Разработка урока по теме "Масштаб"
методическая разработка по алгебре (6 класс) по теме
Предварительный просмотр:
Саба районы Эзмә урта гомумбелем бирү мәктәбенең математика – информатика укытучысы Галиева Гөлназ Муллагалиевна.
Тема: Масштаб.
Дәреснең максатлары:
1. Танып белү: Укучыларның география фәненән алган масштаб төшенчәсен ныгыту, бирелгән масштаб буенча пропорция төзеп мәсьәләләр чишә алуларына ирешү.
2. Үстерү: логик фикерләү, сөйләм, игътибарлылык дәрәҗәләрен үстерүгә булышлык итү.
3. Тәрбияләү: Математика фәненә хөрмәт һәм кызыксыну, үз-үзеңә таләпчәнлек сыйфатлары тәрбияләү.
Дәрестә актуальләштерелергә тиешле белемнәр:
Математика: чагыштырмалар, пропорция, пропорциянең төп үзлеге, туры һәм кире пропорциональ бәйләнешләр.
География: Санлы, исемле һәм сызыклы масштаблар.
Дәрес тибы: Яңа белем үзләштерү.
Җиһазлау: Россиянең физик картасы, компьютер, проектор, экран, индивидуаль карточкалар.
Дәреснең девизы: Яхшы белү генә җитми, иң кирәклесе- белгәнне дөрес итеп куллану.
Дәреснең структурасы.
- Оештыру өлеше.
- Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү.
Слайдлар ярдәмендә үткән темаларны кабатлау. - Яңа белем үзләштерү.
Слайдлар ярдәмендә яңа теманы аңлату. - Белемнәрне ныгыту.
Дәреслек белән эш. - Дәрескә йомгак.
Дәрескә нәтиҗә ясау.
Билге кую. - Өйгә эш.
Дәрес барышы.
I. Оештыру өлеше.
Исәнләшү.Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү, дәрес максатын укучыларга җиткерү.
II. Белем- күнекмәләрне актуальләштерү.
Укучылар, без сезнең белән чагыштырмалар, пропорция дигән темалар үттек. Әйдәгез хәзер искә төширик.
Слайд №1. Дөрес пропорцияләрне күрсәтергә:
а) 2:3=5:10 б) 5:10=8:4 в) 2:3=10:15
г) 3:5=10:12 д)16:6=8:3.
Слайд №2. Пропорциянең билгесез буынын табарга:
а)18:х=6:0,1 х=0,3
б)у:2,5=40:0,2 у=500
Слайд №3. Тигезлектән файдаланып өч пропорция төзергә:
а) 18:2=54:6 2:18=6:54; 54:18=6:2; 18:54=2:6
б)5:15=4:12 15:5=12:4; 5:15=4:12; 15:12=5:4
Слайд №4. Түбәндәге зурлыклар арасындагы бәйлелек туры пропорциональме?
а)квадратның мәйданы белән ягының озынлыгы арасында ;
б)кешенең яше белән буе арасында;
а)бер бәядән алган товар белән аның саны арасында.
III. Яңа белем үзләштерү.
- Укучылар, без бүген сезнең белән яңа тема үтәчәкбез. Масштаб темасы. Сезгә масштаб сүзе танышмы? Нәрсә ул масштаб? Нигә кирәк ул? Сез нинди төрдәге масштаблар беләсез? Әйдәгез географиядән белемнәрне искә төшереп, ныгытып китик.
Слайд №6
Бернинди геогафик объектны да- елга, күпер, поселокны топографик планда үз зурлыгында күрсәтеп булмый. План төгәл булсын өчен, аның барлык детальләрен дә, барлык пропорцияләрен дә саклап бер дәрәҗәдә кечрәйтергә, ягъни күренешне масштабта эшләргә кирәк.
- Димәк нәрсә инде ул масштаб?
Слайд №7
Масштаб картага төшерелгән һәр сызыкның урындагы реаль үлчәменә карата ничә тапкыр кечерәйтелгәнен күрсәтә.
-География фәненән масштабның нинди төрләрен өйрәндегез?
Слайд №8
Масштаб төрләре | Ничек биреләләр | Нәрсә аңлаталар | Нәрсә өчен кулланалар |
Санлы | Вакланма белән | Ераклык ничә тапкыр кечерәйтелгән | Кыскартып язу өчен |
Исемле | Сүзләр һәм цифрлар белән | Масштабның зурлыгын | Масштабның зурлыгын билгеләү өчен |
Сызыкча | Тигез өлешләргә бүленгән туры сызык | Кисемтәләр санына туры килүче ераклыкны | Ераклыкны циркуль белән үлчәү өчен |
-Әйдәгез укучылар, санлы масштабны исемле масштабка, һәм киресенчә исемле масштабны санлы масштабка әйләндерик. Экранга карыйбыз.
Слайд № 9 Санлы масштаблар:
1:10000 1см-100м
1:750000 1 см-7,5 км
1: 2000 1 см-20м
1:10000000 1см-100км
Исемле масштаблар:
1см- 10м 1:1000
1см-50 км 1:5000000
1см- 750 км 1:75000000
1см- 200м 1:20000
Слайд №10
1. Кайсы масштаб зуррак?
а) 1:25 б)1:300 в) 1: 50000
2.Кайсы масштаб белән бирелгән карта төгәлрәк?
а) 1:300 б)1:3000 в)1:30000
3. Масшатбы 1:25000 булган пландагы ераклык ничә тапкыр кечерәйтелгән?
(25000 тапкыр)
4.Планда ике пункт арасы 2 см әгәр урында бу ара 600м булса, планның санлы масштабы нинди?
(1:30000)
-Укучылар, география фәненән масштаб темасы үтелгәч, без аны кабат нигә үтәбез соң? Әйтегез әле миңа, “Масштаб” темасы нинди бүлектә өйрәнелә? Әйе, бик дөрес, “Чагыштырмалар һәм пропорцияләр” бүлегендә. Ә хәзер уйлагыз әле, масштаб белән чагыштырмалар арасында нинди бәйләнеш бар? Без, әйтеп киттек инде, кәгазьгә төшергәндә урынның сүрәте кечерәйтелгән була. Күпме кечерәйтелгәне нәрсә күрсәтә? Масштаб.Димәк, картадагы кисемтә озынлыгының урындагы кисемтә озынлыгына чагыштырмасын картаның масштабы дип атыйлар.
Укучылар без бүген масштаб табуга мәсьәләләр карарбыз.
№805 мәсьәлә. ( Мәсьәләнең шарты слайдта күренә)
1юл. Масштаб булгач, 8,5см *1000000=8500000 см= 85 км (ераклык)
2 юл. Картадагы ераклык һәм ииңдәшле урындагы ераклык туры пропорциональ зурлыклар. Шулай булгач, мәсьәләләрне пропорция төзеп чишәргә мөмкин .
Карта урында
1см 1000000 см
8,5 см х см
х= 8,5*1000000см
х= 85 км
3 юл. Санлы масштабны исемле масштабка күчерәбез
Карта урында
1см 10км
8,5 см х км
х=8,5*10
х=85км
-Укучылар мин сезгә”Масштаб” темасы ни өчен “ Чагыштырмалар һәм пропорцияләр” бүлегендә үтәбез дигән сорау биргән идем. Кайсыгыз җавап бирә ала.
Җавап:Масштаб ул- чагыштырма. Масштаб табуга мәсьәләлрне пропорция ярдәмендә чишәргә мөмкин.
IV. Белемнәрне ныгыту.
Дәреслек белән эш.
№№ 806,808, 809,810.
Мөстәкыйль эш.
Россиянең физик картасы ярдәмендә эшләү.
- Картадан Казан шәһәре белән Уфа арасындагы ераклыкны үлчәргә һәм масштаб ярдәмендә урындагы ераклыкны табарга.
- Идел елгасы Каспий диңгезенә кадәр ничә км озынлыкта.
IV.Дәрескә йомгак.
Укучылар без бүген дәрестә масштаб темасын үттек. Масштаб карталар өчен генә файдаланылмый. Биналар төзегәндә алар планын башта кәгазьгә сызалар, билгеле масштаб ярдәмедә кечерәйтәләр. Шулай ук, кул сәгатьләре, микрокалькулятор ясаучылар, детальләрне башта кәгазьгә сызалар, бу очракта масштаб зурайтылган рәвештә була.
Укучылар бүген дәрестә актив катнаштыгыз. Актив катнашкан укучыларга билге кую.
V. Өйгә эш.
Индивидуаль биремле карточкалар өләшенә.
I вариант.
Бүлмәгезнең иңен һәм буен үлчәгез. Бу бүлмәнең планын 1:100 масштабында дәфтәргә сызыгыз.
II вариант.
Иҗади бирем. Масштаб темасына кроссворд төзеп алып килергә.
Укучылар дәрес тәмам.
Квартира планы 1:100 масштабында бирелгән. План буенча һәр бүлмәнең чын үлчәмен табыгыз. Һәм аларның мәйданнарын табарга.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Методическая разработка урока по теме «Разработка проектов в системе программирования Visual Basic»
Данный урока проводился в группе первокурсников техникума.Тип урока: комбинированный, использовался контроль знаний, закрепление практических навыков. На уроке использовались разноуровневые задания.Це...
Методическая разработка урока по волейболу в 5 классе на основе инновационной технологии спортивно-ориентированного физического воспитания. Методическая разработка урока по волейболу в 5 классе на основе инновационной технологии спортивно-ориентированн
урок по физической культуре с ипользованием инновационной технологии спортивно-ориентированного физического воспитания...
Разработка урока в 9 классе по обществознанию. Тема: Право. Разработка урока в 9 классе по истории. Тема: "Всё для фронта! Всё для победы!"
Разработка урока в 9 классе по обществознанию. Тема "Право". Урок проводится на основе програмированной технологии.1 шаг: информативность-учащиеся получают определенные знания по данному вопросу.2 шаг...
методическая разработка урока биологии в 6 классе по теме "Движения живых организмов" и презентация к ней. Методическая разработка урока биологии в 6 классе по теме "Дыхание растений, бактерий и грибов" и презентация к ней.
Методическая разработка урока с поэтапным проведением с приложениямиПрезентация к уроку биологии в 6 классе по теме "Почему организмы совершают движения? ".Методическая разработка урока с поэтап...
Разработка урока по теме "Кто Вы, господин Чичиков? (урок-исследование). К разработке прилагается информационная карта
Разработка урока по теме "Кто Вы, господин Чичиков? (урок-исследование). К разработке прилагается информационная карта...
Методическая разработка урока "Амины. Анилин", Методическая разработка урока "Многоатомные спирты"
Урок, разработан для учащихся 10 класса, обучающихся по базовой программе. Учебник "Химия 10" О.С. Габриелян.Урок, разработан для учащихся 10 класса, обучающихся по базовой программе. Учебник "Химия 1...
Методическая разработка по теме "Разработка урока немецкого языка согласно ФГОС. Тип урока: комбинированный"
Переход на ФГОС позволил переориентировать усилия гигантского преподавательского состава страны с традиционного узкопредметного обучения (предметные результаты) одновременно и на развитие каждого обуч...