Физикадан “Ом законы” темасына план конспект.
план-конспект урока по физике (8 класс) на тему
Физикадан “Ом законы” темасына план конспект.
( 8 нче сыйныф)
Дәреснең максаты:
1. Үткәрелгән тәҗрибәләрне анализлау юлы белән, чылбыр бүлемтегендә, ток зурлыгының көчәнешкә һәм каршылыкка бәйле булуын исбатлау.
2. Мәсьәләләр чишү күнекмәләрен ныгыту, фикерләү сәләтен үстерү.
3. Укучыларда физика фәненә кызыксыну, белемгә омтылыш тәрбияләү.
Җиһазлау: һәр партага амперметр, вольтметр, каршылыклары 1,2,4 Ом булган резисторлар, ток чыганагы, ачкыч, тоташтыргычлы электр үткәргечләре. Компьютер, экран, телевизор, видио магнитофон, видио кассета, демонстрацион амперметр һәм вольтметр.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
rail_ns_portal.docx | 136.29 КБ |
Предварительный просмотр:
Әтнә районы Олы Мәңгәр төп гомуми белем бирү мәктәбе
Физикадан “Ом законы” темасына план конспект.
( 8 нче сыйныф)
Төзеде: Әтнә районы Олы Мәңгәр төп гомуми белем бирү мәктәбенең физика укытучысы Хөснетдинов Р.Г.
Физикадан “Ом законы” темасына план конспект.
( 8 нче сыйныф)
Дәреснең максаты:
1. Үткәрелгән тәҗрибәләрне анализлау юлы белән, чылбыр бүлемтегендә, ток зурлыгының көчәнешкә һәм каршылыкка бәйле булуын исбатлау.
2. Мәсьәләләр чишү күнекмәләрен ныгыту, фикерләү сәләтен үстерү.
3. Укучыларда физика фәненә кызыксыну, белемгә омтылыш тәрбияләү.
Җиһазлау: һәр партага амперметр, вольтметр, каршылыклары 1,2,4 Ом булган резисторлар, ток чыганагы, ачкыч, тоташтыргычлы электр үткәргечләре. Компьютер, экран, телевизор, видио магнитофон, видио кассета, демонстрацион амперметр һәм вольтметр.
Дәрес барышы:
1) Оештыру моменты(слайд 1).
2)Кабатлау тесты. (слайд 2).
Сорауларга җавап: (5-7 минут)
- Нәрсә ул электр каршылыгы? Ул нинди хәреф белән билгеләнә, аның үлчәү берәмлеге нинди?
- Үткәргечләрнең электр каршылыгын нинди формула белән исәплиләр? (Бер укучы тактага формуласын яза һәм аңлатма бирә )
- Нәрсә ул чагыштырма каршылык? Ул нинди хәреф белән билгеләнә? Аның үлчәү берәмлеге нинди?
- Резистор һәм аның схемада шартлы билгеләнеше.
3)Яңа материалны аңлату:
Алдагы дәресләрдә без электр тогы, электр тогының тәэсирләре, ток зурлыгы, электр көчәнеше, үткәргечләрнең электр каршылылыгы белән танышкан идек. Бүгенге дәрестә ,без сезнең белән ток зурлыгы электр көчәнеше һәм үткәргечнең электр каршылыгы бәйлелеге белән танышырбыз. Шулай итеп безнең бүгенге темабыз “ Ом законы”.
1826 елда немец электротехнигы Георг Симон Ом Берлин университетында үзенең диссертациясен яклаган.Диссертациядә ток зурлыгы, электр көчәнеше һәм каршылыгының ныклы үзара бәйләнеше чагылдырылган була.Бу закон барлык электр чылбырлары өчен дә үтәлә.
Бүген без дәрестә эксперименталь рәвештә Ом законын ачыкларбыз.Моның өчен сезнең алдыгызда барлык приборлар да җитәрлек.
Бирем №1.
Көчәнеш даими булганда, чылбырдагы ток зурлыгының каршылыкка бәйлелеген билгеләү. (парларда эшләү).
(слайд 3).
Чылбырны түбәндәге схема буенча җыябыз:
Шулай итеп, чылбырдагы каршылыкны үзгәртә бару юлы белән чылбырның һәр каршылыгына туры килгән ток зурлыгын таблицага язып барабыз.(Көчәнеш һәр очрак өчен дә даими)
R, Ом | 1 | 2 | 4 |
I, A |
Таблицадагы саннар буенча чылбыр бүлемтегендәге ток зурлыгының шул бүлемтекнең электр каршылыгына бәйлелек графигын төзибез.Чылбыр бүлемтегендәге көчәнеш даими булганда шушы блемтектәге ток зурлыгының электр каршылыгына ничек бәйле булуы турында нәтиҗә ясыйбыз. (слайд 4).
Көчәнеш даими булганда,чылбыр бүлемтегендәге ток зурлыгы шушы бүлемтекнең электр каршылыгына кире пропорциональ: I~1/R, U= const.
Искәрмә: Чылбырның каршылыгы азайган очракта, ток зурлыгы бик нык арта ,ә бу үз чиратында үткәргечләрнең җылыныуына китерә.Бу күренеш кыска ялганыш дип атала. Кыска ялганыш ул, көнкүрештәге электр тогы белән чыккан янгынның төп сәбәбе.
Бирем №2. Чылбырның каршылыгы даими булганда чылбырдагы ток зурлыгының көчәнешкә бәйлелеген тикшерү.
Укытучының демонстрацион өстәлендә бер укучы амперметр, вольтметр, резистордан,ток чыганагыннан һәм ачкычтан торган чылбырны җыя.Бу вакытта укытучы башка укучылар белән кыска ялганыш барлыкка китерүче сәбәпләр турында аңлата. (слайд 5)
U, B | 4 | 6 | 8 |
I, A |
Үткәргечнең каршылыгы үзгәрешсез калганда ,чылбыр бүлемтегендәге ток зурлыгы бүлемтек очларындагы көчәнешенә туры пропорциональ була: I ~ U, R= const (слайд 6).
Нәтиҗә: (слайд 7)
- Чылбыр бүлемтегендәге каршылык үзгәрешсез калганда,бүлемтектәге ток зурлыгы көчәнешкә туры пропорциональ: I ~ U, R= const
- Чылбыр бүлемтегендәге көчәнеш үзгәрешсез калганда , шушы бүлемтектәге ток зурлыгы бүлемтекнең каршылыгына кире пропорциональ була: I~1/R, U= const.
- Үткәргечнең каршылыгы никадәр азрак булган саен, ток зурлыгы шулкадәр зуррак була.Әгәр каршылык бик аз була икән,ток зурлыгы кискен артачак. Нәтиҗәдә үткәргеч каты кыза , җылына. Бу хәл кыска ялганыш вакытында күзәтелә. Кыска ялганыш ул, көнкүрештәге электр тогы белән чыккан янгынның төп сәбәбе.
Үткәрелгән тәҗрибәләрне анализлап без шундый нәтиҗәгә килдек.Шушы ук нәтиҗәләргә 1827 елда немец галиме Георг Ом да ирешкән. Бу ачышы белән электр күренешләре теориясе үсешенә зур өлеш кертә.
Ом законы түбәндәгечә: Чылбыр бүлемтегендәге ток зурлыгы бүлемтек очларындагы көчәнешкә туры пропорциональ ,ә аның каршылыгына кире пропорциональ . (слайд 8).
Формуласы:
Ом законын түбәндәге өчпочмак буенча истә калдыру уңайлырак:
Моннан U=I*R ; R= U/ I
Ом законын кулланып,үткәргечнең каршылыгын белергә мөмкин. Моның өчен бүлемтек очларындагы көчәнешне ток зурлыгына бүләбез : R= U/I. [1 Ом = 1В/1А] Ләкин үткәргечнең каршылыгы үткәргеч очларындагы көчәнешкә һәм ток зурлыгына бәйле түгел.
(Георг Ом турында 1 укучы чыгышы)
Георг Ом 1833 елда Германиянең политехник мәктәбенең танылган профессоры була,соңрак аның ректоры була.Ә бу вакытта Англиядә ,Франциядә аның бу ачышы билгеле булмый.Ом законы ачылгач, 10 елдан соң француз физигы Клод Пулье , үзе уздырган экспериментларга нигезләнеп, шундый ук нәтиҗәләргә килә.Соңрак, бу законның инде 1827 елда ук Ом тарафыннан ачылган булуы билегеле була. Хәзергесе көндә дә француз укучылары Ом законын – Пулье законы дип өйрәнәләр.
4) Өйрәнгән материалны ныгыту. (слайд 9).
Ом законын кулланып мәсьәләләр чишү.
1. Электр ламспасы спиралендәге ток зурлыгы 740мА ,электр лампасының каршылыгы 300 Ом булса, бу лампадагы көчәнеш күпме?
Бирелә: Си
I=740 mA 0,74 А Чишү:
R=300 Ом Ом законыннан чыгып, I=U/R моннан U=IR.
U- ? U=0,74А.300Ом=222В
Җавап: 222В
2. Резистордагы ток зурлыгы 10 мА, көчәнеш 10 В ка тигез булса, бу резисторның каршылыгы күпме? (1 укучы такта янында чишә)
3.Ток зурлыгының көчәнешкә бәйлелек графигы буенча үткәргечнең каршылыгын табарга.
Тест №2.
Вариант 1
1. Ток зурлыгы үткәргечнең каршылыгына ничек бәйле?
А. Ток зурлыгы үткәргечнең каршылыгына туры пропорциональ.
Б. Ток зурлыгы үткәргечнең каршылыгына кире пропорциональ.
В.Ток зурлыгы үткәргечнең каршылыгына тигез.
Г. Бәйлелек юк.
2. Ом законының формуласы.
А. Б. В. I= UR Г.
3. Электр чылбырында тоташтырылган резисторда ток зурлыгы 3- А , көчәнеш - 6 В булса, резисторның каршылыгы күпме?
А. 2 Ом. Б. 0,5 Ом. В. 18 Ом Г. 3 Ом.
4. Үткәргеч очларындагы көчәнеш ике тапкыр арта,бу вакытта үткәргеч аша үтүче ток зурлыгы ничек үзгәрер?
А. 2 тапкыр кими
Б. Үзгәрми
В. 2 тапкыр арта
Г. 1,5 тапкыр кими
5. 127 В көчәнешкә исәпләнгән электр лампасын 220 В чылбырга тоташтырырга мөмкинме?
А. Ярамый.Ток зурлыгы билгеләнгән чикне узачак һәм лампа яначак
Б. Ярый.Бернәрсә дә булмаячак
В. Ярый , ләкин даими ток булганда гына
Г. Ярый. Лампа яхшы сыйфатлы булганда
Вариант 2
1. Чылбырдагы ток зурлыгы үткәргеч очларындагы көчәнешкә бәйлеме?
А. Ток зурлыгы үткәргеч очларындагы көчәнешкә туры пропорциональ.
Б.Ток зурлыгы үткәргеч очларындагы көчәнешкә кире пропорциональ..
В. Бәйлелек юк.
Г.Ток зурлыгы көчәнешкә тигез
2. Ом законы әйтелеше.
А. Үткәргечтәге ток зурлыгы үткәргечнең каршылыгына туры пропорциональ, үткәргеч очларындагы көчәнешкә кире пропорциональ.
Б. Үткәргечтәге ток зурлыгы үткәргеч очларындагы көчәнешкә туры пропорциональ, үткәргечнең каршылыгына кире пропорциональ.
В. Үткәргечтәге ток зурлыгы үткәргечнең каршылыгына һәм үткәргеч очларындагы көчәнешкә туры пропорциональ.
Г. Үткәргечтәге ток зурлыгы үткәргечнең каршылыгына һәм үткәргеч очларындагы көчәнешкә кире пропорциональ
3. Электр лампасындагы ток зурлыгы 0,5 А ,каршылыгы 10 Ом булганда, үткәргеч очларындагы көчәнеш күпме булыр ?
А. 8,5 В Б. 20 В. В. 0,05 В Г. 5 В.
4. Үткәргечтәге ток зурлыгын 2 тапкыр киметергә кирәк.Моның өчен нишләргә?
А. Көчәнешне 2 тапкыр арттырырга
Б. Каршылыкны 2 тапкыр киметергә
В. Көчәнешне 2 тапкыр киметергә
Г. Бернәрсә дә эшләмәскә,ул үзе кими
5. Үткәргечнең каршылыгы аның аша үтүче ток зурлыгына һәм үткәргеч очларындагы көчәнешкә бәйлеме?
А. Үткәргечнең каршылыгы үткәргеч очларындагы көчәнешкә һәм аның аша узучы ток зурлыгына бәйле.
Б. Көчәнешкә генә бәйле
В. Ток зурлыгына гына бәйле
Г. Бәйле түгел
5) Нәтиҗә ясау.(слайд 10):
Начало формы Конец формы
| |
| |
| |
| |
|
6)Өй эше:
§ 44, кабатлау. Күнегү 19.
1 вариант – 1,3,5.
2 вариант – 2,4,6.
Лаборатор эш №6 га әзерләнергә
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"М. Хасанов. "Язгы аҗаган" әсәренә анализ" темасына план-конспект. 11 класс, татар төркеме
" М. Хасанов "Язгы аҗаган" әсәренә анализ" темасына план-конспект 11 сыйныф татар подгруппасы өчен....
"Х. Туфанның "Киек казлар" шигырендә хис-кичереш" темасына 7сыйныф татар төркем өчен дәрескә план-конспект
"Х. Туфанның "Кмек казлар" шигырендә хис-кичереш" темасына 7 сыйныф татр төркеме дәрескә өчен план-конспект...
"Эллада аллалары һәм геройлары" темасына 5сыйныфта тарих дәресенең план- конспекты:
Дәреслек: Борынгы заман тарихы. Ф.А.Михайловский. Дәрескә презентация бар....
ФДГББС гамәлгә кертү шартларында “Һөнәрләр” темасын кабатлау дәресенә яңача караш План-конспект
3нче сыйныфның рус төркемнәрендә татар теленнән "һөнәрләр" темасына бәйле сүзләрне сөйләмдә активлаштыру, кулланырга күнектерү; диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү максатыннан узд...
"Кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе" темасына план-конспект, 5 нче сыйныф.
quot;Кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе" темасы 5 нче сыйныф балалары тарафыннан авыр үзләштерелә, чөнки аларның әлегә морфология буенча булган белемнәре әзрәк. Ләкин дәрес дөрес һәм кызыклы оеш...
“Фигыль” темасына татар теле дәресеннең план - конспекты
1) Затланышлы фигыльләр (боерык, хикәя, шарт фигыльләр) турында алганбелемнәрне гомумиләштереп кабатлау. Зат-сан белән дөрес төрләндерүкүнекмәләрен камилләштерү. 2) Логик фикерл...
"Дуслар иле" темасына план-конспект
5 нче сыйныфның "Дуслар иле" темасына план-конспект...