урок" Семейство лилейные"
методическая разработка по биологии (8 класс) по теме

Зиннатуллина Газиля Миннахметовна

урок - практикум с применением ИКТ.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon urok_lileynye.doc80.5 КБ
Microsoft Office document icon urok.doc53.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан РеспубликасыМамадыш  районы

Көмеш Күл гомуми урта белем бирү  мәктәбе

Тема: Лаләчәләр семьялыгы

                    Биология укытучысы                                                                                                                    Зиннатуллина Г.М.

 ның эш тәҗрибәсеннән.

 

                     

Милли төбәк үзенчәлекләрен  куллану

һәм сәламәтлек  программасын тормышка ашыру тәҗрибәсеннән.

Тема: Лаләчәләр семьялыгы.

7 класста үткәрелгән дәрес планы.

                       Көмеш Күл гомуми  урта     белем бирү  мәктәбенең

                          биология укытучысы

                           Зиннатуллина Г.М.

Максат:      Лалә чәчәклеләр семьялыгының характерлы билгеләрен үзебезнең тирәлектә үсүче үсемлекләр миса лында өйрәнү,бу семьялык үсемлекләренең практик әһәмиятен, сирәк һәм юкка чыгып баручы лаләчәләр белән танышу,бу семьялыкка керүче бүлмә гөлләре, яшелчә һәм дару үсемлекләре, әһәмиятләре, төбәгебездә үсә торган дару үсемлекләренең кеше сәламәтлегенә йогынтысын һәм үсемлекләргә сакчыл караш тәрбияләү.

Материал: яшел суган, сарымсак, тюльпан һәм лаләнең суганчалары, гербарийлар, открыткалар, тюльпан һәм лалә чәчәкләре, рәсемнәр, бүлмә гөлләре, стена газетасы "Лаләчәләр - дару үсемлекләре", компьютер, Татарстанның Кызыл китабы, "Саклауга мохтаҗ үсемлекләр" стенд, һәр укучыга файдалану өчен  бирем- карточкалар ; проектор, компьютер, экран.

Дәрес барышы: I. Оештыру.

Алдагы дәресләрдә без ике өлешлеләр классы ның төрле семьялыклары үсемлекләре белән та ныштык. Ике өлешлеләр классының төп билге ләрен санап чыгыйк әле.

II. Ә бүгенге дәресебез бер өлешлеләр классы, лаләчәләр семьялыгына багышлана.

Бер өлешлеләр классының төп билгеләрен са нап чыгыйк әле: Орлык яралгысы- ? тамыр системалары- ? яфрак сеңерчәләре-?

Хәзер үзебезнең алдыбызда торучы бирем-карточкаларны карыйбыз һәм

1 нче  модуль  буенча эшлибез.

Лалә чәчәклеләр семьялыгына керүче үсемлек ләр арасында безнең көндәлек тормышыбызда  очраучылары да бар. Түбәндәге табышмакларга җавап биреп карыйк әле:

 Җир астында җирән ат,                                        Тышы сары, эче  ак,

Аның тиресе җиде кат.                                         Ай-һай, күңел ләззәте:

Суясың да туныйсың,                                             Ерактан торып елата

Тунаганда елыйсың.                                              Ай-һай, күңел йомшагы.

(Суган)

 (Экранда"Ашарга яраклы лалә чәчәклеләр" дигән рәсемнәр куела) Лалә чәчәклеләрнең иң таралганы һәм киң  кулланыла  торганнары сарымсак белән суган дыр .Фәндә аларның 400 дән артык төре бар. Халык юкка гына "Суган бакчаның яме,ашның тәме " дип әйтмәгән ."Суган җиде авыруга дәва" дигән мәкаль дә бар.Моннан 5-6 мең еллар элек үк кеше суганның шифалы икәнен белгән, аны дәва чарасы итеп файдаланган. Башта суганны Кытайда, аннан соң Һиндстанда, борынгы Мисырда, Грециядә һәм Римда үстерә башлаганнар.

Укучы чыгышы :һәр халык элек-электән үк суганның дәвалау үзлеген белгән. Мәсәлән, 6орынгы греклар һәм римлылар,  суганны мул итеп салып пешергән аш кешенең көчен, кыюлыгын арттыра, суган күрүне үткенләндерә һәм ишетүне  яхшырта , дип ышанганнар. Шуңа бәйләп, аларда солдат ашына көн саен суган салу мәҗбүри саналган. Урта гасырларда (1250 еллар) Франция армиясенә әсирлеккә эләккән кешеләр не азат итү өчен, французлар һәр әсиргә 8 баш суган исәбеннән суган таләп итә торган булганнар.Ул гына да түгел, суган кешене дошман утыннан саклый дип ышанып, сугышка керүче солдатның металл  калканы астына, нәкъ йөрәк турысындагы кесәсенә суган салганнар. Борынгы заманда суганны астрономия дәреслә рендә уку әсбабы итеп тә кулланганнар.

Яшел һәм башлы суган һәр җирдә ашамлык әзерләгәндә кулланыла.Суган составында кеше өчен кирәкле күп төрле матдәләр, мәсәлән  30 лап  минераль тоз,  дистәгә  якын  витамин  бар, күз һәм сулыш юлларына тәэсир итүче  эфир майлары, органик кислоталар һәм ферментлар бар. Элек-электән халык аны дәва чарасы итеп кулланган.Ул ашка тәм кертә, аппетитны ача, аш юлларының эшен яхшырта . Аны изеп, тән ярасы на япканнар, тиредәге кайбер гөмбә авыруларын дәвалаганнар, суган боткасын бал белән катнаш тырып дару әзерләгәннәр.

2-укучы чыгышы: Сарымсак та - суган кебек үк борынгы яшелчә.Кеше элекке вакытта ук аны төрле авыруларны дәвалау өчен файдаланган. Хәзер антибиотиклар заманы булуга карамас тан, сарымсакның дәва чарасы буларак әһәмия те кимемәде. Сарымсакның дәвалау үзлеге анда гы мышьяк тозына , витаминнарга, эфир майларына һәм фитонцидларга бәйле. Андагы фитонцидлар сугандагыга караганда күп  тапкыр зәһәррәк һәм күп кенә микробларны,  мәсәлән, туберкулез таякчыкларын , тиф бактерия ләрен бетерә. Изелгән сарымсакны иснәп, халык грипп һәм ангина авыруларын дәвалый. Сулыш органнарының өске өлешен, бума ютәлне, дизентерияне дәвалаганда, үпкә шешкәндә халык сарымсак кулланган. Күпләргә таныш булган һәм бавырны дәвалаганда кулланыла торган "Аллохол" дигән дару составында да сарымсак бар.

Экранда "Ашарга яраклы  лалә чәчәклеләр" күрсәтелә: Без башлы һәм кыяклы суганны гына беләбез кебек. Ләкин суган күп төрле һәм аның күп сортлары бар. Башлы суганнан башка тагын кыяклы суган, батун суган, шнитт суган, күп яруслы һ.б.төрле суганнар утыртыла. Татарстанда суган  ның  Арзамасский, Бессоновский, Стругуновский, Татарстан авыл хуҗалыгы тәҗрибә станциясендә чыгарылган Елабужский сортлары үстерелә. Башлы суганнан тыш кыргый рәвештә үсүче аю суганы, черемша да бар әле.Аны уңыш, тормыш һәм сәламәтлек алиһасе - Изидага багышлаганнар.Бу төр бездә дә үсә. Без аны аю  суганы, кыр сарымсагы, юа да дип йөртәбез.

2 модуль буенча эш.

Укытучы: Яшел яфрак эчендә

                 Энҗе чуклар эленгән,

                  Аңкып тора хуш исе,

                  Ничек үсеп өлгергән.

Килеп керсәң урманга,

 Аның исен тоярсың.

 Рәхәтләнеп иснәгәч,

 Иркен сулап куярсың.

Бу табышмакка да җавап биреп карыйк әле:

Ак энҗеләр төсле мин,

 Исле гөлдән исле мин.

 Аңкып торам урманда,

Дарулы да агулы да

Сак була күр җыйганда.

 Әйе, безнең урманнарыбызда үсүче энҗе чәчәк тә лаләчәләр семьлыгына керә. (Экранда бу семьялыкка керүче дару үсемлекләренең төсле рәсемнәре куела). Энҗе чәчәк  урманлы һәм урман -дала зоналарының бөтен территориясендә диярлек очрый. Бай, уртача дымланган җирләрне ярата.

Бүре борычы -май-июньдә чәчәк ата.Аның чәчәкләре ак, салынып торалар. Бергә тоташкан 6 таҗ яфракчыгыннан тора. Җимеше -зәңгәрсу кара җиләк. Энҗе чәчәк тә ,бүре борычы да дару үсемлеге булып торалар.

Знче модуль буенча эш.

Экранда  лалә чәчәклеләр семьялыгына керүче декоратив үсемлекләр куела.

Тюльпан - аны фәндә "тулипа" дип атаганнар, ул баш киеме дигән сүз,бу чәчәкнең формасына карап бирелгән.

Укучы: Тюльпанның туган ягы Иран, анда аны З мең ел элек үстерә башлаганнар. Кыргый формалары күп очрый, элекке заманда ул Төркиядә солтан чәчәге булып исәпләнгән.

Европага тюльпан Төркиядән китерелгән . Австрия дәүләтенең Төркиядәге илчесе 1559 елда аның суганчаларын алып кайтып , Вена шәһәре бакчаларында үстерә башлаган.  Аны үстерү,  үрчетү  һәм  яңа сортларын чыгару белән голландиялеләр мавыга һәм Голландия  тюльпанның икенче туган иле булып санала.

Тюльпанны безнең илгә Голландиядән Петр I алып кайткан, дип әйтәләр. Ул суганнардан үрчетелә. Ашланган көпшәк туфракта яхшы үсә.

2 укучы: Гиацинт - сөмбел гөл. Ул моннан берничә мең еллар элек Иранда һәм Кече Азиядә культуралаштырылган үсемлек. Аның 25-40 см озынлык тагы ак, күк, зәңгәр төстәге хуш исле чәчәк төркеме элек - электән матурлыгы белән һәркемне сокландырган.

Безнең илдә гиацинтны үткән гасыр азагында гына үстерә башлаганнар. Ул суганчалардан һәм орлыктан үрчетелә. Кояшлы урынны һәм ашланган комлы туфракны ярата.

Лилия яки лалә  семьялык исемен йөртә. Борынгы греклар аны "лирион", "ак дигән сүз белән атаганнар һәм аны өмет символы дип йөргәннәр. Хәзерге көндә лаләнең 3000 культуралы сорты, ә табигатьтә 20ләп кыргый төре үсә.

4 модуль буенча эш.

  Лалә чәчәклеләр семьялыгы үсемлекләре арасында безнең бүлмәдә үсүче гөлләр дә бар. Аспидистра, аспарагус, амариллис, зефирантес, алоэ, саньсевьера-чуртан койрык, хлорофитум-лалә чәчәклеләргә керә.

Бүлмә гөлләренең исемнәрен дәфтәрләрегезгә язып куегыз.

Франциядә тау болыннарында чәчәкләрнең сәяхәтчеләргә мөрәҗәгате бар.“Безне өзмәгез! Өзеп,шундук үтерәсез һәм нәселебезне дәвам итәргә мөмкинлек бирмисез. Чәчәкләр." Күп кенә үсемлекләр соңгы вакытта һаман сирәгәяләр. Бу тулысынча лалә чәчәклеләргә дә кагыла. Кешеләр аларны букетка да өзәләр, үсә торган  урыннарны юк итә. Шуның аркасында матурлык кимегәннән кими. Лалә чәчәклеләр семьялыгына кергән шахматсыман шадра үлән, шадра үлән, бөртекле кыр суганы, суганлы лалә, урман лаләсе, саргая торган суган, шарсыман суган , туры суган Татарстанның Кызыл  китабына кертелгән. Бу төр үсемлекләрне без сезнең белән сакларга тиеш..

5нче модуль буенча эш. . Безнең республиканың Кызыл китабына кертелгән лалә чәчәклеләрне карагыз Аларның исемнәрен уң як баганадан дәфтәрегезгә күчереп языгыз.

ФИЗКУЛЬТМИНУТКА. Күзләргә  күнегү.

6 нчы модуль буенча эш..

 Лалә чәчәклеләрнең характерлы билгеләрен таблицага яз!

7нче модуль буенча эш. Тест сорауларына җавап биреп, нокталарны тоташтырыгыз. Тест сорауларына дөрес җавап бирсәгез, эмблема килеп  чыгар. Нәтиҗә:

Компьютерда дөрес җавап -эмблема күрсәтелә.Эмблемага карап, укучылар нәтиҗә ясыйлар.

Өйгә эш: Семинар дәрескә әзерләнергә:

1 Ашарга яраклы лалә чәчәклеләр. 2.Лалә чәчәкле дару үсемлекләре.

З.Лалә чәчәкле декоратив үсемлекләр. 4. Лалә чәчәкле бүлмә гөлләре.

5.Татарстанның Кызыл китабына кергән лалә чәчәклеләр.

Бирем –карточка                                                           Кушымта(приложение)

1 модуль буенча эш..Карга күзе үсемлеген карагыз.Бер өлешле үсемлекләр классы үсемлекләреннән аерылып торучы билгеләрен табыгыз.

КАРГА КҮЗЕ. Урманда һәм куаклар арасында юеш урыннарда очрый .Яфраклары  ланцет формасында , яфрак сеңерчәләре челтәрсыман, сабакта боҗрак рәвешендә урнашканнар, чәчәкләре берәрле, кәсә     яфракчыгы 3-10, таҗ яфракчыгы тар, җимеше җиләк яки тартмачыкҮсемлек агулы.

2 модуль буенча эш..Безнең тирә-юньдә үсүче лалә чәчәклеләр семьлыгына керүче үсемлекләрнең билге ләренә игътибар ит. Суган һәм сарымсакның сурәтләрен кара.Тышкы төзелешләрен чагыштыр. Каршы як баганада язылган ашарга яраклы лалә чәчәкле ләрнең исемнәрен дәфтәреңә яз!

Ашарга яраклы үсемлекләр: кыяк суган,батун суган, шнит-суган, сарымсак, аю суганы(кыр сарымсагы) Аю суганы дымлы урыннарда үсә. Апрель ахырларында үсентеләре килеп чыга. Яфраклары тамыр тирәсендә ,эллипссыман, очлы,сеңерчәләре  яхшы беленеп тора. Чәчәкләре яшь келт ак,ак яки алсу. Җимеше 3 кырлы йомры тартмачык, еш кына бер орлыклы . Үсемлекнең барлык өлешләрендә, бигрәк тә яшь кыякларында С вита мины күплеге ягыннан суган һәм сарымсактан 20 тапкыр артык эфир мае бар. Авыру тудыручы бактерияләрне үтерү үзлегенә ия фитонцидлар бар. 

3 модуль буенча эш. Мамадыш районында , Көмеш Күл,Алгай, Зур Өске авылы урманнарында үсүче үсемлекләрне карагыз. Каршы як багананы укып, дару үсемлекләренең исемнәрен язып куегыз.

Дару үсемлекләре: май ландышы- энҗе чәчәк, карга күзе, алоэ, аксыргак.

Энҗе чәчәк – сусыл ак тамырчалы күпъеллык үсемлек.Май ахыры, июнь башында чәчәк ата.Чәчәк төркемнәре 6 -15чәчәкле чук.Чәчәк тирәлеге гади. Җимеше – сусыл кызыл җиләк. Үсемлек агулы. Дарулык үзлекләргә ия: аның төнәтмәсен йөрәк авырулары вакытында кулланалар.  

4 модуль буенча эш. Лалә чәчәклеләр семьялыгына керүче декоратив үсемлек ләрне карагыз. Каршы  як багананы укып, декоратив үсемлекләрнең исемнәрен язып куй!

Декоратив үсемлекләр: лалә-тюльпан лилия,гиацинт,аспарагус.

Тюльпан- суганчалы күпьеллык үсемлек.Җир асты органнары язын үсеш ала.Яфраклары ланцетсыман,дугасыман сеңерчәле.Май-июнь  башында чәчәк ата.Чәчәк формуласы 6 яф- ракчык. 6 серкәч, 1 җимешлек.Җимеше- тарт мачык. Россия флорасында 70 төр кыргый тюльпан очрый.Хәзерге вакытта аларның 4000ләп культуралы сортлары очрый..

5.Безнең республиканың Кызыл китабына кертелгән лалә чәчәклеләрне карагыз. Аларның исемнәрен уң як баганадан дәфтәрегезгә күчереп языгыз.

Татарстанның Кызыл китабына кертелгән  кыргый үсемлекләр-шарсыман суган, түгәрәк суган , шахматсыман шадра үлән,бөртекле кыр суганы,суганлы лалә,урман тюльпаны, саргая торган суган.

6.Лалә чәчәклеләрнең характерлы билгеләрен таблицага яз!

Билгеләре

Яшәү формасы 2.Яшәц дәвамлылыгы З.Чәчәк формуласы 4.Чәчәк төркеме 5.Җимешләре 6.Җир асты органы

7.ҮЗКОНТРОЛЬ

Уң як баганада бирелгән

сорауларга

дөрес җавапларны тап1

1Энҗе чәчәкне кулланалар:

а)матурлык өчен 1-2-3

б)азык буларак   1-14-4

в)дару үсемлеге буларак 9-10-11

2 Аю суганында:

а) С витамины  20-18

б)агулы матдәләр 15-17-5

в)фитонцидлар бар. 18-19

 3.Татарстанның Кызыл китабына кертелгән:

а)аю суганы,юа 3-4-12

б)саргая торган суган 4-5-8

в)урман тюльпаны 1-4-7

4Декоратив үсемлекләр:

а)ромашка 5-16-12

б)тюльпан 5-6

в)лалә 6-17

5.Бцлмә гөлләре:

а)алоэ 5-15-16

б)яран 17-8-20

в)хлорофитум  7-12-13

6 Ашарга яраклы  лалә

чәчәклеләр:

а)карга күзе    10-8-15

б) суган  3-14-13    в)сарымсак 9-8-20



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Мамадыш муниципаль районы

Көмеш Күл гомуми урта белем бирү мәктәбе

Тема:

Эчке секреция бизләре.

Гумораль регуляциянең бозылуы.

Әзерләде:

                       югары квалификацияле биология укытучысы

                            Зиннатуллина Газилә Миннәхмәт кызы

Тема: Эчке секреция бизләре. Гумораль регуляциянең бозылуы.

  Максат:

                 1.  Кеше организмында тереклекне тәэмин итүче  төрле

                 процессларны  көйләүче һәм идарә итүче эчке секреция

                 бизләре,аларның организмда урнашкан урыннарын,

                  аларның  төп үзлекләрен, функцияләрен өйрәнү ;

                 2.  Дәреслек тексты һәм өстәмә материал  белән эшләү

                 күнекмәләрен үстерүне дәвам итү, кирәкле мәгълүматны

                 таба белергә , нәтиҗә ясый һәм чагыштыра белү, логик

                 фикерләү һәм нәтиҗәнең сәбәпләрен ачу;

                 3. Укучыларда сәламәт яшәү рәвеше  формалаштыруны  дәвам итү.

    Дәрес тибы: катнаш

    Метод: репродуктив, өлешчә эзләнүчән, проблемалы.

    Җиһазлау: таблица: « Эчке секреция бизләре”, “Кешенең  эндокрин системасы” эш биремнәре; группалап эшләү өчен биремнәр; « Эчке секреция бизләре” компьютер презентациясе, проектор, экран, компьютер.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру.

II.Узган дәрес  материалы буенча белемнәрен тикшерү. Mami – testing  программасы буенча төзелгән тикшерү эше:

  1. Эчке секреция бизләре бүлеп чыгарган гормоннар үтеп керә:

      а) канга;

      б) эчәк куышлыгына;

      в)нерв күзәнәкләренә.

      2.Катнаш секреция бизләре:

      а) ашказаны асты бизе;

      б) гипофиз;

      в) бөер өсте бизләре.

     3.Гормоннар:

      а) химик реакцияләрне тизләтүче аксымнар;

      б) организмга  азык белән бергә керүче биологик актив матдәләр;

      в) организмда махсус бизләрдә ясалучы  биологик актив матдәләр;

     4. Эчке секреция бизләренә керә:

     а) ашказаны асты бизе;

     б) калкансыман биз;

     в) тир бизләре.

     5. Эчке секреция бизләреннән бүленеп чыккан матдә составында:

     а) витаминнар;

     б) гормоннар;

     в) ферментлар.

III.Яңа дәрес материалын үзләштерү.

1нче очрак: 14 яшькә кадәр Наиләнең сәламәтлеге бик яхшы иде.13 яшендә ул ашказаны асты бизе ялкынсынуын кичерде. Кинәт кенә анда үзгәрешләр күзәтелде: ашыйсы килми башлады, ул бик каты ябыкты, туктаусыз тамагы кипте. Әти- әниләре сау-сәламәтләр.

2 нче очрак: Баланың үсеше тукталды.Ул  юаная башлады, гәүдә пропорциясе бозылды.Сөйләме, хәтере, фикерләвендә тайпылышлар күзәтелде. Бу мисаллар организм эшчәнлегендә бозылулар күзәтелүен күрсәтә. ( 2 нче слайд)

Ни өчен нормаль үсештән төрле тайпылышлар килеп чыккан? Моннан чыгып, бүгенге дәреснең төп максатын билгелибез.

Максат: Кешенең организмы үсешендә  аномалияләр килеп чыгу сәбәпләрен ачыклау.” (1 нче слайд)

Куйган максатка ирешү өчен, кеше организмында эшчәнлек процессларын көйләүче һәм идарә итүче система турында искә төшерик. Ничек безнең организм бербөтен буларак эшли? (2нче слайд)

  Чынлап та, организмдагы барлык процесслар  организмның сыек эчке тирәлеге һәм нерв системасы ярдәмендә көйләнә һәм идарә ителә.

Моннан чыгып сорау туа:  югарыда әйтелгән очракта, кайсы системаның эшчәнлеге бозылган? Нерв системасы һәм эндокрин системаның регуляция принцибын  искә төшерәбез.

 - Нерв системасының тәэсир итү принцибы (рефлектор). Чынлап та, нерв системасы  эшчәнлегендә  нормадан тайпылышлар булганда, хәрәкәт ләрнең төгәллегендә, кешенең үз- үзен тотышында үзгәрешләр күзәтелә.

  Гумораль ( сыеклык) регуляция  механизмы бозылганда, организмда бара  торган процесслар:  матдәләр алмашы, үсү, үсештә  үзгәрешләр күзәтелә.

   Нинди актив матдәләр турында сүз барганлыгын аңлагансыздыр.

Әйе, гормоннар –  биологик актив матдәләр, алар организмдагы махсус бизләрдә ясала. Аларны эчке секреция яки  эндокрин бизләр дип атыйлар.

     Гормоннар турында дәреслектән укыгыз.(5 нче кушымта)

   -  Эндокрин система  3 төрле  бизләр төркеменнән тора.

Эчке секреция бизләре

Бизләр

Гормоннар

Сыек           тирәлек

(Транспорт системасы)

 

        

 

 Бәлки үсештәге бозылулар эчке секреция бизләренең  берәр компоненты белән бәйледер. Сезнең фаразлар ниндирәк?

Төрле фикерләр бар.  Сезнең фаразларны 3 группага бүләргә мөмкин.

               * бозылулар бизләрнең эшчәнлеге бозылганда;

               * бозылулар гормоннарны күчерү белән бәйле;

               * бозылулар гормоннарның күләменә һәм тәэсир итү спецификасына  бәйле

  - Ә хәзер аерым группаларга биремнәр тәкъдим итәм:

   1 группа өчен: гормоннарның төп группаларын , аларның биологик үзлекләрен һәм гомуми функцияләрен  билгеләгез.( 1 нче кушымта)

   2 группа өчен: төрле группа гормоннарның тәэсир итү механизмының үзенчәлекләрен ачыклагыз.( 2 нче кушымта)

    3 группа өчен: кеше организмындагы бизләргә (гипофиз, гипоталамус, калкансыман биз, бөер өсте бизе, ашказаны асты бизе, җенес бизләре) характеристика бирегез. (3 нче кушымта)

  1. группа өчен: эчке секреция бизләре  нинди гормоннар эшләп чыгара  һәм  бизләрнең эшчәнлеге бозылганда организмда нәрсә күзәтелә?( 4 нче кушымта)

 Һәр группа  биремнәрнең үтәлеше турында информация әзерли, аны эш битендә рәсмиләштерә.

    1- группа укучыларына сүз бирелә һәм эш битендә “Гормоннарның үзлекләре һәм функцияләре” дигән бүлек тутырыла.(№5, № 6 слайд)

    2- группа укучыларына сүз бирелә һәм эш битендә “Гормоннарның төп группалары” дигән бүлек тутырыла.(№ 7,№ 8 слайд)

 “Гормоннарның тәэсир итү механизмы” дигән видеофрагмент карау.( 6-кушымта)

3 нче группа укучыларының чыгышы, “гормоннар” һәм “организмга тәэсирләре” графалары тутырыла.(№9 нчы слайд)Таблицаларның тутырылышын чагыштыру.(№10 слайд).

4 группа укучылырына  сүз бирелә.Игътибарлы булыгыз.(№11 слайд).

- Бизләрнең гиперфункциясе  һәм гипофункциясе нәрсә ул? Бу вакытта гормоннар җитәрлек күләмдәме, аз күләмдәме? (№12,13,14,15 слайдлар)  

“Инсулинның тәэсире” видеофрагментын карау.(№16 слайд, 7 нче кушымта)  

  1. Таблицаларның дөреслеген тикшерү (№17,18 слайд)
  2. 1 нче схемага әйләнеп кайтыйк, әле. Кайда тайпылышлар булырга мөмкин?

Эчке секреция бизләренең эшчәнлегендә бозылулар булырга мөмкинме? - Әйе.

Гормоннарның бүленеп чыгуында бозылулар булырга мөмкинме? -Әйе, бизләрнең гипо- һәм  гиперфункцияләре.

Кешенең организмы үсешендә  аномалияләр килеп чыгуга эчке секреция бизләренең үсеше, шулай ук бу бизләрнең эшчәнлегендәге тайпылышлар һәм гормоннарның бүленеп чыгуында бозылулар  сәбәп булуын (гормоннарның бик күп яки җитәрлек күләмдә булмавы)  ачыкладык. Нормаль үсештән тайпылышларның ни сәбәпле килеп чыкканын белдек. Нәтиҗәне язып куегыз ( № 19 слайд).

Нәтиҗә: Эчке секреция бизләренең эшчәнлеге бозылу нәтиҗәсендә кешенең  үсешендә тайпылышлар килеп чыга.

  1. Ә аларга нәрсәләр сәбәп була соң? Таблицаны файдаланып, эш битләрендә мәсьәләне чишәбез (5 нче кушымта)  

Бизләр эшчәнлеге бозылуга нәрсәләр сәбәп булуын ачыклау.

  1. Ни сәбәпле бизләрнең эшчәнлеге бозыла?
  2. Нинди факторлар бозылуны китереп чыгара?

Бизләр эшчәнлегенең бозылуына түбәндәге факторлар  йогынты ясый:

- төрле агулар һәм токсиннар ( никотин, алкоголь һ.б.)

- һәртөрле консервантлар(аларны азык продуктларына өстиләр; чипсы, сагыз, сөхәри )

- кайбер буягыч матдәләр( газландырылган суда, конфет, мармелад, тортларда)

- очучан агулы катнашмалар( бензин парлары, ацетон һ.б)

IV. Гомумиләштерү. Без бүген сезнең белән кешенең нормаль үсешеннән  төрле тайпылышлар килеп чыгуның сәбәпләрен ачыкладык.Дәресебезнең темасы мәктәп курсы өчен генә түгел, дәүләткүләм әһәмияткә ия. Хәзерге вакытта бик күп кешеләрнең эндокрин авырулар белән авыруы күзәтелә. Бик күп авыруларны дәвалап була – бары тик вакытында авыруны ачыкларга һәм  белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк.Үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлегенә игътибарлы булыгыз!

Үзконтроль: Дәреслекнең параграф артындагы сорауларга җавап биреп, белемнәрегезне  тикшерегез.Н.И.Сонин, М.Р.Сапин ”Биология.Кеше 8 класс” 45-49 битләр.

Дәрестә катнашучы укучыларга билгеләр кую.

Өй эше: Эш битләрендә ( 5 нче кушымта):

1. Таблицаны  тутырып бетерергә.

2. Эндокрин авыруларны булдырмау чараларын белергә.

3. Нормаль үсештән  төрле тайпылышлар килеп  чыгуның сәбәпләре нәрсәдә?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

конспект и презентация к уроку "Характеристика растений семейства Лилейные"

Вашему вниманию предлагается разработка урока по теме «Характеристика растений семейства Лилейные» для учащихся 7 класса, по программе Н.И.Сонина. Цели урока: изучить характерные особенности семейства...

Лилейные. Общие признаки лилейных. Интерактивный плакат.

Интерактивный плакат предназначен для изучения темы "Лилейные. Общие признаки лилейных" в 7 классе коррекционной школы. Создан для применения  на  интерактивной доске....

урок в 7 классе на тему "Класс Однодольные. Семейство Лилейные"

Урок биологии в 7 классе с использованием УМК по биологии "Сферы", авторы Л.Н.  Сухорукова,  В.С.Кучменко. Урок построен в технологии критического мышления....

Класс двудольные. Семейство Сложноцветные. Класс однодольные. Семейство Лилейные. 6 класс

Класс двудольные. Семейство Сложноцветные.Класс однодольные. Семейство Лилейные. Многообразие растений семейства сложноцветных.Роль в природе и жизни человека.Почти 25000 видов растений отн...

Лилейные

Презентация к уроку биологии в 7 классе по теме "Лилейные"....

медиаурок по теме"Семейство Лилейные" (6 кл)

материал содержит конспект урока и  презентацию...

Конспект урока по биологии "Лилейные. Общие признаки лилейных" ОВЗ

Задачи урока:Личностные: формировать у обучающихся представления об  однодольных растениях, семейства лилейных. Развивать умение детей давать им характеристику.Регулятивные: способствовать развит...