Кушма җөмлә төрләре.
план-конспект урока (9 класс)
Максат:
1.Кушма җөмлә төрләре турында мәгълүмат бирү;
2. Укучыларның анализ ясау, гомумиләштерү, мөстәкыйль фикерләүләренә ирешү;
3.Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kushma_zhoml_torlre.9_syynyf.docx | 16.24 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Кушма җөмлә төрләре.
Максат:
1.Кушма җөмлә төрләре турында мәгълүмат бирү;
2. Укучыларның анализ ясау, гомумиләштерү, мөстәкыйль фикерләүләренә ирешү;
3.Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү.
Дәреснең тибы: Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе.
Җиһазлау: Дәреслек, презентация, күнегүләр җыентыгы.
Дәрес барышы
- Оештыру.Мотивлаштыру.
Исәнләшү.Унай психологик халәт булдыру.
- Өй эшен тикшерү.
1.Сорауларга җавап бирү:
а) Кушма җөмлә дип нинди җөмлә атала?
б) Ул ничә җөмләдән тора?
2. Беренче укытучым” дигән темага мини- сочинениеләрне тапшыру.
- Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую.
- Җөмләләрне укырга һәм аермасын табарга.
- Кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләр нинди чаралар ярдәмендә бәйләнә? Шуннан чыгып, дәрескә уку мәсьәләсен (УМ) формалаштыру.
? | |
Кыңгырау шалтырады, дәрес башланды. | Кыңгырау шалтырагач, дәрес башланды. |
- Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Дәрес темасын ачыклау.
- Яңа белемнәрне үзләштерү.
1. Кагыйдәне уку;
2. Бәйләүче чаралардан чыгып, кушма җөмлә нинди төрләргә бүленә? (тезмә кушма җөмлә, иярченле кушма җөмлә)
3. Үрнәккә нигезләнеп, тезмә кушма һәм иярченле кушма җөмләләр төзергә;
а) Син әйтмәдең, мин ишетмәдем. (тезмә кушма җөмлә);
б) Син әйтмәгәнгә, мин ишетмәдем (иярченле кушма җөмлә);
- Материалны ныгыту.
“Хәрәм малның хәере юк” текстын сәнгатьле укырга һәм иярченле
кушма җөмләне табарга, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чараны күрсәтергә;
- Өй эше.
1. Кагыйдәне өйрәнергә;
2. “Хәрәм малның хәере юк” дигән мәкальне сез ничек аңлыйсыз?
Кушма җөмлә төрләрен кулланып языгыз.
VIII. Рефлексия. Бәя.Үзбәя.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Кушма исем хәбәрләр. Кабатлау. 6 сыйныф (рус төркеме)
Тема: Кушма исем хәбәрләр. Кабатлау. 6 сыйныф (рус төркеме) Максат: Исем хәбәр төрләрен аерырга өйрәтү; телдән аралашу күнекмәләрен камилләштерү; табигатькә сакчыл караш т...
Синтетик иярченле кушма жомлэлэр
8 класста татар теле дэресеннэн дэрес эшкэртмэсе...
Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау.8 класста татар теле дәресе.
Тема: Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау.Максат: Укучыларның иярченле кушма җөмлә турындагы белемнәрен ныгыту, системалаштыру, схема төз күнекмәләрен булдыру. Әдәп һәм әхлак тәрбиясе бирү, җавапл...
"Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре" - 9сыйныфта татар теленнән ачык дәрес.
Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре 9 сыйныфта татар теле дәресе I. Дәреснең максатлары.Укучыларның и...
Тезмә кушма җөмләләрне кабатлау дәресе. (9 класс)
Бу - рус мәктәбенең 9 нчы сыйныфының татар төркемендә үткәрелгән дәрес. Татар теле – гаять бай тел. Шуның өчен дә мин халык авыз иҗаты әсәрен куллану аша укучыларга телебезнең байлыг...
Презентация.Кушма җөмләләр.
Кушма җөмләләр темасын өйрәнерү....