Калдыклы бүлү. 5 нче класс.
план-конспект урока по математике (5 класс) по теме
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Дәрес темасы: КАЛДЫКЛЫ БҮЛҮ.
Дәреснең максаты: Максат: калдыклы бүлүне кабатлау; калдыклы бүлүне тирәнтен өйрәтү; натураль саннарны калдыклы бүлү кагыйдәсен чыгару; “бүленүче”,”бүлүче”, “ тулы булмаган өлеш”, калдык төшенчәләрен сөйләмдә дөрес итеп куллану; калдыклы бүлүнең дөреслеген тикшерергә, калдыклы бүлүдә киткән хаталарны тикшерергә өйрәтү. -укучыларның мәсьәләләр төзү һәм чишү осталыгын камилләштерү; логик һәм иҗади фикерләү сәләтен үстерү; -дуслык ,бер-береңә хөрмәт, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү.
Калдыклы бүлүне башкарыгыз 30:5 34:5 42:6 47:6 103:10 60:7 131:11
Җавапларны тикшерегез Калдыксыз Калдыклы 30:5=6 34:5=6 (к4) 42:6= ( 7) 47:6 =7(к5) 103:10 =10 (к 3 ) 60:7=8(к 4 ) 131:11=11 ( к10)
Мәсьәлә чишегез Әбинең 4 оныгы булган.Ул 23 конфетны аларга бүлеп бирсә, һәр балага ничә конфет тияр иде?
Чишү: 23:4=5(калдык 3) 23 саны –бүленүче, 4- бүлүче, 5- тулы булмаган өлеш, 3-калдык. 23=4*5+3 23 санында 4 тапкыр 5 һәм яңадан 3 берәмлек бар.
Кагыйдә а = в * с + d a - бүленүче в-бүлүче c -тулы булмаган өлеш d - калдык Калдыклы бүлүдә бүленүчене табу өчен тулы булмаган өлешне бүлүчегә тапкырларга һәм килеп чыккан тапкырчыгышка калдыкны кушарга кирәк
Чишәргә 100:8 79:8 144:8 115:8 213:8
Тикшерегез 100:8=12(к4) 79:8=9(к7) 144:8= 18(к0) 115:8=14(к3) 213:8=26(к5))
Физкультминут
Таблица белән эш
Дәреслек белән эш №529. Чуен коелманың массасы 20 кг. 10 коелмадан 18 әр кг лы ничә деталь коярга мөмкин? Күпме чуен калыр? №530.Бер юрган тышы тегү өчен, 6 м тукыма кирәк. 200 м тукымадан ничә юрган тышы тегәргә була? Күпме тукыма калыр?
ТЕСТ 1 . 78 гә бүлгәндә калдыкта нинди сан була ала ? 1) 77 2) 78 3) 79 4) 80 2. 255 н е 16 га бүлгәндә нинди калдык чыга? 1) 11 2) 15 3) 16 4) 14 3. Мисалны чишмичә дөрес чишелгәнен тап. 1) 643 : 17 = 36 (ост. 18) 2) 798 : 29 = 27 (ост. 15) 3) 939 : 34 = 53 (ост. 14) 4) 23129 : 43 = 35 (ост. 14) 4 . Дүртурынлы купега 85 турист утырган. Ничә купе тулы булган? 1) 23 2) 24 3) 20 4) 21 5. а санын 12 гә бүлгәндә тулы булмаган өлеш 7 һәм 5 калдык булган . Шул ук а санын 7 гә бүлсән, тулы булмаган өлеш һәм калдык ничә булыр? 1) 11 и 6 2) 13 и 7 3) 12 и 5 4) 14 и 4
Тестның җавапларын үзара тикшерү.
Өй эше 1)№550,552(84 нче бит) 2) Иҗади эш. Калдыклы бүлү темасының кулланылышын әдәби әсәрләрдән, җырлардан, мультфильмнардан эзләргә.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Предварительный просмотр:
Тема: КАЛДЫКЛЫ БҮЛҮ.
(5 нче сыйныфта математикадан дәрес эшкәртмәсе)
Максат: калдыклы бүлүне кабатлау; калдыклы бүлүне тирәнтен өйрәтү; натураль саннарны калдыклы бүлү кагыйдәсен чыгару; “бүленүче”,”бүлүче”, “ тулы булмаган өлеш”, калдык төшенчәләрен сөйләмдә дөрес итеп куллану; калдыклы бүлүнең дөреслеген тикшерергә, калдыклы бүлүдә киткән хаталарны тикшерергә өйрәтү.
-укучыларның мәсьәләләр төзү һәм чишү осталыгын камилләштерү; логик һәм иҗади фикерләү сәләтен үстерү;
-дуслык ,бер-береңә хөрмәт, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
- Натураль саннарны тулысынча һәм калдыклы бүлү кагыйдәсен истә калдыру.
- Бер натураль санны икенче санга бүлгәндә килеп чыккан калдыклы бүлүне эшли һәм куллана белергә өйрәтү.
Универсаль уку гамәлләрен формалаштыру
Шәхси: үзара дуслык атмосферасы булдыру; дәрестә актив, тәрбияле ,кайгыртучан иптәш булу.
Метапредмет нәтиҗәләре
Регулятив: эшчәнлекне планлаштыру, үз алдыңа максат куя, үз фикереңне әйтә белү; нәтиҗә ясау, үз эшчәнлегеңне контрольдә тоту, игътибарлы булу.
Танып-белү:бирелгән таблицадан файдалану , рәсем кулланып бирем үтәү,мәсьәлә чишүдә гамәлләрне дөрес билгеләү; өйрәнгәнне көндәлек тормышта кулланырга өйрәтү.
Коммуникатив: парлап эшләгәндә , бер-берсен тыңлый белү; сөйләшү барышында , үзфикерен җиткерә алу; үзара килешү, алган мәгълүматларны куллана белү.
Материал: “Математика”(Н.Я.Виленкин) дәреслеге, 81-84 нче битләр.
Җиһазлау: парларда эшләү өчен карточкалар,үзбәя өчен “смайлик”лар һәм карточка, презентация, компьютер, проектор, экран.
Дәрес тибы:белемнәрне ныгыту һәм яңа белем үзләштерү.
Эш төре: фронталь, индивидуаль, парларда эшләү.
Дәрес барышы:
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Авторские произведения учащихся литературного кружка "Вдохновение" (Виктория Баева (6-8 класс), Софья Орлова (8-9 класс), Яна Масная (10-11 класс), Надежда Медведева (10-11 класс)
Авторские произведения учащихся литературного кружка "Вдохновение" (Я. Масная (10-11 класс), Н. Медведева (10-11 класс), В. Баева (6-8 класс), С. Орлова (8-9 класс)...
Рабочая программа по географии на основе авторской программы Т.П. Герасимовой 6 класс), И.В. Душиной (7 класс), И.И. Бариновой (8-9 классы) при нагрузке 2 часа в каждом классе основной общеобразовательной школы
Программа содержит пояснительную записку, перечень мультимедийного обеспечения для использования на уроках географии, также содержит обязательный региональный компонент по географии Ростовской области...
Рабочие программы по математике для 5 класса, по алгебре для 8 класса. УМК А. Г. Мордкович. Рабочие программы по геометрии для 7 и 8 класса. Программа соответствует учебнику Погорелова А.В. Геометрия: Учебник для 7-9 классов средней школы.
Рабочая программа содержит пояснительную записку, содержание учебного материала, учебно - тематическое планирование , требования к математической подготовке, список рекомендованной литературы, календа...
Тематическое планирование по математике 5- 11 класс автор Мордкович, по физике 7-9 класс Громова, физике 10-11 класс Мякишева, факультативные курсы 9-11 классы по математике
В данном файле вложено тематическое планирование по математике. алгебре, геометрии, физике с 5 по 11 класс...
Рабочая программа по направлению: "Швейное дело" 6 класс 2018-2019г., 7 класс 2019-2020г., 8 класс 2020-2021г., 9 класс 2021-2022г.
Рабочая программа по направлению: "Швейное дело" 6 класс 2018-2019г., 7 класс 2019-2020г., 8 класс 2020-2021г., 9 класс 2021-2022г....
Рабочая программа по направлению: "Цветоводство и декоративное садоводство" 5класс 2019-2020гг.,6 класс 2020-2021гг., 7 класс 2021-2022гг.,8 класс 2022-2023гг., 9 класс 2023-2024гг.
Рабочая программа по направлению: "Цветоводство и декоративное садоводство" 9класс 2023-2024гг.",...
КТП 5 класс ФГОС 2019-2020,РП 5 класс ФГОС 2020-2021, РП 5 класс ФГОС 2021-2022 , РП 6 класс ФГОС 2022-2023
Учебник алгебра 5 класс. Авторы : Г.В. Дорофеев , С.В. Суворова, Е.А. Бунимович , Л.В. Кузнецова , С.С. Минаева, Л.О. Рослова....