"Сөмбелә" бәйрәме сценариясе
план-конспект занятия (3 класс) на тему
Предварительный просмотр:
“Сөмбелә” бәйрәме үткәрү өчен сценарий
Максат 1.Уеннар, җырлар ,биюләр , шигырьләр аша балаларны яшелчәләр, җиләк-җимешләр, дару үләннәре белән таныштыру. 2.Укучыларның күзәтүчәнлеген, иҗади сәләтләрен үстерү. 3.Кешеләр хезмәтенә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү
Бәйрәмгә әзерлек эшләре
Бу бәйрәмне үткәрү өчен алдан ук зал балаларның көзгә карата иҗат эшләре белән бизәлә. Көзге уңышлардан күргәзмә өстәле әзерләнеп куела.
1.Алып баручы: Исәнмесез! Хәерле көн , хөрмәтле укытучыларыбыз!
2 Алып баручы : Хәерле көн килгән кунаклар, хәерле көн дусларым!
Ни арада җәй үтте
Матур көз килеп җитте,
Шатлык тулы бу бәйрәмне
Балалар күптән көтте
1.Алып баручы:
Ни арада җәй үткән,
Алтын көз килеп җиткән.
Җимешләр өлгергәч бакча
Бигрәк тә матур икән.
2 Алып баручы Алтын сары яфракларга ,
Ал - кызыл алмаларга,
Балалар сөенәләр.
Амбар тулы ашлыкларга,
Байлык - муллык килгәнгә
Өлкәннәр сөенәләр.
2.Алып баручы: Без бүген сезнең белән елда үтә торган зур бәйрәмгә җыелдык. Табигать тә ,барлык үсемлекләр дә ,әйтерсең лә ,берсеннән-берсе матуррак күлмәк кигән. Агачлар да сары-кызыл яфракларга төренгән.
1 Алып баручы
И, дусларым, күрегез
Тышта,әнә көз килде.
2 Алып баручы Әйе, әйе, күрәбез
Көз килгәнен беләбез.
1 Алып баручы Әй дустым, көз, көз дибез. Әле син җәй көне безнең мәктәп бакчасында булган хәлне ишеттеңме соң?
1
2 Алып баручы Юк, ишетмәдем дә күрмәдем дә.Сөйлә әле.Бездә белик.
1.Алып баручы: Алайса, әйдәгез, бу хәлне бергәләшеп карап үтик.
(Укучылар көрәк, чиләк күтәреп бакчага эшкә баралар.Агач төбендә ялкау малай ята.”Антошка” җыры яңгырый.Гүзәл бакчада су сибеп йөри.Аның янына Алия, Азат,Рияз киләләр. Алар да эш башлыйлар.”Антошка”җыры бетә. Ялкау малай янына Убырлы карчык килә.Себеркесе белән малайга төрткәли башлый).
Убырлы карчык:
- Әй, син, ялкау малай,
Ник ятасың болай?
Дус-ишләрең бакчада
Эшлиләр янып- пешеп
Тор, әйдә, тор, давай!
Ялкау малай:
Мин бит суган ашамыйм,
Кишерне авызга алмыйм.
Кәбестәне яратмыйм
Шуңа бакчага бармыйм.
Убырлы карчык: Яратмыйм, бармыйм имеш. Алайса, нәрсә яратасың соң син?
Ялкау малай: Чабарга,сикерергә.
Убырлы карчык: Ярый, сикер алайса (таягын тота.Малай сикерергә тели, куркып туктый.). Монысын булмады. Әйдә узышабыз, чабабыз (Икәү чаба башлыйлар, Убырлы карчык тиз чаба, Ялкау малай артта кала.Хәле бетә, маңгайларын сөртә).
Убырлы карчык: Җиңелдеңме? Җиңелдең. Агач төбендә ятып кына көчле булып булмый. Яшелчә ашамый, эшләргә яратмый. Синең кебек ялкауларны нишләштергә беләм мин.(Әфсен-төфсен, бармалин-фармалин, шатор-шотыр, уфылдый-пуфылдый, башка беркайчан да ялкауланмый. Утыр себеркегә! ( Икәү себеркегә утырып бакчага киләләр).
Азат:
Монда йоклап ятучылар кирәкми! Кичәге кебек алма ашарга килдеңме?
Практиканы шулай үтмиләр аны. Син бит 3 ел рәттән практика үтә алмаганга 1 нче сыйныфта утырасың. Бар кайтып кит! Кем эшләми шул ашамый.
Алия:
Бүген дә эшләмәсәң синең белән дуслык бетә.
Рияз: Кто не работает, тот не ест.
2
Гүзәл: Кулыңа көрәк аласың
Моннан казып чыгасың- (бармак белән күрсәтеп 2 тапкыр әйтергә)
Аннан сулар ташырсың
Эшең беткәч кайтырсың
Ялкау малай: Ярар, барысын да эшләрмен.
Убырлы карчык: Эшләми генә карасын.( Әфсен-төфсен, бармалин-фармалин, шатор-шотыр)
Ялкау малай: Эшлим, эшлим. (көрәк белән казый башлый, су сибә)
Азат, Гүзәл, Рияз : Әйдәгез бераз ял итик
(Ял итәргә утыралар, яшелчәләр бии башлый. Балалар да кушыла)
1.Алып баручы: Менә шундый хәлләрдә булгалый икән тормышта
2.Алып баручы: Кызык, яшелчәләр биегәнне бренче тапкыр күрәм мин.
1.Алып баручы: Ә синең Сөмбеләне дә күргәнең юктыр әле быел. Әнә бәйрәмебезгә дә сөенеч һәм бәхетләр алып, көз кызы Сөмбелә дә кунакка килеп бара. Әйдәгез, аны кул чабып каршы алыйк.
(Сөмбелә керә)
Сөмбелә: Исәнмесез, нәни дусларым!
Мин – Сөмбелә, килдем сезгә.
Көзге байлык кулымда.
Муллык белән байлык телим,
Кем очраса юлымда.
Сезне бүгенге олы бәйрәм белән тәбрик итәм. Сезгә исәнлек-саулык, бәхет-шатлык телим.
(Икмәк тоткан милли киемле малай һәм кыз чыгалар)
Кыз:
Яшәү чыганагы- кояш нурын,
Җир җылысын, саклап үзендә.
Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк
Һәр табынның тора түрендә.
Икмәк игенченең җан җылысы-
Шуңа кадерлибез икмәкне.
3
Малай:
Өстәлдә икмәк, ашъяулык япкан,
Тәмле хуш исен өйгә тараткан.
Икмәк кадерен мин яхшы беләм,
Үскәч үзем дә игенче булам.
(Сөмбеләгә ипине тапшыралар)
Сөмбелә: Рәхмәт, сезгә ! Сез көзне бик яратасыз икән. Җәйдән үк тырышып мәктәп бакчасында эшләдегез. Мин дә сезгә мул уңыш бүләк иттем. Кыш буе рәхәтләнеп витаминнар ашагыз, зур үсегез. 1-2 көннән минем соңгы аем башланыр.Бар дөнья кышка әзерләнә. Мин бүген урманда булдым. Менә нәрсәләр күрдем.
Тиен:
Көзге җил усал,
Салкын булса да,
Колак-борыннар
Бераз туңса да
Куркытмый безне
Һичбер суык җил.
Агач куышындагы кипкән гөмбәләр,
Чикләвекләрем кышка җитәрлек.
Бурсык:
Көзге урман тып-тын булган,
Агач башы ялангач.
Сары яфрак төшә җиргә
Аз гына җил шаяргач.
(Кулына яфрак ала).Бу яфракны өнемә алып кайтып китәм. Минем юрганым да, мендәрем дә яфраклардан була.Тавышламагыз, мин йокларга киттем.
Керпеләр: Октябрьдә, октябрьдә,
Яңгырлар бик еш ява.
Бар үләннәр саргая,
Чикерткә тынып кала.
Урманда күңелсез дә, шыксыз да. Ашарга да табып булмый. Ашамагач туңдыра. Быел да кышны йоклап үткәрсәк яхшырак булыр. Кар астында, өнебездә җылы. Йоклагач ашыйсы да килми. Сау булыгыз!
Төлке: Ни арада җәй үткән,
Алтын көз килеп җиткән.
Көзге урман әкияттәй,
Бигрәк тә матур икән!
4
Мин йокламыйм. Мин туңмыйм да, ашарга да таба алам. Кайберәүләр кебек кар астында ятарга җыенмыйм. Кышкы урманда да йөрергә исәпләп торам. Әллә тычкан үтеп бара инде? Тотыйм әле шуны.
Куян: Күрәмсез, дусларым, көз килгән тышта,
Озак тормас килер ак тунлы кыш та.
Китә башлады инде бездән кошлар
Алар бездән ерак җирләрдә кышлар.
Мин тунымны алыштырдым. Тиздә кар явачак. Минем ак кар өстендә йөрисем, агач кайрыларын кимереп тукланасым бар бит.
Дошманнар мине бу туннан тапмас.
Бүре: Минем өчен авыр вакытлар килеп җитә. Ачлык, ялангачлык.
У-У-У-У. Яратмыйм мин кышны, яратмыйм(улый-улый чыгып китә).
Сөмбелә: Ә сез кышка әзерме икән? Кышкы туннарыгызны,итек-бияләйләрегезне әзерләдегезме соң?Әзерләмәгән булсагыз, әлегә соң түгел,ашыгыгыз!
Кыш турында ниләр беләсез икән, хәзер тикшереп карыйм әле.
Сораулар бирәм. Җавап дөрес булса торып басарга, дөрес булмаса утырырга.ү кирәк булачак.
Кыш көне җылы киенергә кирәк
Мин яңа елга да киләм
Кыш көне чана шуалар
Кыш бабай белән Кар кызы су коенырга яраталар
1 Алып баручы: Рәхмәт, Сөмбелә сиңа. Син бераз ял итеп ал.Ә без уен уйнап алыйк.
"Кем тизрәк чүпләр?”уены (бәрәңге чүпләү)
Уен:"Кем җитез"(Зонтик тотып, гәлүш киеп йөгерү)
Сөмбелә: Һөнәрләрне күп беләсез,
Зирәк икән үзегез!
Бәхетле һәм матур булсын
Сезнең һәрбер көнегез!
Рәхмәт сезгә дусларым, үземнең биләмәләремне кышка тапшырам, сезнең белән хушлашам.Сау булыгыз!
5
1 Алып баручы:Бүгенгә без хушлашабыз Бәйрәмне тәмамлыйбыз. Күңелле дә соң бу көз!
2Алып баручы: Җырладык та, биедек тә
Шигырьләр дә сөйләдек.
Матур гына уйнап алдык
Бер дә читенсенмәдек.
1 Алып баручы:
Кадерле дуслар!Зур рәхмәт сезгә безнең бәйрәмгә килгәнегез өчен.Безнең белән күңел ачканыгыз өчен тагын бер кат бик зур рәхмәт.
Бүгенгә без хушлашабыз.Бәйрәмне тәмамлыйбыз. Күңелле дә соң бу көз!
3б. Көз ашыкты агачларга
Үз бизәген салырга
Урманнарны, болыннарны
Буяп китте сарыга.
4б. Яшел куаклар буялды
Ак, кызыл, сары төскә.
Көз көне яңгыр артыннан
Яфраклар ява өскә.
5б. Сары, сары, сап сары
Агачның яфраклары.
Җил исә, ява яфрак
Көзнең матур чаклары.
Җыр көз турында
6б. Көз килде дә, бөтен җирне
Сары төскә буяды.
Яшелгә дә буяр иде,
Юктыр әле буявы.
7б. Көз шулай төрле төсләргә
Буйый бөтен җирне дә.
Җиләк-җимеш белән сыйлый
Шатландырып безне дә
8б. Рәхим итегез, көзге бәйрәмгә,
Күңелле итеп, бер биик әйдә.
Җыр “Көз”
Салкын җилләр исә Сары яфрак белән
Тәрәзәгә чиртә . Безнең мәктәп тулган.
Сап-сары яфраклар, Кояш та елмаймый
Җиргә очып төшә. Белмим нәрсә булган?
( Балалар чыгышы)
1.Көз килде, уңыш булды
Табын сый белән тулды.
Рәхим ит дус көзге бәйрәмгә!
2.Көзге табын- бай табын
Кыяр карбыз һәм кавын
Телем-телем теленгән
Өем-өем өелгән.
3.Алмалары ал төсле,
Балкып туган таң төсле.
Капсаң эри авызда,
Һәр кисәге бал төсле.
Җыр Көз,көз әйт әле кәрзинеңдә ниләр бар?
Кәрзинемдә кыярлар, алмалар , помидорлар.
Көз,көз әйт әле кәрзинеңдә ниләр бар?
Кәрзинемдә кызыл ,сары, алтын матур төсләр бар.
4.Безнең мәктәп балалары
Яшелчә дә үстерә
Мәктәп тубыннан да зур
Үсә бездә кәбестә.
5.Көз көннәре бик күңелле
Бик күп җимешләр пешә
Помидор, карбыз өлгерә
Алмалар өзелеп төшә.
Уен (кәгазьдән ясалган яшелчәләрне берничә өлешкә кискәләп мозаика төзү, артык предметны табу- кыяр, бәрәңге , кишер, кабак, груша)
Җыр. 1. Зур бакча алдыбызда
Кәрзиннәр кулыбызда
Уңышны җыеп ал
Базыңа төшереп сал.
Әйе, әйе җыеп ал базыңа төшереп сал
2. Әнә кыяр түтәле
Нинди дәүләр күр әле
Кәбестә,чөгендер ,
Бар да безнең өчен дер.
Әйе, әйе чөгендер , бар да безнең өчен дер.
3. Әй син симез кабагым
Ничек үстең аппагым
Әйдәле иренмә
Тәгәрә кәрзинемә
Әйе ,әйе иренмә тәгәрә кәрзинемә.
6. Ә бәрәңге,бәрәңге
Бәрәңгене күр әле.
Сап-сары бәрәңге белән
Тирән базыбыз тулды.
“ Антошка” көенә укучылар җырлап бию башкаралар.
Табышмаклар уены.
Озын,яшел түтәлдә сары,тозлы кисмәктә .(кыяр)
Өсте яшел, асты кызыл, җирдә үсә.Ул ни булыр? (кишер)
Ите симез-мае юк, тиресе калын, йоны юк. ( шалкан)
Өч кат тун кигән,кем салдырса шул җылый (суган)
Үзе шардай,эче кандай,тәме балдай. (карбыз)
Кат-кат тунлы, карыш буйлы.( кәбестә)
Күргәзмәләр янында укучылар чыгышы.
1.Аша син кәбестә, кәбестә
Тәнеңә витамин “С” өстә.
2.Аша син бәрәнге, бәрәнге
Бәрәңге туклыклы һәм тәмле
3.Аша син помидор, помидор
Помидор ашаган армыйдыр.
4.Аша син чөгендер, чөгендер
Алмадан бер дә ким түгел дер.
5.Аша син кишер дә , кишер дә
Чирләми үсәрсең бер дә.
6.Аша син шалкан да,шалкан да
Курыкмасың ялгыз калганда.
7.Аша син редиска, редиска
Укырсың аннары гел бишкә.
8.Аша син сарымсак һәм суган
Суганга витамин күп тулган.
9.Аша син кыяр да, кыяр да
Кирәк аппетит җыярга.
10 . Белегез яшелчә кадерен.!!!
Җыр “Огородная-хороводная” уены. Балалар түгәрәккә басалар.Җырның сүзләренә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар.
Бар безнең бакчабыз
Анда кәбестә үсә
Менә мондый зурлыкта
Менә мондый киңлектә.
Кәбестә чыга уртага
Тиз генә биеп ала
Соңга калмыйча гына
Кәрзингә кереп чума.( һәр күплетта бер яшелчә әйтелә)
Уен оештыру “ Кем җитез” бер кәрзингә яшелчәләрне, икенче кәрзингә җиләк-җимешләрне урнаштыру.
Көз кунакка килә.
Исәнме көз, ярый әле син килдең
Син безгә күп итеп бүләкләр алып килдең
-Мә он сезгә күчтәнәч
-Димәк була пәрәмәч
-Алып килдем яшелчә
-Тәмле булыр безнеңчә
-Китердем сезгә ярма
-Әни ботка куярмы?
-Алмасы гел ал гына.
-Авызыңа сал гына.
-Ә балы бигрәк тәмле.
-Бер кисмәк итеп яме.
-Икмәген, алма балың да
Бүләк иттем барында.
-Уйнарга матур көннәрен бирерсеңме тагын да?
-Яңгырым кирәкме соң?
-Юк коры көннәр торсын!
Бию”Янгыр тамчылары”
Сәхнәләштерү “ Җир тәмлеме?
Кура җиләге Җир тәмлеме? Җир тәмле , шикәрле, баллы.
Суган Ялганлама яме, әче - минем кебек
Шалкан Җиләк син дә, суган син дә хаклы сыман...
Балан Икеләнмәгез җәен –әче, көзен –баллы
Алма Мин дә шулай дөрес күрәм. Җир ул һәрчак әче
Кеше Нинди шау-шу Нинди бәхәс?
Яшелчәләр Җир тәмлеме? Әчеме? Баллымы?
Кеше Һәркайсыгыз хаклы. Тирем әче, ә хезмәтем – татлы.
Укучылар, ә басуда ниләр үсә икән? Презентация буенча слайдлар карау
(Бодай, борчак, арпа,солы, карабодай, тары, көнбагыш, куруруз)
Ипи тотып сөйләү.
Ипи басуда үсә
Аннан амбарга күчә
Аннары мичтә пешә
Кызарып мичтән төшә.
Шуннан килә өстәлгә
Безгә күәт өстәргә.
Һәркемгә ипи кирәк!
Һәм көн дә ипи кирәк!
Бигрәк тәмле карасы,
Бигрәк тәмле агы да
Күмәче дә-бары да.
Ризыкның хөрмәтлесе,
Җирдә иң кирәклесе.
Ипи иң зур байлык укучылар. Ипидән башка яшәп тә булмас иде. Ипинең бөртеген дә югалтырга ярамый.Быел әтиләребез мул уңыш җыеп алдылар. Икмәк булса җыр да, бию дә була диләр. Әйдәгез дуслар, балалар бәйрәмне күмәк татарча бию белән тәмамлыйк.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сөмбелә бәйрәме.
праздник урожая....
Сөмбелә бәйрәме.
уңыш бәйрәме...
Внеклассное занятие "Сөмбелә бәйрәме"
Татар халкының милли бәйрәмнәре белән таныштыру.Татар халык уеннарын өйрәнү.Җырга ,биюгә мәхәббәт тәрбияләү....
Сөмбелә бәйрәме
Көзнең алтынлыгы, аның кадере һэм куркәмлеге көзге муллык белэн билгеләнэ...
Сөмбелә бәйрәме
Сөмбелә бәйрәме...
"Тату гаилә-бәхетле гаилә"(гаилә бәйрәме сценариясе)
Сценарий гаилә бәйрәменә багышланган. Максат: 1.Гаиләләр белән элемтәне ныгыту, гаиләләрне якынрак белү, бер-берләре белән аралашу, гаиләләрдә татулык, миһербанлык, олыны – олы, кечене – кече...
Россия бөркетләре сафына кабул итү тантанасы сценариясе
Для реализации программы Орлята России в национальных школах мероприятия проводятся на родном языке. Сценарий торжественного мероприятия посвящения в Орлята России составлен на татарском языке. ...