Рабочая программа по татарскому языку и литературе для 3 класса
рабочая программа на тему
3 сыйныфлар өчен Хәйдәрова дәреслеге буенча эш программалары
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
3_klass_rus_torkeme.docx | 130.12 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан республикасы Алабуга муниципаль районы«8 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
«Каралды» ММБ җитәкчесе ГБМБУ «8 нчеурта мәктәп» _____ _____________ Г.А.Фардиева Беркетмә №1 « » август 2014 ел | «Килешенде» ГБМБУ “8 нче урта мәктәп” милли белем һәм тәрбия бирү буенча директор урынбасары __________________ Л.З.Шакирова « » август 2014 ел | «Расланды» Педагогик киңәшмәдә Беркетмә № 1 « » август 2014 г. Боерык № « » август 2014 г. Мәктәп директоры ____________________ А.И. Остроумов |
Татар теленнән 3 сыйныфлар өчен эш программасы
Төзүче:татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рамазанова Тамара Каләмдәр кызы – 1 квалификацион категорияле укытучы
Алабуга, 2014
Аңлатма язуы.
3 нче сыйныфта “ Татар теле” ннән эш рограммасы “ Россия Федерациясендә мәгариф турында”гы РФ законы “, Татарстан Республикасында мәгариф турында”гы ТР законы,”Рус телендә сөйләшүче балалар өченн татар теле һәм әдәби уку”предметыннан программа.1-4 нче сыйныфлар.Казан-2011,“.Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендз укыту программасы” (1-11 нче сыйныфлар).Казан-2014 , “8 нче урта мәктәп” ГБМБУнең 2014-2015нче уку елына укыту планына нигезләнеп төзелде.
Тәкъдим ителгән укыту-методик комплекты түбәндәге компонентлардан тора:
- «Рус теллле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы»на (1-11 нче сыйныфлар). Авторлар: Р. З. Хәйдәрова, Р. Л. Малафеева Казан, «Татарстан китап нәшрияты», 2011 ел.
- Дәреслек: . Күңелле татар теле. 3 класс.( беренче һәм икенче кисәк) Авторлар: Р. З. Хәйдәрова, Г. М. Әхмәтҗанова, Л. Ә. Гыйниятуллина. Казан «Татармультфильм» нәшрияты, 2013 ел.
3.Мультимедиа.
4.Язу дәфтәре.
5.Ишетеп аңлау күнегүләре.
6.Методик кулланма.
7. Контроль –үлчәү материаллары
Татар теле филология фәннәре өлкәсенә керә.3 сыйныфта татар теле укытуның гомуми максатлары: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.
Танып белү максатының эчтәлеге:
Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш.
Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.
Үстерү максатының эчтәлеге:
Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү – укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә: фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү; хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү; аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре); ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.
Тәрбияви максатның эчтәлеге
Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим. Татар теленең грамматикасын өйрәнү процессында эчтәлектә әхлакый проблемалар булган кечкенә текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, ягъни, укучыларның эчке кызыксынуы тәэмин ителгән була. Шунлыктан тексттагы лексика, грамматика җайлырак истә кала һәм аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый.
Белем бирү максатының эчтәлеге
Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур.
Мәктәпнең укыту планы нигезендә 2014-2015 нче уку елында 3 сыйныфта ” Татар теле”н өйрәнүгә 102 сәгать (34 атнага 3 сәгать исәбеннән) бирелә.
Укытуның, гомуми, шәхси, метапредмет нәтиҗәләре.
Татар теленә өйрәтүнең гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
- укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни, татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;
- коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, киң күңелле әңгәмәдәш булу;
“Татар теле” предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм, шулар нигезендә, белем алуның баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.
Укытуның шәхси нәтиҗәләре
- шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру; әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау; текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү; “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек” төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр форма.
- Укытуның метапредмет нәтиҗәләре:
Танып белү нәтиҗәләре:
- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү; тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.
Регулятив нәтиҗәләр:уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү; ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру; дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.
Коммуникатив нәтиҗәләр:әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү; әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);парларда һәм күмәк эшли белү; мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.
Укыту предметының сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча планлаштырылган нәтиҗәләре:
Тыңлап аңлау
Укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү;сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.
Диалогик сөйләм: Өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү; программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына жавап бирү һәм сораулар куя белү; дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.
Язу: Татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес, матур яза белү; дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру;бәйрәмнәр белән котлау, чакыру кәгазьләре язу; конверт һәм дәфтәр тышына яза белү; программада күрсәтелгән темалар буенча, терәк сүзләр кулланып, хикәя язу күнекмәләре формалаштыру.
Укыту предметының эчтәлеге:
1.Белем бәйрәме(21 с.)
Зат алмашлыкларының юнәлеш һәм төшем килешләрендә төрләнүе .Татар алфавиты. Кая?Кайда?Кайдан сораулары һәм аларга җавап-мы,-ме сорау кисәкчәсен сөйләмдә куллана белү. 21 дән100 гә кадәр саннар. Исем- сүз төркеме белән таныштыру. Исемнең иялек килеше. Исемнең күплек сан кушымчасы. Исемнәрнең 1 зат берлек санда тартым белән төрләнүе. Фигыльнең башлангыч формасы. Фигыль- сүз төркеме, аның хәзерге һәм үткән заман формалары белән таныштыру.Ике бер төрле тартык янәшә килү очрагы. Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлыкта, юклыкта күплектә 1,2,3 зат формалары белән таныштыру.. Ничә? Ничек?,Кайчан? Сораулары Татар телендә сингармонизм законы..
Көндәлек режим (5 сәгать)
Сәгать ничә? Сәгать ничәдә?сорауларын һәм аңа җавапларны сөйләмдә куллану. О,ө хәрефләренең 1 иҗектә генә язылуы. Фигыльләрнең 1,2 затта төрләнүе. Минем көндәлек режимым җөмләләр төзү.
- Ашханәдә (10 сәгать)
Ашханәдә темасы буенча яңа лексика өйрәнү.Сүзгә транскрипция ясау.Я,ю,е хәрефләре,алар белдергән авазларның әйтелешен һәм язылышын истә калдыруны булдыру. Татар халык ашлары. Кемне? Нәрсәне? сораулары. Боерык фигыль формасы. Янында бәйлек сүзенең килешләрдә төрләнеше. Исемнәрнең юнәлеш,урын –вакыт,чыгыш килешендә төрләнүе. Уйный башладым төзелмәсе,аның җөмләдә кулланылышы.
Без әти – әниләргә булышабыз (10 сәгать)
Аның китабы,аның әнисе төзелмәләре. Чы/че исем ясагыч кушымчалары белән таныштыру. Чөнки,шуңа күрә,ләкин теркәгечле җөмләләрне сөйләмдә куллану. Ни өчен? соравы. Үз алмашлыгының тартым белән төрләнеше. Уң як,сул як сүзтезмәләре. Алдында, янында, каршында ,астында, артында, өстендә бәйлек сүзләрен сөйләмдә куллану.
Туган якка кыш килде (12 сәгать)
Кыш. Яңа лексика. Сыйфат- сүз төркеме белән таныштыру.. Кая? Кайда? Кайдан? Сораулары. Спорт төрләре. Үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы.Аннан соң рәвеше белән таныштыру. Казан шәһәре,киемнәр кибете- төзелмәләре белән таныштыру.
. Шәһәрдә һәм авылда(10 сәгать)
Шәһәрдә һәм авылда темасына яңа лексика. Фигыльләрне зат – сан белән төрләндерү. “ ... урамында”. “... шәһәрендә” конструкциясе белән танышу.Ялгызлык исемнәр Хәзерге заман хикәя фигыльләрнең зат- сан белән төрләнеше .. Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар белән танышу. Һәр,һәркем,барлык алмашлыклары белән таныштыру. –гына/генә, -кына/кенә кисәкчәләре белән таныштыру.
Әдәпле булыйк(9 сәгать)
Әдәпле сүзләр өйрәнү. Туган көнгә чакыру язарга өйрәнү.Исемнең баш килеше,юнәлеш килеше,төшем килеше белән таныштыру.
Кечкенә дусларыбыз (11сәгать)
Ул алмашлыгының юнәлеш,төшем килеше белән төрләнеше. Көн саен төзелмәсе. Кем? Кемне? Кемгә?сораулары. Сыйфатның артыклык һәм чагыштыру дәрәҗәсе..
Күңелле җәй (14 сәгать)
Җәй темасы буенча яңа лексика. Бирегез әле,әйтегез әле төзелмәләре. Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе Төсләр,аларны сөйләмдә дөрес куллану. Синоним һәм антоним сыйфатларны сөйләмдә куллану.. Фигыльләрне зат – сан белән төрләндерү.
Укыту материалын тематик планлаштыру.
Өйрәнелә торган бүлек,уку материалының темасы | Сәгать.саны | Көтелгән нәтиҗәләр | ||
Шәхси нәтиҗәләр | метапредмет нәтиҗәләре | Предмет нәтиҗәләре | ||
1. Белем бәйрәме | 21 | . шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру; | Регулятив уку гамәлләре : укытучы ярдәме белән максат куя белү һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; билгеләнгән критерийләргә таянып,эш сыйфатына бәя бирә белү. уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү; дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү. Танып белү универсаль уку гамәлләре: төп мәгълүматны аеру; фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү,аларны чишү өчен алгоритм булдыру; эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү. Коммуникатив уку гамәлләре: әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү. | Беренче сентябрь – Белем бәйрәме турында сөйли, укытучыны, дустыңны бәйрәм белән котлый белү. Предметларның төсен, санын әйтеп, үзеңә сорый белү. Сумкага нәрсә салганыңны, сумкада (партада) нәрсә барлыгын, сумкадан нәрсә алганыңны әйтә, сорый белү. Үзеңнең, иптәшеңнең нинди билге алганын, диктантта нинди хата барлыгын, өй эшен эшләгәнен, эшләмәгәнен, мисал, мәсьәлә чишкәнен сорый, әйтә белү. Китапханәчедән китап сорый, китапның нәрсә турында икәнен әйтә белү. Ничә китап укыганыңны әйтә, иптәшеңнән сорый белү |
2. Көндәлек режим. | 5 | текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү; |
Танып белү универсаль уку гамәлләре: тиешле мәгълүматны табу,билгеләү; төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау. Коммуникатив уку гамәлләре: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү, аралашу күнекмәләрен формалаштыру. | Вакытны әйтә, сорый белү. Үзеңнең көндәлек режимың турында сөйли белү. |
Ашханәдә | 10 | әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау; текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү; | Регулятив уку гамәлләре : бурычларны билгели белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү,укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү; ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру; Танып белү универсаль уку гамәлләре: сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; төп мәгълүматны аеру. Коммуникатив уку гамәлләре: әңгәмәдәшеңнең аралашу холкы белән идарә итү; әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү | Ашханәдә нәрсә пешергәнне, ашаганны, нинди ашлар яратканны әйтә белү. Дустыңның нинди ризыклар яратканын сорый, ашханәгә бергә барырга тәкъдим итә белү. Кунакларны каршы ала, табынга чакыра белү. Табын әзерләү тәртибен әйтә, сорый белү. Ашхәнәдә дежур укучы хезмәтен сөйли белү. |
Без әти -әниләргә булышабыз | 10 | “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек” төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу. | Регулятив уку гамәлләре : ярдәме белән максат куя белү һәм эшне планлаштырырга өйрәнү. Танып белү универсаль уку гамәлләре: фикеләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру; тиешле мәгълүматны билгеләү, анализлау, объектларны чагыштыру. Коммуникатив уку гамәлләре: әңгәмәдәшеңнең аралашу холкы белән идарә итү; әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү. | Әти-әниләрнең кем булып, кайда эшләвен, профессия исемнәрен әйтә белү. Өйдә үзең эшләгән эшләрне сөйли белү, иптәшеңә сорау бирә белү. Өй хезмәтендә катнашуыңны әйтә, эш куша белү. Табынны ничек әзерләү турында сөйли белү. |
Туган якка кыш килде | 12 | Кышкы табигать турында сөйли белү. Кышкы уеннар турында сөйләшү. Дустыңны уенга чакыра белү, чыкмауның сәбәбен әйтә белү. Кар бабай ясауны сөйли белү. Дустыңны кар бабайясаргачакырабелү. Яңа ел бәйрәменең кайчан башланганын, бәйрәмдә нишләгәнне әйтә белү. Гаиләдә бәйрәмне ничек каршылауны, нәрсәләр пешергәнне сөйли белү | Регулятив уку гамәлләре : укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; уку эшчәнлеген белү. Танып белү универсаль уку гамәлләре: төп һәм ярдәмчел билгеләрне аеру; чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру. Коммуникатив уку гамәлләре: әңгәмәдәшеңнең аралашу холкы белән идарә итү; әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү. | Бәйрәмнең сәгать ничәдә башланганын, Яңа ел бәйрәмендә нишләгәнне әйтә белү. Һава торышын сорый, әйтә белү. Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра белү. Чаңгы ярышы турында сөйли белү. Каникулда кайда булганыңны әйтә белү. Геройларга характеристика бирә белү. Сюжетны үзгәртеп, яңа хикәя төзи белү. |
Шәһәрдә һәм авылда. | 10 | шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру; “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек” төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу. | Регулятив уку гамәлләре : уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; Танып белү универсаль уку гамәлләре: классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; тиешле мәгълүматны билгеләү,анализлау,объектларны чагыштыру.Коммуникатив уку гамәлләре: әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү. | Татарстан шәһәрләренең, елгаларының атамаларын әйтә белү.Татарстанда яшәгән милләтләрне әйтә белү. Кайсы урамда яшәгәнеңне, нинди фатирда торганыңны, мәктәпкә нинди транспортта барганыңны сөйли белү. Шәһәр турында сөйли, үзең яшәгән шәһәрне, торган йортны сурәтли белү. Шәһәргә барырга чакыра белү. Нәрсәдә барганыңны, сәгать ничәдә барганыңны әйтә белү. Авыл табигате турында сөйли белү. Җәйге уен төрләрен әйтә белү. |
Әдәпле булыйк | 9 | әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү; | Регулятив уку гамәлләре : тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау. Танып белү универсаль уку гамәлләре: классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; тиешле мәгълүматны билгеләү, анализлау, объектларны чагыштыру. Коммуникатив уку гамәлләре: мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару; әңгәмәдәшеңнең аралашу холкы белән идарә итү; әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый | Телефоннан әдәпле сөйләшә белү. Туган көнгә әдәпле чакыра белү. Килгән кунакларны каршылый белү. Туган көнгә бүләк алып килгәнне әйтә, котлый белү. Бер-береңне табынга чакыра, кыстый, ашаганнан соң рәхмәт әйтә белү. 8 нче Март бәйрәмендә нинди бүләкләр бирү турында сөйләшү. Өлкәннәргә урын тәкъдим итә белү. Дустыңның авыруы турында, аңа ярдәм итү турында әйтә белү. |
Кечкенә дусларыбыз | 11 | Дүрт аяклы дусларыбызның кыяфәтләре, гадәтләре турында сөйли белү. Дүрт аяклы дусларыбызга карата үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү. Дүрт аяклы дусларны карау, ашату, алар белән бергә уйнау турында сөйли белү. | Регулятив уку гамәлләре : укытучы ярдәме белән максат куя белү һәм эшне планлаштырырга өйрәнү. Танып белү универсаль уку гамәлләре: иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү,аларны чишү өчен алгоритм булдыру; эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү. Коммуникатив уку гамәлләре: әңгәмәдәшеңнең аралашу холкы белән идарә итү; әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; | Этләрнең кушаматын әйтә белү. Этләрне ничек караганны сөйли белү. Үзеңнең этең барлыгын, юклыгын, аны ничек караганны әйтә белү. Кешенең характер сыйфатларын әйтә белү. Песиләрнең тышкы кыяфәтен сорый, сөйли белү. Песиең барлыгын, юклыгын, аны ничек караганны сорый, әйтә белү. Кемнең нәрсә яратканын сорый һәм әйтә белү. |
Күңелле җәй | 14 | Җәйге табигать турында хикәяләп сөйли белү. Җәй көне кая барганыңны әйтә белү. Урманга, җиләккә бару турында сөйләшә белү. | Регулятив уку гамәлләре : укытучы ярдәме белән максат куя белү һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; төп мәгълүматны аеру. Танып белү универсаль уку гамәлләре: төп һәм ярдәмчел билгеләрне аеру; чагыштырып нәтиҗә ясый белү
| Ел фасылларының билгеләрен әйтә белү. Җәй көне турында сөйли белү. Җәй көне укулар тәмамланганын әйтә белү. Предметларның билгеләрен чагыштырып әйтә белү. Урманга барганыңны, урманда җиләк җыйганыңны әйтә белү. Бер-береңне табынга чакыра, ашаганнан соң рәхмәт әйтә, азыкның тәмле икәнен әйтә белү. Бакчада нинди яшелчәләр үскәнен, бакчадагы эшләрне сорый, әйтә белү. Җәйге ял турында сөйли белү. Су керергә чакыра белү. Сабантуйда катнашу турында сөйләшү. |
Календарь-дәрес планы
№ | Бүлекләр-дәресләр темасы | Үткәрү вакыты | |
план | факт | ||
Белем бәйрәме (21сәгать) | |||
1 | Үтелгәнне искә төшерү. Зат алмашлыкларының килешләрдә төрләнүе. | 01.09 | |
2 | Зат алмашлыкларының юнәлеш һәм төшем килешләрендә төрләнүе .Татар алфавиты. | 02.09 | |
3 | Кая?Кайда?Кайдан сораулары һәм аларга җавап | 04.09 | |
4 | -мы,-ме сорау кисәкчәсен сөйләмдә куллана белү | 08.09 | |
5 | 21 дән100 гә кадәр саннар. | 09.09 | |
6 | Исем- сүз төркеме белән таныштыру. Исемнең иялек килеше. | 11.09 | |
7 | Калдык белемнәрне тикшерү. Исем, фигыль | 16.09 | |
8 | Хаталар өстендә эш. Исемнең күплек сан кушымчасы. | 18.09 | |
9 | Исемнәрнең 1 зат берлек санда тартым белән төрләнүе | 20.09 | |
10 | Фигыльнең башлангыч формасы. | 23.09 | |
11 | Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат – сан белән төрләнеше | 25.09 | |
12 | Үткән заман хикәя фигыльнең зат – сан белән төрләнеше.Мөстәкыйль эш. | 27.09 | |
13 | Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы | 30.09 | |
14. | Ничә? Ничек?,Кайчан? сораулары | 02.10 | |
15 | Татар телендә сингармонизм законы. | 04.10 | |
16 | Үткән заман хикәя фигыльнең берлек санда юклык формасында зат – сан белән төрләнеше. | 07.10 | |
17 | Хәзерге заман хикәя фигыльнең күплек санда юклык фомасында зат – сан белән төрләнеше | 11.10 | |
18 | Белем бәйрәме темасы буенча үз – үзеңне тикшерү дәресе. | 14.10 | |
19. | Белем бәйрәме. Үтелгәнне ныгыту. | 16.10 | |
20 | Чиреклек контроль эш. Исем. Фигыль. | 18.10 | |
21 | Хаталар өстендә эш.Теманы йомгаклау. | 21.10 | |
Көндәлек режим (5 сәгать) | |||
21 | Сәгать ничә? соравына җавап бирү. | 23.10 | |
22 | Сәгать ничәдә?соравына җавап бирү | 25.10 | |
23. | Фигыльләрнең 1,2 затта төрләнүе. | 28.10 | |
24 | Минем көндәлек режимым җөмләләр төзү. | 30.10 | |
26 | Көндәлек режим темасын йомгаклау. | 01.11 | |
Ашханәдә (10 сәгать) | |||
27 | Ашханәдә темасы буенча яңа лексика өйрәнү.Сүзгә транскрипция ясау. | 11.11 | |
28 | Ашханәдә темасы буенча диалог төзү. | 13.11 | |
29 | Татар халык ашлары. | 15.11 | |
30 | Кемне? Нәрсәне? сораулары | 18.11 | |
31 | Боерык фигыль формасы һәм аны сөйләмдә дөрес куллану | 20.11 | |
32 | Янында бәйлек сүзенең килешләрдә төрләнеше | 22.11 | |
33 | Исемнәрнең юнәлеш,урын –вакыт,чыгыш килешендә төрләнүе. | 25.11 | |
34 | Уйный башладым төзелмәсе,аның җөмләдә кулланылышы. | 27.11 | |
35 | Ашханәдә темасын йомгаклау.Үз – үзеңне тикшерүгә күнегүләр эшләү. | 29.11 | |
36 | Ашханәдә темасы буенча мөстәкыйль эш эшләү. | 02.12 | |
Без әти – әниләргә булышабыз (10 сәгать) | |||
37 | Аның китабы,аның әнисе төзелмәләре | 04.12 | |
38 | -чы,-че сүз ясагыч кушымчалары. | 06.12 | |
39 | Чөнки,шуңа күрә теркәгечләре.Ни өчен? соравы һәм аларның сөйләмдә кулланылышы. | 09.12 | |
40 | Бер – береңне мактый белү.Сүзлек диктанты. | 11.12 | |
41 | Үз алмашлыгының тартым белән төрләнеше. | 13.12 | |
42 | Уң як,сул як сүзтезмәләрен сөйләмдә дөрес куллану | 16.12 | |
43 | Мин өйдә булышчы темасына диалог төзү. | 18.12 | |
44 | Алдында, янында, каршында ,астында, артында, өстендә бәйлек сүзләре, аларны сөйләмдә дөрес куллану. | 20.12 | |
45 | Узгынчы контроль эш. Исемнең тартым белән төрләнеше, фигыль. | 23.12 | |
46 | Хаталар өстендә эш.. Ашханәдә темасын йомгаклау | 25.12 | |
Туган якка кыш килде (12 сәгать) | |||
47 | Кыш.Яңа лексика. | 27.12 | |
48 | Яңа ел бәйрәме төзелмәсе | 13.01 | |
49 | Без бәйрәмгә барабыз темасына диалог төзү | 15.01 | |
50 | Сыйфат сүз төркеме белән танышу. | 17.01 | |
51 | Сыйфат сүз төркеме.“Кыш билгеләре” темасы буенча сыйфатларны дөрес куллану. | 20.01 | |
52 | Кая? Кайда? Кайдан? Сорауларына дөрес җавап бирү. | 22.01 | |
53 | Спорт төрләре,аларны сөйләмдә куллану. | 24.01 | |
54 | “Дуслар”хикәясе буенча күнегүләр эшләү. | 27.01 | |
55 | Үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы. | 29.01 | |
56 | Сүзлек диктанты. Туган якка кыш килде темасын кабатлау. | 31.01 | |
57 | Үз – үзеңне тикшерүгә күнегүләр эшләү. | 03.02 | |
58 | Туган якка кыш килде темасын йомгаклау. | 05.02 | |
Шәһәрдә һәм авылда(10 сәгать) | |||
59 | Шәһәрдә һәм авылда темасына яңа лексика өйрәнү.Антоним сүзләр | 07.02 | |
60 | Без шәһәрдә яшибез темасы.Фигыльләрне зат – сан белән төрләндерү | 10.02 | |
61 | “ ... урамында”. “... шәһәрендә” конструкциясе белән танышу. Ялгызлык исемнәр. | 12.02 | |
62 | Син кайда яшисең? соравына җавап бирү.Фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. | 14.02 | |
63 | Хәзерге заман хикәя фигыльләрнең зат- сан белән төрләнеше . | 17.02 | |
64 | Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе. | 19.02 | |
65 | Һәр,барлык – билгеләү алмашлыклары. | 21.02 | |
66 | Шәһәрдә һәм авылда мөстәкыйль эш эшләү. | 24.02 | |
67 | Хаталар өстендә эш.Мин авылда яшим. | 26.02 | |
68 | Шәһәрдә һәм авылда. Йомгаклау. | 28.02 | |
Әдәпле булыйк(9 сәгать) | |||
69 | Әдәпле сүзләр өйрәнү. | 03.03 | |
70 | Туган көнгә чакыру язарга өйрәнү. | 05.03 | |
71 | 8 март – әниләр бәйрәме тексты буенча күнегүләр эшләү | 07.03 | |
72 | Кем? Кемгә? сораулары,аларга дөрес җавап бирә белү. | 10.03 | |
73 | Кемне? Нәрсәне?сораулары һәм аларга дөрес җавап бирә белү. | 12.03 | |
74 | Исемнең иялек һәм төшем килеше белән төрләнеше. | 14.03 | |
75 | Чиреклек контроль эш. | 17.03 | |
76 | Хаталар өстендә эш. | 19.03 | |
77 | Әдәпле булыйк темасын йомгаклау | 21.03 | |
Кечкенә дусларыбыз (11сәгать) | |||
78 | Ул алмашлыгының юнәлеш,төшем килеше белән төрләнеше. | 02.04 | |
79 | Көн саен төзелмәсе. | 04.04 | |
80 | Кем? Кемне?сораулары һәм аларга дөрес җавап бирү | 07.04 | |
81 | Кемгә?соравы. | 09.04 | |
82 | “Дуслар”тексты буенча күнегүләр эшләү. | 11.04 | |
83 | Минем песием темасы буенча диалогик сөйләм үстерү. | 14.04 | |
84 | Сыйфатның артыклык һәм чагыштыру дәрәҗәсе. | 16.04 | |
85 | “Минем песием”яки “Минем этем” темасына хикәя төзеп язу | 18.04 | |
86 | Хаталар өстендә эш.Йорт хайваннары турында рәсем буенча сөйләү. | 21.04 | |
87 | Контроль күчереп язу. | 23.04 | |
88 | Кечкенә дусларыбыз темасын йомгаклау. | 25.04 | |
Күңелле җәй (14 сәгать) | |||
89 | Җәй темасы буенча яңа лексика белән танышу. | 28.04 | |
90 | Бирегез әле,әйтегез әле төзелмәләрен сөйләмдә куллану | 30.04 | |
91 | Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе. | 02.05 | |
92 | Төсләр,аларны сөйләмдә дөрес куллану. | 05.05 | |
93 | Сүзлек диктанты.Яшелчә,җиләк – җимеш исемнәре | 07.05 | |
94 | Капма – каршы мәгънәдәге сүзтезмәләр.. | 09.05 | |
95 | Фигыльләрне зат – сан белән төрләндерү. | 12.05 | |
96 | “Сабантуй” тексты буенча күнегүләр эшләү. | 14.05 | |
97 | Арадаш аттестация эше. | 16.05 | |
98 | Хаталар өстендә эш.Кабатлауга күнегүләр эшләү | 19.05 | |
99 | Җәй темасына сүзтезмәләр, җөмләләр төзү. | 21.05 | |
100 | Күңелле җәй темасын йомгаклау. | 23.05. | |
101 | Күңелле җәй.Экскурсия | 26.05 | |
102 | Җәйге табигать. Экскурсия. | 28.05 |
Уку елын тәмамлаганда планлаштырылган нәтиҗәләр:
укучылар түбәндәгене белергә тиешләр:
-татар графикасы үзенчәлекләрен, татар алфавитын белү;
-татар теленең авазларын һәм хәрефләрен, аларның әйтелеш һәм язылыш үзенчәлекләрен аңлау;
-сүзләрне иҗекләргә бүлү, сүз басымын билгеләү;
-сүзнең мәгънәле кисәкләрен аера белү;
-өйрәнелгән сүз төркемнәрен бер-берсеннән аера һәм аларның үзенчәлекләрен аңлата белү;
-сүзтезмә һәм җөмләне аеру, җөмләнең әйтү максаты буенча төрләрен аеру;
-җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен аеру;
-авазларга, сүзләрнең мәгънәле кисәкләренә, сүз төркемнәренә һәм җөмләгә өйрәнелгән күләмдә характеристика бирү.
Гамәли куллана белергә тиешләр:
-бирелгән җөмләләрне аңлап һәм дөрес итеп укый белү;
-20-25сүздән торган, 9-11җөмләле текстны дөрес итеп күчереп язу;
-фонетик, лексик, грамматик биремле күнегүләрне башкару;
-укылган (тыңланган) текстка сораулар куя белү, текст эчтәлеге буенча сорауларга җаваплар бирә алу;
-зур булмаган текстның эчтәлеген сөйләү;
-диалогик һәм монологик формада аралашу күнекмәләренә ия булу;
-төрле типтагы диктант, изложение, сочинение язу;
-татар халык авыз иҗаты әсәрләрен аера һәм алардан мисаллар китерә белү;
-көндәлек аралашуга бәйле татар сөйләм этикеты формаларын дөрес куллану;
-татар теленең орфоэпик нормалары нигезендә аралаша алу.
Укучыларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү , бәяләү:
Язма эшләрне тикшерү
3 сыйныфта укучыларның телдән сөйләм күнекмәләре белән бергә, язу һәм язма сөйләм күнекмәләре дә үсеш алырга тиеш.
3 нче сыйныфта татар теленнән язма эшләр ике төркемгә бүленә:
- өйрәтү эшләре (изложеяне, сочинение);
- контроль эшләр (күчереп язу, сүзлек диктанты).
3 нче сыйныфта сүзләрне кирәкле формада куеп яки нокталар урынына туры килгән сүзләрне куеп күчереп язу эшләре кулланыла.
Диктант яздыру өчен, төрле характердагы тел материалы (аерым сүзләр, аерым җөмләләр, бәйләнешле текст) сайланырга мөмкин. Диктант яздыру өчен сайланган бәйләнешле текст уртача авырлыкта, эчтәлеге һәм грамматик төзелеше ягыннан укучыларга аңлаешлы булырга тиеш, ә инде үзләштерелмәгән сүзләр очраса, укытучы аларны тактага язып аңлата.
Укучыларның язма сөйләм күнекмәләрен тикшергәндә, эчтәлекнең тулылыгына һәм эзлеклелегенә, җөмлә калыпларының грамматик яктан дөреслегенә һәм төрлелегенә игътибар итәргә кирәк. Язма эшләрнең эчтәлеген бәяләү белән беррәттән, укытучы орфографик һәм пунктуацион хаталарны да төзәтергә тиеш. Күп эшләрдә бер ук төрле хата кабатланса, бу кагыйдәне тагын бер тапкыр аңлату һәм дәрестә аңа махсус туктату сорала. Әгәр дә хаталар индивидуаль характерда булса, укучылар белән шәхси эш алып барырга кирәк.
3 нче сыйныфта пунктуация хаталары да исәпкә алына. Хәрефне төшереп калдыру, кирәкмәгән хәреф өстәп яки хәрефләрнеалыштырып язу, сүзне юлдан-юлга дөрес күчермәү орфографик хатага карый. Әгәр дә сүз берничә урында дөрес, ә аерым бер урында хаталы язылган икән, бу ялгыш дип саналмый. Бер үк хата берничә сүздә кабатланса, бу бер ялгыш дип исәпләнә.
Тикшерү характерындагы язма эшләр, программаның иң әһәмиятле бүлекләрен үткәч, чирек яки уку елы ахырында уздырыла, һәм укучыларның билгеләре сыйныф журналына куела. Өйрәтү характерындагы язма эшләргә килгәндә, аларнын санын һәм төрләрен укытучы үзе билгели, һәм бу очракта сыйныф журналына бары тик ундй билгеләр генә куела.
Контроль күчереп язуны бәяләү
Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә «5»ле куела.
Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1—3 төзәтүе яки 1—2 орфографик хатасы булган эшкә «4»ле куела.
Пөхтә һом төгәл язылмаган, 4—5 төзәтүе яки 3—5 орфографик хатасы булган эшкә «3»ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә «2»ле куела.
Диктантны бәяләү
Пөхтә һәм төгәл язылган, 1 орфографик хаталы диктантка «5»ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылган, 2—3 орфографик хаталы диктантка «4»ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4—6орфографик хаталы диктантка «3»ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 7 яки артыграк орфографик хаталы диктантка «2»ле куела.
Язма сөйләмне бәяләү
3 нче сыйныфта укучыларның язма сөйләм күнекмәләрен үстерү өчен, өйрәтү характерындагы изложениеләр һәм сочинениеләр яздырыла. Аларны бәяләгәндә, эшнең эчтәлеге ягыннан тулы һәм эзлекле язылуы, грамоталы булуы исәпкә алына. Башлангыч сыйныфларда изложение һәм сочинениеләр өчен бер билге куела.
Эзлекле язылган, 1 орфографик һәм 1 пунктуацион яки 1 грамматик хаталы эшкә «5»ле куела.
Эзлекле язылган, ләкин эчтәлектә ялгыш җибәрелгән, 2—3 орфографик һәм пунктуацион яки 2—3 грамматик хаталы эшкә «4»ле куела.
Эзлекле язылмаган, 4—6 орфографик һәм пунктуацион яки 4—6 грамматик хаталы эшкә «3»ле куела.
Эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 7 дән артык орфографик һәм пунктуацион яки 7дән артык тупас грамматик хаталы эшкә «2»ле куела.
Чит телләр укыту методикасында белемнәрне контрольгә алу өчен «коммуникативно-достаточный уровень – аралашу өчен җитәрлек дәрәҗә; коммуникативно-недостаточный уровень - аралашу өчен җитәрлек булмаган дәрәҗә» төшенчәләре яши (В.П.Беспалько). Шулай итеп, укучы эш буенча җыйган баллар санын гомуми баллар санына бүлеп, үзләштерү коэффициентын табып, укучыга билге куела.
Әгәр үзләштерү дәрәҗәсе 0,8 коэффициентыннан югары булса, аралашу өчен җитәрлек дәрәҗә дип санала һәм укучыга «4», «5»ле билгеләре куела; әгәр үзләштерү дәрәҗәсе 0,7 коэффициентыннан түбән булса, аралашу өчен җитәрлек булмаган дәрәҗә дип санала һәм укучыга «3», «2»ле билгеләре куела. Ягъни, үзләштерү коэффициенты 0,7 булса - «3» ле, 0,8-0,9 булса - «4» ле, 0,9-1 булса - «5»ле билгеләре куела.
Үзләштерү коэффициенты түбәндәге формула белән исәпләнә:
Үк = а : р, кайда Үк - үзләштерү коэффициенты, а – дөрес үтәлгән биремнәр саны, р – барлык биремнәр саны.
Татар теленнән язма һәм тикшерү эшләрен уздыру графигы
№ | Язма һәм тикшерү эшләренең исемлеге | Дәрес номеры | План | Факт |
1 | Калдык белемнәрне тикшерү. Контроль диктант. Мәктәптә. | 7 | 16.09 | 16.09 |
2 | Үткән заман хикәя фигыльнең зат – сан белән төрләнеше.Мөстәкыйль эш. | 12 | 27.09 | 27.09 |
3 | Чиреклек контроль эш. Исем. Фигыль. | 20 | 18.10 | |
4 | Ашханәдә темасы буенча мөстәкыйль эш эшләү. | 36 | 02.12 | |
5 | Бер – береңне мактый белү.Сүзлек диктанты. | 40 | 11.12 | |
6 | Узгынчы контроль эш. Исемнең тартым белән төрләнеше, фигыль. | 45 | 23.12 | |
7 | Сүзлек диктанты. Туган якка кыш килде темасын кабатлау. | 56 | 31.01 | |
8 | .Шәһәрдә һәм авылда темасын йомгаклап мөстәкыйль эш эшләү. | 66 | 24.02 | |
9 | Чиреклек контроль эш. | 75 | 17.03 | |
10 | “Минем песием”яки “Минем этем” темасына хикәя төзеп язу | 85 | 18.04 | |
11 | Контроль күчереп язу. | 87 | 23.04 | |
12 | Сүзлек диктанты.Яшелчә,җиләк – җимеш исемнәре. | 93 | 07.05 | |
13 | Арадаш аттестация эше. | 97 | 16.05 |
Методик кулланмалар.
Укытучы өчен:
1. Программа: 1.Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министырлыгы .Башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе.”Рус телендә сөйләшүче балалар өченн татар теле һәм әдәби уку”предметыннан программа.1-4 нче сыйныфлар.Казан-2011.
2.Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендз укыту программасы (1-11 нче сыйныфлар).Казан-2014
3.Газизова А.Н. Башлангыч сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. (Рус мәктәбенең татар теле укытучылары өчен ярдәмлек). – Казан: Яңалиф, 2007. – 56 б.
4.Газизова А.Н. Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән дидактик материаллар. (Рус мәктәбенең татар теле укытучылары өчен ярдәмлек). - Казан: Яңалиф, 2005. – 60 б.
5. Гомуми урта белем бирү мәктәпләрендә укучы рус телле балаларга татар теленнән контроль эшләр. Хәйдәрова Р.З., Гыйниятуллина Л.Ә., Хәбирова Ф.Х. – Яр Чаллы, 2010.
8.Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту.
9.Дәреслек: Р.З.Хәйдәрова,Н.Г.Галиева,Г.Әхмәтҗанова Күңелле татар теле.Дүртьеллык башллангыч мәкттәпнең 2 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министырлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән. – Казан “Татармультфильм” нәшрияты 2013.
11.Хайдарова Р.З., Гиниятуллина Л.А. Ситуативные упражнения по татарскому языку для русскоязычных учащихся. Сборник упражнений. Наб. Челны, 2004г., 68 с.
13.Хәйдәрова Р.З.. Рус телле балалар өчен татар теленнән ишетеп аңлау күнегүләре җыентыгы.
14. Хәйдәрова Р.З.,Г.М.Әхматҗанова Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контроль алу буенча биремнәр җыентыгы.Яр Чаллы-2014
Укучылар өчен:
- “Габдулла Тукай” интерактив мультимедиа уку- укыту әсбабы.
- “Күңелле татар теле” дискы.
- Нигматуллина Р. Р. Сборник правил и упражнений для изучающих татарский язык.
- Дәреслек: Р.З.Хәйдәрова,Н.Г.Галиева,Г.Әхмәтҗанова Күңелле татар теле.Дүртьеллык башллангыч мәкттәпнең 2 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министырлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән. – Казан “Татармультфильм” нәшрияты 2013.
- Татарский язык в таблицах и схемах для русскоязычных учащихся начальных классов. / Авт.-сост. Р.Н. Насибуллина. – Казань: Гыйлем, 2008. – 64 стр.
- Шәйдуллин Ф. Ә. Татар теленнән өстәмә күнегүләр. – Әлмәт, Казан, 2001. – 116 б.
- Книга для родителей.Р.З.Хайдарова,Л.А.Гиниятуллина.
Электрон күрсәтмә һәм укыту әсбаплары:
Интернет ресурслар:
1.www.rusedu.ru
2. www.viki.ru
3.www.mon.tatar.ru.
4.www.rus.test.ru
5. Татарский интернет портал. http://www.tatarlar.narod.ru/
6.Татарская электронная библиотека. http://www.kitap.net.ru/
7.Татар әдипләре. http://www.adiplar.ru/
8.Татар теле өйрәнүчеләргә / www.nowa.cc/showthread.ru/php
9.Татар теле. http://www.rusedu.ru
10.Виртуаль дәресләр. http://www.forum.ru/
11.Татар телен уку-укыту сайты. http: forum.tatar.info/index.php
12.Татар теле дәресләре. http://www.openclass.ru/dig_
Арадаш аттестация эше
1 вариант
1.Спиши предложения,к выделенным словам поставь вопросы.
Алар диктант яздылар.Оля кичә театрга барды.Урманда матур кошлар сайрый.Бу алма тәмле.
2.Напиши глаголы в прошедшем времени и выдели окончания.
Әйтә-әйтте,кайта-кайт...,укый-укы..., бара-бар...,яза-яз...,эшли-эшлә...,килә-кил...,көлә-көл... .
3.Напиши антонимы.
Җылы- кечкенә-
Яхшы- кара-
Тиз- кайта-
4.Напиши полный ответ на вопросы.
Син ничәнче сыйныфта укыйсың?
Казан-нинди шәһәр?
Габдулла Тукай кем ул?
5.Просклоняй глаголы по лицам и числам.
Мин яши....
Син яши....
Ул яши....
Без яши....
Сез яши....
Алар яши....
Арадаш аттестация эше
2 вариант
1.Спиши предложения,к выделенным словам поставь вопросы.
Без диктант яздык.Алсу бүген кибеткә барды.Урманда матур кошлар сайрый.Бу алма зур.
2.Напиши глаголы в прошедшем времени и выдели окончания.
Әйтә-әйтте,утыра-утыр...,керә-кер..., бара-бар...,яза-яз...,эшли-эшлә...,китә-кит...,көлә-көл... .
3.Напиши антонимы.
озын- кечкенә-
салкын- кара-
күп- кайта-
4.Напиши полный ответ на вопросы.
Син ничәнче сыйныфта укыйсың?
Алабуга-нинди шәһәр?
Роберт Миңнуллин кем ул?
5.Просклоняй глаголы по лицам и числам.
Мин эшли....
Син эшли....
Ул эшли....
Без эшли....
Сез эшли....
Алар эшли....
Татарстан республикасы Алабуга муниципаль районы«8 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
«Каралды» ММБ җитәкчесе ГБМБУ «8 нчеурта мәктәп» _____ _____________ Г.А.Фардиева Беркетмә №1 « » август 2014 ел | «Килешенде» ГБМБУ “8 нче урта мәктәп” милли белем һәм тәрбия бирү буенча директор урынбасары __________________ Л.З.Шакирова « » август 2014 ел | «Расланды» Педагогик киңәшмәдә Беркетмә № 1 « » август 2014 г. Боерык № « » август 2014 г. Мәктәп директоры ____________________ А.И. Остроумов |
Татар әдәбиятыннан 3 сыйныфлар өчен эш программасы
Төзүче:татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рамазанова Тамара Каләмдәр кызы – 1 квалификацион категорияле укытучы
Алабуга, 2014
Аңлатма язуы.
3 нче сыйныфта “ Татар теле” ннән эш рограммасы “ Россия Федерациясендә мәгариф турында”гы РФ законы “, Татарстан Республикасында мәгариф турында”гы ТР законы,”Рус телендә сөйләшүче балалар өченн татар теле һәм әдәби уку”предметыннан программа.1-4 нче сыйныфлар.Казан-2011,“.Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендз укыту программасы” (1-11 нче сыйныфлар).Казан-2014 , “8 нче урта мәктәп” ГБМБУнең 2014-2015нче уку елына укыту планына нигезләнеп төзелде.
Тәкъдим ителгән укыту-методик комплекты түбәндәге компонентлардан тора:
- «Рус теле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы»на (1-11 нче сыйныфлар). Авторлар: Р. З. Хәйдәрова, Р. Л. Малафеева Казан, «Татарстан китап нәшрияты», 2011 ел.
- Дәреслек: . Күңелле татар теле. 3 класс.( беренче һәм икенче кисәк) Авторлар: Р. З. Хәйдәрова, Г. М. Әхмәтҗанова, Л. Ә. Гыйниятуллина. Казан «Татармультфильм» нәшрияты, 2013 ел.
3.Мультимедиа.
4.Язу дәфтәре.
5.Ишетеп аңлау күнегүләре.
6.Методик кулланма.
7. Контроль –үлчәү материаллары
Татар әдәбияты филология фәннәре өлкәсенә керә.3 сыйныфта татар әдәбиятын укытуның гомуми максатлары: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.
Танып белү максатының эчтәлеге:
Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш.
Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.
Үстерү максатының эчтәлеге:
Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү – укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә: фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү; хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү; аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре); ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.
Тәрбияви максатның эчтәлеге
Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим. Татар теленең грамматикасын өйрәнү процессында эчтәлектә әхлакый проблемалар булган кечкенә текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, ягъни, укучыларның эчке кызыксынуы тәэмин ителгән була. Шунлыктан тексттагы лексика, грамматика җайлырак истә кала һәм аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый.
Белем бирү максатының эчтәлеге
Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур.
Мәктәпнең укыту планы нигезендә 2014-2015 нче уку елында 3 сыйныфта ” Татар әдәбияты”н өйрәнүгә 102 сәгать (34 атнага 3 сәгать исәбеннән) бирелә.
Укытуның, гомуми, шәхси, метапредмет нәтиҗәләре.
Татар әдәбиятына өйрәтүнең гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
- укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни, татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;
- коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, киң күңелле әңгәмәдәш булу;
“Татар әдәбияты” предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм, шулар нигезендә, белем алуның баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.
Укытуның шәхси нәтиҗәләре
- шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру; әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау; текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү; “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек” төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр форма.
Укытуның метапредмет нәтиҗәләре:
Танып белү нәтиҗәләре:
- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү; тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.
Регулятив нәтиҗәләр:уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү; ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру; дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.
Коммуникатив нәтиҗәләр:әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү; әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);парларда һәм күмәк эшли белү; мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.
Укыту предметының сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча планлаштырылган нәтиҗәләре:
Тыңлап аңлау
Укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү;сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.
Диалогик сөйләм: Өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү; программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына жавап бирү һәм сораулар куя белү; дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.
Монологик сөйләм
Җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү; тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү;укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү;үзе, гаиләсе һәм дуслары турында кечкенә мәгълүмат бирә белү.
Уку
Татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү; хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү;дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;тексттагы тыныш билгеләренә карап, тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү, өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре белән уку;укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;укыганд,а сүзлекләр куллана белү.
Укыту предметының эчтәлеге:
Белем бәйрәме(20с.)
Беренче сентябрь – белем бәйрәме. Төсләр. Без диктант язабыз. Без дәрестә. Мин билге алам. Без китапханәгә йөрибез..
Көндәлек режим (7 сәгать)
Минем көндәлек режимым.
Ашханәдә (10 сәгать)
Без ашханәдә ашыйбыз. Ми нем яраткан ашларым. Безгә кунаклар килә. Без табын әзерлибез.
Без әти – әниләргә булышабыз (10 сәгать)
Минем әти – әнием кем булып эшли? Без өйдә булышабыз. Без табын әзерлибез.
Туган якка кыш килде (11сәгать)
Яңа ел бәйрәме. Һава торышы. Кышкы уеннар. Каникулда.
Шәһәрдә һәм авылда(10 сәгать)
Татарстан – минем туган ягым. Татарстанда яшәүче милләтләр. Татарстан шәһәрләре. Без шәһәргә барабыз. Безнең авыл.
Әдәпле булыйк(9 сәгать)
Әдәпле сөйләшү. Телефоннан әдәпле сөйләшү. Туган көнгә чакыру. Табын янында. Без бүләкләр бирәбез.
Кечкенә дусларыбыз (10әгать)
Дүрт аяклы дусларны сурәтләү, аларны карау. Минем яраткан песием .
Күңелле җәй (15сәгать)
Без җәйне яратабыз. Ел фасыллары билгеләре. Җәй җитә. Без җиләккә барабыз. Безнең бакча. Җәйге ял. Сабантуй – зур бәйрәм.
Укыту материалын тематик планлаштыру.
Тема | Сәг.саны | Көтелгән нәтиҗәләр | ||
Шәхси | метапредмет нәтиҗәләре | Предмет нәтиҗәләре | ||
1. Белем бәйрәме | 20 | . шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру; | Регулятив уку гамәлләре : укытучы ярдәме белән максат куя белү һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; билгеләнгән критерийләргә таянып,эш сыйфатына бәя бирә белү. уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү; дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү. Танып белү универсаль уку гамәлләре: төп мәгълүматны аеру; фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү,аларны чишү өчен алгоритм булдыру; эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү. Коммуникатив уку гамәлләре: әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү. | Беренче сентябрь – Белем бәйрәме турында сөйли, укытучыны, дустыңны бәйрәм белән котлый белү. Предметларның төсен, санын әйтеп, үзеңә сорый белү. Сумкага нәрсә салганыңны, сумкада (партада) нәрсә барлыгын, сумкадан нәрсә алганыңны әйтә, сорый белү. Үзеңнең, иптәшеңнең нинди билге алганын, диктантта нинди хата барлыгын, өй эшен эшләгәнен, эшләмәгәнен, мисал, мәсьәлә чишкәнен сорый, әйтә белү. Китапханәчедән китап сорый, китапның нәрсә турында икәнен әйтә белү. Ничә китап укыганыңны әйтә, иптәшеңнән сорый белү |
2. Көндәлек режим. | 7 | текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү; |
Танып белү универсаль уку гамәлләре: тиешле мәгълүматны табу,билгеләү; төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау. Коммуникатив уку гамәлләре: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү, аралашу күнекмәләрен формалаштыру. | Вакытны әйтә, сорый белү. Үзеңнең көндәлек режимың турында сөйли белү. |
Ашханәдә | 10 | әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау; текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү; | Регулятив уку гамәлләре : бурычларны билгели белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү,укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү; ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру; Танып белү универсаль уку гамәлләре: сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; төп мәгълүматны аеру. Коммуникатив уку гамәлләре: әңгәмәдәшеңнең аралашу холкы белән идарә итү; әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү | Ашханәдә нәрсә пешергәнне, ашаганны, нинди ашлар яратканны әйтә белү. Дустыңның нинди ризыклар яратканын сорый, ашханәгә бергә барырга тәкъдим итә белү. Кунакларны каршы ала, табынга чакыра белү. Табын әзерләү тәртибен әйтә, сорый белү. Ашхәнәдә дежур укучы хезмәтен сөйли белү. |
Без әти -әниләргә булышабыз | 10 | “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек” төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу. | Регулятив уку гамәлләре : ярдәме белән максат куя белү һәм эшне планлаштырырга өйрәнү. Танып белү универсаль уку гамәлләре: фикеләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру; тиешле мәгълүматны билгеләү, анализлау, объектларны чагыштыру. Коммуникатив уку гамәлләре: әңгәмәдәшеңнең аралашу холкы белән идарә итү; әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү. | Әти-әниләрнең кем булып, кайда эшләвен, профессия исемнәрен әйтә белү. Өйдә үзең эшләгән эшләрне сөйли белү, иптәшеңә сорау бирә белү. Өй хезмәтендә катнашуыңны әйтә, эш куша белү. Табынны ничек әзерләү турында сөйли белү. |
Туган якка кыш килде | 11 | Кышкы табигать турында сөйли белү. Кышкы уеннар турында сөйләшү. Дустыңны уенга чакыра белү, чыкмауның сәбәбен әйтә белү. Кар бабай ясауны сөйли белү. Дустыңны кар бабайясаргачакырабелү. Яңа ел бәйрәменең кайчан башланганын, бәйрәмдә нишләгәнне әйтә белү. Гаиләдә бәйрәмне ничек каршылауны, нәрсәләр пешергәнне сөйли белү | Регулятив уку гамәлләре : укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; уку эшчәнлеген белү. Танып белү универсаль уку гамәлләре: төп һәм ярдәмчел билгеләрне аеру; чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру. Коммуникатив уку гамәлләре: әңгәмәдәшеңнең аралашу холкы белән идарә итү; әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү. | Бәйрәмнең сәгать ничәдә башланганын, Яңа ел бәйрәмендә нишләгәнне әйтә белү. Һава торышын сорый, әйтә белү. Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра белү. Чаңгы ярышы турында сөйли белү. Каникулда кайда булганыңны әйтә белү. Геройларга характеристика бирә белү. Сюжетны үзгәртеп, яңа хикәя төзи белү. |
Шәһәрдә һәм авылда. | 10 | шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру; “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек” төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу. | Регулятив уку гамәлләре : уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; Танып белү универсаль уку гамәлләре: классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; тиешле мәгълүматны билгеләү,анализлау,объектларны чагыштыру.Коммуникатив уку гамәлләре: әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү. | Татарстан шәһәрләренең, елгаларының атамаларын әйтә белү.Татарстанда яшәгән милләтләрне әйтә белү. Кайсы урамда яшәгәнеңне, нинди фатирда торганыңны, мәктәпкә нинди транспортта барганыңны сөйли белү. Шәһәр турында сөйли, үзең яшәгән шәһәрне, торган йортны сурәтли белү. Шәһәргә барырга чакыра белү. Нәрсәдә барганыңны, сәгать ничәдә барганыңны әйтә белү. Авыл табигате турында сөйли белү. Җәйге уен төрләрен әйтә белү. |
Әдәпле булыйк | 9 | әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү; | Регулятив уку гамәлләре : тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау. Танып белү универсаль уку гамәлләре: классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; тиешле мәгълүматны билгеләү, анализлау, объектларны чагыштыру. Коммуникатив уку гамәлләре: мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару; әңгәмәдәшеңнең аралашу холкы белән идарә итү; әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый | Телефоннан әдәпле сөйләшә белү. Туган көнгә әдәпле чакыра белү. Килгән кунакларны каршылый белү. Туган көнгә бүләк алып килгәнне әйтә, котлый белү. Бер-береңне табынга чакыра, кыстый, ашаганнан соң рәхмәт әйтә белү. 8 нче Март бәйрәмендә нинди бүләкләр бирү турында сөйләшү. Өлкәннәргә урын тәкъдим итә белү. Дустыңның авыруы турында, аңа ярдәм итү турында әйтә белү. |
Кечкенә дусларыбыз | 10 | Дүрт аяклы дусларыбызның кыяфәтләре, гадәтләре турында сөйли белү. Дүрт аяклы дусларыбызга карата үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү. Дүрт аяклы дусларны карау, ашату, алар белән бергә уйнау турында сөйли белү. | Регулятив уку гамәлләре : укытучы ярдәме белән максат куя белү һәм эшне планлаштырырга өйрәнү. Танып белү универсаль уку гамәлләре: иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү,аларны чишү өчен алгоритм булдыру; эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү. Коммуникатив уку гамәлләре: әңгәмәдәшеңнең аралашу холкы белән идарә итү; әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; | Этләрнең кушаматын әйтә белү. Этләрне ничек караганны сөйли белү. Үзеңнең этең барлыгын, юклыгын, аны ничек караганны әйтә белү. Кешенең характер сыйфатларын әйтә белү. Песиләрнең тышкы кыяфәтен сорый, сөйли белү. Песиең барлыгын, юклыгын, аны ничек караганны сорый, әйтә белү. Кемнең нәрсә яратканын сорый һәм әйтә белү. |
Күңелле җәй | 15 | Җәйге табигать турында хикәяләп сөйли белү. Җәй көне кая барганыңны әйтә белү. Урманга, җиләккә бару турында сөйләшә белү. | Регулятив уку гамәлләре : укытучы ярдәме белән максат куя белү һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; төп мәгълүматны аеру. Танып белү универсаль уку гамәлләре: төп һәм ярдәмчел билгеләрне аеру; чагыштырып нәтиҗә ясый белү Коммуникатив уку гамәлләре: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);парларда һәм күмәк эшли белү;мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү. | Ел фасылларының билгеләрен әйтә белү. Җәй көне турында сөйли белү. Җәй көне укулар тәмамланганын әйтә белү. Предметларның билгеләрен чагыштырып әйтә белү. Урманга барганыңны, урманда җиләк җыйганыңны әйтә белү. Бер-береңне табынга чакыра, ашаганнан соң рәхмәт әйтә, азыкның тәмле икәнен әйтә белү. Бакчада нинди яшелчәләр үскәнен, бакчадагы эшләрне сорый, әйтә белү. Җәйге ял турында сөйли белү. Су керергә чакыра белү. Сабантуйда катнашу турында сөйләшү. |
Календарь-дәрес планы
№ | Дәрес темасы | Үткәрү вакыты | |
план | факт | ||
Белем бәйрәме.(20) | |||
1. | “1нче сентябрь- Белем көне!”тексты өстендә эш. | 03.09 | |
2 | “Яңа уку елы белән котлый белү” темасына җөмләләр төзү. | 05.09 | |
3 | “Яңа уку елы” темасына телдән сөйләшү. | 06.09 | |
4 | Төсләр.Төсләр кулланып җөмләләр төзеп сөйли белү. | 10.09 | |
5 | Яңа уку елы. Диалоглар төзү. | 12.09 | |
6. | Тартым алмашлыклары белән җөмләләр төзү. | 13.09 | |
7 | Хәзерге,үткән заман фигыльләре белән җөмләләр төзү. | 15.09 | |
8. | Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат – сан белән төрләнешен сөйләмдә дөрес куллану. | 17.09 | |
9 | Үткән заман хикәя фигыльнең зат – сан белән төрләнешен сөйләмдә дөрес куллану. | 19.09 | |
10 | “Диктант яздык” текстын укуга әзерлек | 22.09 | |
11 | “Диктант яздык“ тексты өстендә эш. | 24.09 | |
12. | Чөнки,ләкин теркәгечләрен кертеп диалоглар төзү. | 26.09 | |
13 | “Мин үзем ...” конструкциясе белән танышу. | 29.09 | |
14 | “Мәктәптә дежурлык хезмәте” темасына хикәя төзү. | 01.10 | |
15 | М. Галләмованың “Чын иптәш” хикәясен укуга әзерлек | 03.10 | |
16 | М. Галләмованың “Чын иптәш” хикәясен уку. | 06.10 | |
17 | Ш.Галиевның “Онытылган”, ”Рәхмәтләр хакында” шигырьләрен уку. | 08.10 | |
18 | “Китапханәдә” текстын укуга әзерлек | 10.10 | |
19 | “Китапханәдә” тексты өстендә күнегүләр эшләү . | 13.10 | |
20. | “Яңа уку елы котлы булсын!” темасын гомумиләштерү . | 15.10 | |
Көндәлек режим(7) | |||
21 | Сәгать ничә? соравына җавап бирә белү. | 17.10 | |
22 | Сәгать ничәдә? соравына җавап бирә белү. | 20.10 | |
23 | “Көндәлек режим” темасына җөмләләр төзү. | 22.10 | |
24 | М.Җәлилнең “Сәгать”шигырен уку. | 24.10 | |
25 | Уку тизлеген тикшерү. | 27.10. | |
26 | Бер-береңә комплимент әйтү. | 29.10 | |
27 | “Көндәлек режим” темасын йомгаклау. | 31.10 | |
Ашханәдә .(10) | |||
28 | Ашханәдә текстын тәрҗемә белән уку. | 12.11 | |
29 | “Татар халык ашлары”темасына җөмләләр төзү. | 14.11 | |
30 | Б. Рәхмәтнең “ Аш вакыты” шигырен уку . | 17.11 | |
31 | Х. Гардановның “Икмәк” текстын уку . | 19.11 | |
32 | Ш.Галиевның “Кунаклар” шигырен уку. | 21.11 | |
33 | “Өстәл артында”темасына диалог төзү,күнегүләр эшләү | 24.11 | |
34 | “Табын әзерләү”темасына хикәя төзү. | 26.11 | |
35 | “Туган көнгә чакыру” темасына җөмләләр төзү. | 28.11 | |
36 | “Мәктәп ашханәсе”темасына хикәя төзү. | 01.12 | |
37 | Ашханәдә йомгаклау. | 03.12 | |
Без әти- әниләргә булышабыз. (10) | |||
38 | Г.Тукай –бөек шагыйрь. | 05.12 | |
39 | Г.Тукайның “Безнең гаилә” шигырен уку. | 08.12 | |
40 | “Акыллы малай” тексты өстендә эш. | 10.12 | |
41 | И.Әхтәмнең “Ана рәхмәте” хикәясен уку. | 12.12 | |
42 | “Әни табын әзерли”текстын уку | 15.12 | |
43 | Ә.Бикчәнтәеваның "Дәү әнием”шигырен уку. | 17.12 | |
44 | Уку тизлеген тикшерү. | 19.12 | |
45 | И.Туктарның “Авыраяк” текстын уку . | 22.12 | |
46 | Х.Халиковның “Без ничәү?” шигырен уку. | 24.12 | |
47 | “Без әти-әниләргә булышабыз” темасын йомгаклау. | 26.12. | |
Туган якка кыш килде. (11) | |||
48 | Җ.Тәрҗеманның “Яшел чыршы”шигырен уку. | 12.01 | |
49 | “Чыршы бәйрәме” текстын уку | 14.01 | |
50 | Ә.Бикчәнтәеваның "Салкын,саф һава”шигырн уку.Һава торышы турында диалог төзү | 16.01 | |
51 | “Тауда”текстын уку. Уку тизлеген тикшерү | 19.01 | |
52 | “Дуслар” тексты өстендә эш. | 21.01 | |
53 | “Каникулда”текстын уку | 23.01 | |
54 | Кышкы көнне тасвирлый белу. | 26.01. | |
55 | “Яңа ел бәйрәме”темасына хикәя төзү. | 28.01 | |
56 | “Кышкы көн” темасына контроль монолог төзү. | 30.01 | |
57 | Контроль күчереп язу. | 02.02 | |
58 | “Туган якка кыш килде” темасын йомгаклау. | 04.02 | |
Шәһәрдә һәм авылда(10) | |||
59 | Шәһәр һәм урам исемнәрен кулланып җөмләләр төзү. | 06.02 | |
60 | “Без Татарстанда яшибез”текстын уку | 09.02 | |
61 | “Минем шәһәрем” текстын уку. | 11.02 | |
62 | Үзең яшәгән шәһәр турында хикәя төзү. | 13.02 | |
63 | “ Безнең авыл” текстын укуга әзерлек. | 16.02. | |
64 | “Безнең авыл” текстын тәрҗемә белән уку. | 18.02. | |
65 | “Шәһәрдә һәм авылда” темасын ныгыту. | 20.02 | |
66 | “Син кайда яшисең?” темасы буенча контроль монолог төзү. | 23.02 | |
67 | “Шәһәрдә һәм авылда” темасы буенча тест. | 25..02 | |
68 | Шәһәрдә һәм авылда. Йомгаклау. | 27.02 | |
Әдәпле булыйк !(9) | |||
69 | Салават күпере журналыннан “Тәмле сүзләр”текстын уку | 02.03 | |
70 | “Туган көнгә чакыру”дигән темага диалог төзү | 04.03 | |
71 | “8 март – әниләр бәйрәме”текстын уку | 06.03 | |
72 | М.Галләмованың “Трамвайда” хикәясен уку. | 09.03 | |
73 | Дәрдемәнднең “ Өч ул“ хикәясен уку. | 11.03 | |
74 | “Телефоннан сөйләшү”дигән темага диалог төзү | 13.03 | |
75 | Әдәпле булыйк темасына ситуатив күнегүләр эшләү | 16.03 | |
76 | “Әдәпле булыйк” темасын ныгытуга күнегүләр эшләү. Уку тизлеген тикшерү. | 18.03 | |
77 | “Әдәпле булыйк” темасын йомгаклау. | 20.03 | |
Кечкенә дусларыбыз (10) | |||
78 | Кечкенә дусларыбыз темасына яңа лексика өйрәнү | 01.04 | |
79 | М. Галләмованың “Дуслар” хикәясен уку. | 03.04 | |
80 | М. Галләмованың “Дуслар” хикәясе өстендә эш. | 06.04 | |
81 | М.Җәлилнең ”Маэмай” шигырен уку. | 08.04 | |
82 | “Минем песием бар” хикәясен уку. | 10.04 | |
83 | “Синең песиең бармы?”дигән темага диалог төзү. | 13.04 | |
84 | Йорт хайваннары турында,А.Алишның “Чукмар белән Тукмар” әкиятен сәнгатьле уку. | 15.04 | |
85 | Уку тизлеген тикшеру. | 17.04 | |
86 | “Минем яраткан этем (мәчем)” темасына хикәя төзеп язу. | 20.04 | |
87 | “Кечкенә дусларыбыз” темасын йомгаклау. | 22.04 | |
Күңелле җәй.(15) | |||
88 | Г.Тукайның“ Җәй”, Б.Рәхмәтнең “ Матур җәй” шигырьләрен уку. | 24.04 | |
89 | “Укулар тәмамлана” тексты өстендә эш. | 27.04 | |
90 | “Төсләр” әкиятен уку. | 29.04 | |
91 | Р.Фәйзуллинның “Җиләк кайда күп?” шигыре өстендә эш. | 01.05 | |
92 | Х.Халиковның “Витаминлы аш” хикәясен укуга әзерлек. | 04.05 | |
93 | Хикәяне ныгытуга күнегүләр. | 06.05 | |
94 | Р.Миңнуллин иҗаты белән танышу | 08.05 | |
95 | Р.Миңнуллинның “К”лар тулган бакчага”шигырен уку | 11.05 | |
96 | “Җәйге уеннар” темасы буенча хикәя төзеп сөйләү. | 13.05 | |
97 | .Арадаш аттестация эше | 15.05 | |
98 | Уку тизлеген тикшерү | 18.05 | |
99 | “Җәйге эш вакыты” темасы буенча хикәя төзү. | 20.05 | |
100 | “Без җиләк җыябыз” темасы буенча хикәя төзү. | 22.05 | |
101 | “Күңелле җәй!” темасы буенча хикәя төзеп язу. | 25.05 | |
102 | Күңелле җәй темасын йомгаклау. | 27.05 |
Уку елын тәмамлаганда планлаштырылган нәтиҗәләр:
-аңлы, дөрес һәм сәнгатьле уку күнекмәсе булдырып, бер минут эчендә кычкырып 55-70 сүзле, эчтән уку – 105-120 сүзле текстны йөгерек укый белергә;
-тәкъдим ителгән текстка сораулар куярга ;
-текстның эчтәлеген сөйләргә һәм кабатлап язарга;
-текстны мәгънәви бүлекләргә бүлә һәм гади план яза алырга;
-автор текстына нигезләнеп уртача монологик сөйләм әзерли һәм әсәр геройларын, вакыйгаларын бәяли белергә;
-программада ятлау өчен тәкъдим ителгән шигырьләрне ятларга :
-Б.Рәхмәт. “Аш вакыты”, Г.Тукай. “Безнең гаилә”, С.Урайский. “Чыршы янында”, М.Мазунов . “Яз килә”, М.Җәлил. “Маэмай”.
-бирелгән темага телдән яки язмача текст әзерли алырга;
-халык авыз иҗаты әсәрләреннән мәкаль, әйтем, табышмак, әкиятләрдән мисаллар китерә белергә;
-әдәби жанрларны һәм халык авыз иҗаты жанрларын аера алырга;
-текстта махсус тел-сурәтләү чараларын: эпитет, чагыштыру , шигырьдә рифманы табарга, аңлатырга.
Укучыларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү , бәяләү:
Тынлап аңлауны бәяләү
Тыңланган татар сөйләмен тулаем аңлап, төп эчтәлеген сөйләп бирә алганда, «5»ле куела.
Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген якынча дөрес сөйли алганда, «4»ле куела.
Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген өлешчә генә сөйли алганда, «3»ле куела.
Тыңланган татар сөйләменең эчтәлеген тулаем аңламаганда, «2»ле куела.
Диалогик сөйләмне бәяләү
Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, «5»ле куела.
Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2 — 3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, «4»ле куела.
Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4 — 6 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлексез диалогик сөйләм төзегәндә, «3»ле куела.
Бирелгән ситуаиия яки лексик тема буенча диалог төзи алмаганда, «2»ле куела.
Монологик сөйләмне бәяләү
Әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен «5»ле куела.
Аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки жөмлә төзелешендә 2 — 3 хатасы булган, эчтәлеге ягыннан тулы монологик сөйләм өчен «4»ле куела.
Сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4 — 6 хаталы, эчтәлеге ягыннан эзлекле булмаган монологик сөйләм өчен «3»ле куела.
Лексик темага монолог төзи алмаганда, «2»ле куела.
Укуны бәяләү
Текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле итеп укыганда, «5»ле куела.
Текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп укыганда, әмма 2—3орфоэпик хата (авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, интонацияне сакламау) булганда, «4»ле куела.
Текстның эчтәлеген өлешчә аңлап укыганда, 4 — 6 тупас орфоэпик хата булганда, «3»ле куела.
Текстның эчтәлеген тулысыңча аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып укыганда, «2»ле куела.
Татар әдәбиятыннан контроль һәм тикшерү эшләрен үткәрү графигы.
1 чирек | 2 чирек | 3 чирек | 4 чирек | Барлыгы | |
Сәгатьләр саны | 27 | 20 | 30 | 25 | 102 |
Шул исәптән | |||||
Уку тизлеген тикшерү | 1 | 1 | 1 | 1 | 4 |
Контроль монолог | - | - | 2 | - | 2 |
Контроль күчерү | - | - | 1 | - | - |
Тест | - | - | - | 1 | - |
2014-2015 уку елына контроль эшләр тәртибе
№ | Үткәрү вакыты | Контроль эшләр төрләре | Контроль эшләрнең темасы |
1. | 27.10 | Уку тизлеген тикшерү | Оялчан Хаҗи. |
2. | 19.12 | Уку тизлеген тикшерү | Чыршы бәйрәме. |
3. | 18.03 | Уку тизлеген тикшерү | Балык тоту. |
4. | 20.05. | Уку тизлеген тикшерү | Эш үткәч ,үкенүдән файда юк. |
5 | 15.05 | Арадаш аттестация эше |
Арадаш аттестация эше
1 вариант
1.Как спросишь у друга, нужна ли ему(ей) тетрадь?
Скажи о том, что :
2.Ты учишься в третьем классе.
3.Вы писали сегодня диктант.
4.Ты идёшь в библиотеку.
5.Ты утром делаешь зарядку.
6.В столовой нет белого хлеба.
Спроси у друга:
7.Во сколько часов он встал.
8.Любит ли он (она) кашу.
9.Сколько человек у них в семье.
10.Есть ли у него(неё) брат?
Скажи,что ты:
11.Сам моешь руку
12.Живёшь в городе
13.Любишь кататься на санках
14.Хорошо плаваешь
15.Спроси у друга, есть ли у них дача?
2 вариант
1.Как спросишь у друга, нужна ли ему(ей) книга?
Скажи о том, что :
2.Ты учишься в восьмой школе.
3.Вы писали сегодня диктант.
4.Ты идёшь в магазин.
5.Ты утром делаешь зарядку.
6.В столовой нет чёрного хлеба.
Спроси у друга:
7.Во сколько часов он идёт в школу.
8.Любит ли он (она) суп.
9.Сколько человек у них в семье.
10.Есть ли у него(неё) сестра?
Скажи,что ты:
11.Сам(а) читаешь книгу.
12.Живёшь в деревне.
13.Любишь кататься на лыжах.
14.Хорошо ныряешь.
15.Спроси у друга, есть ли у них сад?
Методик кулланмалар.
Укытучы өчен:
1. Программа: 1.Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министырлыгы .Башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе.”Рус телендә сөйләшүче балалар өченн татар теле һәм әдәби уку”предметыннан программа.1-4 нче сыйныфлар.Казан-2011.
2.Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендз укыту программасы (1-11 нче сыйныфлар).Казан-2014
3.Газизова А.Н. Башлангыч сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. (Рус мәктәбенең татар теле укытучылары өчен ярдәмлек). – Казан: Яңалиф, 2007. – 56 б.
4.Газизова А.Н. Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән дидактик материаллар. (Рус мәктәбенең татар теле укытучылары өчен ярдәмлек). - Казан: Яңалиф, 2005. – 60 б.
5. Гомуми урта белем бирү мәктәпләрендә укучы рус телле балаларга татар теленнән контроль эшләр. Хәйдәрова Р.З., Гыйниятуллина Л.Ә., Хәбирова Ф.Х. – Яр Чаллы, 2010.
8.Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту.
9.Дәреслек: Р.З.Хәйдәрова,Н.Г.Галиева,Г.Әхмәтҗанова Күңелле татар теле.Дүртьеллык башллангыч мәкттәпнең 2 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министырлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән. – Казан “Татармультфильм” нәшрияты 2013.
11.Хайдарова Р.З., Гиниятуллина Л.А. Ситуативные упражнения по татарскому языку для русскоязычных учащихся. Сборник упражнений. Наб. Челны, 2004г., 68 с.
13.Хәйдәрова Р.З.. Рус телле балалар өчен татар теленнән ишетеп аңлау күнегүләре җыентыгы.
14. Хәйдәрова Р.З.,Г.М.Әхматҗанова Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контроль алу буенча биремнәр җыентыгы.Яр Чаллы-2014
Укучылар өчен:
- “Габдулла Тукай” интерактив мультимедиа уку- укыту әсбабы.
- “Күңелле татар теле” дискы.
- Нигматуллина Р. Р. Сборник правил и упражнений для изучающих татарский язык.
- Дәреслек: Р.З.Хәйдәрова,Н.Г.Галиева,Г.Әхмәтҗанова Күңелле татар теле.Дүртьеллык башллангыч мәкттәпнең 2 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министырлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән. – Казан “Татармультфильм” нәшрияты 2013.
- Татарский язык в таблицах и схемах для русскоязычных учащихся начальных классов. / Авт.-сост. Р.Н. Насибуллина. – Казань: Гыйлем, 2008. – 64 стр.
- Шәйдуллин Ф. Ә. Татар теленнән өстәмә күнегүләр. – Әлмәт, Казан, 2001. – 116 б.
- Книга для родителей.Р.З.Хайдарова,Л.А.Гиниятуллина.
Электрон күрсәтмә һәм укыту әсбаплары:
Интернет ресурслар:
1.www.rusedu.ru
2. www.viki.ru
3.www.mon.tatar.ru.
4.www.rus.test.ru
5. Татарский интернет портал. http://www.tatarlar.narod.ru/
6.Татарская электронная библиотека. http://www.kitap.net.ru/
7.Татар әдипләре. http://www.adiplar.ru/
8.Татар теле өйрәнүчеләргә / www.nowa.cc/showthread.ru/php
9.Татар теле. http://www.rusedu.ru
10.Виртуаль дәресләр. http://www.forum.ru/
11.Татар телен уку-укыту сайты. http: forum.tatar.info/index.php
12.Татар теле дәресләре. http://www.openclass.ru/dig_
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Рабочая программа по татарскому языку и литературе. 6 класс
Рабочая программа по татарскому языку и литературе за 6 класс. Количество часов в неделю: татарский язык - 3 часа, татарская литература - 1 час. Учебник: "Татарский язык" (Н.В.Максимов, М.З.Хам...
Рабочая программа по татарскому языку и литературы для 9 класса, автор учебника Р.З. Хайдарова
Аңлатма язуыЭш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:1.Программа:“Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы” 1-11 нче сыйныфлар,Татарстан Республикасы Мәгариф Минис...
РАБОЧАЯ ПРОГРАММА ПО ТАТАРСКОМУ ЯЗЫКУ И ЛИТЕРАТУРЕ 6 КЛАСС
РАБОЧАЯ ПРОГРАММА ПО ТАТАРСКОМУ ЯЗЫКУ И ЛИТЕРАТУРЕ 6 КЛАСС...
Рабочая программа по татарскому языку и литературе для 11 класса
Рабочая программа по татарскому языку и литературе для 11 класса...
Рабочая программа по татарскому языку и литературе. 8 класс.
Рабочая программа по татарскому языку и литературе. 8 класс....
Рабочая программа по татарскому языку и литературе в 11 классе.
Татар теленнән дәүләт программасы 70 сәгатькә исәпләнгән (атнага 2 сәгать исәбеннән каралган). Гамәлдәге базис план буенча, 11 сыйныфта 34 атна уку сәбәпле, эш программасы 1 сәгать исәбеннән 34с...
Рабочая программа по татарскому языку и литературе 9 класс
Рабочая программа составлена с учетом следующих документов:«Программа учебного предмета «Татарская литература» для общеобразовательных организаций с обучением на русском языке ...