Карточки по татарскому языку по теме "Морфология"
методическая разработка (6 класс) на тему

Османова Равиля Абдулловна

В этом документе собраны материалы для повторения темы"Морфология"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Задания по морфологии30.53 КБ

Предварительный просмотр:

 Сыйфат темасы буенча карточкалар

Карточка №1

  1. Асыл һәм нисби сыйфатларга бишәр мисал язарга .

Асыл сыйфатлар                              

Нисби сыйфатлар

  1. Сыйфат белән сыйфатланмышка  3 мисал китереп язарга.
  2. Матур, зәңгәр дигән сыйфатларны дәрәҗәләргә куярга.

Карточка №2

  1. Асыл һәм нисби сыйфатларга бишәр мисал язарга .

Асыл сыйфатлар:                               Нисби сыйфатлар:

  1. Сыйфат белән сыйфатланмышка  3 мисал китереп язарга.
  2. Чибәр , салкын дигән сыйфатларны дәрәҗәләргә куя

Карточка №3

  1. Асыл һәм нисби сыйфатларга бишәр мисал язарга .

Асыл сыйфатлар                               Нисби сыйфатлар

  1. Сыйфат белән сыйфатланмышка  3 мисал китереп язарга.
  2. Яшел , җылы дигән сыйфатларны дәрәҗәләргә куярга.

Карточка №4

  1. Асыл һәм нисби сыйфатларга бишәр мисал язарга .

Асыл сыйфатлар                               Нисби сыйфатлар

  1. Сыйфат белән сыйфатланмышка  3 мисал китереп язарга.
  2. Сары , көчле дигән сыйфатларны дәрәҗәләргә куярга.

Саннарның ясалышын кабатлау буенча карточкалар.

1. Биреме: ясалышы буенча бишәр мисал язарга

  1. Тамыр саннар:
  2. Кушма саннар:
  3. Парлы саннар:
  4. Тезмә саннар:

2. Һәр төркемгә ике мисал язарга.

  1. Гарәп саннары:
  2. Рим саннары:
  3. Өифрлар:
  4. Саннарны сүз белән язу:

_____________________________________________________________

Алмашлык темасы буенча  карточкалар.

Карточка № 1 ( көчле укучылар өчен)

1. Таблицаны игътибар белән карагыз һәм тутырып бетерегез.

Таблицада кайсы алмашлык төркемчәләре күрсәтелмәгән?

2. Җөмләдәге алмашлыкларны табыгыз һәм таблица нигезендә алмашлык төркемчәләрен билгеләгез.

1. Алмачуар тиз арада Сабан туе буласын белә, анда үзенең чабачагын да сизә һәм шуңа бик нык әзерләнә.

2. Курайчыны берничә мәртәбә күрсәм дә, мин аның кайсы авылдан, кем икәнен белә алмадым.

3. Бу, Әйдүк, аның өчен ниндидер онытылган, ләкин кайчандыр бик якын булган бер кешесе кебек кенә тоелды.

Карточка № 2

( уртача үзләштерүчеләр өчен)

  1. Таблицаны өйрәнегез, юклык, билгесезлек алмашлыкларының ничек ясалуын һәм дөрес язылышын аңлатыгыз.

  1. Һәр баганага бишәр алмашлык уйлап языгыз.

Юклык алмашлыклары

Һичкем, бернинди...

Билгесезлек алмашлыклары

Ниндидер, әллә нәрсә...

  1. Җәяләрне ачып языгыз.Астына сызылган алмашлыклар белән җөмләләр төзегез.

Ничек(тер), бер(ничек), әллә(кайда), һич(ничек), әллә(нинди).

Карточка № 3( йомшак укучылар өчен)

  1. –ныкы, -неке кушымчалары белән нинди алмашлыклар ясала? Җөмләләр өстендә аңлат.
  2. Алмашлыклар турында ниләр беләсең?

 ( төркемчәләре, килеш, тартым белән төрләнеше, җөмлә кисәге)

  1. Алмашлыкларны тап, төрен билгелә.

Минем китабым өстәлдә ята. Ул шушы өйдә яши.

  1. Алмашлыкларны тап, нинди җөмлә кисәге булуларын билгелә.

Мин үзләрен күреп сөйләштем. Сез аларны кайда күрдегез?

  1. Алмашлыкларны табарга.

Ничек яшисең? Ул яза. Ат синеке. Минем китабым чиста. Син нәрсә уйлыйсың?

“ Рәвешләрнең җөмләдә кулланылышы” темасын ныгыту буенча карточкалар.

Карточка № 1

Биреме : бирелгән җөмләләрдән рәвешләрне табып, нинди сүз төркеме булуын билгеләп астына сызарга. Нинди сүз төркемен ачыклавын билгеләп, астына бер сызык сызарга.

Ара-тирә Зөлфия яшьүсмерләрнең аулак өен оештыручы, шунда , иптәш кызларыннан берәр уч он, унар бәрәңге җыеп, аулак аш пешерүче һ.б. бик күп рольләрдә чыгыш ясаучы була иде.Вакыт-вакыт пешерелгән аулак өй боткасының бер өлешен өйгә керергә хокукы булмаган, яше җитмәгән әллә кемнәргә ашата иде.

Карточка № 2

Биреме : бирелгән җөмләләрдән рәвешләрне табып, нинди сүз төркеме булуын билгеләп астына сызарга. Нинди сүз төркемен ачыклавын билгеләп, астына бер сызык сызарга.

Көн искиткеч матур! Наратлар төбенә басып, шыксыз тулай торакка керәсе килмичә, без озак тордык.Биредә тарихи дөреслекне раслаучы миллионнарча томнарда гаять  мөһим, бәһа биреп бетергесез кадерле документлар саклана.

__________________________________________________________________

Карточка № 3

Биреме : бирелгән җөмләләрдән рәвешләрне табып, нинди сүз төркеме булуын билгеләп астына сызарга. Нинди сүз төркемен ачыклавын билгеләп, астына бер сызык сызарга.

Ул кинәт китель җиңен терсәгенә чаклы сыдырып куйды. Ярым уяу, ярым йокылы Газинурның күз алдыннан әле күптән түгел генә булып үткән күренешләр уза. Җыр канаҗлы фәрештәдәй, егетне, ут эчендә яткан җиреннән сак кына күтәреп, каядыр еракка, татлы хыял дөньясына алып китте.

_ Карточка № 4

Биреме : бирелгән җөмләләрдән рәвешләрне табып, нинди сүз төркеме булуын билгеләп астына сызарга. Нинди сүз төркемен ачыклавын билгеләп, астына бер сызык сызарга.

Аның хәтта тәне, һавада йөзгәндәй, җиңеләеп калды, акылы, ничектер, бердән яктырып китте, сизгерлеге искиткеч үткенләште. Җырны инде ул хәзер моң итеп кенә ишетмичә, гаҗәеп ачык сурәтләр тезмәсе итеп тә күрә иде. Ул  гомер буе кайда да булса хезмәт иткән, еш кына берьюлы ике-өч урында эшләгән.

Ярдәмче фигыльләр темасын кабатлау буенча карточкалар.

Карточка №1

Җөмләләрдән  төп һәм ярәмче фигыльләрне табарга, төп фигыльнең нинди фигыль белән белдерелүен ачыклап, мәгънәсе ягыннан тикшерергә.

  1. Кулына ни тотса, шул төшеп китте, бүлмәседә әрле-бирле йөренде дә йөренде.
  2. Башка чакта чигү чигеп, нинди дә булса кыйсса укып кызык таба, вакыт ничек үткәнне дә сизми кала торган кыз көнне үткәрә алмый изалана иде.

_____________________________________________________________

Карточка № 2

Җөмләләрдән төп һәм ярәмче фигыльләрне табарга, төп фигыльнең нинди фигыль белән белдерелүен ачыклап, мәгънәсе ягыннан тикшерергә.

  1. Болында тайлар уйнаклый, зәңгәр күктән тургайлар җыры коела, шәһәр урамнарыннан кемнәрнеңдер яңгыратып көлгәне ишетелә.
  2. Баскыч шыгырдаганнан сискәнеп, ул тиз генә ятагына барып капланды.

Карточка № 3

Җөмләләрдән  төп һәм ярәмче фигыльләрне табарга, төп фигыльнең нинди фигыль белән белдерелүен ачыклап, мәгънәсе ягыннан тикшерергә.

  1. Күренә: төн матур һәм җылы булачак.
  2. Вак яңгыр тәнгә үтә, вак сүз җанга үтә.

________________________________________________________________

Карточка № 4

Җөмләләрдән төп һәм ярәмче фигыльләрне табарга, төп фигыльнең нинди фигыль белән белдерелүен ачыклап, мәгънәсе ягыннан тикшерергә.

  1. Бу урында шуны әйтеп китәсе килә: Басыйр үзенең чакыруын  ни өчендер яңадан кабатламады.
  2. Бөтен җиһан кинәт караңгылыкка чумды, әйтерсең лә кара болыт, убылып, җиргә төште.

Карточка № 5

Җөмләләрдән төп һәм ярәмче фигыльләрне табарга, төп фигыльнең нинди фигыль белән белдерелүен ачыклап, мәгънәсе ягыннан тикшерергә.

  1. Майның соңгы атнасы якынлаша, ә көннәр һаман салкын.
  2. Тагын шәһәр шау-гөр килә башлады, тагын шәһәр эчендә шау-шу купты, тагын вакыйгалар яшен тизлеге белән төрле почмакка тарала башлады.

Карточка № 6

Җөмләләрдән төп һәм ярәмче фигыльләрне табарга, төп фигыльнең нинди фигыль белән белдерелүен ачыклап, мәгънәсе ягыннан тикшерергә.

  1. Күмерләре ялкынсыз гына сызып янып яткан тәбәнәк мич янында ике кеше кайнаша.
  2. Ә син мин әйткәнгә колак сал.

________________________________________________________________

Карточка № 7

Җөмләләрдән төп һәм ярәмче фигыльләрне табарга, төп фигыльнең нинди фигыль белән белдерелүен ачыклап, мәгънәсе ягыннан тикшерергә.

  1. Пассажирлар паровоз тавышы килгән якка караштыргалап торалар.
  2. Ат аунаган җирдә төк кала.

6 нчы сыйныфта сыйфат фигыль темасы буенча карточкалар.

Карточка № 1

  1. Фигыльләрдән сыйфат фигыльләрнең барлык заман формаларын ясарга. ( бар, кит, сөйлә)
  2. Сыйфат  фигыльләр кулланып ике җөмлә төзергә.

Карточка № 2

  1. Фигыльләрдән сыйфат фигыльләрнең барлык заман формаларын ясарга. ( бир, кайт, эшлә)
  2. Сыйфат  фигыльләр кулланып ике җөмлә төзергә.

Карточка № 3

  1. Фигыльләрдән сыйфат фигыльләрнең барлык заман формаларын ясарга. ( уйла, ят, аша, )
  2. Сыйфат  фигыльләр кулланып ике җөмлә төзергә.

Карточка № 4

  1. Фигыльләрдән сыйфат фигыльләрнең барлык заман формаларын ясарга. ( туй, куй, так)
  2. Сыйфат  фигыльләр кулланып ике җөмлә төзергә.

Карточка № 5

  1. Фигыльләрдән сыйфат фигыльләрнең барлык заман формаларын ясарга. ( тек, түк, кил)
  2. Сыйфат  фигыльләр кулланып ике җөмлә төзергә.

Карточка № 6

  1. Фигыльләрдән сыйфат фигыльләрнең барлык заман формаларын ясарга. ( кара, җырла, сөйлә)
  2. Сыйфат  фигыльләр кулланып ике җөмлә төзергә.

Карточка № 7

  1. Фигыльләрдән сыйфат фигыльләрнең барлык заман формаларын ясарга. ( төзе, оч, бие)
  2. Сыйфат  фигыльләр кулланып ике җөмлә төзергә.

Карточка № 8

  1. Фигыльләрдән сыйфат фигыльләрнең барлык заман формаларын ясарга. ( тап, сип, пешер)
  2. Сыйфат  фигыльләр кулланып ике җөмлә төзергә.

Инфинитив фигыльгә морфологик анализ ясау буенча карточкалар.

№ 1

Биреме: Җөмләне сүз төркемнәре ягыннан ( өстенә язып) тикшерергә, инфинитив фигыльне табып,  морфологик анализ ясарга.

Мин сезнең кешеләргә пароходка кереп җылынып барырга,  кайнар су алырга рөхсәт бирдем.(Ш.Усманов)

№ 2

Биреме: Җөмләне сүз төркемнәре ягыннан ( өстенә язып) тикшерергә, инфинитив фигыльне табып,  морфологик анализ ясарга.

Ил байлыгын исраф итмәскә, һәрвакыт, һәр эштә әйбернең кадерен белергә гадәтләнү – ул бит, ахыр чиктә, халык файдасын кайгыртып, дәүләт күләмендә уйларга сәләтле булу дигән сүз...( Г.Бәширов)

№ 3

Биреме: Җөмләне сүз төркемнәре ягыннан ( өстенә язып) тикшерергә, инфинитив фигыльне табып,  морфологик анализ ясарга.

Ачудан ычкынмак була, бер-бер эш кылмак була. (Г.Тукай)

__________________________________________________________________№ 4

Биреме: Җөмләне сүз төркемнәре ягыннан ( өстенә язып) тикшерергә, инфинитив фигыльне табып,  морфологик анализ ясарга.

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

Һәм үләргә кыю ир булып. (М.Җәлил)

№ 5

Биреме: Җөмләне сүз төркемнәре ягыннан ( өстенә язып) тикшерергә, инфинитив фигыльне табып,  морфологик анализ ясарга.

Бирде дөнья кирәкне,

Еламаска өйрәтте...

Кайсыгызның кулы җылы?

Бәйлисе бар йөрәкне. ( Х.Туфан)

__________________________________________________________________№ 6

Биреме: Җөмләне сүз төркемнәре ягыннан ( өстенә язып) тикшерергә, инфинитив фигыльне табып,  морфологик анализ ясарга.

Үз эшен яраткан табиб авыруны тиз аңлый торган сизгер күзләргә дә, ягымлы йөрәккә дә ия булырга тиеш.( Г.Камал)

__________________________________________________________________№ 7

Биреме: Җөмләне сүз төркемнәре ягыннан ( өстенә язып) тикшерергә, инфинитив фигыльне табып,  морфологик анализ ясарга.

Хикмәт шунда: табигатьнең без күреп җиткермәгән серләре бик күп, ә матур әдәбият безгә шуларны ачык күрергә, тоярга, эчке мәгънәсен табарга да ярдәм итә. (Ә.Еники)

Аваз ияртемнәренә морфологик анализ ясау өчен карточкалар.

Карточка № 1

Җөмләләрдән аваз ияртемнәрен табып, морфологик анализ ясарга.

1. Тс-с! Шаркылдама... Сак була бир

“ Яшьмен!” диеп масаюдан. ( Равил Фәйзуллин)

2. Күрше бүлмәдәге ишек шыгыр-шыгыр килеп ачылып китте.

Карточка № 2

Җөмләләрдән аваз ияртемнәрен табып, морфологик анализ ясарга.

  1. Урамда , балалар уйнаган тирәдә, шырык-шырык көлгән тавышлар кичкә кадәр яңгырап торды.
  2. Чит кеше килеп керүгә, безнең этебез һау-һау өрергә тотына.

 Карточка № 3

Җөмләләрдән аваз ияртемнәрен табып, морфологик анализ ясарга.

  1. Урамда көн суык. Мышык-мышык борын тарткан тавышлар да ишетелеп куя.
  2. Апрель киче. Юеш, җылы, томанлы. Караңгы, тын урамнарда

тып-тып тамчылар тама.

Карточка № 4

Җөмләләрдән аваз ияртемнәрен табып, морфологик анализ ясарга.

  1. Колхоз председателе һәм Зөфәр шыгыр-шыгыр атлыйлар.(Әмирхан Еники)
  2. Булатның йөрәге дөп-дөп тибәргә тотынды. Ул түземсезләнеп, Карурман бабайның җыр башлавын көтә иде.(Габделхәй Сабитов)

Карточка №5

Тавышны  белдерүче авз ияртемнәрен табыгыз.

1.Бәби ,нәрсәдер әйтергә тырышкан  кебек ,мыгыр-мыгыр килә. Ул арада кычкырып та җибәрә:

-Үә,үә,үә.

2.Кәҗә әйтә: “Микикики!Микикики!

Капчыктагы бүре башы бит уники!..”

3.Иртән торып чыгуга,

Урап алды чебиләр.

Әй,сөйлиләр,сөйлиләр:

-Чи-чи,чи-чи-чи...-диләр.

Казлар әйтә:-Га-га-га,

Әүрдәкләр:-Бак-бак-бак.

Нәни бәбкәләре дә:

-Пип-пип,-диләр такмаклап.

Бәйлек һәм бәйлек сүзләр темалары буенча карточкалар.

Карточка № 1

  1. Бәйлекләрен төркемчәләрен язарга.
  2. Бәйлекләр кертеп 2 җөмлә уйларга, җөмләдәге бәйлекләргә морфологик анализ ясарга.

________________________________________________________________ Карточка № 2

  1. Җөмләдән бәйлекләрне табып морфологик анализ ясарга , җөмлә кисәге ягыннан астына сызарга.
  • Бөтен тирә-якта дан тоткан Күк бияне узып килү Алмачуар өчен һичкемнең акылына килмәгән бер бәхет иде.
  • Кырга ак кардан юрган ябылган.

Җир язга чаклы йокыга талган.

2. Бәйлекләрен төркемчәләрен язарга.

________________________________________________________________

Карточка № 2

  1. Бәйлекләр кертеп 2 җөмлә уйларга, җөмләдәге бәйлекләргә морфологик анализ ясарга.
  2. Бәйлекләрен төркемчәләрен язарга.

________________________________________________________________

Карточка № 3

  1. Җөмләдән бәйлекләрне табып морфологик анализ ясарга , җөмлә кисәге ягыннан астына сызарга.
  • Бөтен тирә-якта дан тоткан Күк бияне узып килү Алмачуар өчен һичкемнең акылына килмәгән бер бәхет иде.
  • Кырга ак кардан юрган ябылган.

Җир язга чаклы йокыга талган.

2. Бәйлекләрен төркемчәләрен язарга.

________________________________________________________________

Карточка № 4

1.Бәйлекләр кертеп 2 җөмлә уйларга, җөмләдәге бәйлекләргә морфологик анализ ясарга.

2.Бәйлекләрен төркемчәләрен язарга.

________________________________________________________________

Карточка № 2

1.Җөмләдән бәйлекләрне табып морфологик анализ ясарга , җөмлә кисәге ягыннан астына сызарга.

  • Бөтен тирә-якта дан тоткан Күк бияне узып килү Алмачуар өчен һичкемнең акылына килмәгән бер бәхет иде.
  • Кырга ак кардан юрган ябылган.

Җир язга чаклы йокыга талган.

2. Бәйлекләрен төркемчәләрен язарга.

Теркәгеч темасын гомумиләштереп кабатлау өчен карточкалар.

Карточка №1

  1. Теркәгеч дип нинди сүз төркемен атыйлар?
  2. Алар нәрсәләрне үзара бәйләү өчен кулланылалар.
  3. Җөмләдән теркәгечләрне табарга һәм морфологик анализ ясарга.

Ләкин китапның да көчсез яклары бар.Һәм исе китеп уйлады ул: нинди кодрәтле талант, нинди саф, нечкә күңел, нинди якты, кешелекле хатын бу Рәшидә!

Карточка №2

  1. Теркәгечләр ничә һәм нинди төркемчәләргә бүленәләр?
  2. Да, дә; та, тә теркәгечләрен шул формадагы кисәкчәләрдән һәм кушымчалардан ничек аерып була?
  3. Теркәгеч кергән 2 җөмлә уйларга һәм теркәгечләргә морфологик анализ ясарга.

____________________________________________________

Карточка №3

  1. Теркәгеч дип нинди сүз төркемен атыйлар?
  2. Тезүче теркәгечләр үзара ничә төрле була? Алар нинди мәгънә мөнәсәбәтләрен белдерәләр?

Теркәгеч кергән 2 җөмлә уйларга һәм теркәгечләргә морфологик анализ ясарга

Кисәкчә темасы буенча карточкалар белән эш

Карточка №1

1 . Җәяләрне ачып, табышмакны күчереп яз.

Җәй (дә), кыш (та)

    Яз(да),көз(дә)

Чәчәката бер төстә.
2.
Көчәйткеч  кисәкчәләрне табып,мәгънә төсмерләрен аңлатыгыз.

Бу йөрәккә төрле дәва кирәк,

Туңам көндез,туңам төннәрдә;

Савыктыргыч иң шифалы дәва,

Беләм,беләм,туган телләрдә.

Карточка №2

1.Сорау кисәкчәләрен табарга.

Тик әйт,кошчык,

Синең минем янга

Бу килүең соңгы кабатмы?

Кайгырма,дус, яшьли үләбез дип,

Без алмадык сатып гомерне.

Үзебезчә яшәп, үзебезчә

Без чиклибез аны түгелме?!

2.Кисәкчәләрнең төркемчәләрен билгеләгез.

Менә без яп-якты аланга килеп чыктык.Биредә инде яз үз дөнҗясын корып йөри.  Беренче үләннәр баш калкыткан. Әнә инде беренче сап-сары чәчәкләр дә күзләрен ачып өлгергән. Алар кояш  тамчылары шикелле. Күрдең исә,җылынып киткән кебек буласың.

Карточка №3

1.Чикләүне белдерүче кисәкчәләрне табыгыз. Мәгънә төсмерләрен аңлатыгыз.

Хәдичә апа мичтәге утлы күмерләргә карап утырды да, моңаеп, ниндидер йөрәк өзгеч әрнүле ,ләкин дәһшәтле көйгә әкрен генә җырлый башлады. Хәзер мин аның нәрсә җырлаганнын хәтерләмим, тик күземннән ирексез яшь акканын ,ә үземнең бизгәк   тоткандай калтыранганымны  гына хәтерлим.

2.Раслауны белдерүче кисәкчәләрне табыгыз.

Юк,ышанмыйм ромашкаларга,

Алдаша ич алар.алдаша:

Аның кабере өстендә инде

Резедалар үсә ләбаса.

Хәбәрлек сүз буенча биремнәр

Карточка №1

Төшеп калган кирәкле хәрефләрне   куеп язарга, хәбәрлек сүзләрнең астына сызарга. Бер хәбәрлек  сүзгә  морфологик  анализ  ясарга.

        Сандугачлар  сайра...ын да        А...ылдашны  очра....канда

         Иш...тә  б...лү кирәк.                                  Сәл...мли  б..лү кирәк.

         Чәчәк...әрнең ачыл...ын        Си...а т...бәлгән    кү...ләрнең

         Иртәдән күрү кирәк.        Серләрен сиз... кирәк.

Инде алдагы җөмләләр буенча сезгә таныш булган хәбәрлек сүзләрнең нинди сүз төркеме ролендә килүен күрсәтегез, нинди җөмлә кисәге булуын билгеләгез. (Һәр төркемгә карточка бирелә. Карточкалардагы җөмләләр дәфтәрләргә языла.)

Карточка №2

Теле барлар халык булган,

Теле юклар балык булган.

Карточка №3

Иле юкның җире юк,

тормышының яме юк.

Карточка №4

Кемгәдер кирәклегеңне

Һәрвакыт тою кирәк.

Өлешеңә көмеш тигән,

Нәфесне тыю кирәк.

                        (М.Мирза.)

Карточка №5

Дошманга без – дәһшәт.

Будык аны кирәк чакта,

                                        барып өненә.

                                       (Р.Фәйзуллин.)

Карточка№6

Хәбәрлек сүзләрне табыгыз, кулланылу үзенчәлегенә игътибар итегез,  морфологик анализ ясагыз.

1. Экипаж исемлеген кесәмнән чыгарып укырга керештем:

―Птушкин ―Бар.(М.Юныс) 2. Тормышымның күзгә күренми торган

көчле агымнары бардыр дип уйлыйм мин. Шул агымга бер килеп

юлыксаң, чыга да, борыла да алмыйсың. Каршыга барсаң, бетәсең.

(М.Юныс) 3. Үзе хатын-кыз затыннан булса да, белмәгән эше юк, дип

сөйлиләр. (И.Гази) 4. Ә минем талантлы булырга хакым юкмыни?  –

диде кинәт Фердинант һәм көлеп җибәрде. (И.Гази) 5. Егылды, тагы ни

кирәк! (И.Гази) 6. Миңа шөһрәт тә, дан да, байлык та кирәкми бит.

(М.Юныс) 7. Без бит кайсы җыелышта нәрсәәйтергә кирәклеген укып

Өйрәнгән кеше түгел, әллә нинди ярамаган нәрсәәйтеп җибәрүең бар.

(М.Юныс) 8. Юк, егетләр, җыелышта бер төрле, җыелыштан соң

икенче төрле сөйләргә ярамый. (М.Юныс) 9. Болардан аерылып

китсәм, чыннан да, саран кеше дип уйлаулары бар иде.

(М.Юныс)10. Аның авыруында Гөлчирәнең ни эше бар! (М.Мҽһдиев)

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тест по татарскому языку 2 класс татарская группа

Тесты для проверки знаний ,2 класс,татарская группа,1 полугодие...

Рабочая программа по татарскому языку и татарскому литературному чтению для русскоязычных учащихся 3 класса в коррекционной школе VIIII вида

Программа    Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән “VIII төр махсус (коррекцияләү) мәктәпләрендә укучы рус телле б...

Элективный курс по татарскому языку "Стилистика татарского языка"

Элективный курс по татарскому языку "Стилистика татарского языка"...

Использование УМК в обучении татарскому языку в начальной школе (на примере УМК по татарскому языку «Татарча да яхшы бел» для русскоязычных учащихся старшего дошкольного и младшего школьного возраста. Авторы: Мещерякова В.Н., Нигматуллина Р.Р.)

Использование УМК в обучении татарскому языку в начальной школе (на примере УМК по татарскому языку «Татарча да яхшы бел» для русскоязычных учащихся старшего дошкольного и младшего школьного возр...

Рабочая программа по татарскому языку для 6 класса с татарским языком обучения

Рабочая программа для 6 классов  по татарскому языку. В лицейских классах 4 часа татарского языка....

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА УЧЕБНОГО ПРЕДМЕТА «РОДНОЙ (ТАТАРСКИЙ) ЯЗЫК» И "РОДНАЯ (ТАТАРСКАЯ) ЛИТЕРАТУРА" ДЛЯ ИЗУЧАЮЩИХ ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК КАК РОДНОЙ (5 – 9 КЛАССЫ)

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА УЧЕБНОГО ПРЕДМЕТА «РОДНОЙ (ТАТАРСКИЙ) ЯЗЫК»  И "РОДНАЯ (ТАТАРСКАЯ) ЛИТЕРАТУРА" ДЛЯ ИЗУЧАЮЩИХ ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК КАК РОДНОЙ (5 – 9 КЛАССЫ)...