“Туган телне укытуда hәм тәрбия бирүдә дәрестән тыш чараларның роле”
статья
Без мәгълүматлар чолганышында яшибез һәм яңа мәгълүмати технологияләрдән башка аларны үзләштерә дә, җәмгыять үсеше өчен файдалана да алмаячакбыз. Шуңа күрә, иң беренче чиратта, без шуны үзебез аңларга һәм укучыларыбызга төшендерергә тиешбез: даими рәвештә укып, белемебезне күтәреп торганда гына, заманнан артта калмаска мөмкин.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
vystuplenie.docx | 18.67 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: “Туган телне укытуда hәм тәрбия бирүдә дәрестән тыш чараларның роле”
Заһидулина Альбина Фәнис кызы, Г.Баруди исемендәге 4нче номерлы Биектау урта гомуми белем бирү мәктәбе
Без мәгълүматлар чолганышында яшибез һәм яңа мәгълүмати технологияләрдән башка аларны үзләштерә дә, җәмгыять үсеше өчен файдалана да алмаячакбыз. Шуңа күрә, иң беренче чиратта, без шуны үзебез аңларга һәм укучыларыбызга төшендерергә тиешбез: даими рәвештә укып, белемебезне күтәреп торганда гына, заманнан артта калмаска мөмкин.
Безнең асыл максатыбыз укучыны сөйләмгә алып чыгу, аралашырга өйрәтү, “ватып-җимереп” булса да, үз фикерләрен җиткерә белүләренә ирешү булырга тиеш, безнеңчә.
Татар теле hәм әдәби уку укытуда иң төп проблема – ул балада тел өйрәтүгә карата кызыксыну уяту, мотив булдыру. Укучыны ничек сөйләмгә, аралашуга алып чыгарга? Алга таба ул бу белемнәрне кайда кулланачак? Башта үзебезгә шушы сорауларга җавап табарга кирәктер, безнеңчә.
Дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда иҗади эшләргә зур урын бирү сорала. Алар шактый ук вакытны алса да, укучыларның фикерләү сәләтен, иҗади потенциалын үстерүдә аеруча зур роль уйный.
Мәсәлән, дәрес вакытында әкиятләр, хикәяләр шигырьләр язу, табышмаклар уйлап чыгару, кроссвордлар, ребуслар ясау – аларны чишү, текстларны анализлау, үзгәртеп сөйләү, үзеңчә дәвам итү, схемалар, таблицалар ясау шактый ук кызыклы эшләр булып тора. Рәсемнәр, иллюстрацияләр ясауны да балалар яраталар.
Шулай ук дәрестән тыш һәм дәрес исәбеннән үткәрелгән проектлар, чаралар балаларның сөйләм телен үстерүдә, туган телгә карата кызыксыну уятуда зур роль уйный. Шул максаттан мәктәбебездә күп төрле дәрестән тыш чаралар үткәрелә.
Мисалга, быел игълан ителгән “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге” елы башланып кына китүгә карамастан, мәктәбебездә күп төрле әдәби чаралар, бәйрәмнәр, проектлар, конференцияләр оештырылып бара.
Туган телне устерүдә, саклап калуда , рухи байлык туплауда китап уку иң мөһим чара булып тора. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында мәктәп китапханәсендә “Туган тел көче һәм матурлыгы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә татар теленә кагылышлы әдәбият, сүзлекләр һ б материаллар күрсәтелгән. “Китап дөньясына сәяхәт” исемле искиткеч җанлы әңәмә оештырылды. Китап бит сүз тәме, матурлык тәме, акыл нәсыйхәт. Укучыларның да шуны аңлап кабул итүе һәм китапка тартылуы - безнең өчен иң зур куаныч.
Шулай ук мәктәбебездә һәр сыйныф укучылары белән музейга сәяхәт оештырылып барыла. Әлеге сәяхәт барышында балалар татар халкының тарихы белән, төрле экспонатлар белән танышалар. Әлеге сәяхәт укучыларга татар халкының тарихын, гореф-гадәтләрен, традицияләрен исләренә төшерә, аларны күңелләренә сеңдерә.
Күп төрле мастер класслар, викториналар да үткәрелеп тора. “Татар халкының милли бизәкләре” дигән иҗади мастер-классы үткәрелде. Укучылар татар орнаментының төрләре һәм аның үзенчәлекләре белән таныштылар. Татар орнаменты белән кәгазь тәлинкәләрне бизәделәр.
“Без төрле, әмма без бергә” мастер-классында балалар толерантлык төшенчәсе белән таныштылар һәм үз милләтеңне генә түгел, башка кешеләрне дә хөрмәт итәргә кирәклеген аңладылар. Эшнең нәтиҗәсе итеп алар төсле салфеткалардан Татарстан һәм Россия флагларын җыйдылар.
“Бөек тел яки туган телем – ышанычлы калкан” исемле викторина булып узды. Бу чара вакытында укучылар үзләренең тел өлкәсендәге белемнәрен күрсәттеләр һәм телгә сак караш тәрбияләү - бу чараның девизына әйләнде.
“Син безнең дустыбыз, Туган тел!” дигән чара үткәрелде. Эш барышында балалар татар халык иҗаты, татар халкының милли үзенчәлекләре белән таныштылар, аларның төрле формалары турында күп кызыклы мәгълүмат алдылар. Чара ахырында “Татар халкыбызның милли киемнәре” дигән мастер-класста катнаштылар.
Әлеге мастер класслар балаларның сөйләм телен үстерү белән бергә, туган телгә мәхәббәт тәрбияли, татар халкының милли үзенчәлекләрен тоярга, аерырга өйрәтә
Мәктәбебездә татар сыйныфлары да бар. Әлеге сыйныфларда уку-укыту, тәрбия бирү моментлары, гомумән, үзара аралашу да мөмкин кадәр туган телдә алып барыла. Бу сыйныфларда татарча яңа ел бәйрәме һәм әлифба бәйрәмнәре дә татар телендә үткәрелеп бара. Мондый сыйныфларыбыз татар мөһитен сакларга ярдәм итә.
Укучылар туган тел дәресләреннән тыш, татар телендә сөйләшми диярлек, чөнки мохтаҗлык юк. Шуңа күрә укучыларга дәрестән тыш та туган телдә аралашу, туган телдә нидер исбатлау, үз-үзен күрсәтү мөмкинлекләре тудырырга кирәк. Шул нисбәтле дә, мәктәбебездә төрле милли бәйгеләр оештырыла: “Нинди матур татар улы! Күз тимәсен үзенә!”, “Татар кызы – 2021”, “Озын толым – 2021”. Әлеге бәйгеләрдә укучылар барлык сынауларны үтеп, үзләренең талантларын, зирәклекләрен күрсәттеләр, саф татар телебездә чыгыш ясадылар: җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Балаларның милли киемнәрдән булуы конкурска ямь өстәде. Мондый бәйгеләрдән соң, катнашып, җиңеп чыккан балаларның күңелләре канатлана, туган телне яхшы белү белән бәйле горурлыклары уяна. Башка күзәтеп утырган укучыларда да соклану, көнләшү хисләре туа һәм алар да туган телне өйрәнүгә ныграк тартыла башлый.
Укучыларга туган телне өйрәтүдән тыш, милли тәрбия бирүне һичбервакыт истән чыгарырга ярамый. Халык гореф-гадәтләрен, традицияләрен белмичә туган телне өйрәнеп тә, яратып та булмый. Шуңа күрә, мәктәбебездә ел саен татар милли бәйрәмнәре дә үткәрелеп бара. Быел да “Нәүрүз”, “Каз өмәсе”, “Аулак өй” бәйрәмнәре бик күңелле үтте. Укучылар үзләренең талантларын күрсәттеләр, татар телендә җырладылар, биеделәр, шигырь сөйләделәр, “Кашык белән йомырка ташу, “Чиләк белән су ташу”, “Түбәтәй” кебек татар халык уеннарын уйнадылар. Укучылар үз чыгышлары аша татар бәйрәмнәрен белү һәм истә тотуның ни дәрәҗәдә мөһим булуын һәм иң мөһиме – гореф-гадәтләрне, туган як мәдәниятен сакларга кирәклеген искәрттеләр.
Күренекле язучыларны, шагырьләрне белмичә дә туган телне яратып булмый. Әлбәттә, дәресләрдә күренекле язучылар, аларның тормышы, әсәрләре өйрәнелә. Ләкин дәрестән тыш чаралар булмаса, әлеге белемнәребез нигезле булыр идеме икән? Шуңа күрә, күренекле әдипләребезне һәрчак искә алып, аларга багышлап төрле чаралар үткәреп торабыз. Мәсәлән, 15 февральдә Муса Җәлилне искә алу көне уңаеннан шагыйрьнең әсәрләренә балалар иллюстрацияләреннән рәсем күргәзмәсе оештырылды. Шулай ук шагыйрьгә багышлап шигырь конкурсы да булып узды. Әлеге конкурста балалар Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр.
19 март көнне бөек татар язучысы Роберт Миңнуллин истәлегенә багышланган “Шигырьле чәй” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Укучылар туган ил, әниләр турында шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар, туган тел белән бәйле табышмаклар чиштеләр. Бәйрәм гадәти булмаган рухлану һәм иҗади дәрт белән узды. Хәзер исә алда безне Тукай айлыгы, туган тел атналыгы көтә
Быелгы иң зур тәрбия бирү чарасы итеп 19 февральдә мәктәбебездә узган “Иң зур мирас бер генә: газиз туган тел генә” дип исемләнгән республикакүләм ата-аналар конференциясе санар идек. Әлеге чарада Биектау районыннан 6 гаилә катнашты, алар гаиләдә туган телне саклау серләре, гореф-гадәтләр, милли тәрбия сакланышы белән таныштырды. Әлеге конференциядә туган телне укыту аспектлары да, гаилә һәм мәктәп бердәмлеге нигезләре дә ассызыкланды, гаиләдә төрле тәрбияви ситуацияләр анализланды, мастер-класслар күрсәтелде. Монда инде туган телне саклап калу һәм үстерү юллары нәкъ менә ата-аналар белән бергә анализланды. Мондый конференцияләр киләчәктә дә бик кирәк, чөнки, мәктәптә нинди генә методлар кулланылса да, тәрбия башы – һәрвакыт гаиләдә кала бит
Инде чыгышыбызга нәтиҗә ясыйк. Туган телне без дәрес барышында гына да укытып чыга алабыз кебек, һәм бу чыннан да шулай. Ләкин бу очракта балалар хәреф танып, элементар бер-ике сорауга җавап бирерлек хәлгә килсә дә, бу нәтиҗә булыр иде. Ләкин балада туган телне ярату, аны белергә омтылу, дәрестән тыш та куллану теләге булмаячак. Ә менә дәрестән тыш чараларны еш оештыру нәтиҗәсендә: укучыда үзлектән белем алуга омтылыш арта, креативлык, шәхеснең үзбәясе үсә, уку процессында таләп ителмәгән шәхси сыйфатлар ачыклана һәм үсә (иҗади эшкә осталык, музыка, рәсем сәнгате өлкәсендәге сәләт), яңа күнекмәләр булдырыла.
Чыгышыбызны Хәсән Туфанның “Туган тел” шигыре белән тәмамлыйсым килә:
Һәр галимнең, һәр шагыйрьнең сүзе
Җитсен иде һәрбер күңелгә,
Җилләр, сулар тавышы шикелле үк,
Үзләренең асыл телендә!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Халык педагогикасының бала тәрбияләүдәге роле.
Халык педагогикасының бала тәрбияләүдәге роле....
Доклад: “Бала тәрбияләүдә әтиләрнең роле” Укытучы:Юнысов Х. М.
Ата-аналар сизәдер дип уйлыйм: гаиләдә бала тәрбияләү эше һаман катлаулана бара. Моның сәбәбе күптөрле, әлбәттә. Балалар хәзер күбрәк күрәләр, күбрәк ишетәләр, күбрәк фикер йөртәләр. Ә ат...
Яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә матур әдәбиятның роле
Мәкаләдә яшь буынга патриотик тәрбия бирү юнәлешләре күрсәтелә. Патриотик тәрбия бирүдә матур әдәбият әсәрләрен куллануның әһәмияте бирелә...
Әдәбият дәресләрендә һәм дәрестән тыш чараларда әдәби әсәрләр аша укучыларда әхлакый яктан формалашкан күпмәдәниятле шәхес тәрбияләү
“Әхлак берлә әдәбият бергә булырлар.Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр.”(Ризаэддин Фәхреддин) Әхлакый тәрбия бирү- ке...
Башҡорт теле һәм әҙәбиәте дәрестәрендә мәҡәлдәрҙең роле
Башҡорт теле һәм әҙәбиәте дәрестәрендә мәҡәлдәрҙең роле...
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә һәм дәрестән тыш эшләрдә рухи һәм әхлакый үсеш, тәрбия бирү
Доклад о духовно-нравственном воспитании на татарском языке...
“Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында милли тәрбия бирүдә дәрестән тыш чараларның әһәмияте”
Үзем укыта торган сыйныфлар арасында рус төркемнәрендәге рус телле укучылар да бар. Татар балалары белән беррәттән, нәкъ менә шул балаларга да дәресләрдән тыш тәрбия эшләре алып бару —төп белем ...