Физика фәне буенча интелектуаль бәйге.
презентация к уроку по физике на тему
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Төзеде : Әтнә районы Олы Мәңгәр урта мәктәбенең физика укытучысы Хөснетдинов Р.Г. УЕНЫ “ Алтын бишлек”
1.Тур. “Ныклы сүзтезмә”. 2.Тур. “Кем(нәрсә) беренче”. 3 .Тур. “Галимнәр һәм бөек ачышлар”. 4.Тур. “Артык сүзне тап.” 5.Тур. “Приборларны таны” 6.Тур. “ Син – миңа ,мин – сиңа.” 7.Тур. “Мәсьәләләр” 8.Тур. “Капитаннар ярышы” 9.Тур. Музыкаль тәнәфес. 10.Тур. Йомгаклау.
1 нче ТУР “ Ныклы сүзтезмә”.
Бу турда физикада киң кулланыла торган сүзтезмәләрнең беренче өлеше әйтелә,икенче өлешен командалар үзләре әйтә.Һәр дөрес җавап өчен 1 балл куела.Һәр сорауга 5 секунд вакыт бирелә.Мәсәлән, механик(хәрәкәт).
1 нче командага сораулар.
1. Материаль нокта 2.Тигезтизләнешле хәрәкәт 3.Эластик деформаци я 4.Кузгалмас блок 5.Файдалы эш к оэффициент ы
6. Импульс саклану законы 7. И нерциаль исәп системасы 8.Кристаллик җисемнәр 9.Математик маятник 10. Үз ешлыгы
2 нче командага сораулар.
1.Тигез хәрәкәт 2.Ирекле төшү 3.Пластик деформация 4.Күчмә блок 5.Уртача тизлек
6.Энергия саклану законы 7.Тирбәнү периоды,ешлыгы 8.Атмосфера басымы 9.Реактив хәрәкәт 10.Пружиналы маятник
2 нче ТУР “ Кем(нәрсә) беренче”.
Бу турда ике галимнең фамилиясе әйтелә шуларның кайсысы бу дөньяда алданрак яшәгәнен әйтергә яки ике физик прибор әйтелсә бу приборларның кайсысы алданрак уйлап табылганын белергә кирәк булачак.
1 нче командага сораулар.
1. Аристотель - Галилей 2 . Зенон – Галилей 3 . Архимед – Гук 4 . Резерфорд – Максвелл 5 . Дирижабль – һава шар ы
6. электромагнит – компас 7 . терекөмешле барометр – барометр-анероид 8 . блок – күтәрү кран ы 9. микроскоп – телескоп 1 0 . Артезиан ко есы – су торбасы
2 нче командага сораулар.
1.Торричелли – Ньютон 2. Галилей – Ньютон 3. Пароход – су асты көймәсе 4. Кулон – Гильберт 5. Ампер – Вольта
6. Декарт – Юнг 7. дизель – карбюратор 8. термос – термометр 9. радио алгыч – электродвигатель 10. станция «Мир» - станция «Салют»
3 нче ТУР “ Галимнәр һәм бөек ачышлар”.
Бу турда галимнәрнең кайсы өлкәдә нинди ачышлар ясаганын яки кайсы өлкәдә зур уңышларга ирешкәнен белергә кирәк . Иң беренче бу галимнең фамилиясе яки ачышлары укыла һәм тест формасында 4 төрле җавап тәкъдим ителә, шулардан дөрес җавапны сайлап алырга кирәк.
1 нче командага сораулар.
1.“Физика” сүзен фәнгә беренче булып кем керткән? Ломоносов М. В. Галилей Демокрит Аристотель
2. Беренче тапкыр бөтендөн ь я тартылу көчен кем ача ? Ломоносов М. В. Галилей Демокрит Ньютон
3. Инглиз галиме Роберт Гук нәрсәне өйрәнә? эластиклык көчен сыеклыкларда һәм газларда басымны молекулаларны төрекөмешле барометрны
4. Һава шарын кем ача? Монгольфье Фултон Архимед Галилей
5. Королёв С. П. – нинди өлкәдә уңыш казанган? Термометр төзүдә Космик ракета төзүдә Дизел ь двигателе төзүдә Паровоз төзүдә
6. Атом төшенең уңай корылмага ия булуын беренче тапкыр кем билгели? Эрнест Резерфорд Майкл Фарадей Джеймс Максвелл Александро Вольта
7.Майкл Фарадей нәрсәне ача? Энергия Ток чыганагы Фотоаппарат Электромагнитик кыр
8.Галәмнең беренче гелиоцентри к картина сын кем тәкдим итә? Коперник Ньютон Аристотель Декарт
2 нче командага сораулар.
1. “Атом” сүзен фәнгә беренче булып кем керткән? Галилей Демокрит Ньютон Ломоносов М. В.
2. Инер ция к ү ренешен кем ача? Ломоносов М. В. Галилей Демокрит Ньютон
3. Италия галиме Эванджелиста Торричелли нәрсәне ачкан? кыздырма кыллы электр лампасы һава шары терекөмешле барометр термометр
4. Механиканың алтын кагыйдәсен кем ачкан? Монгольфье Галилей Ньютон Герон Александрийский
5. Җисемнәрнең хәрәкәт законнарын өйрәнүгә кайсы галим зур өлеш керткән? Ньютон Галилей Циолковский К. Э. Томас Юнг
7. Джеймс Уатт нәрсә уйлап таба? Карбюратор Пар машинасы Дизель Термометр
7. Генрих Гер ц нәрсә ачкан? Электр кыры Магнит кыры Электромагнитик кыр Электормагнитик дулкын
8. М.А. Ампер нәрсә ача? Электр двигателе Электромагнит Токларның үзара тәэсире Термометр
4 нче ТУР “ Артык сүзне тап.”
1 нче командага сораулар.
1. Ом Вольта Ампер Галилей
II ток зурлыгы реостат көчәнеш каршылык
III электр тогының хими к тәэсире электр тогының җылылык тәэсире электр тогының магнитик тәэсире кыздырма кыллы лампа
IV аккумулятор гальвани к элемент яшен үткәргеч кояш батаре ясы
V 1. телевизор экран ы 2. свеча 3. я шен 4. кыздырма кыллы лампа
VI 1. фотоаппарат 2. линза 3. призма 4. көзге
VII 1. авырлык көче 2. динамометр 3. авырлык 4. җисемнең массасы
2 нче командага сораулар.
I 1. Галилей 2. Ньютон 3. Кавендиш 4. Ампер
II 1. вольтметр 2. амперметр 3. реостат 4. ток зурлыгы
III 1. үткәргеч 2. предохранитель 3. кыздырма кыллы лампа 4. көчәнеш
IV 1. нейтрон 2. протон 3. бакыр 4. электрон
V 1. ай 2. йолдызлар 3. яшен 4. телевизор экраны
VI 1. перископ 2. күзлек 3. ерактан күрүчәнлек 4. якыннан күрүчәнлек
VII 1. магнит кыры 2. гравитация 3. Ампер көче 4. Лоренц көче
5 нче ТУР “ Приборларны таны”
1 нче командага сораулар.
1. Температура үлчәү приборы. Термометр
2. Җылы яки салкын азыкны саклау приборы. термос
3. Һаваның дымлылыгын үлчәү приборы . г игрометр яисә психрометр
4. Җисемнәрнең электрлануын билгеләүче прибор Электроскоп
5. Электр көчәнешен үлчәү приборы. Вольтметр
6. Электр тогының башкарган эшен үлчәү приборы. Электр счетчигы
7 Химик ток чыганагы. Аккумулятор
8 Җирнең магнит кырын билгеләү приборы компас
2 - нче командага сораулар.
1 Электр энергиясен механик энергиягә әйләндерү җайланмасы электр двигателе
2. Корыч кендекле кәтүк. электромагнит
3. Ток зурлыгын үлчәү приборы. амперметр
4. Электр каршылыгын үлчәү приборы. омметр
5.Электр тогының егәрлеген үлчәү приборы. Ваттметр
6. Электр чылбырында токны өзүче җайланма. ачкыч
7. Төп элементы булып вольфрам кыл торган электр җайланмасы. лампочка
8. Ике ягы да сферик өслек белән чикләнгән үтәкүренмәле җисем. Линза
6 нч ы тур: «Син — миңа, мин — сиңа».
Бу турда һәр команда көндәшләренә бирү өчен алдан әзерләгән 2 сорауларын бер-берсенә бирергә тиешләр. Каршы як команда бу сорауга җавап биргән очракта 2 шәр балл бирелә. Билгеле инде, сорау бирүче үзе җавапны белергә тиеш.
7.Тур. “Мәсьәләләр” .
Бу турда һәр командага конвертка салып мәсьәлә бирелә. Мәсьәләне чишкән командаларга 2 шәр балл бирелә.Командалар мәсьәлә чишкән вакытта “болельщиклар” ярышы уздырыла.Дөрес җавап бирүчеләргә бүләк бирелә
8.Тур. “Капитаннар ярышы ”
Бу турда һәр дөрес җавп өчен капитаннарга 1 балл бирелә.Вакыт чикләнгән. Җавап 2 -3 секундтан артмаска тиеш.
I нче командага сораулар.
1.Көч үлчәү приборы. 2.Бер җисем икенче җисем өстеннән хәрәкәт иткәндә барлыкка килгән көч. 3. Ток зурлыгы үлчәү берәмлеге. 4.Сыеклыкка батырылган җисемгә тәэсир итә торган көч. 5.Җирнең җисемнәрне үзенә тарту көче.
6.СИ системасында масса үлчәү берәмлеге. 7.Хәрәкәт итүче җисем нинди энергиягә ия ? 8.СИ системасында басым үлчәү берәмлеге . 9.Ике төрле матдә молекулаларының бер-берсе белән аралашуы. 10.Җисемгә башка җисемнәр тәэсир итмәгәндә үзенең тизлеген саклау күренеше.
2- командага сораулар
1.Атмосфера басымын үлчәү приборы . 2.Электр корылмасы үлчәү берәмлеге. 3.Матдә эри торган температура. 4. Җисемнең формасын һәм күләмен саклау үзлеге . 5.Сыеклыкларда яки газларда эчке энергиянең агым буйлап күчерелүе
6.Үтелгән юлның вакытка чагыштырмасына тигез булган физик зурлык. 7.Вакыт узу белән җисемнең башка җисемнәргә карата торышын үзгәртү күренеше 8.СИ системасында механик эшнең үлчәү берәмлеге. 9.Электр каршылыгы үлчәү берәмлеге 10.Җисем массасының күләменә чагыштырмасы.
9.Тур. Музыкаль тәнәфес.
10.Тур. Йомгаклау.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт ! Нәтиҗә ясау
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Физика буенча карточкалар
10,11 класслар өчен мөстәкыйль эшләр...
Физика буенча өлкән классларда уен "Зиһен базары"
Физика буенча өлкән классларда уен "Зиһен базары"...
2 сыйныфта татар теленнән "Мәгънәләре буенча исемнәрне төркемләү" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе
2 сыйныфта татар теленнән "Мәгънәләре буенча исемнәрне төркемләү" темасы буенча дәрес үткәрелә. Предметны белдергән сүзләр ныгытыла, аларны мәгънәләре буенча төркемнәргә бүләргә өйрәтелә....
Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының гомумбелем бирүче Олы Мәңгәр урта мәктәбе “ Алтын бишлек” Физика фәне буенча класстан тыш чара: Укытучы: 1 нче кв. категорияле укытучы
Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының гомумбелем бирүче Олы Мәңгәр урта мәктәбе “ Алтын бишлек”Физика фәне буенча класстан т...
Интелектуаль уен " Йолдызлы сәгать"
Интелектуальная игра для учащихся начальных классов на татарском языке...
Коррекционные логопедические занятиядляобучающихся 2 класса с умственной отсталостью( интелектуалые нарушения Вариант 1 )
Коррекция нарушений устной и письменной речи у обучающихся 2-х классов с умственной отсталостью (интеллектуальными нарушениями. Вариант 1), способствующая усвоению школьной программы по русскому ...
Рабочая программа "Интелектуалы" 3 класс - внеурочная деятельность.
Рабочая программа "Интеллектуалы" 3 класс предназначена для педагогов дополнительного образования, классных руководителей. рассчитана на один год....