татар теле
классный час (3 класс)

мероприятие ко дню Родного языка

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_tele_3_klass.docx38.7 КБ

Предварительный просмотр:

Филиал МАОУ “Прииртышская СОШ” – “Полуяновская СОШ”

Татар теле укытучысы Мухамедулина Зульфия Миршатовна.

“Татар теле” дәресе 3 сыйныф

Тема :«Исемнең берлек һәм күплек саны»

Максат:исемнең берлек һәм куплек санда килүен аңлату , күплек санда нечкә һәм калын сүзләргә кушылатыгын  кушымчалары  белән танышу;

күплек сандагы кушымчаларын дөрес кулланырга, дөрес язарга өйрәнү;

орфографик сизгерлекне  үстерү, сөйләм телен  үстерү;

укучыларда  дәрескә  карата кызыксыну уяту; үз эшләренә бәя бирү;

туган телгә мәхәббәт тәрбияләү,

Дәрес тибы: яңа белем өйрәнү

Жиһазлау:  такта оформлениясе, карточкалар, рәсемнәр

                     Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.

Эшчәнлеккә  әзерлек.

Укучылар: Чыңлады көмеш кыңгырау, 
Безне дәрескә чакырып. 
Кызыклы дәресне башлыйк 
Парталар артына утырып. 
-Рәхмәт, әйдәгез бер-беребезгә уңышлар теләп дәресебезне башлап җибәрик. 

Фонетик зарядка.

Ә – әни,  әби        

Ү – үрдәк, үрнәк

Ө – өй,

Бүген дәрестә сез үз эшләрегезне,  иптәшегезнең дә эшен  тикшереп карточкаларга билгеләр куярсыз.

2.Белемнәрне актуальләштерү

Рәсемнәр белән эшләү. (

Рәсемнәрне 2 төркемгө бүлергә.

 Нинди төркемнәргә бүлдегез?

Ничек уйлыйсыз, бүген дәрестә нәрсәгә өйрәнербез?

(тактага  «берлек сан», «күплек сан» катырга)

Бүген дәрестә берлек сандагы һәм күплек сандагы исемнәрне,  күплек сандагы кушымаларын дөрес язырга өйрәнербез.

Инде берәр рәсем алып тактага катыгыз.

Бу рәсемдә ничә предмет?

Берлек сандагы предметка нинди сорау куябыз?

Күплек сандагы предметларга нинди сорау куябыз?

(нәрсә? нәрсәләр?  - тактага)

3.Яңа тема өстендә эш.

1).Табышмаклар. ( җавапларын тактага катып баралар)

1)Бернәрсә тегә белми,   

Энәләр тагып йөри.     (КЕРПЕ)         

2) Үзе ул бал ярата,

Кыш буе йоклап ята..         (АЮ)

3) Агач түгел-яфраклы,

Тун түгел-тегелгән.(Китап)

 

4) Җәен соры,кышын ак,                     

Аңа шулай яхшырак.            (куян)                         

 

5) Утырабыз урманда

Торле эшләпә киеп.

Киптерә дә, кыздыра да

Кешеләр безне җыеп.(Гөмбә)

7) Кош түгел, оча,

Ябалактан курка,

Чикләвекнеярата.   (Тиен)

-Нинди санда бу сүзләр?

 Аларны күплек санга куегыз карточкадагы кушымчаларны кушып.

-Күплек санда нинди кушымчалар языла?

(карточкаларда кушымчалар язылган, аларны сүзләргә  кушырга)

- Нинди төсләрдә алар язылган? (к.к  яшел)

-Ник бер сүзгә сез ЛАР, НАР кушымчалар куштыгыз?

-Икенчеләренә ЛӘР, НӘР кушымчаларын куштыгыз?

- Куплек санда нинди кушымчалар языла?

2).Рәсем өстендә эш

Һәр җир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный җил-буран,

Бу кайчан була? (кыш)

Тактатагы рәсемне күзәтү.

-Елның  нинди фасылы рәсемдә күрсәтелгән?

-Кыш турында нәрсә әйтә аласыз?

-Сез кышны яратасызмы?

Рәсемгә  карап дәфтәргә  2сүз язың берлек һәм күплек санда.  (Тикшерү)            

        

3). Сүзлек өстендә эш  .(Уен)

- Балалар, каточкаларда язылган сузләрне  чыгып  алыгыз.

(карточкаларны алып, тугәрәккә  торалар, бер берсенен сузләрен  укыйлар)

Нинди санда ул сүзләр?  Куплек санга куеп укыгыз.

Китап, карандаш, бетергеч,тарак, көндәлек, дәфтәр, каләм.

Кайсы сүз артык?

 4.     Ныгыту.

  1.Карточкалар белән эш.

-Хәзер мин сезгә карточкалар таратам. Сез күп нокталар урынына күплек сан кушымчасын  ялгап,  җөмләләрне дәфтәрегезгә язың. Аннан бер берегезнең дәфтәрләрен  тикшереп, билгеләр куярсыз.

2.Тест.

-Әйдәгез, белемнәрне тикшереп тест эшләп алыйк.

1.Кайсы сүз «нәрсә?»  соравына җавап бирә?

а) укучы    ә) дәфтәр    б) бара

3. «Мәктәпләр» сүзе нинди сорауга җавап бирә?

а) нишли?       ә) нәрсәләр?      б) нәрсә?

4. Кайсы сүз артык?

а) алма    ә) икмәк    б) укытучы

(Тикшерәбез тактадан) балалар үз үзләрен тикшереп билгеләр куялар

5.    Йомгаклау.

 Укучылар без бүген нәрсә турында сөйләштек?

Сез нәрсәгә  өйрәндегез?

Күплек сан нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?

Өй эше:         

Билгеләр кую.

Рефлексия.    

Тактада  нәрсә бар? (ваза)  Ул нинди? ( …,буш). Болыннан чәчәкләр җыеп вазага утырту. Кызыл чәчәк – дәрес  миңа  бик  ошады, кызыклы булды

Сары чәчәк –  дәрес  миңа ошады

Кук чәчәчк –дәрестә  миңа  күңелсез булды


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)

Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна....

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы З.И. Җамалетдинова ...

Сыйныф сәгате "Туган телем- татар теле"

Сыйныф сәгатенең максаты туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү; телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү....

1нче сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресе

Тема: Сүздән жөмләгә.Дәрес максатлары: 1.Сүзне җөмләдән аерырга өйрәнү,  җөмләнең тәмамланган уй-фикерне белдерүенә   төшендерү.2.Җөмлә төзергә өйрәтү, җөмләдә сүз тәртибе белән ...

Туган телем - татар теле

2 сыйныфлар өчен татар теленнән махсус курсның эш программасы...

Харисов Ф.Ф. Татар теле: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 2 нче с-фы өчен программа, (татар балалары өчен)

Харисов Ф.Ф. Татар теле: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 2 нче с-фы өчен  программа,  (татар балалары өчен)...

Дистанцион уку/1 сыйныф/Татар мәктәбе/Татар теле//Басым

Башлангыч сыйныф өчен кызыклы дәрес эшкәртмәләре...