Информатика һәм физика укытуда МКТ куллану
статья (информатика и икт) по теме

В данной работе рассматривается, как в частном опыте, используется ИКТ для преподования информатики и физики. Аргументируется целесообразность использования ИКТ при обучении учащихся.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл informatika_hm_fizika_ukytuda_mkt_kullanu.docx25.91 КБ

Предварительный просмотр:

     

Информатика һәм физика укытуда

мәгълүмати-коммуникацион технология(МКТ)ләр

куллану

   Хәзер компьютер технологияләре кеше эшчәнлегенең барлык өлкәләренә дә нык үтеп керде. Бер генә белгечлекне дә, профессияләрне дә аңардан башка күз алдына китереп булмый. Димәк мәктәп тә        шушы дөньяга яраклашкан шәһесләр тәрбияләү юнәлешендә ныклы эш алып барырга тиеш. Бу беренче чиратта укытучының дәресләрне заманча итеп оештыруына кайтып кала. Шулай  итеп,  мәгариф  системасы  җәмгыять куйган таләпләрдән калышмаска, ә укытучы заман белән бергә атларга тиеш.

  Бүгенге  көндә  дәресләрдә таблица,  рәсем,  аудиоязма,  видеоязмаларга алмашка, компьютер  программалары,  презентацияләр, электрон  дәреслек,  On-Line  режимында  укыту, интерактив такта, электрон журналлар һ.б. куллану кызу темплар белән кереп бара. Хәзерге заман дәресен компьютер, мультимедиа программаларыннан башка күз алдына китереп тә булмый.

   Мәгълүмат белән эшләүнең кәгазь, каләм, калькуляторлар, сызым кораллары, бастыру машинкалары, белешмәлекләр, сүзлекләр кулланып эшли торган иске ысулларыннан аермалы буларак, компьютерлы ысулларны яңа мәгълүмати технологияләр дип атау кабул ителгән.

   ХХ  гасыр ахыры- ХХI гасыр башында компьютер телекоммуникацияләре-глобаль компьютер челтәрләре бик кискен үсте. Бу дөнья - телекоммуникация системасы.. Мәгълүматны саклау, эшкәртү һәм тапшыруның компьютерлы ысулларын билгеләү өчен “мәгълүмати-коммуникацион технологияләр”, ягъни МКТ төшенчәсе кулланыла башлады.

  •    Укыту процессы укытучы белән укучының мәгълүмат алмашуы ул. Ләкин фән – техника үскән чорда мәълүмат бик күп һәм ул көннән – көн зур тизлек белән арта, шуңа күрә гомуми урта белем бирү мәктәпләренең  төп бурычы укучыларны кирәкле мәгълүматны эзләп табарга өйрәтүдән гыйбарәт. Хәзерге чорда укытуның яңа моделе кулланыла. Ул түбәндәгеләргә нигезләнә:
  • укыту технологиясенең үзәгендә укучы тора;
  •  уку эшчәнлегенең  нигезен педагог һәм укучының хезмәттәшлеге тәшкил итә;
  • белем алуда балалар үзләре актив катнаша;
  •  укыту процессы укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә юнәлдерелә.

Хәзерге заман дәресе проблемалы ситуацияләрдән, яңа мәгьлүмати технологияләрдән башка үстерешле була алмый.

  Укытучының белем  бирүдә  яңа мәгълүмати  технологияләре куллануы түбәндәге нәтиҗәләрне бирә:

– укучыларда әйләнә-тирә дөньядагы мәгълүмат  агымында ориентлаша алу күнекмәләрен үстерә;

– заманча техник чаралар ярдәмендә мәгълүмат алмашу күнекмәләрен үстерә;

– укучыларның танып-белү эшчәнлеген активлаштыра;

– уку  материалын  аңлау,  истә  калдыру  һәм үзләштерүне оптимальләштерә;

- һәр укучыга индивидуаль якын килергә, үзконтроль күнекмәләрен камилләштерергә мөмкинлек бирә;

- укыту процессын кызыклы, мавыктыргыч итә;

- укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә, этәргеч бирә.

       

Мин үз тәҗрибәмдә нинди ысуллар куланам соң.

Мәгълүмати-коммуникацион  технологияләрне дәреснең  төрле  этапларында: 

  1. укучыларга яңа материал аңлатканда;
  2. укучыларның белем  һәм  күнекмәләрен  тикшергәндә;

кулланырга мөмкин.

   Бу максатлардан физикадан Единая коллекция цифровых образовательных ресурсов сайтын  уңышлы файдаланам. Алдан һәр дәрескә үземә кирәкле материаллар җыелмасын әзерлим. (Слайд 1) Коллекция материаллары укучыларда кызыксыну тудыра, яңа материалны аңлауларын җиңелләштерә, күрсәтмәлелекне тәэмин итә. Ныгыту өлешенә дә сораулар җыелмасы тәкъдим ителә. Укытучыдан инициатива һәм Интернет ресурсны файдалана белү (вакытында Интернетны ача белү) таләп ителә. Укучыларның үзбелемнәрен үстерү максатыннан да Интернет-ресурс материаллары белән танышуны тәкъдим итәргә була.

   Информатикадан  Бином интернет ресурсы ннан алган Семакин И.Г. ның укыту-методикасы комплексын (УМК), ягъни электрон китабын файдаланам. Һәр дәрестә презентацияләр, флеш-роликлар җыелмасы карала. Ул укучыларның белемнәрен системалаштырырга, ныгытырга ярдәм итә. Күрсәтмәлелекне тәэмин итә. Укытучының дәрескә әзерләнү вакытын кыскартырга мөмкинлек бирә.

 Укытучының белемнәрен киңәйтү максатыннан открытый-класс (слайд4) челтәр укыту берләшмәләрен, Татарстан республикасында электрон укыту (слайд 5)  укытучылар берләшмәләрен уңышлы дип саныйм. Алдагы уку елында укытучылар берләшмәләренең катнашучысы гына булып торсам, бу уку елында 8, 9 сыйныф укучылары өчен өйдә мөстәкыйль эшләргә омтылучы укучылар өчен информатика һәм МКТ фәненнән факультативлар ачтым.(Слайд 6-7) Факультативлар үтелгән тема буенча белемнәрне ныгытырга, киңәйтергә, Интернетта эзләнергә этәргеч булып тора. Укытучыдан янә инициатива, өлгерлек, кызыксынучанлык сорала.

  Укучыларның информатика һәм МКТдан белемнәрен On-Line  режимында  тикшерү максатыннан www.klyaksa.net  сайтын уңышлы дип саныйм. Укучыларны ЕГЭга әзерләү һәм элективлар алып бару өчен Поляков сайты материалларыннан файдаланам. Шулай укытуны үзләштерүдә үзер компьютер программаларын да кулланам.

  Белем бирү эшчеләренең социаль челтәре (слайд 8) укытучыга мини-сайтлар төзүдә ярдәм итә ала, шулай ук башка коллегаларның эшчәнлеге белән танышырга мөмкинлек бирә.  Башка белем порталларын да санарга мөмкин. Үз белемемне күтәрү максатыннан Vediouroki.net сайтындагы яңалыкларга язылдым һәм башка берничә Интернет-ресурсның яңалыклары белән танышырга тырышам   . (Мәсәлән яңа УМК лар белән танышып бару максатыннан.)

Татарстан Республикасы укытучылары укыту процессында "Кирилл һәм Мефодий" электрон белем бирү ресурсы белән дә файдалана алалар. Ресурсны куллану өчен укытучының автоматлаштырылган эш  (АРМ учителя) урынын булдыру һәм белем базасын компьютерга урнаштыру мөһим.  Алар ярдәмендә түбәндәгеләрне эшләргә мөмкин:

- әзер мультимедиа-дәресләрне куллану;

- әзер дәресләрне кулланып үзеңнең дәрес планнарын төзү;

- контроль эшләр һәм викториналар оештыру;

- укытуда файдаланырлык проектлар төзү;

- әзер тестларны куллану яисә үзеңнекеләрен эшләү;

- тематик планнар төзү;

- үзеңнең медиа-коллекцияны  булдыру һәм укыту процессында файдалану.

Үземә алга таба укыту процессында "Кирилл һәм Мефодий" электрон белем бирү ресурсы белән файдалануны максат итеп куям.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Метапредметный урок по информатике и физике "Незримый пятый океан"

Метапредметность очень актуальна в обучении с использованием современных образовательных технологий на уроках информатики и ИКТ. Современный учитель информатики должен и обязан в своей педагогической ...

Бинарный урок по информатике и физике в 9 классе

Бинарный урок по физике и информатике.Практическая работа«Изучение абсолютно упругих соударений с помощью компьютерной модели».Разработка учителя физики Федоровой Татьяны геннадьевны,учителя инф...

Интегрированный урок по информатике и физике

Материал к интегрированному уроку на тему: "«Исследование зависимости силы упругости от удлинения, определение жесткости пружины через работу с Мастером диаграмм в электронных таблицах Excel »...

Интегрированный урок по информатике и физике

Интегрированный урок по информатике и физике...

Конспект воспитательного мероприятия по информатике и физике "Путешествие на планету Intel"

Конспект воспитательного мероприятия по информатике и физике "Путешествие на планету Intel"     Основной целью проведения данного мероприятия является развитие информационной...

Викторина "Информатика в физике" для 9-х классов коррекционной школы. Авторы: Учитель физики: Потоцкая Софья Александровна, учитель информатики: Ольховская Мария Валерьевна.

Викторина по физике и информатике расчитана  для 9-х классов I вида и для 9-го класса I и VIII вида. Это внеклассное интегрированное игровое мероприятие  состоит из нескольких различных конк...

Мастер-класс "Использование интерактивной доски на уроках информатики и физики"

Возможности использования интерактивной доски на всех этапах уроков информатики и физики...