Белем алуда балага ничек ярдэм итэргэ?
статья на тему

Выступление на родительском собрании (на татарском языке)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon doklad_na_roditelskom_sobranii.doc63 КБ

Предварительный просмотр:

        Балага белем һәм тәрбия бирү – иң кыен, иң четереклке эшләрнең берсе. Ул гасырлар буена шулай килгән һәм киләчәк тә. Чөнки ул- мәңгелек мәсьәлә. Бер генә ата да, бер генә ана да бала тәрбиясен читләтеп үтә алмый. Ул гаять җаваплы эшнең ачысын-төчесен татырга тиеш.

  Берәүләргә ул җиңелрәк бирелә, аларның балалары яхшы укый, яхшы тәрбия алып үсә, андый ата-ана өчен бала бәхет, шатлык китерә. Ә икенчеләргә, киресенчә, бала борчу китерә.

  Моның билгеле сәбәпләре бар. Кайбер ата-аналар  баланы мәктәпкә хәзерләүгә, укытучы аңа тәрбия бирүгә жиңел карыйлар. Аны мәктәп эше дип уйлыйлар.

  Дөрес, мәктәп тә, укытучы да балага ныклы белем һәм тәрбия бирергә тиеш. Бу-бәхәссез. Ә ата-ана? Алар да бу эштән читтә кала алмый. Мәктәп тә, гаилә дә бала язмышы өчен бер үк   дәрәҗәдә җавап бирә. Баланың мәктәптә , укытучы  янында 5-7 сәгать кенә булуын, калган вакытын гаиләдә уздыруын искә алсак, ата-ананың җаваплылыгы тагын да үсә төшүен берәү дә инкарь итмәс.

    Иң  элек  ата-ана баланы мәктәптә яхшы укырга хәзерләргә , мәктәпкә йөри башлагач , яхшы уку өчен шартлар тудырырга, укытучы дәрестә башлаган эшне өйдә дәвам итәргә тиеш. Ата-ана-баланың икенче укытучысы.

Укучыны тырыш булырга, басылып, яхшы эшли, яхшы укый белергә, мәктәп белән гаилә бергәләп өйрәтәләр. Бу эштә мәктәп белән гаилә дуслыгының әһәмияте әйтеп бетергесез зур. Дөресрәге , баланың ничек укуы, аның нинди кеше булуы, нәкъ менә гаилә белән мәктәпнең балада нинди күнекмәләр, сыйфатлар тәрбияләүләре белән бәйле. Бөтен игътибар балада тырышлык, түземлелек, максатка омтылучанлык, ихтыяр көче тәрбиләүгә юнәлтелгән булырга тиеш.

  Тәҗрибәле  ата-аналар балаларының кайсы класста укуына карамастан, мәктәп, укытучы, мәктәп эшчеләре белән тыгыз элемтәдә торалар. Балалары укый торган классның тормышы белән танышып һәм кайчан нинди теманы үтүен , класска нәрсәләр кирәк булуын белеп торалар. Ата-аналар укыту программасы таләпләрен белеп торырга тиешләр.

  Бала тәрбиясенә карата    бөек педагог А.С.Макаренко болай ди : «Кайбер гаиләдә  укыту-тәрбия эшенә  карата тулы ваемсызлык хөкем сөрә : ата-аналар да, балалар да бер түбә астында гына яшиләр. Баланың укуы, дәрестән тыш вакытын үткәрүе белән кызыксынмыйлар, аларны үзлекләреннән өйрәнерләр дип исәплиләр. Аларның ачык максаты да , билгеле бер программасы да юк. Андый очракта , билгеле, нәтиҗә дә очраклы булачак һәм еш кына андый ата-аналар соңыннан нишләп балаларыбыз начар булдылар соң әле безнең дип гаҗәпләнәләр. Нәрсә эшләргә теләвеңне белмәсәң, эшнең нәтиҗәлелегенә  ирешмәсәң, бер эшне дә яхшы башкарып булмый.»

   Мәктәп , укытучы һәм тәрбиячеләр белән тыгыз элемтәдә тору ата-анага алдагы бурычларны дөрес билгеләргә дә, баланың укуында материалның йомшак үзләштерелгәнен белеп, вакытында ярдәм итәргә , өстәмә эшләргә мөмкинлек бирә.

   Кайсы фәнне алдан хәзерләргә соң?  Менә бала мәктәптән кайтты. Ул көндәлек режим нигезендә ашарга, ял итәргә , булышырга тиеш. Барысыннан да элек ул көнен режим нигезендә оештырырга тиеш. Укудан кайтып, билгеле бер вакыт саф һавада уйнап кергәч, бала дәрес хәзерләргә тиеш.

  Дәрес хәзерләү, өй эшләрен үтәү, һәртөрле акыл хезмәте кебек, игътибарлы булуны, уй-фикереңне бер ноктага туплый белүне таләп итә. Без, ата-аналар еш кына моңа бәя биреп бетермибез. Балага кирәкле уңайлыклар тудырмыйбыз.

  Бала дәрес хәзерләргә утыргач, аны бүлдермәгез, кирәксә дә , кирәкмәсә дә сүз кушып борчымагыз. Тыныч шартларда да әле кайбер балалар фикерләрен бер җиргә туплап, басылып кына эшли алмыйлар.Кайберләре торып китә , уйнап, йөгереп килә, тәрәзәдән карый, уенчыклар эзли башлыйлар. Ә уку бирелеп, бөтен акыл сәләтеңне җигеп, басылып эшләүне таләп итә.

   Дәрес хәзерли башлар алдыннан, алдагы көндә нинди фәннәр керүен һәм нәрсә эшләргә кирәклекне ачыклагыз. Бала кайсы фәннән алдан хәзерләргә кирәклеген белмәсә, сез  аңа ярдәмгә килегез. Укучы башта үзе уртача кыенлыкта дип тапкан фәнне хәзерләүдән башларга тиеш. Аннары кыен дип санаган фәненә күчә, ахырга иң җиңелен калдыра. Шуңа күрә кайсы фән бала өчен кыен, җиңел булуын ачыкларга кирәк.

  Вакытың булмаган, уку материалын белмәгән очракта да , баланың дәрес хәзерләвенә контроль ясау шарт. Бала дәрес хәзерләүгә вакытында утырамы, көндәлек режимны үтиме, кайсы фәннәрне ныклабрак хәзерли? Укучының дәфтәре, бигрәк тә язма эшләре ныклы контрольдә булсын.Ул дөрес , чиста, матур, тырышып язсын.

  Шуны истә тотарга кирәк: бала дәресне мөстәкыйль хәзерләсен. Бервакытта да әйтеп эшләтергә, эшләп бирергә ярамый.

  Авыр хәлдә калганда, бигрәк тә мәсьәләләр чишкәндә, укучының үзенә уйларга вакыт калдырырга, ярдәмче сораулар бирү юлы белән аның аңлавына ирешү- иң әһәмиятлесе.

   Әгәр балага уйларга ирек бирмәсәң, ачуың килеп, кызып китсәң, авыр сүз, кимсетү сүзе әйтсәң, билгеле, бу баланың үз  көченә , сәләтенә ышануын киметәчәк.

Андый ярдәмнең кирәге юк. Дәрес хәзерләргә булышканда, аңа контроль ясаганда, аңлатканда саклык, акыл белән эш итү , сабырлык, балага ышаныч- иң кирәкле сыйфатлар. Гомумән, укыту-тәрбия эше-сак булуны таләп итә.

  Балага, аның сәләтенә, булдыра алуына ышанырга, баланың нәрсәләр белән мавыгуын, кызыксынуын, нинди ярдәм кирәк булуын белеп торырга, вакытында аңа максатка яраклы юнәлеш, киңәш бирергә ялгышын төзәтергә, яхшы эше өчен мактарга кирәк.Болар - дәрес караганда гына түгел, гомумән тәрбия эшендә иң кирәк чаралар.

  Кайвакыт ата-ананың вакыты булмый. Бала дәресен иптәше белән хәзерләде ди. Бу-кирәк нәрсә, ләкин  моның күңелсез булу очрагы бар. Бала иптәшеннән гел күчереп утырмыймы, аңлап эшлиме? Эштән бушагач, баладан укыганын сөйләтергә, аңа сораулар бирергә, сораштырырга кирәк.

  Ата-анага мәктәп һәм укытучы белән озак вакыт, системалы эшләргә кирәк.

  Иренү- бала тәрбияләүдә бик тә зарарлы. Сез иренеп, яки башка сәбәп белән баланың дәрес хәзерләвен бүген тикшермәдегез, иртәгә вакытыгыз булмады, өченче көнне кичектергесез берәр эш килеп чыкты ди, шул арада баланың да иренүе, бүгенге эшне иртәгә калдыруы, мөмкин, шуның аркасында мәктәпкә дәрес хәзерләмичә бару аның гадәтенә  әйләнеп китмәс дип әйтеп булмый.

  Бала тәрбияләүдә , аның мәктәптә яхшы укуында тагын бер әһәмиятле мәсьәләне кисәтеп китәргә кирәк.

  Сүз гаилә членнары арасында бердәм таләп булдыруның әһәмияте турында бара. Кайбер гаиләләрдә бердәм таләп булмаудан , бала эгоист, ялагай булып үсә, тора-бара әти-әнисен дә башка гаилә членнарын да тыңламый башлый. Аның яхшы укуына, чын кеше булуына зарар килә.Үзара бер-берсен ихтирам иткән гаиләләрдә бала тәрбияләүдә беркайчан да каршылыклар килеп чыкмый.

   Минем тагын бер мәсьәләгә тукталасым килә. Ул да булса- дәүләт имтиханнары. Имтиханнар безнең тормышыбызга ныклап кереп урнаштылар һәм без алардан тиз генә котыла алмабыз. Шуңа күрә, хөрмәтле ата-аналар, сезгә икеләтә җавплылык өстәлә. Бу очракта сүз балабызга белем бирүдә генә ярдәм итү турында түгел, ә бәлки психологик ярдәмнең күбрәк кирәк булуы турында бара. Күпчелек укучылар имтиханнар алдыннан зур стресс кичерәләр. Бу аларга булган белемнәрен дөрес кулланырга комачаулык итә, хәтта сәламәтлекләренә турыдан-туры зыян да салырга мөмкин. Телевизордан ишетеп, күреп торасыздыр инде, балалар арасында суицид очраклары булгалый. Шуңа күрә, барыбызга да бик сак булырга һәм баланың психологик халәтен даими контрольдә тотарга кирәк. Сезгә дә, безгә дә берничә киңәш:

    Иң беренчесе, әлбәттә, дәүләт имтиханы ул – баланың 9 яки 11 ел дәвамында уку нәтиҗәсе. Әгәр бала 1 нче сыйныфтан башлап ахырга кадәр даими рәвештә укытучының аңлатканын игътибар белән тыңласа, бирелгән өй эшләрен  вакытында эшләсә, аңламаган материалны яңадан сораса яки үзлегеннән өйрәнсә, баланың имтиханнар выкытында бернинди дә проблемасы булмаячак. Бу, әлбәттә, идеаль вариант. Мондый балалар сирәк. Калган очракта:

1. Хәленә керегез. Борчулы чагында баланы аңларга һәм аңа булдыра алганча ярдәм итәргә тырышыгыз. Тәнкыйтьләмәгез, тавышыгызны да күтәрмәгез. Әгәр ярдәм сораса – булышыгыз, комачауламаска кушса – комачауламагыз. 

2. Куркытмагыз. Имтиханнарның катлаулы булачагын, зур җаваплылык икәнен исенә төшереп тормагыз. Бу гамәлегездән файда юк, киресенчә, балада хисләр каршылыгы тудырып, үз-үзенә ышанычын гына югалтуыгыз бар.
3. Мактагыз. Ихлас күңелегездән: “Мин сине бик тә яратам, син булдырачаксың”, - дип ешрак әйтегез. “Яхшы сүздән соң кактуслар да әйбәтрәк үсә”, - диләр бит, шуның кебек баланы мактау, тагын да тырышыбрак укырга дәртләндереп җибәрү кирәк.
4. Тынычландырыгыз. Бигрәк тә имтиханнар алдыннан баланың борчылуын киметергә тырышыгыз.
5. Үсендереп җибәрегез. Яхшы итеп башкарган эшләрен мактагыз. Аның көчле якларын табыгыз һәм шуңа таяныгыз.
6. Үз-үзенә ышанычын арттырыгыз. Бала, булдыра алмам, дип күбрәк курыккан саен хата җибәрү мөмкинлеге дә арта. Бер үк вакытта йомшак та, кырыс та булыгыз, әмма хөкемдарга гына әверелмәгез.
7. Сәламәтлеген кайгыртыгыз. Балагыз белән кызыксынып торыгыз. Аның хәле начарланып китүен, мәсәлән, артык талчыгуын сездән башка беркем дә вакытында күреп кала алмый. Имтиханга әзерләнү режимын ничек үтүен контрольдә тотыгыз. 

Имтихан алдыннан
     Баланы, имтихан бирәсе аудиториягә керер алдыннан түгел, ә кимендә бер ай алдан тынычландырырга кирәк. Һәр көнне имтиханга әзерләнеп, укып утырганнан соң, җиңелчә физик күнегүләр ясап алсын. Йоклар алдыннан даими рәвештә нерв системасын тынычландыра торган үлән төнәтмәләре эчсен. Әмма көчле йөрәк дарулары, антидепрессантлар, транквилизаторлар куллану катгый рәвештә тыела. Шулай ук күзәтеп торыгыз, яшьтәшләренең сүзенә колак салып, имтихан алдыннан көч-куәтемне арттырам дип, энергетик эчемлек эчеп куймасын.
   
Баланың туклануын игътибар үзәгендә тотыгыз: киеренке акыл хезмәте вакытында туклыклы, тиешле витаминнарга бай ризык кирәк. Балык, эремчек, чикләвекләр, күрәгә һ.б. баш мие эшчәнлеген яхшырта. Шулай ук минең актив эшләве өчен гади яки минераль суны, яшел чәйне күп эчү дә файдалы. Ә менә кофе, каты чәйдән ераграк булуы хәерле. Бигрәк тә имтихан алдыннан. Гомумән, имтихан тапшырырга 12 сәгать кала, китапларны бер читкә алып куегыз. Чөнки организмны ял иттерү дә бик мөһим: саф һавада йөрсен, душ керсен һәм вакытында йокларга ятсын.

БДИ нәтиҗәсенең тискәре булу ихтималы
     Бала белән негатив вариант турында да сөйләшергә тиешсез. Әгәр ул тестны эшли алмаса, нишләргә? Аның күңелен, һичшиксез, “Әгәр эшли алмасам...” дигән уй бимазалаячак. Әйләнә-тирәдәгеләрнең, бигрәк тә әти-әнисенең өметен аклый алмаудан куркачак ул. Балага имтиханда уңышсызлыкка очраудан гына дөнья бетмәгәнен аңлатырга кирәк. Иң мөһиме, имтиханны нинди билгегә тапшырса да, сез аны шулай ук яратачаксыз һәм бернәрсә дә үзгәрмәячәгенә төшендерегез. Әгәр имтиханны тапшыра алмаса, малайлар армиягә китәргә, ә кызларга эшкә керергә туры киләчәген аңлатыгыз. Болай эшләгәндә, бала, нинди нәтиҗә булса да, билгесезлек алдында калмаячак һәм бу аңа җиңеллек бирәчәк.
   
Онытмагыз, балагызның психологик яктан сәламәтлеге сезнең кулларда, әти-әниләр!

     Җыеп әйткәндә, балага даими булышлык кирәк. Ул сезнең һәр хәрәкәтегездән, сүзегездән, эшегездән әнә шул булышлыкны тоеп торсын.  Бу аңа таза, шат күңелле булып үсәргә, яхшы укырга , белем алырга ярдәм  итәр.

   Хөрмәтле әти-әниләр !

   Сүземне тәмамлап, сезгә бала тәрбияләүдә зурдан-зур уңышлар, бетмәс сабырлык һәм тагын бер кат сабырлык телим.

   

       

     

Биектау муниципаль районы

Айбаш гомуми урта белем бирү мәтәбе

“Белем алуда балаларга ничек

ярдәм итәргә?»

(Ата-аналар җыелышында чыгыш)

Январь, 2017 нче ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балага иң куатле кеше - ата

Сценарий мероприятия, посвящённый  Дню защитников отечества...

Сценарий "Белые ночи" (по повести Ф.М. Достоевского "Белые ночи")

Сценарий "Белые ночи" по повести Ф.М. Достоевского....

Белем алуда балаларга ничек ярдәм итәргә?”

Кеше үз тормышында берничә четерекле мизгел кичерә. Алар вакыйгаларның гадәти торышын үзгәртәләр. Шуларның берсе – кешенең мәктәптә укый башлавы....

Балага өй эшләрен эшләргә ярдәм итү хакында

Балага өй эшләрен эшләргә ярдәм итү хакында...

Инклюзив белем һәр балага аерым караш

Инклюзив белем һәр балага аерым караш...