Счастливый случай (игра для 8-9 классов "Бәхетле очрак" на татарском языке)
методическая разработка по алгебре (8 класс) на тему

Губайдуллина Магизуря Сабирзяновна

Мероприятиянең максаты:

·        укучыларның фикерләү сәләтен,математика фәненә кысыксынуларын үстерү;

·        хәтерләрен ныгыту;

·        укучыларда лидерлыкка омтылу тәрбияләү;

·        танып-белү эшчәнлеген үстерү;

·        алга куйган максатны үтәргә омтылу тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon bhetle_ochrak.doc63 КБ

Предварительный просмотр:

Бәхетле очрак

(8-9 класс укучылары өчен)

Мероприятиянең максаты:

  • укучыларның фикерләү сәләтен,математика фәненә кысыксынуларын үстерү;
  • хәтерләрен ныгыту;
  • укучыларда лидерлыкка омтылу тәрбияләү;
  • танып-белү эшчәнлеген үстерү;
  • алга куйган максатны үтәргә омтылу тәрбияләү.

Алып баручы: Бүген без сезнең белән “Бәхетле очрак” уенында катнашабыз. Анда катнашучы укучыларны залга чакырабыз.(камандалар белән танышу)

Уенны дөрес итеп жюри әгъзәлары бәяләп барачак.(жюри әгъзәлары белән таныштырып кителә)

 Уенның тәртибе : Уен 5 геймда үткәрелә.

1 гейм.  ”Әйдә,әйдә”

2 гейм.   “Тартмадагы сораулар”

3 гейм.   “Син-миңа, мин-сиңа”

4 гейм.”  Кара ат”

5 гейм.  ”Кем лидер”

Һәр дөрес җавпка балл куела. Бу уенда сезгә математика буенча барлык белемегез, алдынгы галимнәрне, аларның ачышларын белеүгез кирәк булачак.

Уңышлар сезгә!

(беренче геймда командалар аерым-аерым җавап бирәчәк, шуңа күрә бер команда җавап биргәндә икенче команда залда булырга тиеш түгел)

1 гейм. “Әйдә, әйдә”.

  1. Рәттән килүче 5 көнне сан, ай, көннәрнең календардагы исемнәрен кулланмыйча әйтергә. (өченче көн, кичә, бүген, иртәгә, бөрсекөнгә).
  2. Пифагор теоремасы (турыпочмаклы өчпочмакта гипотенузаның квадраты, катетлары кватратлары суммасыны тигез)
  3. Бер түбәдән чыккан ике нур ярдәмендә төзелгән фигура (нур)
  4. Өчпочмакның эчке почмаклары суммасы (180)
  5. 60 ның өчтән бере. (20)
  6. Санның йөзенче өлеше. (процент)
  7. Әйләнә белән бер уртак ноктасы булган туры (орынма)
  8. Периметры 40 см. булган квадратның мәйданы (100 )
  9. Өчпочмакның якларының уртасын тоташтыручы кисемтә (урта сызык)
  10. Алманың беренче яртысы нәрсәгә охшаган. (икенче яртысына)
  11. Өстәлдә 5 шәм яна, икесен сүндергәч ничә шәм кала. (2)
  12. 2 һәм 3 арасына 3 тән кечкенә, 2 дән зур сан килеп чыксын өчен нинди тамга куярга кирәк. (,)
  13. Кыйммәтле ташларны үлчәү берәмлеге. (карат)
  14. Ике ягы параллель ә калган икесе параллель булмаган дүртпочмак (трапеция)
  15. Синусның косинуска чагыштырмасы (тангенс)
  16. Ике чагыштырманың тигезлеге (пропорция)

2гейм. “Тартмадагы сораулар”

1сорау   Ни өчен урамдагы люкларның капкачын түгәрәк итеп ясыйлар, ә шакмак түгел? (шакмак булса , боргач люкка төшеп китәргә мөмкин)

2 сорау. Әйләнә озынлыгының диаметрга чагыштырмасын тапкан галим. Ул дошман корабльләрен көзгеләр ярдәмендә яндырган.  (Архимед)

3 сорау. “ ...Йөрәгем белән шагыйрь булмасаң, математик булып булмый”. Кем сүзләре? (С.В.Ковалевская)

 4 сорау. Ул шундый әйбер, аны башта белмисең һәм эшлисең килсә беләсең дә -эшлисең дә.Кайчак мәсьәләләр шуның ярдәмендә генә чишеләләр.Мин аның яфраклары яки сабаклары барын белмим, ләкин тамырлары бар. Берәү дә булырга, күп тә булырга мөмкин. Кайберләренең тамыры бөтенләй юк. (тигезләмә)

5 сорау. Ул бер галим исеме белән аталган. Бу галим бик танылган, аны өйрәнмәгән кеше дә белә. Анда балачактан ук бөтен кеше белә һәм мәктәптә яңадан өйрәнә торган фигура турында сөйләнә. Һәм без аннан бу фигуранының  яклары турында беләбез. Аны исбатларга кирәк. Ә ни өчен? Ул бит аны бик күптәннән исбатлаган инде. Бу галимнең үз мәктәбе булган. Нәрсә турында сүз бара?  (пифагор теоремасы)

6 сорау. Мәсьәлә -табышмак. “Ничә каз”Бер төркем казлар оча, каршыларына очкан каз:   -Исәнмесез, йөз каз,-ди.

- Юк , без йөз түгел,-дип җавап кайтаралар казлар.

-Хәзер ничә булсак, шуңа тагын шуның хәтле, аңа тагын шул хәтленең яртысын, аннан чиреген, аннан сине  дә кушсак, шул чакта гына йөз булабыз-диләр. (36)

7 сорау.   Көтүдә 60 сыер. Ничә аяк һәм мөгез? Тиз генә исәплә. (300)

8 сорау.  Ишек алдында тавыклар һәм куяннар, барысы 10 баш һәм 24 аяк.         Бөтенесе ничә куян , ничә тавык? (2 куян, 8 тавык)

3 гейм. “Син-миңа, мин-сиңа”

(командалар алдан әзерләнгән сораулар белән алышалар. Бер генә укучы җавап бирә)

Беренче командага сораулар

1. Кайсы илдә беренче тапкыр тискәре сан табыла (Кытай)

2. Яклары 3,4, 5 кә тигез булган турыпочмаклы өчпочмакның тарихка кереп калган исеме? (египет өчпочмагы)

 3. Ни өчен поездларда стоп-краннар кызыл, ә самолетларда – зәнгәр? (самолетта стоп-кран юк)

4. Бер карттан сиңа ничә яшь дип сораганнар. Ул, миңа 100 яшь һәм берничә ай, ләкин минем туган көннәрем 25 кенә булды ди. Бу ничек була соң? ( Бу кеше 29 феральдә туган, аның туган көне дүрт елга бер була)

Икенче командага сораулар

1. Индеецлар аны “сунья” дип, гарәпләр “сифр” дип атаганнар. Без аны хәзер ничек атыйбыз? (нуль)

2. Аны шырпылардан һәм таякчыклардан төзеп була.

Дүрт симметрия күчәре булган фигура.

Санның икенче дәрәҗәсе дә шулай атала.     (квадрат)

3.Өч санның суммасы, аларның тапкырчыгышына тигез.Бу нинди саннар (1, 2, 3 )

4. Хатын-кыз һәм балыкның арифмитик уртасы ул нәрсә? (суанасы)

4гейм.”Кара ат”

(Сорауны башка фән укытучысы бирә. Командалар җавап бирергә тиеш )

5 гейм.”Кем лидер”

( Алып баручының сорауларына һәр команда  бирелгән вакыт аралыгында җавап биреп күбрәк балл җыярга тиеш)

Беренче командага сораулар

1.өчпочмак түбәсен каршы ятучы як уртасы белән тоташтыручы кисемтә (медиана).

2.Тигез яклы турыпочмаклык (квадрат).

3.Җир үлчәү турындагы фән (геометрия)

4.Биш хәрефле вакыт үлчәү берәмлеге  (гасыр)

5.Кайсы галим “Әгәр таяну ноктасы булса җир шарын да күтәрә алам” дип әйткән? (архимед)

6.Мәйдан үлчәү берәмлелкәре (кв.м, ар, га...)

7.Әйләнәнең теләсә кайсы ноктасын тоташтыручы кисемтә (Хорда).

8.Исбатлау кирәк булмаган җөмлә (аксиома)

9.Пространствоның бирелгән ноктадан  тигез ераклыкта урнашкан нокталар күплеге (сфера).

10.Күппочмакның барлык яклары суммасы (периметр).

11.Түгәрәктә иң зур хорда (диаметр).

12. Иң гади геометрик төшенчә (нокта).

13.Геометрия бүлекләре (планиметрия, стереометрия)

14.Ике яктан чикләнгән туры (кисемтә)

15.Турының бер яктан чикләнгән өлеше (нур). 

16.Янда ятучы катетның гипотенузага чагыштырмасы (косинус).

17.Барлык яклары тигез булган дүртпочмак (ромб

18.Миллион язылышында ничә нуль бар? (алты).

19.Минутта ничә секунд (алтмыш).

20.Барлык яклары тигез булган өчпочмак (тигезъяклы).

21.Тәүлекнең егерме дүрттән бер өлеше (сәгать).

Икенче командага сораулар

1.Әйләнәнең ноктасы белән үзәген тоташтыручы кисемтә (радиус).

2.Өчпочмакның почмагын урталай бүлүче кисемтә (биссектриса)

3.Исбатлауны таләп итүче җөмлә (теорема).

4.Квадратик функция графигы (парабола).

5.Яссылыкның бирелгән кисемтә очларыннан тигез ераклыкта урнашкан нокталар күплеге (кисемтә уртасына төшерелгән перпендикуляр)

6.Юнәлешле кисемтә  (вектор)

7.Кире  пропорциональлек графигы (гипербола).

8.Каршы ятучы катетның гипотенузага чагыштырмасы  (Синус)

9.Ничә цифр беләсез? (ун)

10.Туры почмактан кечерәк почмак  (кысынкы).

11.Әтәч бер аякта басып торганда 3 кг була, ике аякта басып торса ничә кг була?

12.Миллиард язылышында ничә нуль бар? (тугыз).

13.Билгесез булган тигезлек (тигезләмә).

14.Евклидның бишенче постулатын кертергә онытып үзенең геометриясен төзегән галим (Лобачевский).

15.Почмакларны үлчәү приборы (транспортир)

16.Бер гасырда ничә ел? (йөз).

17.Күләм үлчәү берәмлекләре (куб.м, литр...)

18.Гади санның ничә бүлүчесе бар?(2)

19. Иң кечкенә натураль сан?(1)

20. Кубның ничә түбәсе бар? (8)

20.Тапкырчыгыш кайчан нуль була? (тапкырлаучыларның берсе нуль булса).

21.Каршы ятучы катетның янда ятучы катетка чагыштырмасы (тангенс).

Жюри нәтиҗә ясаганда җанатарларга сораулар:

  1. Күбрәк алган саен ул күбәя? (чокыр)
  2. Тапкырчыгыш күпмегә тигез 13*25*0*0,1  (0)
  3. Координаталар яссылыгын керткән галим? (Декарт)
  4. 1кг. мамык авырмы, әллә 1кг. тимерме? (тигез)
  5. Санаганда нинди саннар кулланыла? (натураль)
  6. + тапкырлау = тапкырчыгыш    (Тапкырлау
  7. Чиктәш почмакларның суммасы (180)
  8.  Математика дәресләрендә мисаллар һәм .... чишәбез (мәсьәләләр)
  9. Атнаның бишенче көне (җомга)
  10. Синус 30 градус күпме?  (0,5)

Жюри нәтиҗә ясый. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Игра "Счастливый случай" презентация для 9-10 классов

Внеклассное мероприятие  по математике для 9-10 классов. Для геймов "Ты мне, я тебе" и "Темная лошадка" вопросы  готовят  команды....

Счастливый случай. Игра для учащихся старших классов.

Сценарий внеклассного мероприятия "Счастливый случай" для старшеклассников....

интеллектуальная игра "Счастливый случай" для обучающихся 9-11 классов

Для того, чтобы повысить интерес к учебному предмету химии необходимо разнообразить формы работы с обучающимися. я разработала интеллектуальную игру "Счастливый случай", где ученики смогут про...

Счастливый случай. Игра по физике 8 класс

СЧАСТЛИВЫЙ СЛУЧАЙФизическая игра в 8 классеИгра требует предварительной подготовки: те команды, которые участвуют, получают домашнее задание: .       1. Придумать название для...

Прогрессии. Обобщающий урок - игра "Счастливый случай" по алгебре в 9 классе.

Урок проходит в игровой форме. Класс делится на 2 команды. Капитанами выбирают наиболее способных ребят, так как им предстоит следить за ходом игры, исправлять ошибки, оценивать ответы членов команды,...

Игра "Счастливый случай" по математике 7-8 класс (неделя математики)

Цели игры:1.повышение познавательной активности у учащихся 2.развитие культуры общения и культуры ответа на вопрос 3.формирование чувства коллективизма 4. привитие интереса учащихся к предмету математ...