Разработка внеклассного мероприятия по английскому языку "День Святого Валентина" (на татарском языке)
план-конспект по теме
Разработка внеклассного мероприятия по английскому языку "День Святого Валентина" (на татарском языке)
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
izge_valentin_kone.doc | 62.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Изге Валентин көне
1 нче алып баручы. Dear friends, pupils and guests! As you know today is the
holiday called St Valentine`s Day.
St Valentine`s Day is one of the most popular holidays in
Europe, America and now in Russia held on February 14th
that brings happiness and good luck. On this day we prepared
many interesting things for you: you will learn some facts
about the history of the holiday will have a chance to watch
your friends compete in different contests.
2 нче алып баручы. Нәрсә соң ул мәхәббәт, ярату? Бу сорау бик күпләрне
борчый, уйландыра һәм һәр кеше аңа үзенчә җавап бирә.
Мәхәббәт ул – сөю, ярату. Мәхәббәт – кешеләр күңеленә
үтеп кереп, туң йөрәкләрне дә эретерлек бөек көч ул.
Ул мәңгелек. Бу бөек көч дөньяга кеше белән бергә туган,
кеше белән бергә үләчәк. Кеше яшәсә генә мәхәббәт
яшиячәк Әйдәгез, саклыйк, яшәтик кешелек дөньясын.
Яшәсен аның белән бергә мәхәббәт!
Хәерле кич, укучылар, укытучылар, килгән кунаклар!
Бүгенге кичәбез Изге Валентин көненә багышлана. Һәр
елның 14 нче февралендә күп илләрдә Изге Валентин көне
билгеләп үтелә.
1 нче а.б. As you know, St Valentine`s Day is the day of sweethearts. On this day
people show their friends or loved ones that they care them. You can send
them candy, greeting cards or roses. By the way a red rose is the symbol
of Love.
2 нче а.б. Бәйрәмнең килеп чыгышы турында бик күп риваятьләр яшәп килә.
( Чиратлап риваять белән таныштыралар)
1 нче а.б. Бу көннең тарихы ерак елларга барып тоташа. Безнең эраның Знче гасырларында Рим императоры Клавдий III өйләнешүне тыя торган указ чыгара. Сугышчан император, өйләнү ирләрне гаиләгә бәйли, аларга сугыш кырларында батырлыклар эшләргә комачаулый дигән фикердә була. Бары тик бер кеше - рухани Валентин гына әлеге боерыкка каршы килә һәм гашыйкларны яшерен рәвештә никахлаштыра.
Бу турыда императорга җиткерәләр ҺӘМ Валентинны үлемгә хөкем итеп төрмәгә ябалар. Тормә хуҗасының кызы Валентинга гашыйк була. Валентин да кызны ярата. Күрешергә мөмкинлекләре булмаганлыктан алар бер-берсе белән хат ярдәмендә сөйләшәләр.
2 нче а.б.: 270 нче елның 14 иче февралендә хөкем көнне Валентин үзенең сөеклесенә "Валентиннан" дип язылган ярату тулы соңгы хатын яза. Хәзер 14 февральдә языла торган, мәхәббәт ҺӘМ тугърылыкны аңлатучы открыткаларны "валентинкалар" дип йөртәләр. Валентинны Римдагы Изге Праксидис храмына күмәләр. Легенда буенча пэр яз саен аның кабере янында тугъры мәхәббәт символы булып санала торган миндаль агачы чәчәк ата.
- нче а.б.: Бу вакыйганың берничә варианты бар. Икенчесендә
Валентинның яшь табиб булуы турында сөйләнә. Ул Рим буйлап йөри һәм үзе белән гади генә медицина инструментлары йөртә. Чынлыкта исә ул догалар белән дәвалый. Аны сихерчелектә гаепләп төрмәгә ябалар. Моны белеп алган балалар үзләрен дәвалаган кешегә ярдәм итү, кәефен күтәрү өчен төрмә тәрәзәләре янына киләләр һәм язулы кәгазьләр ыргыталар. Төрмә сакчысы балаларны куа.Берсендә ул балалар калдырган язуларны укып, үзе саклаган кешенең серле, дәвалау сәләтенә ия булганлыгын белә. - нче а.б.: Төрмә сакчысының кызы тумыштан сукыр була . Ул бәйрәм көннәрдә дә өйдә генә утыра. Яраткан кешесен дә таба алмый, сукыр кеше кемгэ кирәк? Төрмә сакчысы хокукларны бозып, кызын әлеге табибка алып килә. Валентин кызның күзен дәвалый һәм ул күрә башлый. Кыз Валентинга гашыйк була. Тик аларның мәхәббәте кыска гомерле булып чыга. Валентинны үлемгә хөкем итәләр. Аларның мәхәббәтенә шаһит булып кечкенә генә хат кисәге "валентинка" кала.
1 нче а.б: Дөрестән дә ,бу тарихны төрлечә сөйлиләр. Әлбәттә монда чынбарлык белән легенда кушылган. Нәрсә генә булса да, бер-берсен яратучы кешеләр очен бу көн бүләкләр бирү, хисләреңне аңлату очен менә дигән сәбәп.
Матур көй яңгырый.
- нче а.б:
- Мәхәббәт, нишләттең син мине?...
Хисләрне яңарттың,
Йолдызга караттың,
Күңелне - бай иттең,
Телемне - бал иттең,
Зиһенне чуалттың.
Биеттең, елаттың,
Өнемне - гөл иттең,
Кем идем, кем иттең,
Төнемне - көн иттең,
Көнемне - төн иттең,
Яндырдың - кол иттең...
Нишләттең син миңе, мәхәббәт?
Тилерттең, шаштырдың,
Күкләргә ашырдың,
Сагышлар уяттың,
Аз гына оялттың,
Кабыздың, сүндердең,
Тыңлаттың, күндердең,
Чәчәкләр өздердең,
Сагынгач түздердең,
Ялгызым калдырдың,
Татлы яшь тамдырдың,
Күңелне нечкәрттең...
Мәхәббәт, син мине нишләттең?..
2 нче а.б.:Шигырьнең картаймас йөрәкле,яшьлек,мәхәббәт турында искиткеч шигырьләр язучы Ильдар Юзеевныкы икәнен күбегез аңлагандыр.Гомумән бу темага бик күп шагыйрьләр үзләренең шигырьләрен багышлаганнар.Композиторлар аларга матур койләр язганнар. Йөрәк хисе шигърият белән ьәрчак янәшә.
1нче а.б.: Тукта әле, тукта, син безнең төп максаттан читкә китә башладың түгелме? Без бит үзебезнең егетләр- кызлар арасында бәйрәм оештырырга тиеш идек. Әйдә аларны уенга чакырыйк.
2 нче а.б. Бәйрәмебезне башлап җибәрү өчен егетләр һәм кызларны сәхнәгә
чакырабыз.( Чиратлап егетләрне һәм кызларны таныштыралар)
1 нче а.б. Ә хәзер шарлар ярдәмендә парлар сайлыйбыз. 12 шар күккә чөелә.
Кызлар- кызыл, ә егетләр зәңгәр шарларны тотарга тиеш. Эченнән
төрле төстәге йөрәкләр чыга, шулар ярдәмендә парлар сайлана.
2 нче а.б. Парлар табылды, ә хәзер танышып китәбез. Гадәттә, беренче булып
егетләр таныша. Бүген без бу традицияне үзгәртәбез. Хәзер кызлар
сезгә егетләр белән танышу юлларын күрсәтерләр.
Карточкаларда- Пляжда
Дискотекада
Театрда
Җәмәгать транспортында
Тренажер залында
Урамда
1 нче а.б. Кызлар үзләренең төшеп калганнардан түгел икәнлекләрен күр-
сәттеләр, егетләргә дә сер бирмәскә кирәк бит инде. Сез кызларга
бик матур сүзләр әйтеп, бүләк тапшырырга тиеш.
( Бүләкләрне ящиктан сайлап алып, ни өчен нәкъ шушы бүләкне би-
рүен аңлатырга)
Егетләр әзерләнгән арада сезгә Хисматуллина Гөлназ җыр бүләк итәр.
2 нче а.б. Бүләкне алырга күбрәк кызлар яратса да, егетләр дә чын күңелдән
Бирелгән бүләккә каршы килмәсләр иде, шулай бит. Бүген без кыз-
ларның нинди бүләк бирергәмөмкинлеген белеп калыйк.
Моның өчен егет белән кыз минем ике ягыма басалар. Мин кызга:
“Син егеткә нинди бүләк бирер идең?” – дигән сорау бирәм. Җавапны
Ул минем колакка гына әйтә. Мин аны кәгазьгә язып тамашачыларга
күрсәтәм.
Егет кызның җавабын ишетмәгән килеш: “Син бу бүләк белән
нишлисең?” – дигәнсорауга җавап бирә. Ягъни егет кызның нәрсә
бүләк итәчәген күз алдына китереп кенә җавап бирәчәк. Әгәр җавап-
лар туры килсә, аларга өстәмә балл куела.
1 нче а.б. Егетләр матур сүзләрне күп беләләр икән. Кызлар колаклары белән
яраталар, дигән сүз һәрберебезгә таныш булса да, аларны хәзерге
заманда матур сүзләр белән генә алдалап булмас. Егетләребезгә кыз-
ларны берәр кая күңел ачарга чакырырга кирәк. Ләкин сез моны сүз
белән эшли алмыйсыз, бары тик хәрәкәтләр һәм мимика ярдәмендә
аңлатырга туры килер.
( Егетләр чиратлап биремнәрне үтиләр, кызлар үзләрен кая чакырган-
нарын белергә тырышалар.
Кинога, дискотекага, туган көнгә, балет карарга, ресторанга, боулинг-
ка чакырырга)
2 нче а.б. Мәхәббәт кешеләрне батырлыкларга өнди, ә кайвакыт җинаятька
тарта. Хәтта үлемгә дә китерергә мөмкин. Ә шулай да нинди бөек хис
ул - мәхәббәт. Бу хистән дә өстенрәк хис юк дөньяда. Кешелек тари-
хында үз эзләрен калдырган кешеләр дә аннан кача алмаганнар.
Әйдәгез бергәләп бөтен дөньяга танылган парларның исемнәрен искә
төшерик әле.
(Парларга хатын-кызларның исемнәре язылган карточкалар таратыла
аларның парларын язарга кирәк)
Герда – Кай
Маргарита – Мастер
Дульсинея – Дон Кихот
Ассоль – Артур Грей
Скарлетт – Рет Батлер
Гончарова – Пушкин
Джульетта – Ромео
Ләйлә - Мәҗнүн
Зөһрә - Таһир
Зөләйха – Йосыф
(Валиева Энҗе сезгә бию бүләк итә)
1 нче а.б.Гашыйклар көнен нәрсәдән башка күз алдына китерү мөмкин түгел?
Әйе, Валентинкалардан башка. Хәзер егетләребез Валентинкалар яз-
ган арада кызларыбыз залдан йөрәкләр җыя торырлар. Алар теләсә
кая булырга мөмкиннәр: урындыкларда, асларында, кешеләрдә, стена-
ларда.
(Музыка астында)
2 нче а.б. Әйдәгез, бераз ял итеп биеп алыйк. Парлар шарларны башлары белән
генә тотып музыка астында биергә тиеш. Әгәр шар төшеп китә икән,
парлар уеннан чыгалар.
1 нче а.б. Парларыбыз биеп арыганнардыр, алдагы сынауларга кадәр бераз ял
итеп алсыннар. Ә без тамашачылар белән уйнап алабыз. Уен “Син
миңа ошыйсың” дип атала. Катнашучылар түгәрәкләнеп басалар.Мин
һәрбереннән “Сиңа күршеңдә нәрсә ошый?” – дип сорыйм.Сез әйткән
сүзегезне истә калдырырга тиеш.
(Иң ахырдан катнашучылар әйткән әйберләрен үбеп алырга тиеш
булалар)
2нче а.б. Бу көнне Валентинкалар, розалалар, пар күгәрченнәр сурәтләнгән
сувенирлар бирү гадәте белән беррәттән яраткан кешеңә тәмле кон-
фетлар бирү дә кирәк. Безнең алдагы сынауыбыз нәкъ менә шуңа бәй-
ле. Сезгә берәр конфет бирелер. Сез шул конфетны кулыгыз белән
тотмыйча гына сүтәргә тиеш буласыз.
1 нче а.б. Безнең парларыбыз бер-берләрен бик яхшылап белеп бетергәннәрдер
инде һәм уйлауыбызча, алар хәзер парларын исләре буенча да эзләп
таба алырлар. Кызларга егетләрнең одеколонын, ә егетләргә кызлар-
ның духиларын эзләп табарга кирәк. 2 нче а.б. Иң соңгы ярыш – мәхәббәтегезнең кайнарлыгын тикшерәбез.Бер кул-
дан бер кулга күчереп боз эретәбез.
Кичәбез ахырына якынлашты.Сүземне русча шигырь белән тәмамлыйсым килә.
Высоким чувством окрыленный,
Когда-то в давние года
Придумал кто-то день влюбленных,
Никак не ведая тогда,
Что станет этот день любимым,
Желанным праздником в году,
Что Днем святого Валентина
Его с почтеньем назовут.
Улыбки и цветы повсюду,
В любви признанья вновь и вновь…
Так пусть для всех свершится чудо-
Пусть миром правит лишь любовь!
1 нче а.б. We wish you only kind and devoted friends! Be sure that this holiday will
bring you happiness, love and mutual understanding! Be happy!
Җыр “Yesterday».
Нәтиҗәләр чыгарыла.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Разработка внеклассного мероприятия по английскому языку День святого Валентина
Разработка внеклассного мероприятия по английскому языкуДЕНЬ СВЯТОГО ВАЛЕНТИНА.Цели и задачи мероприятия:Познакомить учащихся с праздником, его обычаями и традициями. Воспитывать уважение к традициям ...
Разработка внеклассного мероприятия по английскому языку День святого Валентина
Разработка внеклассного мероприятия по английскому языкуДЕНЬ СВЯТОГО ВАЛЕНТИНА.Цели и задачи мероприятия:Познакомить учащихся с праздником, его обычаями и традициями. Воспитывать уважение к традициям ...
Внеклассное мероприятие по предмету "День Святого Валентина"
Внеклассное мероприятие....
Внеклассное мероприятие, посвященное празднованию Дня святого Валентина
цель разработки - вспомнить историю праздника и факты, связанные с ним....
Методическая разработка внеклассного мероприятия по теме "День Святого Валентина"
Разработка содержит материал для проведения внеклассного мероприятия по английскому языку в 5-6 классах....
Разработка внеклассного мероприятия по английскому языку для учащихся 8 класса «Веселое путешествие в страну английского языка»
Внеклассное мероприятие на неделе английского языка для учсащихся 8 класса "Путешествие в страну изучаемого языка!"...
Разработка внеклассного мероприятия на английском языке, посвященного дню Святого Валентина
Цель: создание благоприятного эмоционального состояния.Задачи:-познакомить детей с традициями и историей празднования праздника «Дня Святого Валентина»;-способствовать повышению познавател...