Ф Яруллин
план-конспект урока (9 класс) по теме
Урок посвящен изучению жизни и творчества известного татарского поэта,писателя Ф Яруллина.Ф Яруллин -лауреат премии Г. Тукая.Он из поколения кочагинцев.В жизни он был прикован к постели.Жизнь его не сломала. Ф. Яруллин создал замечательные произведения.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
f._yarullin.docx | 24.57 КБ |
Предварительный просмотр:
Язмышларга буйсынмаган җан... |
( Ф. Ярулин . Тормыш юлы,иҗаты. Дәрес-панорама.) |
Тема: Ф. Яруллин Тормыш юлы, иҗаты.
Максат: 1) Ф. Яруллинның тормышы, иҗаты белән танышу
2) сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру өстендә эшләү
3) үз-үзеңне тәрбияләугә омтылыш тудыру
Җиһазлау: Ф. Ярулинга багышланган слайдлар,китаплар күргәзмәсе
Н. Островский портреты.
Дәреснең барышы
- Укутучы сүзе. - М.Җәлил исемендәге премия лауреаты, прозаик,драматург,шагыйрь Ф. Яруллиның исеме – Н.Островский , М.Җәлил ,А.Матросов, О.Кошевой кебек батырлар исеменә тәңгәл килә.
Язмышларга буйсынмас җан
Аның “ Җилкәннәр җилдә сынала” әсәрен татар халкы гына сокланып укымый,ул русчага, башка телләргә тәрҗемә ителгән . “Сулыш”, “Танышлар арасында” дигән җ ыентыклары өчен М. Җәлил премиясенә лаек була. Аның ихтияр көче алдында баш ияләр , аның үрнәгендә авырлыкларны җиңәргә өйрәнәләр.
Корчагинга тиңләшерлек
Синең ихтияр көчең,
Безгә көч һәм зур дәрт бирә
Һәрбер язылган сузең.
- “ Туган ягы кирәк кешегә ...”
Язучының Туган ягы, тормыш юлы белән укучы таныштыра ( укучы доклады ).(слайдлар күрсәтелә)
- ( Әкрен генә музыка яңгырый “ Ык буйлары” Г. Зәйнәшева сүзләре,Г. Бакиров музыкасы)
Укучы Ф. Яруллинның шигырен ( “Ык буйлары” ) укый.
- “ Тормышымда якын кешеләр ...”
(әдипнең әнисенә багшланган шигырьләре укыла)
- Фаҗига . Ф. Яруллин хәрби күнегүләр вакытында турниктан егыла... Фанис, канаты сынган кош кебек, бушлыкка оча. Якты дөнья югала, ә анна соң госпиталь... ( Җир яңгырый “ Каз кычкыра”. Ф. Яруллин сүзләре ).
- Яңадан тормышкка кайту.Тирә-якта яхшы кешеләр. ( Н. Островский сүзләре укыла. Укутучылар ярдәме. Фанис аларга рәхмәтле . “ Сез яхшы кеше икәнсез. “ шигыре укыла. Әкренләп тормышка кайту.
- “ Күңелең – ак чәчәкле болын”
( Ф. Яруллинның тормышында чын мәхәббәт юлдаш. Ул – хатыны Нурсия. Ул һәрвакыт аның белән : газапларын җиңеләйтүче , яшәргә көч бирүче, иҗатка илһам өстуче. Аңа багышлап ул күп шигырьләр яза.
“ Ак чәчәкләр” шигыре укыла.
- Иҗат киңлеге. ( эдипнең иҗат тематикасы киң : Туган як, мәхәббәт, дуслык,тормыш фәлфәсе, юмористик шигырьләр. “ Туган ягы кирәк кешегә”, “ Эллә сагыну шул икән”, “ Әллә каян күренеп тора” шигырьләр укыла.
- Нәтиҗә. Укытучы сүзе. Тормыш-көрәш.Авырлыклар һәркемгә дә килә.Кешелегеңне югалтмаска, яшәргә, көрәшергә кирәк. Көчлеләр генә бәхеткә лаек.Бәхет юлда ятмый. Аны кеше үзе төзи. Шагыйрь болай ди:
- Сагышларым миңа язмыш биргән,
Ә моңнарым булган тумыштан,
Бәхет белән шатлыкларына гына
Гел көрәшеп алам тормыштан.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Ф. Яруллинның “Яралы язмышлар” әсәре буенча дәрес-конференция план-конспекты,11 класс,татар әдәбияты.Тема. "Һәрбер ятим - җәмгыятьнең күз яше".
укуДәрестә укучыларны күренекле язучы, шагыйрь һәм др аматург Ф. Яруллин иҗаты, балалар йортында тәрбияләнүчеләр язмышы һәм тормышы белән таныштыру; укучыларның әсәргә анализ ясау күнекмәлә...
Ф.Яруллин "Кояштагы тап"әкияте.
1. Укучыларны Ф.Яруллинның тормышы һәм иҗат юлыбелән кыскача таныштыру; аларда әсәрләрен укуга кызыксыну уяту.«Кояштагы тап» әкиятенең эчтәлеген ачу; әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләргә укучыларның ...
Фәнис Яруллинны искә алу кичәсе
21 февраль-Халыкара туган тел көне уңаеннан безнең мәктәптә төрле кичәләр,конкурслар үткәрелде.Татар теле укытучылары Фәнис Яруллинны искә алу кичәсе уздырдылар.Шул кичә турында "Чистай хәбәрләре" газ...
Әдәби-музыкаль кичә "Фәнис Яруллинны искә алу"
Бу кичә Фәнис Яруллинның туган көненә багышлап үткәрелде.Исән булса 9 нчы февральдә аңа 74 яшь тулган булыр иде....
Музыкальная "Лесная сказка" Ф. Яруллина
Урок проводится для учащихся 5 классов при закреплении темы "Путешествие в музыкальный театр. Балет" по программе "Музыка" Критской....
Ф.Яруллин. Презентация
Ф.Яруллин. Презентация. 9 сыйныф, татар төркеме....
ф. Яруллин. тормыш юлы һәм иҗаты. 9 сыйныф.
Ф. Яруллинның тормыш юлы һәм иҗатя. 9сыйныф, татар төркеме өчен....