Россия бөркетләре сафына кабул итү тантанасы сценариясе
методическая разработка (1, 2, 3, 4 класс)

Гайфутдинова Альфия Хальфетовна

Для реализации программы Орлята России в национальных школах мероприятия проводятся на родном языке.  Сценарий торжественного мероприятия посвящения в Орлята России составлен на татарском языке. Деятельность, направлена на развитие личности, создание условий для самоопределения и социализации обучающихся на основе социокультурных, духовно-нравственных   ценностей, на формирование у обучающихся бережного отношения к культурному наследию и традициям многонационального народа Российской Федерации, природе и окружающей среде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл orly_1.docx19.34 КБ

Предварительный просмотр:

Россия бөркетләре сафына кабул итү тантанасы сценариясе

Экранда оешманың логотиплары күренә

 (музыкаль фон трек 1 яңгырый)

Алып баручылар чыга

 (музыкаль фон трек 2 яңгырый)

Алып баручы1.Хәерле көн, егетләр һәм кызлар.

Алып баручы 2. Хәерле матур көннәр, хөрмәтле укытучылар һәм кунаклар!

Алып баручы1.Бүген бездә үзенчәлекле көн.

Алып баручы 2. Сез – бүген Росия бөркетләренә кабул итү тантанасының катнашучылары.

Алып баручы.1 Тантанабызны риваятьтән башлыйсыбыз килә.

(Заставка “Рәссәй бөркетләре”, музыкаль  трек 3 яңгырый)

Моннан күп еллар элек сезнең кебек курку белмәс, батыр, кыю һәм кызыксынучан балалар яшәгән икән. Алар зур сәяхәтләр турында хыялланганнар, ләкин юлларына ташулы елгалар, текә таулар, биек агачлар киртә булып торган. Шуңа күрә балалар биектә-биектә очучы бөркетләргә карап сокланып торганнар. Ә беркөнне алар иң зирәк бөркет янына килеп, киңәш сорарга булганнар. Безне дә шулай биек һәм иркен итеп очарга өйрәт әле, дигәннәр.

Алып баручы 2. Авырлыклардан куркырга кирәкми, дигән бөркет. Эшләп карагыз, үзегезне сынагыз, бер-берегезгә ярдәм итегез

Алып баручы 1. Бөркетне тыңлаганнан соң, балалар юлга чыкканнар. Бу җиңел булмаган, ләкин мавыктыргыч маҗарада алар үзләрен һәм дөньяны таныганнар. Юлда озак булсалар да, кайткач, үзләре өчен мөһим нәтиҗә чыгарганнар. Тормышта якты хыялың, якын дусларыэ янда булганда, бернинди сынаулар да куркыныч түгел икән!

Алып баручы 2. Шуннан соң балаларны бөркетләр дип атый башлаганнар.

Бөркет – беренче эзләнүче дә. Яңа юллар ачарга, дөньяны матурларга, изге эшләр эшләргә һәрвакыт әзер тора.

 (музыкаль фон - трек 4 )

Алып баручы 1. Бу риваять сезнең турында. Россия бөркетләре буларак үзегезнең сыйныфыгыз, укытучыгыз, остазыгыз һәм әти-әниләрегез белән актив, кыю, беренче булырга әзер булуыгыз турында.

Алып баручы 2. Россия бөркетләре – нык, җимерелмәс берлек, нәкь безнең илебез һәм халкыбыз кебек. Россия бөркетләре Россия флагы астында БЕРГӘ усәләр, укыйлар, хыялланалар.

(экранда РФ флагы футажы)

Рәссәй флагы астында узалар

(музыкаль фон трек 6 яңгырый)

Алып баручы 1. Рәсәйнең флагы өч төстән тора.

Ак төсе – пакьлек, сафлык турында.

Зәңгәр – күк йөзе, ирек, чиксезлек,

Могҗиза, бәхет, шатлык нигезе.

Илебездәге батыр сакчылар –

Кызыл төс булып ул флагта тора.

Безнең дәүләтнең иң бөек даны

Өч төстән тора Рәсәйнең флагы.

Алып баручы 2. Игьтибар, Россия Федерациясе  Гимны башкарыла!

(музыкаль фон трек 6 яңгырый)

Алып баручы 1. Россия бөркетләренең үз остазлары, алар арасында танылган галимнәр, язучылар, спортсменнар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, укытучылар да бар. Ә бүген безнең белән ...( кунакның исеме атала)

(музыкаль фон трек 7 яңгырый)

Күренекле шәхеснең  котлавы.

Алып баручы 2. Рәхмәт, безнең кунакларыбызга кушылыгыз.

(Экранда оешманың логотипы күренә, музыкаль фон трек 8 яңгырый)

Алып баручы 1.  Рәссәй бөркетләре 7 трек буенча сәяхәт итәләр.

Алып баручы2. Сезне мавыктыргыч табышмакларны чишәргә чакырабыз.

( өлкән сыйныф укучылары текстны укыйлар һәм эмблеманы күтәрәләр)

Трекның атамаларын бергә әйтәләр.

Белем алырга телим,

Мин бөркет ул – ЭРУДИТ!

Үз илемне яклаучы,

Мин тарихны САКЛАУЧЫ.

Ут уйный кулда тотсам,

Һәр эшкә мин бик ОСТА.

Беренче һәм иң өлгер,

Мин бөркет – мин ул ЛИДЕР!

Компьютерны ташладым,

СПОРТНЫ ярата башладым!

Кояштай кайнар йөрәк,

ИРЕКЛЕ безнең теләк!

Табигать белән бергә

ЭКОЛОГ та бөркетләр!

Алып баручы 1. Афәрин, бу биремне дә эшләп чыктыгыз.(кул чабу)

Тавыш сигналы яңгырый

Бөркетләрнең үз кануннары бар.

Без “Бөркетләр” туган илебез белән горурланабыз.

Без “Бөркетләр” бергә берләм булып игелекле эшләр эшлибез.

Без “Бөркетләр” өлкәннәрне хөрмәтлибез, кечкенәләрне кыерсытмыйбыз.

Без “Бөркетләр” яңалыкка омтылабыз.

Без “Бөркетләр” сүзебездә торабыз.

Алып баручы 2. Канунны кабул итсәң,

                            Кабатла безнең белән.

Мин бөркет, без – бөркетләр!( хор белән 2 тапкыр кабатлыйбыз.

 Тавыш  сигналы  бирелә

Алып баручы 1. Иң тантаналы өлешкә җиттек.

Алып баручы 2. Һәркайсыгызга “Россия бөркетләре” билгесе һәм таныклыгы тапшырыла.

(Экранда оешманың логотипы күренә, музыкаль фон трек 10 яңгырый)

Алып баручы 1.  Әйдәгез, безнең бердәмлекне һәм дуслыкны күрсәтү өчен                 бер зур түгәрәккә җыелыйк.

(Укытучы укучыларга значоклар беркетә)

Укытучы укучыларга уң кулларын түгәрәкнең уртасына сузарга һәм  кулларын уч өстенә куярга тәкъдим итә.  (Шигарь әйтелә )

Чын БӨРКЕТЛӘР булырбыз,

Илгә тугры булырбыз.

(куллар белән салют ясыйлар)

(Экранда оешманың логотипы күренә, музыкаль фон трек 11 яңгырый)

Алып баручы 2.

 Бөркетләрнең үз җырлары бар, сезнең өчен “Орлята России “ җыры башкарыла

(Экранда оешманың логотипы күренә, музыкаль фон трек 12 яңгырый)

Тантанада катнашучылар югары сыйныф укучыларына кушылып хәрәкәтләрне кабатлыйлар, бииләр.

Алып баручы 1. Котлыйбыз сезне!

Алып баручы 2. Канатларыгыз нык булсын, хыялларыгызга, бөек эшләргә ышанычлы адымнар белән атлагыз. Бер-берегезне котлый аласыз, үзара ярдәмләшеп торырга сүз бирегез.

 (Экранда оешманың логотипы күренә, музыкаль фон трек 13 яңгырый)

Катнашучылар таралыша

(Музыкальное сопровождение сценария торжественной церемонии посвящения обучающихся начальных классов в Орлята России – https://disk.yandex.ru/d/IG-rGZ6yccJq5g.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Федерал дәүләт стандарты кабул ителү шартларында башлангыч сыйныфларда татар теле укыту.

Федерал дәүләт стандарты кабул ителү шартларында башлангыч сыйныфларда татар теле укыту...

ТР варислары сафына кабул итү

Балалар оешмасында 4нче сыйныф укучыларын варислар сафларына кабул итүгә багышланган сбор....

"Сөмбелә" бәйрәме сценариясе

Эта сценария  праздника "Урожай  2015"....

"Тату гаилә-бәхетле гаилә"(гаилә бәйрәме сценариясе)

Сценарий гаилә бәйрәменә багышланган. Максат: 1.Гаиләләр белән элемтәне ныгыту, гаиләләрне якынрак белү, бер-берләре белән аралашу, гаиләләрдә татулык, миһербанлык, олыны – олы, кечене – кече...

1 сыйныфларны укучылар сафына алу кичәсе

Бүген 1 сыйныф укучыларыбызның зур тантанасы. Менә алар ике ай инде мәктәптә укыйлар. Күптән түгел генә алар сабыйлар иделәр, балалар бакчасына йөрделәр. Менә алар хәзер укучылар дигән горур исемне йө...

Мәктәп-бакча ачылу тантанасы.

2020 елның 30 августында авылыбызда яңа мәктәп-бакча ачылды. Ул бик матур урынга урнашкан, тирә-ягы яшеллек. Анда белем һәм тәрбия алу өчен бөтен шартлар да тудырылган....