Биологиядән ачык дәрес "Җенес генетикасы. Билгеләрнең җенес белән тоташып күчүе"
методическая разработка по биологии (9 класс) по теме

Сабирова Гуль-Шагидя Харисовна

Дәрестә укучылар җенес генетикасы белән таныша. Билгеләрнең нәселгә тоташып күчүе буенча мәсьәләләр эшләргә өйрәнә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dres_zhenes_genetikasy.doc35.5 КБ

Предварительный просмотр:

        Тема: Җенес генетикасы. Билгеләрнең җенескә тоташып күчүе

Максат: 1)җенес билгеләүнең хромосома  принцибына характеристика бирү, геннары     җенес белән тоташкан генетик авырулар барлыкка килү сәбәпләрен аңлату,

2)укучыларның генетик мәсьәләләр чишә белү күнекмәләрен үстерү;

3)укучыларда генетика фәненә кызыксыну уяту.

Материал: дәрелек-1.С.Г.Мамонтов һәм башкалар “Биология 9 класс”

2.Д.К. Беляев һәм башкалар “Гомуми биология 10 класс”

3.Р.К.Зәкиев “Генетикадан мәсьәләләр һәм аларны чишү алымнары”

Җиһазлау: презентация

Дәрес барышы

 Оештыру өлеше

Актуальләштерү

1 слайд а) генетик терминнар язылган. Укучылыр бу төшенчәләрнең нәрсә икәнен аңлаталар. (ген,генотип, фенотип, гомозигота, гетерозигота, гомологик хромосомалар, аллель геннар,доминант билге, рецессив билге, нәселдәнлек)

б) схемаларда кушылдыру төрләрен белергә (АА х аа; Вв х Вв; Аа х аа; АаВв х ААвв)

Яңа материал өстендә эш.

Укытучы . Күп санлы затлар белән эш иткән очракта, күп кенә төрләрдә ата һәм ана затлары якынча тигез санда, ягъни җенес буенча таркалыш 1:1 чагыштырмасында икәне күренә. Ата яки ана затларның тууы нәрсәгә бәйле соң?

 2 слайд. Дрозофилада хромосомаларның бүленеше.

Аутосомалар – ата да, ана да бертөрле булган хромосомалар.

Җенес хромосомалары – ике затта да төрле, җенес өчен җаваплы хромосомалар.

Дрозофиланың ана затында җенес хромосомалары бертөрле, гомогамета (ХХ)

Ата затында җенес хромосомалары төрле, гетерогамета (ХУ)

Димәк, күкәй күзәнәкләрнең барысы да хромосомалар җыелмасы буенча бертөрле (берәр аутосомалар җыелмасы һәм бер  Х хромосома. Ә сперматозоидларның аутосомалары бертөрле булса да яртысы Х хромосомалы, ә яртысы У хромосомалы.

3 слайд.  Кеше кариотибы.

Кариотип һәрбер төргә хас хромосомалар җыелмасы (кеше кариотибында 46 хромосома). Ата һәм ана җенеснең хромосомаларын карау.

4 слайд. Кешедә җенесне билгеләү. Кайчан ир бала, кайчан кыз бала туганын аңлату.

Укытучы. Кешеләрдән һәм чебеннәрдән тыш барлык имезүчеләрдә дә ана җенес гомогаметалы.

5 слайд. Җенесне билгеләүнең башка төрләре. Кошларда

Укытучы. Кошлардан тыш сөйрәлүчеләрдә, күбәләкләрдә дә ата җенес гомогаметалы.

6 слайд. Умарта кортларында

билгеләрнең җенескә тоташып күчүе.

Укытучы. Билге формалашуы өчен җаваплы геннар аутосомада урнашса, бу билге өчен җаваплы ген  ата-ананың кайсы йөртүгә бәйле түгел. Ә билге өчен җаваплы ген җенес хромосомасында урнашса, бу билгене җенескә тоташкан  дип әйтәләр. Аутосомаларда локальләшкән геннардан аермалы буларак, җенес белән тоташкан вакытта генотипта берлек санда булган рецессив ген катнашырга мөмкин. Бу күренеш Х- хромосома белән тоташкан рецессив ген гетерогаметалы организмга эләккән очракта була.Чөнки У хромосома Х-хромосомага гомологик түгел һәм аның доминант аллеле юк.

7 слайд. Мәчеләрдә ташбака төсенең барлыкка килүе.

8-9 слайд. Гемофилия генының нәселдән-нәселгә күчүе. Ни өчен гемофилия белән ирләр генә авырый? Класс тактасында мәсьәлә чишү.

4.Ныгыту.

10 слайд. Дальтонизмның нәселдән- нәселгә күчүе. Ни өчен  дальтонизм белән ирләр генә авырый? Дальтонизмның күчүен анализау.

 11 слайд.  Сорауларга җавап бирү.

5.Йомгаклау.

 Өй эше

1.карточкадагы мәсьәләләрне чишәргә (мәсьәләләр төрле   дәрәҗәдәге  авырлыкта бирелә). Мәсьәләләр БДИ вариантларыннан алынды.

         1 нче дәрәҗә. Кара мәчедән бер ташбака төсендәге һәм берничә кара төстәге мәче баласы туган. А) ата мәченең фенотибын һәм генотибын; Б) ташбака төсендәге һәм кара төстәге мәче балаларының җенесен ачыклагыз.

        2 нче дәрәҗә. Дальтоник атаның кызы башка бер дальтоник атаның улына кияүгә чыккан.Кияү белән кәләш төсләрне дөрес аерсалар, аларның балалары да төсләрне дөрес аерырлармы?Әлеге гаиләнең нәсел агачын төзегез.

   3 нче дәрәҗә. Гемофилия белән җәфаланучы ир белән дальтоник хатыннан нинди балалар туар?

  4 нче дәрәҗә. Сары төс(җенескә бәйле рецессив билге) буенча гетерозигота генотиплы ана дрозофила чебенен соры төстәге ата чебен белән кушылдырганнар. Гибрид буынның (F1) төсе һәм җенесе буенча таркалышның санча чагыштырмасы нинди булыр?

2. Тема буенча дәреслектәге сорауларга җавап бирергә

Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман  урта гомуми белем мәктәбе

         

Биологиядән

“Җенес генетикасы. Билгеләрнең җенескә тоташып күчүе”

темасы буенча (9класс) ачык дәрес план-конспекты

                                                     

                                                       Төзеде:1 нче категорияле  химия-биология

                                                      укытучысы Сабирова Г. Х.

                                                               2010


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

8 нче класс өчен биологиядән тематик план

Эш программасы Федераль Дәүләт стандартына, 8 нче класс "Кеше" биология программасына нигезләнеп төзелде.Эш программасы Д.В.Колесов,Р.Д.Маш,И.Н.Беляев Биология 8 класс Кеше:Татар урта гомуми белем бир...

"Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре" - 9сыйныфта татар теленнән ачык дәрес.

Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре   9  сыйныфта татар теле  дәресе   I.          Дәреснең максатлары.Укучыларның и...

Укучыларны биологиядән БДИ га хәзерләгәндә С өлеше биремнәрен чишү

ДокладТема: « Укучыларны биологиядән БДИ га хәзерләгәндә С өлеше биремнәрен чишү.”...

Ачык дәрес 2 б сыйныфы, рус төркеме. Тема: Билгеле үткән заман хикәя фигыль. Дәреслекнең авторы - И.Л. Литвинов.

Бу ачык дәрес И.Л. Литвинов дәреслеге буенча эшләнелде. Б у дәрес билгеле үткән заман хикәя фигыльне кабатлау дәресе....

"Кеше эволюциясе" 11 сыйныфта биологиядән ачык дәрес эшкәртмәсе

Укучыларның проект эшләрен төркемнәргә бүленеп бирелә....

«Билгеле үткән заман хикәя фигыль» ачык дәрес

7 нче сыйныф укучылары фигыльнең тагын бер формасы –  билгеле үткән заман хикәя фигыль белән танышалар. Бу форманың кушымчаларын дөрес  ялгау,  сөйләмдә куллану өстендә төрле алым...

Биологиядән ачык дэрес Чәчәк төзелеше 6 класс презентация

Укучыларны чәчәк төзелеше, чәчәк төзелешенең күптөрлелеге, үсемлекнең тереклек эшчәнлегендә әһәмияте белән таныштыру.Фәнне өйрәнүгә кызыксыну уяту, укучыларда үз-үзләренә ышаныч , табигатькә сакчыл ка...