Харисов Ф.Ф. Татар теле: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 2 нче с-фы өчен программа, (татар балалары өчен)
рабочая программа (2 класс)

Харисов Ф.Ф. Татар теле: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 2 нче с-фы өчен  программа,  (татар балалары өчен)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 2b_syynyfy_tat_tel.doc225.5 КБ

Предварительный просмотр:

Каралды:                                                                       Килешенде:                                                                   Раслыйм:

МБ җитәкчесе:                                                             Укыту эшләре буенча дир.урынбасары:                     Гимназия директоры:

______ Л.Ш.Әһлиуллина                                            ______ Г.М.Идиятуллина                                           ______ /Ф.Г.Яруллина/

Беркетмә №1, “25”август,2018нче ел                        “27”август,2018нче ел                                                   Приказ № 50 “27”август,2018нче ел

2б сыйныфы өчен

татар теленнән

эш программасы

Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы

Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

                                                                                                                                                                    Төзүчесе:Фэхрэзиева Г.И.

                                                                                                                                                                    башлангыч сыйныф укытучысы

                                                                                                                                                                    Педагогик киңәшмә утырышында каралды

                                                                                                                                                                    Беркетмә № 2“27 ”август,2018нче ел

2018-2019 нчы  уку елы


Татар телен укыту-тематик планлаштыру:

2нче  сыйныф ( татар төркеме)

Укытучы: Фәхрәзиева Гүзәл Илгиз кызы

Сәгать саны: 

Барлыгы:   70 сәг.;        атнага: 2 сәг.

Көтелгән нәтиҗәләр:

Татар теленнән башлангыч мәктәп программасын үзләштерүнең  шәхси нәтиҗәләре:

  • татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау;
  • татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.

Татар теленә өйрәтүнең предметара нәтиҗәләре:

  • гомуми уку күнекмәләрен һәм үз эшчәнлегеңне оештыра алу сәләтен формалаштыру;
  • үз эшчәнлегеңне планлаштыру, аны контрольдә тоту һәм бәяли белү күнекмәләре булдыру;  
  • укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү.

Башлангыч мәктәптә татар теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре:

  • татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләренә ия булу;
  • телдән яки язма сөйләм күнекмәләренә ия булу өчен кирәкле беренчел лингвистик белемнәрне үзләштерү;
  • татар балалар әдәбияты һәм халык авыз иҗаты үрнәкләре белән танышу.

               

Уку эшчәнлегенең универсаль гамәлләре

  Татар телен укытуда укучыларга танып белүгә этәргеч бирү, уку эшчәнлегендә мөстәкыйльлек, иҗатка омтылыш тәрбияләү, хезмәттәшлекне оештыра,эшне планлаштыра,уку хезмәтендә максат кабул итү,аңа ирешү өчен этапара бурычлар кую һәм аларга ирешү өстендә эшләү осталыгы булдыру зур әһәмияткә ия.”Татар теле” фәнен өйрәнгәндә, укуда кирәкле акыл эшчәнлегенең гомуми алымнары формалаша чагыштыру, гомумиләштерү, классификацияләү,абстрактлаштыру.Эшне башка зат тикшерүеннән үзең тикшерүгә, нәтиҗәле генә түгел,эш алымнары бәяләүгә бик кирәкле регулятив гамәлләр. Мондый универсаль эш гамәлләренә ия булу башка фәннәрне өйрәнүгә ныклы нигез була.

                                                                                               Фонетика һәм орфоэпия

  Беренче сыйныфта алган белемнәрне, эш осталыгын һә күнекмәләрне ныгытып,тирәнәйтеп, гомумиләштереп, системалаштырып,лингвистик компетенция булдыруга нигез салу.Сузык һәм тартык авазларны дөрес аерып, сүзне ижекләргә бүлеп,андагы авазларны ачык әйтеп, хәрефләрне дөрес атап, сүздә аваз-хәрефләрнең санын һәм эзлеклелеген билгеләү.

Калын һәм нечкә сузык авазларның икенче функциясен – сүзнең калын һәм нечкә әйтелешен билгеләү –гамәли үзләштерү Е,я,ю хәрефләренең сүз башында һәм сузык авазлардан соң ике аваз белдергән очракларын танып белү һәм шул хәрефләр кергән сүзләрне дөрес уку, күчереп язу

Ъ  ь хәрефләренең аваз белдермәгәнлеген истә тоту, шул хәрефләр кергән сүзләрне дөрес уку.

Баш һәм юл хәрефләрен дөрес куллануга күнегү һәм биремнәрне аңлап башкару.

Авазларның, сүз басымының мәгънә аеруда катнашуы, дәресләрдә өйрәнгән сүзләрне тиешле басым белән әйтү.

Графика

Татар алфавитын төгәл, хәреф исемнәрен дөрес итеп яттан белү.Төрле сүзлек һәм белешмәлекләр белән эшләгәндә, алфавиттан файдалану.Беренче хәрефенә карап, сүзләрне алфавит тәртибендә урнаштыру.          

Сүзнең предмет (кем? нәрсә?), хәрәкәт(нишли?) һәм билге (нинди?)атамасы булуы.Сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне аера белү.Сүзтезмә һәм җөмләләрнең сүзләрдән төзелүе.Һәр җөмләнең нинди дә булса максат белән әйтелгәненә гамәли күзәтүләр.Тамыр сүзләр.Татар телендә сүз тамырның сүз башында булуын, үзгәрмәвен, кушымчаларның тамыр сүзгә сингармонизм законына бәйле рәвештә ялганып килүен күзәтү.(җир ,җирле, җирлеләр, җирсезлек,)

Кеше исемнәрен, фамилияләрен, шәһәр, авыл ,елга, исемнәрен, хайван кушаматларын баш хәреф белән язу.

Җөмлә

Сөйләмне җөмләләргә аеру.Терминын кулланмыйча, җөмләнең нинди максат белән әйтелүенә күзәтүләр, шул максаттан чыгып, аңа дөрес интонациягә сайлау, хикәя, сорау җөмләләрнең азагында интонациягә бәйле рәвештә тыныш билгеләре куя белү

Җөмлә төзү алгоритмын гамәли үзләштерү

1.Җөмләнең үзәге итеп,нинди дә булса эш, шөгыль, хезмәт, эшчәнлек, хәл, хәрәкәт, хәбәр сайлау.

2.Моны кем башкара ала?

3.Бу эш, хәл, хезмәт, хәрәкәт кайда, кайчан, ничек булырга мөмкин?

Җөмлне төзүче баш кисәкләр . Ия һәм хәбәр.Аларны җөмләдә табу схемалар, сызыклар белән күрсәтү.Сораулар ярдәмендә җөмләдә сүзләр бәйләнешен билгеләү. Дәрестә укып тикшергән җөмләләрне ишетеп язу.

Бәйләнешле сөйләм

Бәйләнешле сөйләмдә җөмләләрне узара бәйләнеше.Бер темага берләштерелмәгән аерым җөмләләрне текст белән чагыштыру.Текстның темасын билгеләү.Текстны кисәкләргә бүлү, шул кисәкләрдән берләштерү чараларын текстлар эчендә күзәтү.Зур булмаган текстларга исем кую.Укыган әсәрнең эчтәлеген сөйләү.Сюжетлы рәсемнәр буенча хикәя язу.Җөмләләрне тиешле тәртиптә урнашттырылмаган кечкенә текстларны тикшерү һәм төзәтеп язып кую.Шигырь, мәкаль,әйтем табышмаклар ятлау.

2 нче сыйныф укучыларының белем дәрәҗәләрендә булачак нәтиҗәләр:

-сүзләрне,җөмләләрне, текстны, хәрефләрен бозмыйча, төшереп калдырмыйча, хәреф өстәмичә, урыннарын алыштырмыйча, аңлаешлы, пөхтә итеп, каллиграфик дөрес язу

-сузык һәм тартык авазларны, калын һәм нечкә сузыкларны икеләнүсез аеру, анализ ясау, бирелгән теориягә таянып, аларга анализ ясау,бирелгән аваз схемасына,характеристика тиешле авазлар, сүзләр сайлау.

-сүзләрне иҗекләргә бүлү һәи иҗекләп юлдан-юлга күчерү, бә-рәң-ге, бәрәң-ге, бә-рәңге

- Кеше исемнәрен, фамилияләрен, шәһәр, авыл ,елга, исемнәрен, хайван кушаматларын баш хәреф белән язу.

-е,в,г,й,к,н,ң,о,ө,х,һ,э,ю,я хәрефләре, ый, йо,йө кушымчалары булган сүзләрне дөрес язу

- -сүзгә фонетик анализ ясау, иҗекләргә бүлү,авазларны сүздәге тәртиптә ачык, дөрес әйтеп атап чыгу,

-үзең язганны бирелгән үрнәк белән чагыштырусүзләргә дөрес сорау кую һәм шуның нигезендә предметны ,предметның эшен,хәрәкәтен, билгесен, өстәмә предметны ,ярдәмче  сүзләрне таба белү, җөмләнең баш кисәкләрен таба бел-уку,уеннар, көндәлек тормыш, җәнлекләр, кош-кортлар турындагы темаларга 4-5 җөмләдән торган бәйләнешле текст төзеп сөйләү һәм язу

Программаның эчтәлеге

Бүлекләр темасы

Барлыгы

Теоретик материал

БСҮ

Темага караган төп төшенчәләр

шул исәптән контроль

диктантлар

1

1 нче сыйныфта  үткәннәрне кабатлау

8

6

2

Сүзләрне иҗекләргә бүлү, юлдан юлга күчерү. Җөмләләрне дөрес итеп уку, язу. Баш хәрефтән языла торган сүзләрне кабатлау.

2

Авазлар һәм хәрефләр

24

18

5

1

Татар алфавитын өйрәнү. Сузык һәм тартык  авазларның үзенчәлекләрен өйрәнү. Сүзләргә фонетик анализ ясау.

Иҗек калыплары белән таныштыру. Сүз басымын дөрес куярга өйрәтү.

3

Сүз.

4

3

1

Җөмләләрне дөрес итеп уку, язу. Дөрес тыныш билгесен куярга өйрәтү.

4

Морфология

20

11

8

1

 Исем, фигыль, сыйфат һәм аларның мәгънәләре белән таныштыру. Исемнең берлек һәм күплек сан, фигыльнең заман формалары турында төшенчә бирү. Сыйфатны  сөйләмдә дөрес куллана белү.

5

Синтаксис

10

5

4

1

Сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмлә төзү. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре  турында мәгълүмат бирү, урнашу тәртибен күзәтү, аларны таба белү. Тәрҗемә күнекмәләре булдыру

6

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

4

2

1

         1

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

1

Барлыгы

70

45

21

4

Тәртип номеры

Бүлек буенча тәртип саны

Дәреснең темасы

Уку-укыту эшчәнлеге төрләре

Дәресне үткәрү датасы

План

Факт

1  нче  сыйныфта  үткәннәрне  кабатлау.  –  6  сәгать

1

1

Авазлар һәм хәрефләр.

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, уку,язу, әңгәмә

2

2

Сузык  һәм тартык авазлар.

Логик фикер йөртү, гомумиләштерү, систе- малаштыру, нәтиҗә ясау

3

3

Иҗек. Сүзләрне иҗеккә бүлү.

Логик фикер йөртү, гомумиләштерү, систе- малаштыру, нәтиҗә ясау, сүзләрне иҗекләп уку, иҗеккә бүлеп язу

4

4

Сүзләрне юлдан юлга күчерү

Логик фикер йөртү, гомумиләштерү,әңгәмә кору, системалаштыру, нәтиҗә ясау

5

5

Кем? Нәрсә? Нинди? сорау ларына җавап бирә торган сүзләр.

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, нәтиҗә ясау

6

6

Баш хәрефтән языла торган сүзләр.

Уку, рәсемнәр белән эш,әңгәмә, нәтиҗә ясау

7

7

БСҮ.  “Татар теле дәресендә”темасына хикәя төзү.

Уку, әңгәмә, анализ ясау, хикәя төзү.

8

8

БСҮ.Диктант. “Яшелчә бакчасы”.

Үз-үзеңә контроль ясау.

Авазлар һәм хәрефләр - 24   сәгать

9

1

Хаталар өстендә эш.Алфавит. Сузык авазлар һәм  хәрефләр.

Төшенчә, термин, кагыйдәләрне аңлап кабул итү, эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү. Схема буенча логик фикер йөртү, нәтиҗә ясау, тәрҗемә итү

10

2

[а] авазы. А хәрефе . [ә] авазы. Ә хәрефе.

Танып-белү активлыгын арттыру, сүзләргә аваз-хәреф анализы ясау, язу, сүзләрдәге авазларны дөрес әйтү күнекмәләрен камилләштерү. Татар теленең үзенчәлекле [ә] авазының дөрес әйтелешен камилләштерү, сүзләргә аваз-хәреф анализы ясау, язу, күнегүләр эшләү

11

3

[о] авазы. О хәрефе. [ө] авазы. Ө хәрефе.

Сүзләргә аваз-хәреф анализы ясау, язу, уку, ирен гармониясен куллану

12

4

[ү],[у] авазлары. У,Ү хәрефләре.

Сүзләргә аваз-хәреф анализы ясау, язу, уку, күнегүләр эшләү

13

5

[ы]авазы. Ы хәрефе.

Сүзләргә аваз-хәреф анализы ясау, язу, уку

14

6

[э] авазы. Э хәрефе.

Сүзләргә аваз-хәреф анализы ясау, язу, уку, э хәрефе кергән сүзләрнең дөрес язылышын үзләштерү

15

7

БСҮ.Искәртмәле диктант. “Бакчада”.

Үз-үзеңә контроль ясау, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен ныгыту

16

8

[йа], [йә] аваз кушылмалары. Я хәрефе.

Я хәрефле сүзләрнең дөрес язылышын һәм әйтелешен камилләштерү

17

9

[йу], [йү] аваз кушылмалары. Ю  хәрефе.

Ю хәрефле сүзләрнең дөрес язылышын һәм әйтелешен камилләштерү, язу, күнегүләр эшләү, сүзләргә аваз-хәреф анализы ясау

18

10

[йы], [йэ] аваз кушылмалары. Е   хәрефе.

Я,ю,е хәрефләренең язылышын  ныгыту.

Е хәрефле сүзләрнең дөрес язылышын һәм әйтелешен камилләштерү, язу, күнегүләр эшләү, сүзләргә аваз-хәреф анализы ясау Я,ю,е хәрефләренең язылышын  ныгыту, күнегүләр эшләү, язу, логик фикерләүне үстерү

19

11

Тартык авазлар һәм хәрефләр. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар.

Сүзләргә аваз-хәреф анализы ясау, тартык авазларны истә калдыру. тест Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны төркемли белү, сүзләргә өлешчә фонетик анализ ясау

20

12

БСҮ “Укыган мәктәбем” темасына хикәя төзү һәм язу.

Бәйләнешле монологик һәм диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү, язу, уку, план төзү

21

13

[в],[w] авазлары һәм в хәрефе.

[в],[w] авазларын аера белү, орфографик сүзлек белән эшләү, күнегүләр эшләү

22

14

[Һ],[х]авазлары.  Һ,х хәрефләре.

[Һ],[х] авазларын аера белү, орфографик сүзлек белән эшләү, күнегүләр эшләү

23

15

[к],[къ] авазлары к хәрефе.

[к],[къ] авазларының дөрес әйтелеш күнекмәләрен булдыру, сүзләргә аваз-хәреф анализы ясау

24

16

[г],[гъ] авазлары г хәрефе.

[г],[гъ] авазларының дөрес әйтелеш күнекмәләрен булдыру, сүзләргә аваз-хәреф анализы ясау

25

17

[ч]авазы һәм  ч хәрефе.

[ч] авазының дөрес әйтелеш күнекмәләрен булдыру, сүзләргә аваз-хәреф анализы ясау

26

18

[ң] авазы һәм ң хәрефе. Сүзлек диктанты.

ң хәрефе кергән сүзләрнең дөрес язылышын үзләштерү, логик фикерләүне камилләштерү Үз-үзеңә контроль ясау, сүзләрне аваз ягыннан тикшерү

27

19

БСҮ. Контроль диктант  

“Кар бабай”.

Үз-үзеңә контроль ясау, диктант язу

28

20

ь хәрефе (нечкәлек һәм аеру билгесе).

ь хәрефен нечкәлек һәм аеру билгесе буларак куллануны үзләштерү, сүзләргә аваз-хәреф анализы ясау

29

21

ъ хәрефе (калынлык һәм аеру билгесе).

ъ хәрефен калынлык һәм аеру билгесе буларак куллануны үзләштерү, сүзләргә аваз-хәреф анализы ясау

30

22

[ц],[щ]авазлары.

Ц,щ хәрефләре.

[ц],[щ]авазлары кергән сүзләрнең дөрес язылышын үзләштерү, уку, язу,әңгәмә

31

23

Белем һәм күнекмәләрне тикшерү ( тест сорауларына җавап алу).

Тест

32

24

Грамматик биремле күнегүләр үтәү.Сүзләрне аваз ягыннан тикшерү. Ныгыту.

Грамматик биремнәр үтәү, сүзләргә фонетик анализ ясау Сүзләрне аваз ягыннан тикшерү, монологик һәм диалогик сөйләмне үстерү

Сүз  -4 сәгать.

33

1

Сүз һәм җөмлә.

Логик фикер йөртүне камилләштерү, сүз һәм җөмләләрне аерырга өйрәнү, язу, сөйләү

34

2

Сүзләрне иҗекләргә бүлү.

Сүзләрне юлдан-юлга күчерү кагыйдәләрен үзләштерү; тексттагы сүзләрне, юлдан- юлга күчерерлек итеп, иҗекләргә таркатып язу; иҗек калыпларына туры килә торган сүзләр уйлап, аларны юлдан-юлга күчерерлек итеп, иҗекләргә таркатып язу

35

3

Татар теленең иҗек калыплары. Басымы.

Татар теленең иҗек калыпларын үзләштерү, язу, уку Сүзләргә басым куярга өйрәнү, дөрес уку, сөйләү күнекмәләрен камилләштерү

36

4

БСҮ. “Якын дусларым“ темасына хикәя төзү һәм язу.

Монологик һәм диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү, план төзү, хикәя язу

Морфология   - 20  сәгать.

37

1

Исем.

Исемнәрне таба белү,язу, логик фикерләүне камилләштерү, сөйләү

38

2

БСҮ.“Хоккей уйнаганда“ темасына хикәя төзү һәм язу.

Хикәя төзү, язу, сорауларга җавап бирү

39

3

Берлек һәм күплек сандагы исемнәр. Күплек сан кушымчаларының дөрес язылышын ныгыту.

Берлек һәм күплек сандагы исемнәрне аера белү

40

4

Күплек сан кушымчалары, аларны рус телендәге күплек сан кушымчалары белән чагыштыру.

Күплек сан кушымчаларын дөрес ялгау кагыйдәләрен камилләштерү, күнегүләр эшләү

41

5

БСҮ.Аңлатмалы диктант “Урманда”.

Үз-үзеңә контроль ясау, диктант,сүзләрнең дөрес язылышына аңлатма бирү.

42

6

Баш хәрефтән языла торган исемнәр. Баш хәрефтән языла торган исемнәрне төркемләү.

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне аера белү, логик фикер йөртүне камилләштерү, язу, сорауларга җавап бирү

43

7

Б.С.Ү. Изложение.

Текстны тыңлап аңлау, эчтәлеген сөйләү, план төзү, язу

44

8

Фигыль. Фигыльнең барлык һәм юклык формалары.

Сүз төркеме буларак фигыльләрне таба белү, аларны сөйләмдә куллану

45

9

БСҮ.”Шәһәр транспорты” темасына хикәя язу. Фигыльнең барлык һәм юклык формасы.

План төзү, язу, сөйләү

46

10

БСҮ. Фигыльнең барлык һәм юклык формасын диалогик сөйләмдә куллану.

Монологик һәм дмалогик сөйләмне үстерү

47

11

Берлек һәм күплек сандагы фигыльләрне дөрес куллану күнекмәсен камилләштерү.

Берлек һәм күплек сандагы фигыльләрне сөйләмдә куллану, өлешчә эзләнү эше, күнегүләр эшләү

48

12

Фигыльнең заман формалары.

Фигыльнең заман формаларын үзләштерү, күнегүләр эшләү

49

13

БСҮ.”Әниемә булышам” темасына хикәя төзү һәм  язу.

План буенча хикәя төзү, язу, хикәягә исем кую

50

14

Сыйфат. Сыйфатларның предметның төрле билгесен белдерүе.

Сыйфатларны таба белү, аларны сөйләмдә куллану, логик фикер йөртүне камилләштерү

51

15

Контроль диктант.

Үз-үзеңә контроль ясау, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен ныгыту

52

16

Сыйфатларны төркемләү. Татар һәм рус телләрендә сыйфатларның исемгә бәйләнү үзенчәлеге.

Сыйфатларны төркемләү, язу, уку, әңгәмә Сыйфат + исем сүзтезмәләрендә сүз бәйләнеше закончалыкларын үзләштерү, язу, сорауларга җавап бирү

53

17

Капма-каршы мәгънәле сыйфатлар. Охшаш мәгънәле сыйфатлар.

Антонимнар турында аңлау, сыйфатларның антонимнарын табу, сүзлек эше, язу

54

18

БСҮ “Милли ризыклар” темасына хикәя төзү һәм  язу.

Хикәя төзү, язу, иҗади фикерләү күнекмәләрен камилләштерү

55

19

БСҮ. Сүзлек диктанты. Сыйфат+ исем сүзтезмәләре.

Үз-үзеңә контроль ясау, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен ныгыту

56

20

Б.СҮ. “Туган көнем” темасына хикәя төзү һәм  язу.

Монологик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү, хикәя төзү, язу

Синтаксис   - 11  сәгать

57

  (БСҮ)    1

Сүзләрдән  җөмләләр төзү. Җөмләнең баш кисәкләре турында мәгълүмат.

Сүзләр бәйләнешен үзләштерү, җөмләләр төзү, аларның чикләрен билгеләү, язу, уку, әңгәмә Җөмләләрне язу, тикшерү, җөмләнең баш кисәкләрен табу

58

2

Баш кисәкләрнең  урнашу тәртибе. Татарча һәм русча җөмләләрдә баш кисәкләрнең  урнашу тәртибе.

Логик һәм иҗади эшчәнлек күнекмәләрен ныгыту, язу, күнегүләр эшләү. Чагыштырма анализ ясау, күнегүләр эшлә. Җөмләләрне күчереп язу, өлешчә синтаксик анализ ясау

59

3

БСҮ. “Уку-язу әсбаплары” темасына хикәя төзү һәм  язу.

Хикәя төзү, язу, сөйләү,әңгәмә.

60

4

Сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмләләр төзү.

Тәрҗемә күнекмәләре формалаштыру.

Монологик һәм дмалогик сөйләм, тест Тәрҗемә итү, сүзлек эше, күнегүләр эшләү

61

5

Белем һәм күнекмәләрне тикшерү (тест сорауларына җавап алу).

Тест

62

6

Арадаш аттестация.

Үз-үзеңә контроль ясау, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен ныгыту.

63

7

Җөмлә төзү күнекмәләрен ныгыту.

Җөмләләр төзү һәм язу, уку, әңгәмә

64

8

БСҮ.Рәсемнәр буенча хикәя төзү һәм  язу.

Рәсемнәр буенча эш, хикәя төзү. Язу.

65

9

Җөмлә төрләре. Җөмлә ахырында тыныш билгеләре.. БСҮ.  Сүзлек диктанты.

Күнегүләр эшләү, җөмләләрне тикшерү. Монологик сөйләм, сүзтезмә һәм җөмләләргә анализ

66

10

БСҮ. “Яраткан ризыгым” темасына хикәя төзү һәм язу.

Әңгәмә, сорауларга җавап бирү,хикәя төзү, язу

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау-4  сәгать

67

1

БСҮ.Контроль диктант «Чишмә»

Үз-үзеңә контроль ясау.

68

2

БСҮ. “Тиздән җәйге каникуллар” темасына хикәя төзү һәм  язу.

Хикәя төзү, язу, сөйләү,әңгәмә.

69-70

3

Сүз төркемнәрен кабатлау.

Сүзләргә морфологик анализ ясау, тест

2 нче сыйныфта  ана теленнән белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

      Башлангыч сыйныфларда. Телдән сөйләм белән белән бергә язу күнекмәләре дә формалаштырыла. Шул максаттан язма эшләрнең түбәндәге төрләре башкарыла:

    1) туган телдәге сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, текстларны  күчереп язу;

    2) сорауларга җавап язу;    3) сүзлек яки контроль диктантлар язу; 4) изложение язу;    5) сочинение язу;

    Матур язуның күләме  2 нче сыйныфта 2 юлдан ким булмаска тиеш.

Тикшерү характерындагы язма эшләр күләме

сыйныф

Эш төрләре

Сүзлек диктанты

контроль диктант

изложение

Сочинение

2

4

4

1

1

    Күчереп язу өчен аерым сүзләр, җөмләләр, күләме зур булмаган бәйләнешле текстлар алына

Күчереп язу өчен аерым сүзләр, җөмләләр, күләме

сыйныф

Эш төрләре

сүзләр

җөмләләр

2

8-13

4 - 5

Күчереп язуны бәяләү

1.Пөхтә итеп язылган, орфографик хаталары булмаган, ләкин  1-2 җирдә хәрефләрнең урыны алышынган булса,“5”ле куела.

2. Эш бик чиста башкарылмаса, 1-2 хата җибәрелсә, хәрефләрнең урыны алышынган булса,“4”ле куела.

3. Язуда 3-5 хата җибәрелсә, хәрефләрнең урыны алышынса, текст пөхтә итеп язылмаса, төзәтүләр булса, “3”ле куела.

4.Хаталар саны 5 тән артса, төзәтүләр күп булса, “2”ле куела.

Диктантларны  бәяләү

1. Хатасыз яки 1 тупас булмаган хата җибәрелгән; дөрес каллиграфия белән матур итеп язылган эшкә “5”ле куела.

    2. 3 тән артык хата булмаса һәм пөхтә итеп язылса яки хатасыз,  ләкин төзәтүләр белән бик үк  пөхтә язылмаган эшкә “4”ле куела.

    3. 5 орфографик һәм 1 пунктуацион хаталы эшкә “3”ле куела.

   

Изложение һәм сочинениеләрне бәяләү

    1.Эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылса; Җөмләләр грамматик яктан дөрес төзелсә; хаталар булмаса яки 1 орфографик (1 җөмлә төзелешендә)  хата җибәрелсә, “5”ле куела.

    2. Эчтәлек дөрес ачылып та , эзлеклелек сакланмаса яки пөхтә башкарылып, эзлеклелек булып та, сүз сайлауда һәм җөмлә төзүдә 2 – 3 хата булса, “4”ле куела.

    3.текстның яки рәсемнең төп эчтәлеге  бирелеп тә, эзлеклелек сакланмаса; 4-6 орфографик, пунктуацион хата җибәрелсә, сүзләр кулланганда һәм җөмлә төзегәндә 4-5 төгәлсезлек китсә,  “3”ле куела.

    4. Эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылмаса; 7-10 орфографик, пунктуацион хата җибәрелсә, сүзләр кулланганда һәм җөмлә төзегәндә 6-7 хата китсә, “2”ле куела.

 2 нче сыйныф укучыларының белем,  осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр

    2 нче сыйныфны тәмамлаганда, татар алфавитын яттан белү. Сүзләрне алфавит тәртибендә язу. Калын һәм нечкә сузыкларны, яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аера белү; ъ, ь хәрефләре булган сүзләрне дөрес уку һәм язу; я, ю, е хәрефләрен дөрес язу.

   Татар телендә сүзләрнең калын яки нечкә әйтелеше сузыкларга бәйле булуын аңлату.

    Сүзләрдәге аваз һәм хәрефләрне аерып әйтү; авазларны шартлы билгеләре белән күрсәтү. Татар телендә  сүз басымын кую, рус сүзләре белән чагыштырып күрсәтү.

    өйрәнгән темаларны файдаланып, орфографик хаталары булган сүзләрне (җөмләләрне ) төзәтә белү.

    Сүз төркемнәреннән исем, фигыль, сыйфатларның мәгънәләрен аңлап,сораулар кую. Исемнәрнең берлек һәм күплек формаларын аеру, җөмлә эченнән табып әйтү, баш хәреф белән языла торган исемнәрне истә калдыру. Исемнәрнең берлек, күплек сан формаларын аеру. Фигыльнең юклык, заман кушымчаларын билгеләү. Җөмләнең баш кисәкләрен билгеләү, аларның урнашу тәртибен аңлату. Җөмлә кисәкләре һәм сүз төркемнәре дигән төшенчәне аңлау.

   Өйрәнелә  торган сүз төркемнәре кергән мәкаль-әйтем, табышмакларны ятлау һәм аларны язу.

       15-20 сүз чамасы булган текст буенча, укытучы куйган сорауларга җавап бирү юлы белән изложение язу. Сөйләм үстерү өчен бирелгән темалар (яки укытучы үзе сайлаган башка бер тема) буенча 10-15 сүзле сочинение яздыру. Сүзлек диктантларының якынча күләме 7-10 сүз, контроль диктант текстлары 20-25 сүз.

                                                     Мәгълүмат  һәм  белем  бирү  чыганаклары

УМК

Укытучы өчен методик әдәбият

Укучы өчен әдәбият

Электрон дәреслекләр (ТСО)

1. 1.“Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен  татар теле һәм әдәбиятын- нан үрнәк программалар : 1-11нче с-флар / [басма өчен Ч.М.Харисова, К.СФәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина җаваплы]-Казан:Татар.кит.нәшр.,2011.-239б

 2.Харисов Ф.Ф. Татар теле: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 2 нче с-фы өчен д-лек,  (татар балалары өчен) / Ф.Ф. Харисов, Ч.М.Харисова, А.К.Җәләлиева. – Казан : Татар.  кит. нәшр., 2012. – 95 б.:рәс. б-н.

  3. Татар теле: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 2 нче с-фында эшләүче укытучылар өчен метод. кулланма / Ф.Ф. Харисов, Ч.М.Харисова, Е.А.Панова,-Казан: “Мәгариф-Вакыт”нәшр., 2013.-32б.

   4. Татар теле: эш дәфтәре: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 2 нче с-фы өчен / Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, Е.А.Панова:рәссамы Л.Хисамова.- Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшр., 2013.-47б.:рәс.б-н

1. Әхмәтҗанова Л.Х.,. Баязитова Л.В., Галеева Л.И.,Гайнетдинов М.Л.- Көч һәм рух тамырлары-Казан.Мәгариф 2000

2. Вагыйзов С.Г. Кызыклы грамматика.- Казан: китап нәшрияты.

3. Ганиев Ф.А. Татарча-русча сүзлек - Казан: китап нәшрияты, 1995

4.Ганиев Ф.А.Русско-татарский и та тарс ко-русский словарь-Казан:китап нәшр 1996

3. Гомәрова В.Г.,Зартпова Ф.Я. Бәй рәм нәрбәйләме-Казан:Мәгариф2005

5. Закирова К.В. Иң матур сүз. Уку китабы.-  Казан: Мәгариф, 2000

6. Зарипова Ф.Бала бишеге–гомер ишеге – Яр Чаллы, Идел-йорт,2002

Ибраһимова Ф.И., Балалар әдәбияты. Хрестоматия.- Казан: Мәгариф, 20

7. Кашапова М.Ф. Иң татлы тел – туган тел - Казан: Мәгариф, 2004

8. Мингазова Л.И., Мияссарова И.Х. Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия. 1нче том. - Казан: Хәтер(ТаРИХ), 2003

9.Мингазова Л.И., Мияссарова И.Х. Татар балалар әдәбиятыннан хресто ма тия. 2 нче том.-Казан: Хәтер (ТаРИХ)200304,

10.“Мәгариф” журналы.

 

  1.ГаниевФ.А.Русско-татарский и татарско-русский словарь Казан:китап нәшрияты, 1996

 2. Ганиев Ф.А. Татарча-русча сүзлек - Казан: китап нәшрияты, 1995

3. Закирова К.В. Иң матур сүз. Уку китабы.-  Казан: Мәгариф, 20001.

 4. Ибраһимова Ф.И., балалар әдәбияты. Хрестоматия.- Казан: Мәгариф, 2004,

5Мингазова Л. И., Мияссарова И. Х. Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия. 1нче том. - Казан:Хәтер(ТаРИХ), 2003

6. Мингазова Л. И., Мияссарова И. Х. Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия. 2 нче том. - Казан: Хәтер (ТаРИХ), 2003

    8. Нуриева А.Х. Татар теленең орфографик сүзлеге - Казан: китап нәшрияты, 1984

7. Нуриева А.Х. Татар теленең орфографик сүзлеге - Казан: китап нәшрияты, 1984

   

1.Х,Туфан шигырьләре    ( аудиокассета).

2.Г.Тукай шигырь ләре      ( аудиокассета ).

3.Әкиятләр(аудиокассета)

4. А.Алиш әкиятләре (аудиокассета)

5.Г.Тукайның тор мыш юлы һәм иҗаты (диск)

6. Ш.Маннаповның тормыш юлы һәм иҗаты (презента ция)

7. Н.Дәүлинең тор мыш юлы һәм иҗаты                 ( презентация)

8. Ш.Маннапов, Н.Дәүли сүзләренә язылган җырлар (аудиокассета)

9. Илгизәр Солтан иҗаты

( презентация)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм укудан (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) эш программасы

“Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле " 1 класс  (Р. З. Хәйдәрова)...

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы З.И. Җамалетдинова ...

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен әдәби уку дәресләренә төзелгән эш программасы

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен әдәби уку дәресләренә төзелгән эш программасы Р.Х. Ягъфәрова...

Әдәби уку: рус телендә башл. Гомуми белем бирү мәкт. 2 нче сыйныфы өчен дәреслек. (татар балалары өчен) /Ф.Ш.Гарифуллина; И.Х. Мияссарова; [рәссамы Л.Золондинова] – Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшр

Әдәби уку: рус телендә башл. Гомуми белем бирү мәкт. 2 нче сыйныфы өчен дәреслек. (татар балалары өчен) /Ф.Ш.Гарифуллина; И.Х. Мияссарова; [рәссамы Л.Золондинова] – Казан: “Мәгариф-Вакыт&r...

РУС ТЕЛЕНДӘ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНЫҢ РУС ТӨРКЕМНӘРЕНДӘ “БӘЙРӘМНӘР” ТЕМАСЫ БУЕНЧА УКУЧЫЛАРНЫҢ СОЦИАЛЬ-МӘДӘНИ КОМПЕТЕНЦИЯСЕН ҮСТЕРҮ

Бу максаттан чыгып бурычлар билгеләдек:1.                     Рус балаларында татар  халкының т...

РУС ТЕЛЕНДӘ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНЫҢ РУС ТӨРКЕМНӘРЕНДӘ “БӘЙРӘМНӘР” ТЕМАСЫ БУЕНЧА УКУЧЫЛАРНЫҢ СОЦИАЛЬ-МӘДӘНИ КОМПЕТЕНЦИЯСЕН ҮСТЕРҮ

„Социаль-мәдәни компетенция” төшенчәсен ачыклау; „Мәдәни компетенцияне үстерү өчен коммуникатив технологиягә туры килгән эш алымнарын: репортаж алу, диалог,  сорау-җавап, рольле уен , ...