Балага иң куатле кеше - ата
план-конспект урока по теме
Сценарий мероприятия, посвящённый Дню защитников отечества
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
balaga_in_kuatle_keshe.docx | 17.77 КБ |
balaga_in_kuatle_keshe_-_ata.pptx | 1.37 МБ |
Предварительный просмотр:
Балага иң куатле кеше – ата
23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышлана
(рус телендә сөйләшүче башлангыч мәктәп укучылары өчен)
Зиганшина Лилия Суфияр кызы
Чистай шәһәре 3нче гимназия
Зал бәйрәмчә бизәлә. Бәйрәмгә әтиләр, бабайлар чакырыла. Әтиләр турында канатлы сүзләр язылган плакатлар эленә.
-Атаң данын онытма, дан эшләүдән курыкма
-Ата юлы балага такыр
-Атаның сүзе – акылның үзе
-Атасы барның бәхете бар
-Атаңа ни кылсаң, алдыңа шул килер
Бәйрәм “Яратыгыз” җыры белән башланып китә.
Алып баручы: Гаиләнең терәге – ир – ат, әти кеше. Безнең татар халкында борынгыдан әти кеше – гаилә башлыгы. Ни әйтсәң дә гаилә аның җилкәсендә тора. Әтиләр ил терәге, гаиләнең төп таянычы да. Безнең әтиләребез без тыныч яшәсен, матур уйнасын , тамакларыбыз тук булсын, илебез имин булсын өчен Ватаныбызны саклаганнар.
Шуның өчен безгә якын кешеләребезне, әтиләрне 23нче февраль –Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз! Сезгә, әтиләр, ныклы сәламәтлек, бала –ларга үрнәк әти булуыгызны, тормыш юлына аяк басканчыга кадәр таяныч булып яшәвегезне телибез!
1укучы: Әниләрне иң кадерле дибез,
Әтиләрсез яшәп буламы?
Таба алмам алыштырыр кеше-
Әйләнсәм дә бөтен дөньяны.
2укучы: “Балам” диеп бер дәшүе дә бит
Җылы сала җанга, күңелгә
Кайгыртуың өчен рәхмәт, әти,
Шулай булсын иде гомергә!
3укучы: Сез безнең күңелдә мәңгелек ышаныч.
Сез – көчле, сез – батыр, сез – безнең куаныч.
Сез – алтын багана, гаиләдә сез терәк
Тынычлык, иминлек сагында сез кирәк.
“Әтием – горурлыгым” җыры (Ә.Нәсретдинова сүзләре һәм көе) башкарыла
Укучы: Бер, ике, өч! Бер, ике, өч!
Нык басып атлап киләм.
Кемнәр тели чыныгырга,
Әйдәгез, минем белән!
“Без – спортчылар!” малайлар биюе
Алып баручы: Сезнең әтиләрегез нинди һөнәр ияләре? Белик әле!
1укучы: Минем әтием – шофёр.
Мин дә әтием шикелле,
Шофёр булырга уйлыйм.
Шуның өчен һәрвакыт
Машина белән уйныйм.
2укучы: Минем әтием – йорт төзүче,
Ул сала биек йортлар.
Ул салган яңа йортларда
Балкып торалар утлар.
3укучы: Минем әтием – бакчачы,
Җиләк – җимеш үстерә.
Көньяк үсемлекләрен
Ул бу якка күчерә.
Мин дә әтием янында
Еш буламын бакчада:
Кырау төшмәсен диеп,
Чәчәкле агачларда.
4укучы: Зур корабта диңгезче ул,
Саклый илебез бакчасын.
Уйната җил, тибрәтә җил
Бескозырка тасмасын.
“Матрослар” биюе башкарыла
Укучы: Безнең белән ярышырга
Җитез әтиләр кирәк.
Кемнәр ярышырга әзер,
Чыгып басыгыз тизрәк.
“Дөрес әйт” уены (Берничә әтинең күзен бәйлиләр.Алар төзелеп торган балалар арасыннан үзләренең балаларын танып әйтергә тиешләр)
Укучы: Йөгерешеп ярышыгыз,
Сез бит булган егетләр.
Елмаегыз, шаярыгыз,
Булырсыз җиңүчеләр.
“Атлар чабышу” уены (әтиләр катнаша)
Укучы: Кемнәр өлгер, кем җитез?
Минем янга килегез.
Әйдә, карыйк ярышып –
Капчык киеп чабышып.
Капчык киеп чабышу
Ал. бар.: Булды төрле ярышлар:
Җыр ярышы, атлар чабышы.
Иң кызыгы калды –
Аркан тартышы.
“Кайсы команда көчлерәк?” Ике команда команда арасында аркан тартышу.
Укучы: -Ул җирдә иң шәп кеше,
Шәп кеше, гаҗәп кеше.
Сабантуйларда әле
Җиңгәне булмаса да,
Ул иң -иң көчле кеше,
Баһадир төсле кеше.
Ул зирәк тә, шаян да,
Акыллы да, әйбәт тә.
Кем дисезме? Ул кеше –
Минем әти, әлбәттә.
“Әткәй” җыры башкарыла (Р. Хатыйпов шигыре, Р.Хәсәнов көе)
1укучы: Әтиләр узган җирдә
Шаулый игеннәр.
Әтиләр йөргән җирдә
Яшәрә гөлләр.
2укучы: Тыныч көннәрне бүләк итүче,
Илебез данын бөек йөртүче
Әтиләрдә бит туган ил көче,
Бергә
Әтиләрдә бит туган ил көче.
“Рәхмәт, әти!” җыры (Г.Сәгыйров шигыре, Г. Шәкүров көе) белән бәйрәм тәмамлана.
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Ватанны саклаучылар көне белән сезне, әтиләр!
Сез – көчле, сез – батыр, сез – безнең куаныч
Минем әтием – шоф ёр
Минем әтием – йорт төзүче
Минем әтием - бакчачы
Зур корабта диңгезче ул
Йөгерешеп ярышыгыз, Сез бит булган егетләр!
Әйдә, карыйк ярышып – Капчык киеп чабышып
Иң кызыгы – аркан тартышы
Атасы барның, бәхете бар!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Табигать һәм кеше.(5 нче сыйныфта татар теле дәресе. рус төркеме)
Дәрес эшкәртмәсе....
Хезмәтле кеше-хөрмәтле кеше
Татар теле һәм әдәбиятыннан һөнәрләр темасы буенча презентация...
Хезмәтле кеше-хөрмәтле кеше
Ачык дәрес "Хезмәтле кеше- хөрмәтле кеше" 9 сыйныф (рус балалары өчен)...
Белем алуда балага ничек ярдэм итэргэ?
Выступление на родительском собрании (на татарском языке)...
Балага өй эшләрен эшләргә ярдәм итү буенча киңәшләр
Әти-әниләргә киңәшләр...
Балага өй эшләрен эшләргә ярдәм итү хакында
Балага өй эшләрен эшләргә ярдәм итү хакында...
Инклюзив белем һәр балага аерым караш
Инклюзив белем һәр балага аерым караш...