| РАУНД ТЕЙБЛ структурасы буенча төшенчәләр разминкасы: эволюция, үзгәрүчәнлек, фенотип. (1- кагыйдә, аңлатма 2-мисал китерә 3- күзәтелү өлкәсе 4- характерлау билгесе) Сорауларга телдән җавап бирү: 1. Нәрсә ул генетик тигезләнеш? Ул нинди шартларда тормышка ашырыла? 2. Генетик тигезләнеш бозылуның сәбәпләре нидә?
ГИА биреме. Дарвин һәм Ламарк карашларын билгелә. 1. Табигатьтә эволюциянең төп этәргеч көче- табигый сайланыш 2. Организмнарга нәселдәнлек һәм үзгәрүчәнлек хас. 3. Табигатьтә эволюциянең төп этәргеч көче – организмнарның камиллеккә омтылуы. 4. Эволюция процессы өчен нәселдәнлек үзгәрүчәнлеге җирлек булып хезмәт итә. 5. Оргазмнарның үзгәрүчәнлеге- тышкы тирәлек тәэсире һәм организмның камилләшү нәтиҗәсе. 6. Органик дөнья эволюциясе теориясенә беренчеләрдән булып нигез салучы.
| Һәр төркемдә укучылар бирелгән терминны характерлый.
Сорауларга җаваплар тыңланыла (парларда җавапка әзерләнү һм җавап бирү)
1 укучы кан әйләнеше түгәрәкләре схемасын такта янында төзи
БДИ биремен эш картасында башкаралар |
|
| Чарльз Дарвин –искиткеч гениаль акыл иясе. Үзенең экспедицияләре һәм күзәтүләреннән чыгып, Дарвин барлык тереклек ияләренең бик күп үрчем бирә алу сәләтенә игътибар иткән. Мәсәлән: бер аскарида тәүлегенә 200 мең күкәй сала, бер орчыкбалык – уртача 400 мең уылдык, гөберле бака исә 10 000 уылдык чәчә. Үсемлекләргә килгәндә: мәк чәчәге ел саен- 30000-40000 орлык җитештерә, ә менә тимгелле төер тамырының бер җимешендә 186000 орлык исәпләнә. Укучылар әйдәгез без якынча гына 1 чебеннең җәй буена күпме үрчем бирергә сәләтле булуын ачыклап карыйк әле. Бер бүлмә чебене җәй буена 120 күкәй сала һәм барысы 7 буын чебен барлыкка китерә. Бу чебеннәрнең яртысы ана зат булуы билгеле булса, әйдәгез, 1 чебеннең җәй буена күпме чебен барлыкка китерүен исәпләп карыйк әле Чынбарлыкта шундый күп санда чебеннәр барлыкка килү дөрес хәлме? Шушындый мисалларга нигезләнеп, Дарвин шундый нәтиҗәгә килә: табигатьтә барлык затлар геометрик прогрессиядә үрчергә омтыла, әмма шул ук вакытта һәр төрнең олы затлары саны чагыштырмача даими булып кала. Моны ул иң акрын үрчүче хайван фил мисалында дәлилли. Укучылар, фил елга ничә тапкыр бала китерергә сәләтле һәм ул ул аны карынында күпме йөртә? Дарвин фикеренчә, филләр шундый акрын темп белән үрчегәндә дә, бер пар филдән 740-750 елдан 19 млн. хайван барлыкка килергә тиеш. Проблемалы сорау:Ни өчен соң шундый зур санда үрчем бирергә сәләтле булган үсемлек һәм хайваннар, Җир йөзен тулысы белән каплап алмый? Бүгенге дәрес барышында без сезнең белән бу сорауга җавап эзләрбез һәм аның сәбәпләрен билгеләп үтәрбез. (тема һәм максат әйтелә)
|
1207=127*107/2= 17915904*107
Ана фил 4 елга бер тапкыр бала тудыра, 22 ай карынында йөртә |
|
| Популяциядәге затларның саны һәм булган яшәү ресурслары арасындагы аерма яшәү өчен көрәшкә китерә. «Яшәү өчен көрәш» дигәннән турыдан-туры бәрелешү түгел, ә организмнарның бер төр эчендә, төрле төрләр арасында һәм терек булмаган табигать белән катлаулы һәм күп төрле мөнәсәбәтләре аңлашыла. Мондый көрәшнең бүләге — яшәү һәм аның буыннан-буынга дәвам итү мөмкинлеге. Җиңүчеләр булып аларны бирелгән яшәү шартларына җайлашканрак иткән үзлекләргә ия булганнары чыга. Яшәү өчен көрәш формалары. Дарвин яшәү өчен көрәшнең өч формасын аерып күрсәтә: төр эчендәге, төрара һәм терек булмаган табигатьнең уңайсыз шартлары белән көрәш. Аларның иң киеренкесе — төр эчендәге көрәш. Ни өчен төр эчендәге көрәш иң кискен көрән төре булып санала?( КЛОК БАДДИС) Төр эчендәге көрәшнең ачык мисалы — ылыслы урманның бер үк яшьтәге агачлары арасындагы көрәш. Иң биек агачлар үзләренең киң җәелгән ябалдашлары белән кояш нурларының төп массасын тоталар, ә көчле тамыр системасы туфрактан суда эрегән минераль матдәләрне янәшәдә үскән көчсезрәкләргә зыян китереп йоталар. Төр эчендәге көрәш, популяциянең тыгызлыгы артканда, мәсәлән, кайбер төр кошлар бала күп чыгарганда, аеруча кискенләшә: көчлерәкләр ояларыннан көчсезрәкләрне этеп төшерәләр һәм аларны ерткычлардан яки ачлыктан үлемгә дучар итәләр. ФИЗМИНУТ – ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР Төрара көрәш төрле төрләр популяцияләре арасында күзәтелә. Ул бер үк төр табигать ресурслары өчен көрәш формасында яки бер төрне икенчесе берьяклы гына файдалану рәвешендә чагыла. Ресурсларның охшаш төрләре өчен көрәш мисалын кеше торагы тирәсендәге урын өчен көрәшүче соры һәм кара күсе арасындагы үзара мөнәсәбәттә күрергә мөмкин. Көчлерәк һәм агрессиврак соры күсе, вакыт узу белән, кара күсене кысрыклый, соңгысы хәзерге вакытта урман районнарында яки чүлләрдә генә очрый. Башка төр көрәшнең мисалы — ерткыч белән корбан арасындагы үзара мөнәсәбәтләр: бу — кошлар һәм бөҗәкләр, балыклар һәм вак кыслачыклар, арыслан һәм антилопалар һ.б. арасындагы көрәш. Тик шушы очракларда гына яшәү өчен көрәш турыдан-туры бәрелешүдә чагыла: ерткычлар табыш өчен бугазлашалар яки ерткыч хайван үзенең корбаны белән сугыша. Мондый мөнәсәбәтләрнең күренеп торган нәтиҗәсе булып ерткычның да, корбанның да ярашу лы эволюцион үзгәрешләре тора: ерткычның камилләшкән һөҗүм итү чаралары — казык тешләр, тырнаклар, елгырлык, сагалап тору; корбанның да саклану формалары ерткычларныкыннан әллә ни калышмый: төрле чәнечкеләр-энәләр һәм панцирьлар, саклагыч төс, сакчы билгеләү һәм җайлашуның башка төрләре. Яшәү өчен көрәшнең өченче формасы — уңайсыз физик шартлар белән көрәш — шулай ук организмнарның эволюцион үзгәрешләрендә зур роль уйный. Чүл үсемлекләре турында алар «корылык белән көрәшә» диләр. Абиотик факторлар организмнар эволюциясенә үзеннән- үзе генә сизелерлек йогынты ясап калмый: аларның йогынтысыннан төр эчендәге һәм төрара мөнәсәбәтләр көчәергә яки йомшарырга мөмкин. Территория, җылылык яки яктылык җитмәгәндә, төр эчендәге көрәш кискенләшергә яки, киресенчә, яшәү өчен кирәкле ресурслар артык булганда йомшарырга мөмкин. Җылы елларда зоопланктон нык үсеш алганда, алабуга балыгы суда йөзеп йөрүче кыслачыкларны актив ашый; салкын, аз продуктив елларда азыкның җитмәве балыкларны үз маймычлары белән тукланырга мәҗбүр итә.
Проблемалы сорауга җавап: Ни өчен соң шундый зур санда үрчем бирергә сәләтле булган үсемлек һәм хайваннар, Җир йөзен тулысы белән каплап алмый?
Яшәү өчен көрәш | Билгеләмә | Сәбәпләре | Көрәш нәтиҗәсе | Мисаллар | Төр эчендәге | Бер төргә кергән затлар арасында баручы көрәш | Сан ягыннан ишәю | Көчсезләрнең үлеме хисабына популяцияләрнең яшәп калуы | Бүреләрнең территория өчен көрәше | Төрара | Төрле төргә кергән затлар арасында баручы көрәш | Табигый ресурсларның чикләнгән булуы | Бер төр икенчесен азык сыйфатында файдалана яки яңа территорияләргә күченү күзәтелә | Чүп уләннәре культуралы үсемлекләрнең үсешен тоткарлый яисә гомумән юкка чыгара | Уңайсыз физик шартлар белән көрәш | Организм һәм тирәлек арасында узучы көрәш | Табигатьнең уңайсыз шартлары | Үзгәрүчән шартларда күбрәк яраклашканнар яшәп калу | Кышын хайваннар йокыга талу |
Биологик мәсьәлә: Урманда ерткыч кошларны юк итү нәтиҗәсендә, башка кошларның саны арта, әмма берникадәр вакыттан соң, башка кошларның да саны кисәк кенә кими башлый. Бу күренеш ничек аңлатыла?Аның сәбәпләрен атагыз. (ФИНК РАЙТ РАУНД РОБИН 1 дэн 4 нче укучыга таба эйтэлэр) Сорау???Яшәү өчен бу көрәштә кайсылары гына исән кала икән соң? Күзәтүләр шуны күрсәтә: үсемлек һәм хайван организмнарына сыйфатлар һәм билгеләрнең гомуми үзгәрүчәнлеге хас һәм аның комбинацияләре хисапсыз күптөрле. Хәтта бер пар ата-ананың яңа буынында да бер үк төрле затлар юк . Яшәү өчен көрәштә башкалар белән уңышлы конкуренциягә керә алырлык сыйфат һәм билгеләр җыелмасы булган затлар гына исән кала һәм яңа буын калдыра. Шулай итеп, табигатьтә аерым бер затларның сайланып юкка чыгу, ә икенчеләренең өстенлекле үрчү процессы бара. Бу күренешне Дарвин табигый сайланыш дип атый. Сайланыш материалы исә — нәселдән килгән (индивидуаль, мутацион) үзгәрүчәнлек. Ә организмнарның тышкы шартлар тәэсирендә килеп чыккан үзгәрүчәнлеге эволюциягә йогынты ясамый, чөнки ул нәселгә бирелми. Табигый сайланышны тәҗрибә өстендә күзәтеп була. Берничә мисал карап үтик. Безнең илдә эре ерткыч бөҗәк — суфи чикерткә киң таралган. Алар вак бөҗәкләр — үлән бетләре, кандала, чебеннәр белән туена. Бер төр эчендәге затларның төсе яшел, сары, көрән була. Яшел төстәге суфи чикерткәләр гадәттә үлән һәм куаклыкларда, көрәннәре кояшта саргайган үсемлекләрдә очрый. Галимнәр үләннән чистартылган сыек көрән төстәге мәйданчыкта эксперимент үткәрә һәм хайваннарның җайлашуын дәлиллиләр. Шушы мәйданчыкка суфи чикерткәләрнең өч төстәге- сен дә аерым казыкларга бәйләп куялар. Тәҗрибә вакытында кошлар сары чикерткәләрнең — 60% ын, яшелләрнең — 55% ын, көрәннәрнең 20% ын юк итә (соңгыларының төсе мәйданчык төсендә). Кычыткан күбәләге курчаклары белән дә шундый тәҗрибәләр үткәрәләр. Кошлар фон төсендә булмаган курчакларны күбрәк юк итә. Шуны да әйтергә кирәк: исән калу өчен бер генә билге түгел, ә бәлки билгеләр комплексы булу әһәмияткә ия. Шул ук чикерткәләр белән булган тәҗрибә шуны күрсәтә: көрән төстә, җиргә охшаш чикерткәләрнең хәрәкәтчәнрәкләрен кошлар күбрәк чүпләгән, ә тыныч, әкренрәк хәрәкәт итүчеләренә кимрәк игътибар иткән. Бер үк төрле билге, тышкы шартларга бәйле рәвештә, тереклек ияләрен дошманнардан саклап калырга да, ешрак корбан итүгә дә сәбәп була. Шулай итеп, сайланыш факторлары булып тышкы шартлар, дөресрәге абиотик (биологик булмаган) һәм биотик шартлар комплексы тора. Шушы шартларга бәйле рәвештә табигый сайланыш төрле юнәлештә бара һәм төрле эволюция нәтиҗәләренә китерә. Галимнәр хәзерге вакытта табигый сайланышның берничә формасын аерып күрсәтә, без шуларның иң мөһимнәрен алдагы дәресләрдә карап үтәрбез. |
КЛОК БАДДИС.(сэг.белән эш –очрашып фикерләшү)
Сорауга җавап тыңланыла
Таблица өлешләрен тутыралар №1 укучы - билгеләмә №2 укучы - сәбәпләре №3 укучы - нәтиҗә №4 укучы - мисал
Дөрес җавап: Ерткычлар булмау сәбәпле, кошлар саны күпләп, аларга кирәкле яшәү ресурслары чикле булу сәбәпле алар арасында көчле конкуренция күзәтелә. Нәтиҗәдә төрле авырулар барлыкка килә һәм кошлар саны күпләп кими. |
|