Туган телем - иркә гөлем
материал по теме

Гайнуллина Руфия Мансуровна

Мои публикации:

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_telem_kvn.docx18.29 КБ

Предварительный просмотр:

                                     Туган телем – иркә гөлем

(Туган тел көненә багышланган “Йолдызлы сәгать” уены)

Зал бәйрәмчә бизәлә. Мәкальләр язылган плакатлар эленә. Уенда 10 бала катнаша.

А.б. Кадерле балалар һәм тәрбиячеләр! Бүген туган тел көне. Туган телебез – татар теле – зур тарихлы, бай, җырлы, моңлы тел ул. Бүген без “Йолдызлы сәгать” уены уйнарбыз. Катнашучылар, рәхим итегез!

Чыгалар, өстәл артына басалар. Һәрберсе үзенең исем фамилиясен әйтә.

А.б. Балалар мин сезгә уеныбызны күзәтеп, җыйган балларны санап утыручыларны тәкъдим итәм.

Жюри членнары белән таныштыру.

А.б. Туган тел! Безне хыялланырга өйрәткән әкиятләрне, тапкыр, җор телле булырга өйрәткән табышмак һәм мәкальләрне, моңлы җырларыбызны туган тел аша ишетәбез.

Уеныбызның беренче турына рәхим итегез.

1) 4 әкияткә иллюстрация эленә. Командалар чиратлашып белергә тиеш.

1) Су анасы;

2) Шүрәле;

3) Кәҗә белән сарык әкияте;

4) Сертотмас үрдәк (Абдулла Алиш)

          2) Табышмаклар

Өстенә кигән йөз күлмәк. (1)                    Кечкенә генә йорт, (2)

Утыра бер ак чүлмәк.(Кәбестә)                Эче тулы корт.(Карбыз)

         

         Яфракларын чәйгә салалар, (3)               Иртән бик иртә тора, (4)

         Җимеше кызыл да, кара да,                     Матур итеп кычкыра.(Әтәч)

         Вак-вак тәмле бөртекләр

         Нәрсә була, балалар?(Карлыган)

Йомры-йомры таш кына, (5)                     Кешенең дусты, (6)

Эче тулы төш кенә.                                    Йортның сакчысы.(Эт)

Вата алсан таш тышын

Ашарсың тәмле төшен.(Чикләвек)

             3) Дәвам итәргә

А) Бит күрке –күз. (Тел күрке – сүз).

Б) Эш беткәч, (уйнарга ярый).

В) Әке,пәке, кыек( сәке

Эремчек син кал ул чык)

Г) Теле барның –(иле бар)

Д) Аз сөйлә, (күп тыңла).

Е) Ваттым мичкә, яктым мичкә,

    (Бер мичкәне бер мичкә.

    Ярый сыйды мичкә мичкә,

     Ул да җитте бер кичкә).

4) Әкиятләрдән өзек укыла. Кайсы әкияттән икәнең белергә.

1. “Ай белән Кояш элек заманда гел бер җирдә генә тормакчы булганнар. Шуннан соң, бөтен кошларны җыеп, шул турыда җыелыш ясаганнар. Бөтен кошлар, боларның бер җирдә торуларына риза булып, шуңар кул куйганнар. Болар арасында бары бер генә кош кул куймыйча калган, ди.”

     А.б. Бу өзек кайсы әкияттән? (“Ай белән Кояш” татар халык әкияте)

             Кайсы кош кул куймыйча калган? (Ярканат)

2. “Борын заманда бер авылда бер карт белән бер карчык торган. Карт карчыгына: “Карчык, син ипи пешереп куй, мин балык тотарга барып кайтыйм”, - дигән. Шуннан соң карт, бер күлгә барып, балык тоткан. Карт балыкларны чанага төягән дә өенә кайтырга юлга чыккан.”

      А.б. Балалар, карт юлда кемне очраткан икән? (Төлке)

              Бу өзек кайсы әкияттән? (“Карт белән Төлке” татар халык әкияте)

3. “Бүреләр бик каты куркуга төшәләр. Шуннан соң араларындагы бер зурраклары әкрен генә торып читкә сыза. Аны көтәләр-көтәләр дә, ул кайтмагач, икенчесе, өченчесе... Шулай акрын гына таялар болар. Шулай итеп, бүреләр бер-бер артлы барысы да китеп югала, ди.”

      (“Кәҗә белән Сарык туйганчы ботка ашап, ут янында ятып йоклыйлар, ди.”)

      А.б. Бу өзек кайсы әкияттән? (“Кәҗә белән Сарык әкияте” А.Алиш)

4. “Менә бер ел үткән, ике ел, өч ел үткән. Шулай матур гына тереклек иткәндә, әниләре авырып киткән. Күрше урманда дусты бар икән, шуны дәшеп әйткән: - Дустым, барсана, кызларыма әйтсәнә, хәлемне белергә килсеннәрче, -дигән. Дусты шундук чыгып чапкан.”

      А.б. Балалар, урмандагы дусты кем булган икән? (Тиен)

Бу өзек кайсы әкияттән? (“Өч кыз” татар халык әкияте)

А.б. 5нче тур Туган илебез – Татарстан бик матур һәм бай ил. Урман-күлләрендә төрледән-төрле кош-корт һәм җәнлекләр яши, болыннарда, бакчаларда төрле үләннәр, җиләк-җимеш, яшелчәләр үсә.

Тактада, минемчә, барысы да кыргый хайван рәсемнәре. Дөресме? Хаталы рәсемне әйтеп бир.

  1. бүре;
  2. аю;
  3. эт;
  4. төлке;
  5. тиен;
  6. куян

- Минемчә, монда барысы да яшелчәләр. Дөресме? Хаталы рәсемне әйтеп бир.

1) кәбестә;                 1) җиләк

2) бәрәңге;                2) крыжовник;

3) кыяр;                 3) йөзем

4) кишер;                 4) кыяр;

5) алма;                 5) карлыган

        

А.б. Ниһаять, иң соңгы тур – финалга килеп җиттек.

Башваткыч. Ике командалар кара-каршы уйный. Алып баручы бер сүз әйтә – ул кайсы авазга бетә, шул аваздан сүз дәвам ителә.

Алма, ат, тукран һ.б.

 

А.б. Шуның белән уеныбыз тәмам. Сүз җюрига бирелә. Йомгаклау, нәтиҗә чыгару, җиңүчене бүләкләү.

Бергәләп җырлыйк “Туган тел” җырын,

Онытканнарның бәгырен телеп,

Мин бит татар баласы, диеп,

Кешеләр һәрчак торсыннар белеп.

         Җыр “Туган тел”

А.б. Туган телгә багышланган уен – кичәбез тәмам. Катнашучы балаларга, карап утыручыларга һәм жюрида утыручыларга зур рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Инша "Туган телем – татар теле."

Туган тел турында инша...

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

Туган телем - иркә гөлем (Туган тел бәйрәме)

21нче февраль- халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә туган тел бәйрәме үткәрелде. Кунакка балаларның яраткан газетасы "Сабантуй"ның әдәби бүлек мөдире, шагыйрә Йолдыз апа Шәрәпованы да чак...

Туган тел көненә сценарий. "Дөньяда иң - иң матур тел - ул минем туган телем"

Әлеге сценариның беренче өлешендә милләтебезнең мәдәнияте, милли уеннары, мәшһүр кешеләре турында кыскача күзәтү бирелә. Икенче өллешендә укучылар арасында телебез белән тирәнтен кызыксынучы, тарихыбы...