ФГОС шартларында татар әдәбияты дәресләрдә мәкаль жанрын куллану
проект (5 класс) на тему

Умнова Лилия Ивановна

Аналитик  эш ярдәмендә укучыга  әдәби әсрне тикшерү юлларын күрсәтү, әдәби әсәр мәгънәсенеӊ чикләрен тоярга ярдәм итү- бүгенге көн таләбе.   Әдәбиятны метапредмет технологиясе белән укыту баланың дөньяны кузаллавын формалаштыра. Мондый  дәресләрдә алган белемнәр- универсаль. Алар теория категориясеннән практикага күчәләр. Метапредмет дәресләргә нигезләнеп  укытуныӊ максаты- әдәби әсәрне анализ ярдәмендә тикшереп, аныӊ мәгънәсен тулы аӊлау сәләте формалаштыру гына түгел, ә баланы уйларга, үз фикерен дәлилләргә өйрәтеп, туган нәтиҗәне үз тормыш тәҗрибәсе итеп алуда да . Нинди кыйммәтләрне сайларга? Кемгә ышанырга? Боларның барысы алдында бала югалып кала. Әсәр үзенчәлекләрен традицион анализлау гына әлеге проблемаларны чишми.  Минемчә, татар теле һәм әдәбияты дәресләренә дә халык авыз иҗатыннан мәкаль жанрын кертеп җибәрү бик отышлы. Чөнки нәкъ менә мәкальләрдә халык педагогикасының күп кенә  мөһим нигезләре чагылыш тапкан. Бала алар аша  тормышның төрле тарафларын, үткәннең дә, үзебез тудырган хәзерге көннең дә әһәмиятен тирәнрәк аңлый.  

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon statya_umnovoy_mekal_zhanry.doc167.5 КБ

Предварительный просмотр:

  ФГОС шартларында татар әдәбияты дәресләрдә мәкаль жанрын куллану

Умнова Лилия Ивановна

 Тукай районы Мәләкәс урта мәктәбе

   Аналитик  эш ярдәмендә укучыга  әдәби әсрне тикшерү юлларын күрсәтү, әдәби әсәр мәгънәсенеӊ чикләрен тоярга ярдәм итү- бүгенге көн таләбе.   Әдәбиятны метапредмет технологиясе белән укыту баланың дөньяны кузаллавын формалаштыра. Мондый  дәресләрдә алган белемнәр- универсаль. Алар теория категориясеннән практикага күчәләр. Метапредмет дәресләргә нигезләнеп  укытуныӊ максаты- әдәби әсәрне анализ ярдәмендә тикшереп, аныӊ мәгънәсен тулы аӊлау сәләте формалаштыру гына түгел, ә баланы уйларга, үз фикерен дәлилләргә өйрәтеп, туган нәтиҗәне үз тормыш тәҗрибәсе итеп алуда да . Нинди кыйммәтләрне сайларга? Кемгә ышанырга? Боларның барысы алдында бала югалып кала. Әсәр үзенчәлекләрен традицион анализлау гына әлеге проблемаларны чишми.  Минемчә, татар теле һәм әдәбияты дәресләренә дә халык авыз иҗатыннан мәкаль жанрын кертеп җибәрү бик отышлы. Чөнки нәкъ менә мәкальләрдә халык педагогикасының күп кенә  мөһим нигезләре чагылыш тапкан. Бала алар аша  тормышның төрле тарафларын, үткәннең дә, үзебез тудырган хәзерге көннең дә әһәмиятен тирәнрәк аңлый.  

      Мәкальләр, гадәттә, тормышта очрый торган күренешләргә, вакыйгаларга карата кешеләрнең аңында туган фикер йомгагы, нәтиҗә буларак  барлыкка килгәннәр. Әйе, мәкальләрнең төп максаты- кешеләргә, бигрәк тә әхлак һәм әдәп тәрбиясе бирүгә багышланган. Татар халык мәкальләрендә  яшь буынны тәрбияләү буенча үзенчәлекле милли яклар белән бергә бөтен кешелек өчен хас  булган гомуми фикерләр дә чагыла. Аларның  тормыштагы ролен балаларга аңлатып бирү тәрбияви яктан бик файдалы. Мәкальләрне  өйрәнү , хәтердә калдыру, аларны урынлы файдалана белү безнең сөйләмебезне баета, эзлекле фикерләвебезне  үстерә, камилләштерә.

    Мәсәлән Ф. Кәриминең «Салих бабайның өйләнүе» әсәрен укыганнан йомгаклау  дәресең бер моменты.  Укучыларны өч төркемгә бүләбез һәм 3 мәкаль бирәбез : «Ат азгыны тайга иярер»,  «Гадәт бар да итәр, юк та итәр», «Яхшы тел яз кебек, яман тел көз кебек».

1 нче төркем әсәрдән «Ат азгыны тайга иярер» мәкаленә караган урыннарын билгели:

-Салих бабай яшь чагында бер начар гадәткә керешеп китә (әсәрдән шул турыда укыла.)

- Шушы урында Ф. Кәрими  мәдрәсә тәртипләрен дә, кайбер дин әһелләрен дә тәнкыйтьли.

- Салих бабай дусларны дөрес итеп сайларга кирәклегенә ишарә ясый.

- Бу темага аваздаш мәкальләр («Боланга ияргән чәчәктә аунар, дуңгызга ияргән сазда аунар», «Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың», «Кеше акылын ишет, үз акылың белән эш ит»)

2 нче төркем әсәрдән «Гадәт бар да итәр, юк та итәр», мәкаленә караган урыннарын билгели:

- Салих бабай үзенең ярамаган гадәткә өйрәнүенә үкенә. (Әсәрдән «Әй балам….читендер» өзеге укыла)

- Ул балаларны кечкенәдән гадәтләрнең ниндиләрен кабул итәргә яки итмәскә кирәклеген уйлап эш итәргә өнди.

- Бабай үз үрнәгендә  яман гадәтләрнең кешене уңайсыз хәлгә куюларын да күрсәтә. Сөйли башласа, төчкерергә, йөткерергә тотына.

- Бу темага аваздаш мәкальләр: («Яманның үзеннән алда аты йөгерер», «Яман гадәт тиз керә», «Кара эшне караңгыда эшләсәң дә, яктыга чыгар», «Таякны чи чагында бөгеп кал»)

3 нче төркем әсәрдән  «Яхшы тел яз кебек, яман тел көз кебек» мәкаленә караган урыннарны  билгели:

- Бу  мәкаль белән Салих бабайның телгә осталыгын әйтә алабыз. Ул эзлекле, матур итеп сөйли, тәмле теле.

- Балаларга «углым, наяннар, балам…» дип кенә эндәшә. Сөйләгән сүзнең тәмен белә. Сөйләгәндә балаларның йөзләренә карый, тыңлаучылары белән кызыксына.

- Ул бик күп әкият белә. Башыннан үткәннәрне образлы итеп сөйли. Пейзажны да урынлы кулана.

- Сөйләмендә кызыклы эпизодлар күп.

- Бу темага аваздаш мәкальләр: ( «Татлы тел еланны да өненнән чыгарыр»,  «Теленнән гөл тама», «Теле бар сөйли дә, көйли дә», «Теле көйленең көне дә җайлы»)

         Менә шушы рәвешле мәкальләрне әдәби әсәрләрне йомгаклап өйрәнү моментына кертеп җибәрергә була. Болай эшләу, бигрәктә,  баларга  әсәр аша тормыш тәҗрибәсе туплау мөмкинлеге бирә. Ә бу инде үз чиратында,  заманча, ягъни ФГОС,  таләпләренең берсе булып тора.

       Халыкның  тормыш тәҗрибәсе, дөньяга карашы, тирән акылы, әхлак нормалары мәкальләрдә тулы чагыла.  Туган тел  чыганагы буларак алар тел байлыгын, фикерләү сәләтен үстерүгә булышлык итәләр.

  Әлеге дәресләрдә бала барыннан да элек гомумкешелек кыйммәтләрен дә аерып чыгара.  Минемчә, бу максаттан мәкаль  жанрын дәрес тукымасына кертеп җибәрү  бик отышлы, чөнки   Һәр милләтнең, һәр халыкның  бу өлкәдә үзенә генә хас карашлары, үзенчәлекле фикерләре, тәрбия алымнары, гасырлар буена сакланып килгән гореф- гадәтләре бар.  Нәкъ менә халык психологиясен, аның табигый  үзенчәлекләрен белү, алар белән исәпләшү, халык педагогикасын өйрәнү һәм уку- укыту эшендә куллану буыннар арасындагы  бәйләнешнең ныгуына, тәрбиядә уңай нәтиҗәләргә китерә.

Кулланылган әдәбият

1 Гыймадиева Н.С. Дәрестә һәм дәрестән соң.- К.: «Яңалиф», 2004

2 Шәймәрдәнов Р.Х. Татар халык педагогикасы- Яр Чаллы, 1997


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ УЕН АЛЫМНАРЫН КУЛЛАНУ

Уен һәм аның кызыклы элементлары укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку, текст, дәреслек белән эшләү күнекмәләре булдыру өчен гаять кирәкле, нәтижәле чара-алымнарның берсе булып тора. Дәресләрдә алар...

Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә мәкаль - әйтемнәрнең тематик кулланылышы

Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә мәкаль - әйтемнәрнең тематик кулланылышы. "Мәгариф"журналында басылган хезмәт....

ФГОС шартларында татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә уен технологиясе элементларын куллану

Татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә уен технологиясе элементларын кулланып эшләү...

Презентация "Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә когнитив фикерләү алымнарын куллану"

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә текстларны, язучының биографиясен һәм әдәби әсәрләрне  аңлап уку өчен кулланырга тәкъдим итәм....

Татар теле һәм татар әдәбияте дәресләрендә халык фольклоры үрнәкләрен куллану.

Татар теле һәм татар әдәбияте дәресләрендә халык фольклоры үрнәкләрен куллану.                     Т...