахырына куйган максатыбызга ирешсәк, димәк без бик нәтиҗәле эшләгәнбез була.
II.Актуальләштерү.
Без алдагы дәресләрдә алган белемнәребезне кабатлап үтик әле. Фигыльләрне кабатлау.
1 бирем. (1мин +1 мин) Төркемнәрдә, постер белән эш. Өч төрле фламастер алына. Һәр төркем үз төсе белән сорауларга җавапларын яза. Постерлар һәр төркемдә дә йөреп чыга. Җаваплар тикшерелә . ( Слайд )
№ | Раслау | әйе | юк |
1 | Фигыльләр затланышлы һәм затланышсыз дигән төркемнәргә бүленәләр | ||
2 | Барлык фигыльләр өчен дә барлык-юклык категориясе хас | ||
3 | Фигыльләрнең 3 заманы бар | ||
4 | Барлык фигыль төркемчәләре дә заман белән төрләнә | ||
5 | Фигыль төркемчәләре җидәү | ||
6 | Фигыль юнәлешләре бишәү | ||
7 | Фигыльләрне барлык юнәлеш формаларына да куеп була | ||
8 | Затланышлы фигыльләр өчәү | ||
9 | Затланышсыз фигыльләр дүртәү | ||
10 | Җөмләдә фигыль һәрвакыт хәбәр булып килә |
2 бирем. (3мин)(Слайд )Кайсы төркемчәдән булуына карап фигыльләрне дөрес итеп перфокартага урнаштырыгыз.
1) эшли, 2)укы, 3) килсә (күрә), 4) белгән (кеше), 5) таныгач (күрешә) 6) язу , 7) укырга, 8) сөйләде, 9) тукта, 10) эзләсә (таба), 11) укучы (бала), 12) уйлап (яз), 13) бару, 14) елмаерга
Фигыль төркемчәләре | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 |
Хикәя | о | о | ||||||||||||
Боерык | о | о | ||||||||||||
Шарт | о | о | ||||||||||||
Сыйфат фигыль | О | о | ||||||||||||
Хәл фигыль | о | о | ||||||||||||
Исем фигыль | о | о | ||||||||||||
Инфинитив | о | о |
III Яңа теманы аңлату
1) Яхшылык эшләү турында видео фильм карау
Укытучы: Ничек уйлыйсыз бу тортны егет ни өчен бирде?
Бу видео нәрсә турында? (Яхшылык эшләү турында)
Соңгы арада нинди яхшылык эшләдегез?
(Слайд )
Яхшылык эшлә дә суга сал.
Укытучы.
- Бу әйтемне ничек аңлыйсыз? Без караган видеога таянып аңлатыгыз.
- Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльләр нинди сорауга җавап бирә? (Нишлә?)
- Бирелгән фигыльләр эшне нинди мәгънә төсмере белән белдерә?
(Киңәш итү, боеру, эш кушу)
- Димәк,без бүген нинди УМ өстендә эшлибез?
- Боерык фигыль турында сөйләшәчәкбез.
(Слайд)
3 бирем. Шигырьдән боерык фигыльләрне табу, грамматик категорияләрен аңлату.(телдән)
Укытучы. Бу шигырь нәрсә эшләргә өнди? Ни өчен кешеләргә яхшылык , игелек эшәү мөһим?
1 төркем
Кыл яхшылык кешеләргә –
Кеше булыйм дисәң.
Авыр булыр өсләреңә
Гөнаһ туны кисәң.
Аера бел ак-караны,
Начар юлда йөрмә.
Яхшы белән явызлыкны
Бер үк бутый күрмә.
2 төркем
Шатландыр син, ярдәм кылып,
Ялгыз әбиләрне,
“Үскәнем” дип, “матурым,”дип
Юат нәниләрне.
Кеше булып яшим, дисәң,
Бул син кешелекле.
Бәхетле көн итим дисәң,
Бул син игелекле
Укытучы . Кара хәрефләр белән язылган сүзләр нинди фигыльләр? (боерык фигыльләр)
(кыл, бел, йөрмә, бутый күрмә, шатландыр, юат, бул)
- Алар нинди мәгънә белдерә?
Йөрмә - нинди формада килгән? ( Юклыкта)
Шатландыр – нинди юнәлештә клгән? ( Йөкләтү)
Нәтиҗә чыгару. Боерык фигыль эш кушуны , боеруны белдерә, зат-сан, юнәлеш белән төрләнә, барлыкта яки юклыкта килә. Төрле мәгънә төсмерләре белдерә.
(Слайд)
-Зат –сан белән төрләнешен карагыз
Берлектә | Күплектә | |
II зат | Бар, кил | Барыгыз, килегез |
III зат | Бар+сын, кил+сен | Бар+сыннар, кил+сеннәр |
Боерык фигыльнең зат – сан кушымчалары
Берлектә | Күплектә | |
II зат |
| -(ы)гыз// -(е)гез |
III зат | -сын// -сен | сыннар// -сеннәр |
5 бирем. Төркемнәрдә эш. Бирелгән схема буенча “ Модельләштерү” (Слайд)
1төркем II зат боерык фигыль моделен төзисез. 1 укучы аңлата.
(II зат күплек саны -гыз, -гез, -ыгыз, -егез ку¬шымчасы ала: яз-ыгыз, кил-егез, укы-гыз, сөйлә-гез.
II зат күплек сандагы боерык фигыль олылап, хөрмәтләп мөрәҗәгать иткәндә дә кулланыла: Узы¬гыз, апа, утырыгыз!)
2 төркем III зат боерык фигыль моделен төзисез. 1 укучы аңлата.
( боеруның III затка кара¬ганын белдерә, ул берлектә — -сын, -сен, күплектә -сыннар, -сеннәр кушымчасы ала: кил-сен, кил¬сеннәр, укы-сын, укы-сыннар, утыр-сын, утыр-сыннар).
Нәтиҗә ясау.
Боерык фигыльләр II, III затларда кулланыла , көчле боеру интонациясе белән һәм көчле басым белән әйтелә.
Кагыйдә. Боерык фигыльдә басым
- II затта- беренче иҗеккә: укы,туктагыз, ишет, барыгыз әле.
- III затта - соңгы иҗеккә : уйнасын, алсыннар
- Юклык формасында –ма/-мә кушымчасы алдындагы иҗеккә төшә:
белмә, әйтмәгез, сизмәсен.
6 бирем. Төркемнәрдә эш. “Кластер” төзү.
Укытучы. Безгә кластер төзергә кирәк .” Кластер“ сүзе бәйләм, тәлгәш дип атала. Төркемнәрдә кояш рәсеме, ләкин аның нурлары юк. Кешеләр күңелен җылыту өчен, аңа яхшы эшләргә өндәүләр язып, нурлар өстәргә кирәк. Җөмләләрдә боерык фигыль формаларын кулланырга. Аннан соң тактага зур кояшның нурларын куярбыз.
Бер укучы үз төркеменең фикерен аңлата
7) Бирем . Боерык фигыльгә морфологик анализ ясарга. Бер җөмләдә боерык фигыльне үрнәктәгечә тикшерегез.
Туган телеңне, милләтеңне сакла!
сакла – боерык фигыль, затланышлы, төпюнәлештә, барлыкта, II зат берлек санда, җөмләдә хәбәр булып килгән, ясалма сүз.
IV Белемнәрне тигезләүгә тест.
1. Боерык фигыль
а) затланышлы б) затланышсыз.
2. Җөмләдән фигыльне табыгыз. Ул нинди фигыль?
Һич күләгә төшермә син җаныңдагы
Туган илең, Туган җирең яктысына.
а) хәл фигыль б) хикәя фигыль в) боерык фигыль
3. Боерык фигыль
а) заман белән төрләнә.
б) заман белән төрләнми.
4. Ә син курыкма, батыр бул! Бу җөмләдә боерык фигыль нинди мәгънә төсмере белдерә?
а) эш кушу, боеруны б) киңәш бирүне в) үтенүне
5. Бирелгән сүзләрдә басым кайсы иҗеккә төшә
уйнасын, алсыннар
а) соңгы иҗеккә б) беренче иҗеккә
Экрандагы дөрес җавапларны күзәтеп, укучылар бер-берсенең җавапларын тикшереп билге куя.
Дөрес җаваплар.
1. а
2. в
3. б
4. б
5. а
Тестларны алмашып тикшерү, бәяләү.
V. Рефлексия, бәяләү:
1.- Бүген дәрестә нинди темага сөйләштек? (яхшылык, игелек эшләү турныда) Тагын кайсы фигыль төркемчәсе белән таныштык ? Нинди УМ өстендә эшләдек? Ә командада ничек эшләдек?
- Нинди нәтиҗәгә килдек?
Үзбәя кую. Тактада агач рәсеме. Кем барын да аңладым ,белдем иптәшемә аңлата алам ди, исемен язып, кызыл алмалар ябыштыра, кем эле аңлап җиткермәгән, яшел алмалар ябыштыра.
2. Өй эше.
1) Уйла, сөйлә фигыльләрен зат-сан белән төрләндерегез
2) Әдәбият дәреслегеннән боерык фигыль кергән 5 җөмлә язып алыгыз .
3) “Яхшылык нәрсә ул? “ дигән темага кыска гына инша яз.
Кулланылган әдәбият:
- Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология : югары уку йорты студентлары өчен. – Казан: 1999 .
- https://open-lesson.net/3074/
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Максат Укучыларның фигыль турындагы белемнәрен ныгыту, системага салу, фикер йөртү сәләтен үстерү; боерык фигыль турында гомуми төшенчә бирү; боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше, мәгънә төсмерләре, боерык фигыльне куллану үзенчәлеге; укучыларда мөстәкыйльлек тәрбияләү; укучыларда яхшылык, игелек кылу, шәфкатьле булу, бер-береңә ярдәмләшү башка шундый сыйфатларны булдыру.
Белемнәрне актуал ьләштерү № Раслау әйе юк 1 Фигыльләр затланышлы һәм затланышсыз дигән төркемнәргә бүленәләр әйе 2 Барлык фигыльләр өчен дә барлык-юклык категориясе хас әйе 3 Фигыльләрнең 3 заманы бар әйе 4 Барлык фигыль төркемчәләре дә заман белән төрләнә юк 5 Фигыль төркемчәләре җидәү әйе 6 Фигыл ь юнәлешләре бишәү әйе 7 Фигыльләрне барлык юнәлеш формаларына да куеп була юк 8 Затланышлы фигыл ь ләр өчәү әйе 9 Затланышсыз фигыл ь ләр дүртәү әйе 10 Җөмләдә фигыль һәрвакыт хәбәр булып килә юк
1)Эшли, 2)укы, 3) килсә (күрә), 4) белгән (кеше), 5) таныгач (күрешә) 6) язу , 7) укырга, 8) сөйләде, 9) тукта, 10) эзләсә (таба), 11) укучы (бала), 12) уйлап (яз), 13) бару, 14) елмаерга Фигыль төркемчәләре 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 Хикәя о о Боерык о о Шарт о о Сыйфат фигыль О о Хәл фигыль о о Исем фигыль о о Инфинитив о о
Яхшылык эшләргә ашык. Яхшылык эшлә дә суга сал.
Боерык фигыль
Кыл яхшылык кешеләргә – Кеше булыйм дисәң. Авыр булыр өсләреңә Гөнаһ туны кисәң. Аера бел ак-караны, Начар юлда йөрмә . Яхшы белән явызлыкны Бер үк бутый күрмә . Шатландыр син, ярдәм кылып, Ялгыз әбиләрне, “ Үскәнем ” дип, “ матурым ,” дип Юат нәниләрне. Кеше булып яшим, дисәң, Бул син кешелекле. Бәхетле көн итим дисәң, Бул син игелекле
Боерык фигыль ләр нинди мәгънәдә, формада? Кыл - бел - II затта, берлек санда, барлыкта юат - төп юнәлештә бул - йөр мә - II затта, берлек санда, бутый күр мә - юклыкта, төп юнәлештә шатлан дыр - II затта, берлек санда, барлыкта , йөкләтү юнәлешендә
Боерык фигыль боеру яисә эш кушуны, өндәүне, киңәш итүне, үтенү, ялваруны белдерә. Боерык фигыль заман белән төрләнми, ЮНӘЛЕШ , зат-сан белән төрләнә. Ул җөмләдә хәбәр була. Мәсәлән: Марат, дустыңа ярдәм ит! Тиз кайт! Китапны алып бир әле!
Берлек санда Күплек санда II зат бар , кил II зат бар - ыгыз , кил - егез III зат бар - сын , кил - сен III зат бар - сын - нар , кил - сен - нәр Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше
Б ерлек санда К үплек санда II зат бар -ма, кил -мә II зат бар - ма- гыз , кил -мә- гез III зат бар - ма- сын , кил -мә- сен III зат бар - ма- сын -нар , кил -мә- сен - нәр . Боерык фигыльләрнең юклык формасында зат-сан белән төрләнеше
1. Мәкаль һәм әйтемнәрдән боерык фигыльләрне табарга, зат -санын билгеләргә. 1. Аз сөйлә, күп эшлә. 2. Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын. 3. Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма. 2. Бер фигыльне зат –сан белән төрләндерергә. 3. Бер фигыльне үрнәктәгечә тикшерергә. Үрнәк: укы - боерык фигыль, затланышлы, 2 зат берлек санда, барлык формада, җөмләдә хәбәр, булып килә, тамыр сүз .
Модель төзү : Боерык фигыл ь мәгънәсе соравы төрләнеше мисаллар эш кушуны нишлә? зат-сан белән уйла боеруны нишләмә? төрләнә уйлама өндәүне үтенү, ялвару Җөмләдә хәбәр
ФИЗМИНУТКА
“ Дәвам ит” уены. Әйткән фигыль формаларыннан боерык фигыль ясау, барлык һәм юклык формаларга кую. Булу – бул, булма Йөгерә – Елмаю – Сайлый - Аерылу – Сөйләргә - Карый – Ташларга – Чыгам – Баргач – Тыңлый – Уйла-
Башка сүз төркемнәреннән боерык фигыль формасын ясарга Исем боерык ф. сыйфат боерык ф. җыр - тыныч - тоз - матур - рәвеш боерык ф. тиз - күп -
Башка сүз төркемнәреннән боерык фигыль формасын ясау һәм нәтиҗә чыгару исем боерык ф. сыйфат боерык ф. җыр - җырла тыныч - тынычлан тоз - тозла матур - матурла рәвеш боерык ф. тиз - тизләт күп - күбәйт
Тест. 1. Боерык фигыль а) затланышлы б) затланышсыз. 2. Җөмләдән фигыльне табыгыз. Ул нинди фигыль? Дустың үзеңнән яхшы булсын . а ) хикәя фигыль б ) боерык фигыль 3. Кайсы раслау дөрес ? а ) Боерык фигыль заман белән төрләнә . б ) Боерык фигыль заман белән төрләнми .
4. Боерык фигыль нәрсәне белдерә? а) предметның билгесен б) боеру, үтенүне 5 . Җөмләдән фигыльне тап, зат -санын билгелә. Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма. а) 2 зат берлек санда б) 3 зат күплек санда 6. Ә син курыкма , батыр бул! Бу җөмләдә боерык фигыль нинди мәгънә төсмере белдерә? а) эш кушу, боеруны б) киңәш бирүне
Дөрес җаваплар: 1. а 2. б 3. б 4. б 5. а 6. б
Бәяләү критерийлары: Хатасы юк – «5» 1-2 хата – «4» 3 хата - «3»
Өй эше бирү. I вариант. Боерык фигыльләр кергән 5 мәкаль яки әйтем язарга. II вариант. Әдәбият дәреслегеннән боерык фигыль кергән 5 җөмлә язып килергә. III вариант. “Яхшылык нәрсә ул? “ дигән темага кыска гына инша язырга.
Предварительный просмотр:
2 нче сыйныф
Тема - Я я хәрефе
Максат: Я хәрефенең ике авазга билге булып йөрүен үзләштерү, калын [йа] һәм нечкә [йә] авазларын дөрес билгеләү күнекмәсен үстерү | |||
Планлаштырылган нәтиҗәләр: метапредмет – татар теленең авазлары һәм хәрефләре турындагы белемне гамәлдә иркен куллану; предмет – я хәрефенең ике авазга билге булып йөрү үзенчәлеген күнегүләр эшләү барышында куллану; шәхескә кагылышлы – белем алуда иптәшләреңә уңай мөнәсәбәт күрсәтү. | |||
Төп төшенчәләр: я хәрефе, [йа], [йә] аваз кушылмалары | |||
Пространство оештыру: индивидуаль, төркемнәрдә эш, парларда эш | |||
Кулланылган белем чыганаклары: “Татар теле”, 2нче сыйныф, / Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова; - Казан: Татарстан китап нәшр., 2013, 36-38 нче бит | |||
Җиһазлау: Татар теле дәреслегенә электрон кушымта, индивидуаль биремнәр, төркем өчен биремнәр | |||
Предметара бәйләнеш: татар теле, физкультура, әдәби уку | |||
Дәрес этабы | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | УУГ ШУУГ – шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре РУУГ – регулятив универсаль уку гамәлләре ТБУУГ – танып белү универсаль уку гамәлләре КУУГ – коммуникатив универсаль уку гамәлләре |
I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы. 1.Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру Максат: дәрес эшчәнлегенә керешеп китү ихтыяҗы булдыру өчен шартлар тудыру | - Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Укучылар кунакларны да сәламлик инде. Дәрескә нинди максатлар белән килдегез? Музыка куям. | - Исәнмесез, саумысез! Хәерле көн! -Исәнмесез! -Артта калмаска, | КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү РУУГ: үзмаксат кую |
2.Өй эшләрен тикшерү. Максат:үзләштергән белемнәрне кулланып эшләү нәтиҗәсен күрү |
| Каз, кеше сүзләренә хәреф-аваз анализы ясарга (фонетик анализ) Каз - [къаз] 1 иҗекле сүз 3 хәреф, 3 аваз [къ] – саңгырау тартык аваз [а] – калын сузык аваз [з] – яңгырау тартык аваз Кеше - [кэшэ] ке-ше 2 иҗекле сүз [к] – саңгырау тартык аваз [э] - нечкә сузык аваз [ш] – саңгырау тартык аваз [э] - нечкә сузык аваз 4 хәреф, 4 аваз Үзбәя. Һәркем үзе куя | ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу КУУГ: тыңлый белү, коллектив фикер алышуда катнашу |
3. Актуальләштерү. Максат: элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру | -К хәрефе татар телендә нинди авазлар белдерә? - [къ] һәм [к] авазларын кайчан очратабыз? -Рус сүзләрендә [в] авазы нәрсәләр ярдәмендә әйтелә? Ул нинди тартык аваз? -К хәрефе сүзнең кайсы урыннарында языла? | К хәрефе татар телендә нинди [къ], [к]авазларын белдерә. - [къ] авазын калын әйтелешле сүзләрдә [к] авазын нечкә әйтелешле сүзләрдә һәм рус теленнән кергән сүзләрдә Сүз башында, сүз уртасында һәм сүз аырында Үзбәя. Һәр дөрес җавапка бер түгәрәк алып куялар | ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу КУУГ: тыңлый белү, коллектив фикер алышуда катнашу |
4.Уку мәсьәләсен кую. Максат: яңа белемнәрне актуальләштерүгә юнәлеш бирү;килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү | -Хәзер мин табышмак әйтәм, ә сез җавабын табыгыз. 1. Түгәрәк-түгәрәк шар кебек, Кызыл-кызыл кан кебек, Әчедер дә татлыдыр, Йотыйм дисәң ташлыдыр. (Чия) 2. Үзе көнне ярата, Якты нурлар тарата. (Кояш) 3. Язын дөньяга килә, 4. Җәен соры, кышын ак, Аңа шулай яхшырак. (Куян) 5. Сорыйлар, көтәләр, килсәм бар да качалар. (Яңгыр). 6. Ялт итте, йолт итте, Елгага төшеп китте. (Яшен). -Бу сүзләрнең нинди охшаш яклары бар? Димәк, без бүген дәрестә нинди хәреф турында сөйләшербез? -Я хәрефе турында нәрсәләр белергә тырышырбыз? Дәреснең темасы һәм максаты әйттерелә. | Укучыларның җавабы тыңлана Хаталы фикерләрне дөресләп әйтәләр. Уку мәсьәләсен билгелиләр Үзбәя. Һәр дөрес җавапка бер түгәрәк алып куялар
| ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую РУУГ: кагыйдә, инструкцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу |
5.Эш дәфтәрләренә матур язу күнегүләре Максат: хәрефләрне дөрес һәм матур язу |
| Укучыларның җавабы тыңлана Үзбәя. Бер-берсенең язуларын тикшерү | РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу |
II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү. Максат: яңа белемнәрне дәреслек һәм өстәмә биремнәр кулланып камилләштерү; өстәмә материал белән эшли белү; укучыларның тәҗрибәләрен практик кулланырга мөмкинлек тудыру | 1.-Кояш сүзенең хәрефләрен әйтегез. -Ничә хәреф? - Кояш сүзенең авазларын әйтегез -Ничә аваз? -Аваз һәм хәреф саны ни өчен тигез түгел? -Ни өчен бу сүздә [йа] аваз кушылмасы кулланыла? -Яшен сүзенең хәрефләрен әйтегез. -Ничә хәреф? - Яшен сүзенең авазларын әйтегез -Ничә аваз? -Аваз һәм хәреф саны ни өчен тигез түгел? -Ни өчен бу сүздә [йә] аваз кушылмасы кулланыла? 1 нче нәтиҗә.Я хәрефе ике авазга билге булып йөри: [йа] калын әйтелешле сүзләрдә, [йә] нечкә әйтелешле сүзләрдә. 2.Хәзер слайдка карыйбыз. Анда я хәрефе кергән сүзләр бирелгән шул сүзләрне 2 баганага бүлеп языгыз. 1 нче вариант калын сүзләрне, 2 вариант нечкә сүзләрне яза. Хәзер дәфтәрләрегезне алмашасыз, слайдтан карап, җавапларны тикшерәсез. Бәялисез. Бер хатасыз эшкә кояш рәсеме, 1-2 хатага болытлы кояш рәсеме, 3 хатага болыт рәсеме -Укучылар, я хәрефен сүзнең кайсы урыннарында очраттыгыз? 2 нче нәтиҗә. Я хәрефе сүз башында, уртасында, ахырында яззыла 3. Балалар, тактага карагыз әле. ( тактадагы рәсемнәр күрсәтелә). -Сез нәрсә күрәсез? - Рәсемнәрдә нәрсәләр ясалган? - Бу рәсемнәрдә кайсы ел фасылы сурәтләнгән? ”Көз” темасына караган я хәрефе кергән сүзләр бирелгән. Шулар ярдәмендә ”Көз” темасына хикәя тәзергә. Туган як, җылы якларга, кояш, елмая, яфрак, саргая, озыная, яңгыр ява, әкият, ямансу, яратам, ямьле. Һәрбер бала бер җөмлә төзи. -Сезгә көз ошыймы? Ни өчен? -Урамга карагыз әле.Сез табигать турында нәрсә әйтә аласыз? Физкультминут. -Укучылар хәзер музыкаль тәнәфес. “Яфраклар бәйрәме” җырын башкарабыз. 4.Парларда эш. Авазлар саны хәрефләр саныннан артык булган 3 сүз языгыз. 5. Төркемнәрдә эш. Сузык яки тартык авазларны алыштырып, яңа сүзләр ясап яз: Аңа- ...ңа он – о... Узу - ...зу дөм – дө... Акты - ...кты каз – ка... 6..Индивидуаль эш. Һәр укучыга ике сүз бирелә.Сүзләрнең аваз һәм хәреф санын ачыклап язарга: сөт, як, төн, якты, такта, ябалак, куян, тәрәзә, яшь, китап, коя, дәфтәр, ярлы, гөл. 8. Индивидуаль эш. Модель төзү | Укучыларның җаваплары тыңлана [йа] калын әйтелешле сүзләрдә әйтелә [йә] нечкә әйтелешле сүзләрдә әйтелә Үзбәя. Һәр дөрес җавапка бер түгәрәк алып куялар Дөрес утыру, дәфтәрне дөрес кую кагыйдәләрен кабатлыйлар. Күнегүне язмача эшлиләр. Соңыннан тикшерәләр. Үзбәя. Калын сүзләр: Баян яфрак ялкын пыяла ярма оя Нечкә сүзләр: яшелчә сөяк чия дөя бияләй яшел -Сүзнең башында, уртасында, ахырында Үзбәя. Һәр әш индивидуаль бәяләү карточкасында бәяләнә. Индивидуаль әш. Төркемдә эшләү. Балалар игътибар белән рәсемнәргә карыйлар. Укучыларның җаваплары: -Рәсемнәр. - Сары яфраклар, җил исә, яңгыр ява, гөмбәләр үсә, кошлар оча, урамда пычрак.... -Көз. - Көз турында. -Миңа көз ошый, чөнки....... -Агачлар матур, яфраклар алтын кебек, табигать кышка әзерләнә, һ.б. Парларда модель төзиләр. Аңлаталар Үзбәя. | ТБУУГ: я хәрефенең нинди авазлар белдерүе, яңа мәгълүмат туплауда өстәмә материал куллану КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә башкаларны тыңлый белү, туган тел нормаларын саклап сөйләү, әңгәмәдә катнашу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү |
III. Рефлексия. Максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү; үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү |
| Я хәрефе турында белгәннәрне туплап, модель төзү Үзбәя. Үзләренә билге куялар | ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу |
Өй эше Максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату | 1.48 нче күнегү (күчереп язарга) 2.48 нче күнегү (я хәрефе кергән сүзләрне язып алырга) 3.48 нче күнегү (я хәрефе кергән сүзләр белән җөмләләр төзергә) |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Боерык фигыль
дәрестә эшләр өчен материал...
: БОЕРЫК ФИГЫЛЬНЕҢ III ЗАТ ФОРМАСЫ (ТУГАН КӨН ДУСЛАР БЕЛӘН КҮҢЕЛЛЕ)
Усвоение и применение на практике русскоязычными детьми 3-го лица повелительного наклонения....
Боерык фигыль. Татар теле. 4класс
Татар теле дәресенең темасы "Боерык фигыль". 4класс татар балаларына. Дәреслекнең авторлары Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова, 2009ел...
Боерык фигыльнең зат- сан белән төрләнеше
6 нчы сыйныфта боерык фигыль темасын аңлату. Дәрес барышында белемнәрне проектр ярдәмендә мисаллар белән ныгыту. Укучыларга дәрес материалын үз белемнәре нигезендә ачтыру....
Боерык фигыль
Максатлар:1)Боерык фигыль темасын өйрәнүне дәвам итү2)Боерык фигыльнең юклык формасын һәм басым кую очракларын үзләштерү3)Сабан туе бәйрәме турында сөйләшү...
Боерык фигыльнең юклык төре
Бу тема 5 сыйныфта татар төркемендә өйрәнелә. Мондагы материал боерык фигыльнең барлыкта һәм юклыкта төрләнүен, төрле кушымчалар алуын, җөмләдә кулланылышын тирәнтен һәм мәгънәле итеп аңларга ярдәм ит...
Дәрес эшкәртмәсе.Затланышлы фигыльләр. Боерык фигыль, аның мәгънәсе, зат-сан белән төрләнеше. Боерык фигыльнең дөрес интонация һәм басым белән кулланылышы .6 нчы сыйныф , татар төркеме
6 нчы сыйныфта укучы татар балалары белән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе...