Халык педагогикасының бала тәрбияләүдәге роле.
материал по теме

Хуснутдинова Лейсан Шафкатовна

 

                      Халык педагогикасының бала тәрбияләүдәге роле.

                                                                                                                                           

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл halyk_pedagogikasynyn_bala_trbiyaludge_role.docx51.73 КБ

Предварительный просмотр:

Халык педагогикасының бала тәрбияләүдәге роле.

                                                                                                                                           

  1. Кереш. Милли педагогика – этник педагогика………………………..           2  бит.                                                
  2. Төп өлеш. Халык педагогикасының бала тәрбияләүдәге роле.

1. Татар халык авыз иҗаты – халык  педагогикасының асылы ………         3 – 4 бит.

2. Бала тәрбияләүдә милләт кайгыртучанлыгы.  Күренекле мәърифәтче Риза Фәхретдин киңәшләре…………………………………………………....         5 - 6 бит.                                                        

3. Халык педагогикасында гаилә, рухи һәм дини, акыл, әхлак, зәвык, хезмәт

 тәрбиясе…………………………………………………………………...         6 - 11 бит.                                

  1. Йомгаклау.  Бала тәрбияләү – дәвамлы процесс……………………….          12 бит
  2. Әдәбият……………………………………………………………………          13 бит.

                                                                             

                                                                               «Бала чакта алынган тәрбияне

                                                                              Бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас»

                                                                                                            Р.Фәхретдин.

  Кешелек үзенең тарихи яшәеш дәверендә гаять бай тормыш тәҗрибәсе туплаган. Аның бер өлешен яшь буынны мөстәкыйль тормышка әзерләү тәҗрибәсе тәшкил итә. Һәр милләтнең бу өлкәдә үзенә генә хас карашлары (минталитеты), үзенчәлекле фикерләре, тәрбия алымнары, йөзләгән гасырлар буе сакланып килгән гореф - гадәтләре, йолалары бар. Бүген мәктәпләрдә укыту - тәрбия эшен камилләштерү максаты белән халык педагогикасы хәзинәләрен файдалану кирәклеге дә көн тәртибенә килеп басты. Чөнки милли мәктәпне торгызу, яшь буынны үз туган телендә сөйләшүче, халкын сөюче, аның чын тарихын өйрәнүче, иҗатка сәләтле буын итеп тәрбияләү эшен халык педагогикасыннан башка күз алдына китерүе дә кыен. Димәк, яшь буынны тәрбияләүдә, ирекле шәхес үстерүдә гаять зур урын тоткан милли үзенчәлекләрне, сыйфатларны, милли психологияне, гореф - гадәтләрне, йолаларны, бәйрәмнәрне бүгенге көн мәгарифе үз алдына белем һәм тәрбия бирүне, милли традицияләргә таянып, халык педагогикасы нигезендә алып бару бурычын куя. Буыннан  -  буынга килгән һәм тәрбия процессында кулланылган ысуллар, нәтиҗәле алымнар, гомуми кабул ителгән һәм гадәткә кергән таләпләр, гореф – гадәтләр, гыйлем – күнекмәләр, педагогик карашлар яшь буынга белем - тәрбия бирүдә аеруча зур роль уйный.  Бүгенге көндә укучыны тәрбияләү, баланы үстерү -  катлаулы һәм каршылыклы процесс. Ә шул баланы шәхес итеп тәрбияләүне нәрсәдән башларга соң? Белем һәм тәрбия бирү процессында  әхлакый тәрбия бирүгә ныграк басым ясарга кирәк, дип уйлыйм мин.

      Буыннан - буынга килгән һәм баетылган тәрбия процессында кулланылган ысуллар, нәтиҗәле алымнар, гомуми кабул ителгән һәм гадәткә кергән таләпләр, гореф - гадәтләр, гыйлем, күнекмәләр, педагогик карашлар һәм бәяләр җыелмасы,тәрбия максаты, идеалы, халыкның авыз иҗаты халык педагогикасын тәшкил итә. Халык педагогикасының нигезендә бу халыкның үзенә генә хас булган милли психологик үзенчәлекләре, тәрбия алымнары, гореф - гадәтләре, йолалары, тормыш - көнкүрешне оештыру, үз - үзеңне тоту рәвеше, әхлак нормалары, милли сыйфатлары салынган.

    Һәр милләтнең, шул исәптән татарларның да, иң изге, мәңгелек педагогик хыялы - һәр яктан камил шәхес тәрбияләү. Баланы тәрбия кылу ананың теләкләреннән башлана. Ана сөте белән кергән туган тел аша сабыйда газиз әнкәсенә, әткәсенә, әби - бабасына, туганнарына, туган туфрагына, чишмә - урманнарга, кош - кортларга, гомумән, тереклек дөньясына мәхәббәт, аны белергә, төшенергә омтылу хисләре тәрбияләнә.

   Татар халкының киләчәк буынны тәрбия итү максаты һәм идеалы бишек җырларында ук чагыла.            

         Әлли- бәлли итәр бу,

         Йокыларга китәр бу,

         Әлли - бәү итеп, күз йомып,

         Изрәп кенә китәр бу.

         Әлли итәр бу бала,

         Бәлли итәр бу бала,

         Әткәсенә, әнкәсенә

         Хезмәт итәр бу бала.

              Халкыбызның авыз иҗаты әсәрләре - яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак. Халыкның бай рухлы, кешеләрне гүзәл киләчәккә рухландыручы әкиятләре, киң колачлы җырлары, тирән фәлсәфи әйтемнәре, тапкыр һәм үткен мәкальләре, үзенчәлекле табышмаклары, яшьләргә сабак бирердәй итеп иҗат ителгән риваять, дастан, легенда һәм башка күп төрле иҗат җимешләре киләчәк буынны милләт тормышын дәвам итерлек, аны үстерүгә өлеш кертерлек итеп тәрбияләүдә зур рухи чишмә, чыганак булып тора. Халык авыз иҗаты әсәрләре, яшь буынга тәрбия бирү чарасы булу белән бергә, әйләнә – тирә дөньяны танып белү чыганагы буларак та хезмәт итә. Сөекле шагыйребез Габдулла  Тукай да халкыбызның авыз иҗатына олы мәхәббәт һәм тирән хөрмәт белән карады. Аның бу карашы халык иҗаты турындагы хезмәтләрендә ачык чагыла: «Халык ядкарьләре - безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәһале бер мирастыр…. Белергә кирәк ки, халык җырлары -  халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер», - диде  «Халык әдәбияты» исемле хезмәтендә. Халык авыз иҗаты әсәрләрендә халыкның тарихи үсеш юлында алган тормыш  тәҗрибәсе, аң дәрәҗәсе һәм иң яхшы милли сыйфатлары чагыла. Халык авыз иҗаты безгә хезмәт ияләренең дөньяга карашларын,  матурлыкны аңлавын ачыкларга булыша. Халык иҗатында тәрбиянең һәр юнәлешенә караган, кешедәге барлык                                              

әхлакый сыйфатлар хакындагы фикерләр, тәкъдимнәр, киңәшләр, үгет - нәсыйхәтләр, таләпләр бар. Аларда халыкның балаларга әхлак, зәвык, физик һәм хезмәт тәрбиясенә караганнары аеруча эчтәлекле һәм әһәмиятле. Мәсәлән: « Коега төкермә, суын эчәрсең”,

 “Бусагага утырма, кәрлә булып калырсың”, “Майны күп ашасаң, күзең күрмәс”, “Әшәке сөйләшсәң, телең корыр”.

    Халкыбыз җырлары- күп төрле бизәкләрдән генә торган моңлы, аһәңле үзе бер дөнья. Җырларда дуслык, туганлык, татулык, кардәшлек, халыкның кунакчыллыгы һәм бердәмлек тойгылары ята.

    Шулай ук  мәкаль һәм әйтемнәрнең эчтәлекләре дә бик гыйбрәтле.Үсмерләрнең башкалар белән аралашканда мәкальләрдә әйтелгән үрнәккә омтылулары, гыйбрәт алулары мөһим. “Карама кешенең сүзенә, кара эшенә”, “Кыюлык – ярты бәхет”.

     Иҗтимагый үсешнең беренче баскычларыннан алып, бүгенге көнгә кадәр яшь буынны аякка бастыру, мөстәкыйль тормышка әзерләү, тәрбияләү халык кулында булган. Халык киләчәк буынның нинди булып үсүе, миһербанлы булуы, олылар өчен кайгыртучы, туган иле, туган җире, халкы мәнфәгатьләрен яклап көрәшергә сәләтле булып үсүе өчен һәрвакыт борчылып торган.

     Ыруг - кабилә җәмгыятендә үк халык кабиләдәге балаларны турыдан - туры хезмәткә катнаштырып, олылар тормышына әзерләгәннәр. Һәр көн кабилә әгъзалары белән аралашып, хезмәттә кайнашып, балалар тормыш тәҗрибәсен, хезмәт күнекмәләрен үзләштергән. Кабиләнең йолалары, гореф - гадәтләре белән дә кече яшьтән үк танышканнар. Алга таба, җәмгыять үсә барган саен, яшь буынны мөстәкыйль тормышка әзерләү дә киңәя башлый, ыруг бу эшне башкару өчен махсус кешеләр билгеләп куя. Билгеле, бу эшне башкару шактый зур тормыш тәҗрибәсе туплаган, физик хезмәткә катнашу мөмкинлеге чикләнгән аксакалларга йөкләнгән. Инде кабилә, уртак тормышка күчеп, игенчелек, терлекчелек, һөнәрчелек белән шөгыльләнә башлагач, яшь буынны тәрбияләү өчен мөмкинлекләр тагын да арта төшә. Бу мисал милли бәйрәмебез Сабантуйда ачык чагыла.

     Яшь буынны тәрбияләүдәге кайгыртучанлык - татар халкына да борынгы күренеш. Ул үзенең тарихи яшәешендә рухи бай хәзинә тудырган, гомумкешелек мирасына үзеннән өлеш керткән халык. Дөньяда татарлар кебек меңьярым еллык язма әдәбияты булган халыклар бик сирәк.  

    «Алтыннан да бәһале, оҗмах җимешләреннән   дә кадерле булган нәрсә - тәрбияле баладыр,» - дип яза Риза Фәхретдин.   Халыкны аң - белемле, тәрбияле итү, үзенең милләте өчен зыялы шәхес, мәгърифәтчеләр әзерләүне мәдрәсәләр башкарган. Татарның беренче фәлсәфәчеләре, алдынгы карашлы кешеләре халыкны белемгә, һөнәргә өнди, наданлыкка, гамьсезлеккә каршы чыгарга чакыра. Шулар арасыннан татар халкыны мәсьәләләренә Ризаэддин Фәхреддиннән дә күбрәк көч куйган һәм гаҗәеп күп хезмәтләр язып калдырган зат бармы икән? Бер өлкәдә генә башкарган эшләре дә аның исемен мәңгеләштерергә җитәр иде.

   Язучы иҗат иткән һәр әдәби әсәрдә милләтне мәгърифәтле, ягъни белем - тәрбияле итү мәсьәләсе күтәрелә. «Балалар өчен», «Фәкать кыз балалар өчен», «Гаилә», «Гакыйдә», «Нәсыйхәт – I», «Нәсыйхәт – II », «Нәсыйхәт – III », «Тәрбияле бала», «Тәрбияле ана», «Тәрбияле хатын», «Шәкертлек әдәбе», «Әдәбе – тәгълим» - турыдан – туры тәрбиягә караган хезмәтләре бербөтен тәрбия энциклопедиясен тәшкил итә. Тәрбия системасына ул  барлыгы 70 тән артык китап бастыра.

    Педагогикада гаилә  тәрбиясе зур роль уйный. Гаиләнең һәрвакытта парлы булуы бала өчен иң газиз «әткәй» һәм «әнкәй»  төшенчәләренең кыйммәтен белергә, тулы канлы тормышта тәрбияләнергә шартлар тудыра.

    Гаиләдә иң мөһим максатларның берсе - балада хезмәт сөючәнлек тәрбияләү. Хезмәткә хөрмәт, кеше тормышында хезмәтнең уйнаган роле турында халык күпсанлы мәкальләр иҗат иткән:  «Агач җимеше белән, кеше эше белән», «Намуслы хезмәт батырлар тудыра», «Ашаганың белән мактанма, эшләгәнең белән мактан» .

    Халкыбыз гасырлар төпкелленнән килә торган иң күкәм сыйфатларның берсе - өлкәннәргә ихтирам, ата - анага хөрмәт, кардәш - ыру белән тыгыз аралашып, ярдәмләшеп яшәүне бик мөһим санаган. Яшәеш барышында бу сыйфатлар нигезендә тирән эчтәлекле әхлакый нормалар, милләт өчен әһәмиятле таләпләр формалашкан: "ата - анаңны, өлкәннәрне  хөрмәтләү фарыз" , "олыларны олылау – фарыз” , “җиде бабаңны белү – фарыз”, “туганнарың белән аралашмау хурлык”.

    Гаиләдә ана - иң изге, иң олы шәхес.  “Анаң өчен уч төбендә тәбә кыздырсаң да, бурычыңны кайтара алмассың”,  “Ана җылысы -  кояш җылысы”,  “Ана сүзен тотмаган олыгайганчы игелек күрмәгән”….Халык анага булган мөнәсәбәтен, хөрмәтен шулай билгели.  Чөнки аналар -  кешелекнең төп тоткасы. Ана мәхәббәте - бердәнбер тугрылыклы, игелекле, эчкерсез, бернинди таләпләр дә куймый торган, гаҗәеп зирәк, акыллы, һәр сүзен уйлап әйтүче иксез - чиксез һәм керсез мәхәббәт. Кыз баланың холык -  гадәтләре әнисеннән бәйле булуына ишарә ителгән: “Анасына  карап кызын коч”, “Ул ояты - атага, кыз ояты – анага”.

    Халкыбыз педагогикасында һәм халык авыз иҗатында ата кеше - гаиләне яклаучы, туйдыручы, җылытучы, мал табучы, яшәү шартларын булдыручы һәм гаилә намусын саклаучы итеп күрсәтелә. Ата хезмәте җилкә, беләк көче сорый торган эш булганга, ул гайрәтле,  көч – куәткә ия кеше.

     Бер ук вакытта ата - салкын, аек акыл иясе дә. Ул булмаса, тормышның рәте юк. Халык бу хәлне яхшы аңлаган һәм яшь буынга аталарның да кадерен белергә кушкан: “Атасы барның - бәхете бар”, “Алты көн ач торсаң да, ата гадәтен онытма”,  “Атаң исән  чакта һөнәрен өйрән, ул югында куәтен истә тот”.

   Гомумән ата-анага хөрмәт турында халык гел искәртеп тора: «Ата - ана теләге утка - суга батырмас», «Ачтан үлсәң дә, ата - анаңны ташлама».

    Гаилә тәрбиясендә үзенчәлекле бер гамәл  - өлкәннәрнең  хәер - фатихасын алу. Нинди дә булса мөһим, кеше өчен әһәмиятле мәсьәләне хәл итәргә туры килгәндә  (ерак юлга чыгу, читкә укырга яки эшкә китү, өйләнү, кияүгә чыгу  һ.б.) ата - ананың, әби – бабайның  хәер - фатихасын,  ризалыгын,  рөхсәтен алу кирәк.

      Кешеләр арасында яхшы, дустанә, татулык мөнәсәбәтләре бала күңеленә кечкенәдән үк гаиләдә салына. Бу турыда халык бик төгәл итеп: «Яхшы белән юлдаш булсаң -  эшең бетәр, яман белән юлдаш булсаң - башың бетәр», «Дуслык ашта беленми, эштә беленә», ди.

    Татар гаиләсендә балада батырлык, тәвәккәллек, гайрәтлелек сыйфатлары бик кечкенәдән тәрбияләнгән. Моны дәлилләгән халык мәкальләре: «Кыюлык - ярты бәхет», «Тәвәккәл таш яра». Ата - ана тәрбия кылганда гадел, игелекле, шәфкатьле, таләпчән һәм даими булырга тиеш. Халык бу хакта киңәш итеп: «Усаллык белән баланы җиңеп булмый», ди.

       Риза Фәхретдиннең гаиләдә тәрбия өлкәсендә һәркем кулланырлык, бик үтемле холык вә гадәтләрен китереп китәсем килә. «Ата вә ана өчен тәрбияле бала дәрәҗәсеннән дә олуг байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга сәдака вә ахыйрәттә йөзгә аклык китерер. Тәрбияле бала дөнья байлыгына бирелмәс вә бер мәмләкәт падишаһлыгына илә алмаштырмас. Аны һәркем яратыр вә мактап сөйләр, булган йомышын үтәрләр. Тәрбиясез баланы бер кеше дә яратмас, йомышын үтәмәсләр, бәлки хурларлар вә кимсетерләр. Тәрбияле бала бетмәс хәзинә булса, тәрбияле булу мөмкин эштер.Тәрбияле бала булырга һәр баланың  кулыннан килер,  көче дә җитәр. Әтием һәм әнием шатлансын дип, кешеләр миңа рәхмәт әйтеп мине яратсыннар һәм мине үрнәк итеп сөйләсеннәр дигән балаларның барчасы да тәрбияле бала була ала».

      Татар халкында әхлак кагыйдәләре ислам әхлак кагыйдәләре белән тыгыз бәйләнгән.  Ислам әхлагында иң алда торучы һәм иң мөһим саналучы сыйфатларның берсе – гаделлек. Гаделлек булмаган җирдә явыз - золым булыр. Золым Ислам динендә  хәрәм һәм иң зур гөнаһлардан санала. Гаделлек белән янәшә генә торган икенче бер сыйфат - тугрылык. Тугрылыкны Аллаһ мөселманнарга фарыз кылган. Мөселманга хас булган әхлак сыйфаты- сабырлык. Сабырлык ул түземле булуны, авырлыклар килгәндә үз - үзең белән идарә итә алуны, ямьсез сүзләр әйтү һәм начар гамәлләр кылудан үзеңне тыеп калуны аңлата.

    Мөселман каты бәгырьле, каты күңелле түгел, киресенчә, мәрхәмәтле һәм яхшы күңелле булырга тиеш. Ислам динендә шәфкатьле булуга һәм ярдәм итүгә мәрхәмәт диелә. Мөселман кешеләргә генә түгел, бәлки хайваннарга һәм барча табигатькә  дә мәрхәмәтле .

     Һәр мөселманда булуы кирәкле иң мөһим нәрсәләрнең берсе - әдәп һәм тыйнаклык. Әдәп - тәрбия, гүзәл холык, нәзакәтлелек ул. Тыйнаклык - ояла белү. Әдәпле кешеләр башкалар белән яхшы яшәр, олыларны хөрмәт итәрләр, кечеләргә шәфкать күрсәтер.  Әдәпле кеше үзен түбән төшерерлек хәрәкәтләрдән тыяр. Ислам дине буенча, әдәп тыйнаклык -  кешеләрне ямьсез эшләрдән туктаткан бер калкан, сакчы. Кеше һәрвакыт әдәпле, саф әхлакле булырга тиеш.                                          

   Халкыбыз кешелек тормышында гыйлемнең зур урын тотканын тирәнтен аңлаган. Белем яхшы тормыш өчен көрәшне җиңеләйтү көченә ия. Гыйлемне барлык байлыклардан да югары бәяли. Фәкать укуга, аң- белемгә омтылган кеше генә тормышта дөрес юлны таба. «Алтынга омтылган - югалган, акылга омтылган - юл алган»,  «Алтынга ия булган - хур булган, акылга ия булган - зур булган».

    Халык бик күптәннән барлык балаларның да мәктәп - мәдрәсәдә укып белем алулары турында хыялланган. Әдәпсезлек, наданлык һәм ялкаулыкны бер дә өнәмәгән. Мәсәлән: «Надан белән бәхәсләшү - үзе наданлык билгесе», «Наданның белгәне «белмим», ди халык.

     Халкыбызның рухи тормышында гүзәл бер казаныш -  үз хисабына мәктәп -  мәдрәсәләр тоту, ничек булса да балаларны мәктәп - мәдрәсәләрдә укыту. Безнең халык, күченеп йөрүгә дә карамстан, килеп урнашу белән үк, мәктәп - мәдрәсә оештырырга тырышкан.

    Укыту процессы бездә бик күптәннән, б. э. кадәр 3000 нче елларда ук оештырылуы билгеле.

     Татар милләте үзенең яшәү, үзара һәм башка милләтләр белән аралашып яшәү кануннарын булдырган. Алар әдәп - әхлак нормаларында, кешегә булган таләпләрендә чагылыш табалар. Милләтнең иң изге хыялы һәрьяклап үскән кеше тәрбияләү. Аның асылын әдәп, әхлак төшенчәләре тәшкил итә.

   Әхлак төшенчәсе - кешеләрне бер - берсенә һәм җәмгыятькә карата мөнәсәбәтләр калыбы, ә әхлаклы, тәрбияле, әдәпле дип аңлатыла. Әдәп - әхлак кысаларында үзеңне тота белү кагыйдәләре, яхшы гадәтләр. Әдәпле кеше - инсафлы, тыйнак, тәртипле, тотнаклы, үз - үзен тота белә. Димәк, бу сүзләр гамәлдә бердәй  мәгънәле итеп кулланылсалар да, мәгънә үзенчәлекләреннән дә күрергә мөмкин.

      Батырлык һәм туган илне ярату - милләтебезгә хас иң мәртәбәле һәм мактаулы әхлакый сыйфатлар. Әлеге сыйфатларны яшь буында тәрбияләүгә юнәлдерелгән тәгъбир -өйрәтүләр татар милләтендә зур үсешкә ирешкән.

    Һәр милләтнең яшәешендә формалашкан үзенчәлекле һәм аның характерында өскә калкып, кычкырып тора торган сыйфатлар, шул исәптән әхлакый сыйфатлар бар. Ул безнең татар милләтенә дә хас күренеш. Немец милләте дөньяга үзенең төгәллеге, грузиннар кызу канлылык, яһүдләр хәйләкәрлек һәм бердәмлек белән танылса, без татарлар холкында мөстәкыйльлек, бәйсезлеккә омтылу, горурлык, мәгърифәтлелек, сабырлык, кунакчыллык, хезмәт сөючәнлек,  ярдәмчеллек белән беррәттән, кызганычка каршы көнчелек, хөсетлек, масаючанлык, тәккәберлек, эчүчелек, таркаулык сыйфатлары да өстенлек итә. Әлеге сыйфатлар халкыбызның мәкальләрендә дә киң чагылыш таба. Мәсәлән: «Мактану хур итә, тыйнаклыкка ни җитә», «Тыйнакның кулы эшләр, мактанчыкның теле эшләр», «Начарны күрмәгән - яхшылыкның кадерен белмәс».

     Безнең милләт үзенең аеруча әһәмиятле әхлак нормаларын аларның асылын ачуга юнәлдергән тәкъбирләр аркылы яшьләргә ирештерә. «Икмәк белән су адәм баласының тән азыгы булса, хакыйкать белән гаделлек - җан азыгыдыр», - ди халкыбыз.

   Кешегә яхшылык кылу, изгелек эшләү, кешелеклелек - яшьтән үк тәрбияләнә  торган күркәм әдәп - әхлак сыйфатлары. Шагыйрәбез Энҗе Авзалова бу турыда үзенең «Изгелек догасы» шигырендә болай ди:

            Дога белмим дисең нигә?

           Яхшылык - үзе дога!

           Бар кеше изгелек кылса,

           Яктырыр иде дөнья.

           Изгелек ул - беркайчан да

           Тузмый торган хәзинә.

           Яхшылык эшлик һәрвакыт,

           Ул үзе изге дога.

       Нинди кеше әдәпле була? Бу сорауга гади һәм кыска гына итеп җавап бирү мөмкин түгел.

     Әдәпле кеше:

-  башкаларга игътибарлы, шәфкатьле була, аларның шатлыкларын, кайгы - хәсрәтләрен аңлый һәм уртаклаша белә;

 - үзен өстен санамый, аеруча өлкән яшьтәге кешеләргә, авыруларга, гарипләргә ярдәмчел, ихтирамлы, йомшак мөгамәләле була, башкаларны беркайчан да кыен хәлгә куярга тырышмый;

- саф күңелле, ялганламый, биргән вәгъдәсен үти;

- мактанчык һәм тәкәббер түгел, мактанып, үзең турында гына сөйләп дуслар табып булмый, киресенчә, булганнары да читләшергә мөмкин.

- әдәпле кеше, гомумән, тыйнак, намуслы, гадел, саф күңелле, эчкерсез, сабыр була. «Холкы күркәм, күңеле яхшы булмаган кеше чын кеше була алмый», - ди милләтебез.

     Әхлак тәрбиясе нигезендә баланы яхшылыкка өйрәтү, начар эшләрдән кисәтү, нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар эш икәнлеген белерлек итеп тәрбияләү тора. Ата - ананың вазифасы үз балаларын кече яшьтән үк әнә шул таләпләрне үзләштерүенә, аларның күнекмә булып әйләнүенә ирешүдән гыйбарәт.

     Халыкның матурлыкны сөюе, үзенең рухи байлыгына хәзинә итеп каравы, аны кадерләп саклавы,  үстерә һәм һәртөрле формаларда буыннан - буынга тапшыра баруы һәркайсыбызда милли горурлык хисе уята. Матурлык төшенчәсе киң кырлы. Беренчедән, ул телебезнең байлыгында, матурлыгында чагыла. Өлкәннәрнең сөйләме, телгә карата саклыгы, сөйләү - сөйләшү рәвеше,  балаларга сөйләгән әкиятләре, көйләгән бишек җырлары, бәет, мөнәҗәтләр болар бар да телебездә булган матурлык үрнәкләре.

    Икенчедән, татар телендәге яратып, иркәләп, сөеп, назлап эндәшү формаларының күп булуын күрсәтергә кирәк: акыллым, чибәрем, гөлкәем, иркәм, туганкай, дустым, үскәнем һ. б . Бу өлкәдә телебезнең мөмкинлеге чикләнмәгән.  Халык бу турыда болай ди: “Ана баланы ике кат тудыра: бер кат тән биреп, икенче кат- тел биреп».

      Баланың әдәплелек кануннарын үзләштерүе, кешеләр арасында үзен инсафлы тотуы, гомумән, кешеләр арасында матур мөнәсәбәтләр урнаштыруга хәзерлеге халкыбыз зәвык кануннарында зур урын алып тора. Кешеләр белән сөйләшкәндә ягымлы тавыш; ачуың килгәндә дә тавышны күтәрмәү, хәл - әхвәл сорашу, рәхмәт әйтә белү, гайбәт сөйләмәү  – хәзерге көндә дә кешеләргә кирәкле, һәркемне күркәм итеп күрсәтә торган гадәтләр. Бу гадәтләргә ия булган кешеләр, кеше әйберен актармас, ябык ишек ярыкларын тикшермәс,

тирә - юньдәге кешеләрнең кәефен төшермәс. Халык сүзләре белән әйткәндә, «Әдәп төбе- матур гадәт», «Җылы сүз - җан азыгы»,”Күркәмлек холыкта” .

     Күренеп тора, кешегә тышкы матурлыкны, күзгә күренеп торган матур гадәтләрне халык эчке гүзәллек, яхшы әхлак сыйфатлары, хезмәт сөючәнлек белән тыгыз бәйләп, аларны үзара гармоник килешүендә каршылый. Баласын да буш ялтырывыклардан саклау чарасын күрә: «Һәр ялтырыган алтын түгел», «Чибәрлеккә чибәр, күрсәң гайрәтең чигәр».

 Шул ук вакытта , безнең халык тышкы матурлыкны да арткы планга куймый, аны өстәмә сыйфат итеп карамый, «кешенең һәрнәрсәсе матур булырга тиеш» дигән фикердә тора.

    Хезмәт итеп яшәү - халкыбызның төп халәте. Хезмәт сөючән яшь буын тәрбияләү - иң төп тәрбия бурычы. Шуның өчен дә хезмәт тәрбиясе халкыбыз педагогикасының йөрәген тәшкил итә.

     Хезмәт сөю һәм хезмәт кешесенә карата хөрмәт тәрбияләү - халык педагогикасында иң мөһим кануннардан һәм ул балаларга сабый чактан ук сеңдерелә. Бала -  чагадан уенчыкларын,  уен урыннарын тәртиптә тоту таләп ителә.

     Яшь буынны хезмәткә хәзерләүнең эчтәлеге халыкның икътисади яшәеше белән билгеләнгән. Татар халкының төп кәсепчелек төрләре булып игенчелек, терлекчелек, һөнәрчелек һәм сәүдә итү торган. Иртә таңнан караңгы төшкәнчегә кадәр һәммәсе эштә булган. Балалар да өлешсез калмаган: вак -  төяк йомышларга йөрү, кечкенә эне-сеңелләрен карау, өстәл җыештыру  йөкләнгән. Шул ук вакытта өлкәннәр эшен күзәтү, алар кул астына керү процессы бара. Кыз балалар әниләреннән чигәргә, тегәргә,бәйләргә өйрәнәләр. Соңыннан үз һөнәрләрен балаларына тапшыралар.

    Кызганычка каршы, бүгенге көндә хезмәт тәрбиясенә кагылышлы фикерләрне хәзерге вакытта санга сукмавыбыз, баланы кечкенәдән эш белән тәрбия итмәвебез, эш эшләргә кирәк икәнлегенә инандырмавыбыз аркасында, без балаларыбызны балигъ булгач та җилкәбездән төшерә алмыйбыз. «Ана сөте имеп туймаган ата җилкәсен кимерә»,- ди халык бу турыда. Эшләргә өйрәнеп үсмәгән адәм һәрвакыт чит кеше ярдәменә мохтаҗ була, шулай итеп, ул мөстәкыйьлеген югалта.

    Гомумән, халык педагогикасы хезмәт тәрбиясе мәсьәләләрендә кешенең көчен һәм мөмкинлекләрен идеаллаштыра, аның акылына, бөтен кыенлыкларны җиңеп чыгачагына ышануына нигезләнә. Шул уңайдан, менә шушы шигырь юлларын укып үтәсем килә:

            Эшләп аргач, буразнада

            Черем итеп алганым бар.

            Көзге яңгыр асларында

           Ләмгә батып калганым бар.

           Үзәннәрдә уелып калган

           Кабатланмас эзләрем бар;

           Туган җирем, әле сиңа

           Әйтелмәгән сүзләрем бар.

   Шулай итеп,  халык тәҗрибәсе балаларда хезмәткә һәм хезмәт кешесенә, аның җимешләренә мәхәббәт хисләре, тырыш хезмәт күнекмәләре, киң һәм күпкырлы алымнар, ысуллар тудырган, аны өлкәннәрнең шәхси һәм иҗтимагый эшчәнлегенең барлык яклары белән дә тыгыз бәйләнештә караган.

      Милләт киләчәгенә кирәкле шәхес тәрбияләүдә тел дә мөһим роль уйный. Безнең яшәешебез иҗтимагый күренешләрдән гыйбарәт. Тәрбия бирү эшчәнлеге дә җәмгыятьтәге шартлар йогынтысында даими үсә, камилләшә. Димәк, киләчәк кешесен без үз милләте турында күп белүче, милләте өчен җаваплы, дини белемле һәм теле камил булган, әдәпле шәхес итеп күз алдына китерәбез.

    Тәрбия бер көн эчендә генә бирелә торган процесс түгел. Ул кеше туганнан алып, соңгы көненә кадәр дәвам итәргә тиешле процесс. Шуңа күрә тәрбия дә бала тугач ук, гаиләдә башлап; кеше соңгы сулышын алганда да, гаиләдә тәмамланса, шунда гына уңыш китерәчәк.

    “Гыйлем вә тәрбия орлыкларын хәзер ихлас вә мәхәббәт илә чәчсәгез, киләчәктә файдалы җимешләрне дә үзегез җыярсыз”.

   

                                                         

                                                     

                                                         Әдәбият.

  1. “Балаларга үгет - нәсыйхәт”. – Казан: “Дом печати” нәшрияты.- 2001. - 192 бит
  2. Габдуллин Г. Г., Нигъмәтов Җ. Г., Хуҗиәхмәтов Ә. Н., Мәктәп педагогикасы. – Казан: Мәгариф. – 1993.-124 -128 битләр.
  3. Җәләлиева Ш. Ш. Татар халык педагогикасы. – Казан: Мәгариф, 1997. - 40 – 138 битләр.
  4. Казыйханов В. С. Әхлак дәресләре. – Яр Чаллы, 1998. – 240 бит.
  5. “Татар халык иҗаты” сериясендә чыккан 1- 5 китаплар. – Казан: Тат. кит. нәшр.
  6. Хуҗиәхмәтов Ә. Н., Шәймәрданова Р. Х. Татар милли педагогикасы. – Казан: Мәгариф, 2007. - 399 бит.    

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Милли әдәбият һәм халык педагогикасына нигезләнеп, әхлаклы шәхес тәрбиялик"

Җәмгыятебез үзгәрешләр чоры кичерә. Икътисадта, тормышыбызның башка бик күп кенә өлкәләрендә югары технологияләр кулланыла. Бигрәк тә яшь буынның рухи-әхлакый хәле борчый. Ә бит халкыбызның алдагы көн...

Доклад: “Бала тәрбияләүдә әтиләрнең роле” Укытучы:Юнысов Х. М.

Ата-аналар сизәдер дип уйлыйм: гаиләдә бала тәрбияләү эше һаман катлаулана бара. Моның сәбәбе күптөрле, әлбәттә. Балалар хәзер күбрәк күрәләр, күбрәк ишетәләр, күбрәк фикер йөртәләр. Ә ат...

ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ – ТОЛЕРАНТЛЫК ТӘРБИЯ ЧЫГАНАГЫ.

Дәресләрдә һәм класстан тыш чараларда балада гуманлылык, намуслылык, гаделлек, хезмәт ярату, тәртиплелек, җаваплылык, тыйнаклык кебек сыйфатлар формалаштыруда, аң - белем һәм тәрбия бирүдә без халык п...

Бала тәрбияләүдә гаиләнең роле

Баланың  акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары, тирә- юньгә мөнәсәбәте, барыннан да элек, гаиләдә формалаша....

Ризаэтдин Фәхретдин хезмәтләренең бала тәрбияләүдәге роле

Ризаэтдин Фәхретдин укуларында ата- аналар белән оештырылган кереш әңгәмә...

Бала тәрбияләү серләре. ( мәкалә)

Әхлакый кыйммәтләр югалып барган заманда бала тәрбияләү мәсьәләләре турында фикерләр....

Укытучы һәм укучы шәхесен тәрбияләүдә халык педагогикасының роле

Безнең карашыбызча, җәмгыятьтәге үзгәрешләр һәрвакытта да «кешенең аң-фикерен үзгәртүдән, реформалаудан», аның рухи – интеллектуаль, әхлакый сыйфатларын уңай якка үзгәртүдән башланыр...