Эссе "Киләчәгең бармы, татар мәктәбе?"
статья ( класс) на тему

Мукминов Наил Амирович

Эссе "Киләчәгең бармы, татар мәктәбе?"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon direktor_esse.doc51.5 КБ

Предварительный просмотр:

Киләчәгең бармы, татар мәктәбе?

 

Наил Әмир улы Мөэминов,

         мәктәп директоры,

югары категорияле җитәкче

Менә  тагын  туган җиремә иң оста  рәссам да буяулар табып буяп бетерә алмастай, мең төрле бизәкләре  белән  алтын көз канатын җәйде  Көз мизгеле ул- мул уңышлар да, кошларның туган яклары белән хушлашу моңы да, мәктәптә укулар башланган вакыт та...

Күз алдыннан, фильм тасмасыдай,  егерме елдан артык  гомер  үтә. Елның- елында таныш сукмаклар җәй көне  шау чәчәккә күмелгән, кыш көне дә күңелне әллә кайлардан җәлеп иткән  туган мәктәбемә алып бара. Инде хәзер укучысы итеп түгел, ә җитәкчесе,  укытучысы итеп...

Һәр килүдә очынып- канатланып киләм. Ник дисәң, һәр килүдә анда  нинди дә булса матур яңалык , матур үзгәрешләр кертәсе килә. Изге ният һәм  теләкләр  белән башланып киткән  эшнең нәтиҗәләре дә күренә. Мәктәпнең матди-техник базасы  ныгыды, сыйныф бүлмәләре заманча җиһазланды, мәктәп зәвык белән бизәлде,  меңнән артык экспонаты белән безнең  генә түгел, авылның да горурлыгы булган туган якны өйрәнү музее барлыкка килде.   Мәктәптә ныклы,  коллектив белән сакланып килгән, бер буыннан икенче буынга күчеп бара торган гореф-гадәтләр, тәртипләр, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре- традицияләр урнашты.  Телне, динне, йолаларны саклауда зур эш башкарыла. Сыйныф сәгатьләрендә генә түгел,  һәркем өчен үз фәнендә кулланырлык  бик күп материаллар тупланды.

Һәр баланың  язмышы да, гомумән, халкыбызның киләчәге дә, укытучыларга, аларның милли рухына, тырышлыкларына, үз һөнәрләренә бирелгәнлегенә бәйле.

Бүгенге демографик хәл авыл укытучыларын да хафага  салып,  авырткан  җирләренә тия шул.   Мәктәптә ничә бала укуына карамастан, ныклы, нигезле  белем бирүне  төп максат итеп саныйлар.  Авыл баласы шәһәрнекеннән калышырга тиеш түгел, шулай булмаганда  бала, заман ритмына ияреп бара алмыйча,  тормышта югалып   калырга да бик мөмкин.  

Күпчелеген яшьләр тәшкил иткән , яңалыкка омтылучан, эзләнүчән эшлекле укытучылар коллективының  балаларга белем, тәрбия бирүдә үз юлы, үз кыйбласы бар. Ул бүгенге көндә,  мәктәптә оештыру-тәрбия эшенең төп өлеше булып, түбәндәге юнәлешләрдән тора:туган нигезгә, төбәккә ихтирам тәрбияләү,укучыларда милли үзаң формалаштыру;

милли гореф-гадәтләр, традицияләр нигезендә тәрбияләү;

рухи байлыкларга нигезләнгән әхлак тәрбиясе;

гражданлык һәм хокук тәрбиясе;

патриотик тәрбия;

туган якны өйрәнү буенча эш мөмкинлекләрен куллану;

экологик культура тәрбияләү;

хезмәт тәрбиясе;

сәламәт яшәешкә омтылыш уяту;

укучылар үзидарәсе.

Мәктәпнең укыту- тәрбия эше тәҗрибәсендә  төрледән- төрле :

конференция, презентация, семинар, түгәрәк өстәл, эшлекле уен, халык бәйрәмнәре, конкурс, викторина, төрле операцияләр, ата- аналар, авыл мәдәният йорты, китапханәсе белән берлектә үткәрелгән  чаралар кебек   эш формалары гамәлдә.  

Традицион чараларның еллык планы  укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелә. Мәсәлән, “Алтын көз”, Сөмбелә  бәйрәмнәрен  үткәргәндә башлангыч сыйныфларда  укучыларның үз куллары белән эшләгән әйберләр конкурсы,  күргәзмәләр булса,  урта чылбырларда “Зәңгәр ут”, төрле конкурслар, ә югары сыйныфларда, зирәкләр һәм тапкырлар конкурсы, гөлләмәләр конкурсы, концерт  һ.б.

Фән олимпиадалары һәм атналыклары, декадалар, фәнни-практик конференцияләр,  республика һәм район күләмендә үткәрелгән иншалар язу һәм сәнгатьле  уку конкурсларында катнашу, халкыбызның  тормыш-көнкүрешен, гореф –гадәтләрен чагылдырган тәрбияви кичәләр, сәнгать әһелләре белән очрашулар, ата-аналар, укытучылар һәм укучылар катнашында үткән  милли бәйрәмнәр, сәламәтлек көннәре үткәрү, тимурчылык эше, гөлләр үстерү,  укучылар һәм укытучылар көче белән чишмәләрне төзекләндерү- болар  традицион чараларның берничәсе генә.Әмма шуны ассызыклап үтмичә булмый, аларны милли мохиттә, үз туган телеңдә үткәрүнең нәтиҗәләре  аеруча куанычлы.

Мәктәп музее эшчәнлеге дә әйтеп бетергесез зур әһәмияткә ия. Шуны истә тотып, мөгаллимнәр әдәбият, тарих,  география , сыйныфтан тыш  эшләрдә җирле материалларны  киң кулланалар. Музейда тәрле фән дәресләре, сыйныф сәгатьләре  уздыру матур гадәткә әйләнде.

Тормыш алга бара, үзгәрә. Бүген, мәдәниятләрнең үзенчәлеген юкка чыгару,   глобальләштерү шартларында,  ассимиляция куркынычы янаган чорда, милли мәктәпнең яшәп калуы шик астында.  

Бөтендөнья татар конгрессы IV  корылтае туган телнең  куллану даирәсен киңәйтү, милли мәгариф  системасын үстерү,  милли белем бирү учреждениеләренең заманча материаль-техник, методик  базасын тәэмин итү, татар телендә дистанцион уку  системасын булдыру, яшь буынны милли рухта тәрбияләүдә       татар гаиләсенең ролен саклау һәм үстерү, әхлакый һәм дини кыйммәтләрне  саклау, гомуммилли мәгълүмати-мәдәни яссылык булдыру,  интернетта татар сегментын киңәйтү бурычларын куйды.  Бу бурычларны үтәүнең күп өлеше, әлбәттә,  мәктәпкә төшә.

Халкыбыз, республикабыз язмышы  безнең акыллы, киләчәкне уйлап  кылган  гамәлләргә бәйле.  Кулга-кул тотынып,  бергә яклыйк, безгә янаган  афәтләргә бердәм каршы торыйк! Бер-беребезгә таянып кына, без милли мәктәпне саклап калачакбыз!

Ә хәзергә, без -эзләнүләр юлында. Яшәешнең барлык  өлкәләрендә дә кеше  үзенең акылы , куәте  белән көчле.  Балаларның камил акылы, сәламәт булуы, югары интеллекты һәм җаваплылык тоюы мөһимрәк. Шунысы көн кебек  ачык:  без , бүгеннән үк,  милләтебезне саклау һәм яклау  өстендә армый- талмый эшләргә тиеш  Бу- бик мөһим!  

                                        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

9 нчысыйныфта татар теле дәресе "Татар теле диалектлары"

Безнең татар теле бай һәм нык үскән камил тел. Ул өч диалекттан тора. Диалекталь сүзләр - татар теленең байлыгы, бизәге. Шушы өч туркем төрле сөйләшләргә бүленә. Һәр сөйләш үзенчә матур. Безнең сөйләш...

Презентация: "Урок производственного обучения для официанта-бармена"

Урок производственного обучения для официанта-бармена....

Татар мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан "Татар әдәбиятында суфичылык" темасына дәрес эшкәртмәсе

Татар мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан "Татар әдәбиятында суфичылык" темасына дәрес эшкәртмәсе....

УМК "Татар теле. 9нчы сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Р.Х.Мирзаһитов, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова;Татар.кит.нәшр..2017.-190 б.

Рус мәктәпләренең 9нчы сыйныфында  укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен уку әсбабы кушма җөмлә синтаксисы, текст һәм пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы бүлекләреннән тор...

УМК .Татар теле. 10нчы сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/ Г.Р.Галиуллина, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова; Казан: Татар.кит.нәшр.,2018.-112б.

10нчы сыйныф өчен Татар теле дәреслеге  рус мәктәбендә укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен тузелгән. дәреслеккә рецензияне Ф.Ф.Харисов язган. Дәреслек 2018нче елда басмага ...

Йолаларның киләчәге бармы? (Эссе)

Билгеле булуынча, борын заманнардан ук ата-бабаларыбыз төрле вакыйгалар белән бәйле бәйрәмнәр үткәргәннәр. Мәсәлән: кыш килү белән – Нардуган, яз җитү белән – Нәүрүз, көзге муллыкта &ndash...