Поэзия сәгате. «Шаян каләмле абый».
классный час (3 класс) на тему

Уку залында «Шаян каләмле абый» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнгән,язучының портреты, китаплары урын алган.

Шигырьләр бит ,балалар,

Витамин кебек алар:

Күңелләрне үстерә ,

Йөрәкләргә көч бирә...

-дип язган балалар шагыйре Шәүкәт Галиев.

А.б.Чынлап та шулай бит балалар.Яхшы шигырь безгә витамин кебек кирәк.Бала чакта укылган,тыңланган әсәрләр күңелдә гомерлеккә уелып кала.Беренче карашка гади генә тоелган ул шигырьләр безне гомере буе озата бара.Алар безнең балачак хатирәләре.Балалар әдәбиятына үзенең үлемсез Шәвәли образы белән кереп калган   шагыйрь ул  – Шәүкәт Галиев.

Шәүкәт Галиулла улы Һидиятуллинның туган җире Апас районы Олы Бакырчы авылы,туган елы 1928 нче елның 20 ноябре.Аның бала чагы авыр сугыш елларына туры килә.1943 нче елда Шәүкәт җидееллык мәктәпне тәмамлый.Әтисе сугышта һәлак булу сәбәпле, укуын дәвам итәргә мөмкинлеге калмый.Гаиләне туендыру өчен 2 ел колхозда эшли.Беренче шигырьләрен 1945 нче елда яза ,газета битләрендә 1948 елдан куренә башлый.1953 елны аны Казанга «Чаян» журналына эшкә чакыралар.Ул башта әдәби хезмәткәр,аннары бүлек мөдире  булып эшли.

Шәүкәт Галиев балалар поэзиясенә алтмышынчы еллар башында «Яшь ленинчы»газетасында басылып чыккан комик герое Шәвәли белән килеп керә.Ул балаларның үз герое.Аңарда балаларга хас бөтен үзенчәлекләр дә бар.Бу образ шигырьдән шигырьгә кызыклы яклары белән ачыла бара.Шәвәли хыялланучан һәм эзләнүчән,шаян һәм тапкыр малай,бик үткен,бераз гына хәйләкәр дә  батыр да ул.Әйдәгез Шәвәли белән якыннанрак танышыйк әле.

1 укучы «Мин Шәвәли –ут малай » шигырен укый.

Шәүкәт Галиев поэзиядә табышмаклы шигырь юнәлешен яңартты. Балалар сез беләсезме һәр кеше исеменең  үз мәгънәсе бар.Сез үз исемегезнең мәгънәсен беләсезме?

Ә менә  «Шәүкәт» исеменең мәгънәсе  көч-куәтне аңлата.Ул «олылык», «бөеклек» мәгънәсен дә үз эченә алган.Ничек итеп көчле,куәтле булырга икән?Әйдәгез, «Камырша» шигырен  тыңлап шуның серенә төшеник әле.

Татар балалар әдәбиятын үстерү юлындагы хезмәтләрен күздә тотып,1972 нче елда  «Шәвәли», «Гаҗәп хәлләр,мәзәк хәлләр», «Кызык», «Тәмле йорт», «Котбетдин Мәргән»исемле шигырь китаплары өчен , Шәүкәт Галиевкә,  Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелде.1980 елда рус теленә тәрҗемәдә чыккан «Заяц на зарядке» китабы өчен ул  Халыкара бүләк-Андерсен исемендәге Диплом белән бүләкләнде.

1995 нче елда «Татарстан Республикасының халык  шагыйре» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Ш.Галиев ике дистәдән артык шигырь җыентыгы бастырып чыгарды.Бу китапларда шагыйрь фантазиясе тудырган гаҗәеп дөнья –нәниләрдән алып,мәктәп яшендәгеләргәчә булган кыз-малайларның күпкырлы һәм кызыклы тормышы:уеннары,шатлык һәм борчулары,шаянлыклары һәм батырлыклары белән очрашабыз.Бу шигырьләр әти-әнигә хөрмәт,туган җиргә,хезмәткә мәхәббәт хисләре белән сугарылган,алар үгет-нәсихәтсез безнең  күңелебезгә үтеп керә.

Ш.Галиев иҗаты  балаларны  әйләнә-тирәне танып белергә ,яхшылык белән яманлыкны аерырга ,туган телне яратырга аның нинди олы көч икәнен аңларга өйрәтә.Намус ,дуслык,тугрылык кебек төшенчәләр дә әдипнең  шигырьләре аша балалар күңеленә тамыр җәя.

Шәүкәт Галиевның канатлы,витаминлы шигырьләрен укып ,туган илебезне ,туган телебезне яратып ,илебезгә кирәкле ,лаеклы кешеләр  булып үсегез,балалар!.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shayan_kalmle_abyy.docx22.08 КБ

Предварительный просмотр:

«Шаян каләмле абый»:Поэзия сәгате.

Шәүкәт Галиевнең тууына 90 ел тулу уңаеннан.

(3-4 сыйныфлар өчен)

Уку залында «Шаян каләмле абый» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнгән,язучының портреты, китаплары урын алган.

Шигырьләр бит ,балалар,

Витамин кебек алар:

Күңелләрне үстерә ,

Йөрәкләргә көч бирә...

-дип язган балалар шагыйре Шәүкәт Галиев.

А.б.Чынлап та шулай бит балалар.Яхшы шигырь безгә витамин кебек кирәк.Бала чакта укылган,тыңланган әсәрләр күңелдә гомерлеккә уелып кала.Беренче карашка гади генә тоелган ул шигырьләр безне гомере буе озата бара.Алар безнең балачак хатирәләре.Балалар әдәбиятына үзенең үлемсез Шәвәли образы белән кереп калган   шагыйрь ул  – Шәүкәт Галиев.

Шәүкәт Галиулла улы Һидиятуллинның туган җире Апас районы Олы Бакырчы авылы,туган елы 1928 нче елның 20 ноябре.Аның бала чагы авыр сугыш елларына туры килә.1943 нче елда Шәүкәт җидееллык мәктәпне тәмамлый.Әтисе сугышта һәлак булу сәбәпле, укуын дәвам итәргә мөмкинлеге калмый.Гаиләне туендыру өчен 2 ел колхозда эшли.Беренче шигырьләрен 1945 нче елда яза ,газета битләрендә 1948 елдан куренә башлый.1953 елны аны Казанга «Чаян» журналына эшкә чакыралар.Ул башта әдәби хезмәткәр,аннары бүлек мөдире  булып эшли.

Шәүкәт Галиев балалар поэзиясенә алтмышынчы еллар башында «Яшь ленинчы»газетасында басылып чыккан комик герое Шәвәли белән килеп керә.Ул балаларның үз герое.Аңарда балаларга хас бөтен үзенчәлекләр дә бар.Бу образ шигырьдән шигырьгә кызыклы яклары белән ачыла бара.Шәвәли хыялланучан һәм эзләнүчән,шаян һәм тапкыр малай,бик үткен,бераз гына хәйләкәр дә  батыр да ул.Әйдәгез Шәвәли белән якыннанрак танышыйк әле.

1 укучы «Мин Шәвәли –ут малай » шигырен укый.

А.б.Шәүкәт Галиев поэзиядә табышмаклы шигырь юнәлешен яңартты. «Җилләр ни диләр?»  дигән табышмаклы шигыренә җавапларны табыйк әле.

Дымлы җилләр исеп килә,

Җилдән чәчәк исе килә.

Дөнья тулы наз.

Җитте якты ...!(Яз)

Йомшак җилләр исеп килә,

Җилдән җиләк исе килә.

Күңелле соң ,әй,

Бигрәк матур ..!(җәй)

Җиләс җилләр исеп килә

Җилдән алма исе килә.

Шатланабыз без,

Юмарт та соң ...!(көз)

Ачы җилләр исеп килә,

Җилдән карбыз исе килә...

Бутама  ялгыш,

Ишетмәсен ...!(кыш)

А.Б.Балалар сез беләсезме һәр кеше исеменең  үз мәгънәсе бар.Сез үз исемегезнең мәгънәсен беләсезме?

-Балалар жавабы тыңлана.

А.б.Ә менә  «Шәүкәт» исеменең мәгънәсе  көч-куәтне аңлата.Ул «олылык», «бөеклек» мәгънәсен дә үз эченә алган.Ничек итеп көчле,куәтле булырга икән?Әйдәгез, «Камырша» шигырен  тыңлап шуның серенә төшеник әле.

2 укучы «Камырша» шигырен укый.

А.б.Балалар сезнең  буш вакытыгыз бармы,булса аны ничек уздырасыз?

-Балалар җавабы тыңлана.

А.б.Шәүкәт Галиев безгә нинди киңәш бирә икән?

3 укучы «Буш вакыт» шигырен сөйли.

А.б.Балалар сезнең гаиләгез спорт белән дусмы?  Нинди спорт  төрләрен үз итәсез?

-Балалар җавабы тыңлана.

А.Б.Дөрес балалар, сәламәт тәндә сәламәт акыл –ди татар халык мәкале.Спорт белән дус булган кеше генә көчле,нык,сәламәт була.

Шул темага Ш.Галиевнең «Менә сиңа чикерткә!»шигырен тыңлыйк әле.

А.б.Татар балалар әдәбиятын үстерү юлындагы хезмәтләрен күздә тотып,1972 нче елда  «Шәвәли», «Гаҗәп хәлләр,мәзәк хәлләр», «Кызык», «Тәмле йорт», «Котбетдин Мәргән»исемле шигырь китаплары өчен ,Шәүкәт Галиевкә,  Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелде.1980 елда рус теленә тәрҗемәдә чыккан «Заяц на зарядке» китабы өчен ул  Халыкара бүләк-Андерсен исемендәге Диплом белән бүләкләнде.

1995 нче елда «Татарстан Республикасының халык  шагыйре» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Ш.Галиев ике дистәдән артык шигырь җыентыгы бастырып чыгарды.Бу китапларда шагыйрь фантазиясе тудырган гаҗәеп дөнья –нәниләрдән алып,мәктәп яшендәгеләргәчә булган кыз-малайларның күпкырлы һәм кызыклы тормышы:уеннары,шатлык һәм борчулары,шаянлыклары һәм батырлыклары белән очрашабыз.Бу шигырьләр әти-әнигә хөрмәт,туган җиргә,хезмәткә мәхәббәт хисләре белән сугарылган,алар үгет-нәсихәтсез безнең  күңелебезгә үтеп керә.

-Балалар әйтегез әле тел нишләп тәмле яисә тәмсез була?Фикер алышыйк эле.

-Балалар җавабы тыңлана.

4 укучы Ш.Галиевнең «Тәмсез тел »шигырен укый.

А.б.Балалар әйдәгез әле ,тел темасына тагын бер шигырь укып китик  әле.

5 укучы  «Рус казлары га-га –га» шигырен укый.

А.б Менә укучылар кыскача гына Ш.Галиевның шигырьләре  белән таныштык. Халык шагыйре Ш.Галиевнең иҗаты  ошадымы сезгә?

-Балалар җавабы тыңлана.

А.б.Ш.Галиев иҗаты  балаларны  әйләнә-тирәне танып белергә ,яхшылык белән яманлыкны аерырга ,туган телне яратырга аның нинди олы көч икәнен аңларга өйрәтә.Намус ,дуслык,тугрылык кебек төшенчәләр дә әдипнең  шигырьләре аша балалар күңеленә тамыр җәя.

Шәүкәт Галиевның канатлы,витаминлы шигырьләрен укып ,туган илебезне ,туган телебезне яратып ,илебезгә кирәкле ,лаеклы кешеләр  булып үсегез,балалар!.Әйдәгез Ш.Галиевнең иҗаты буенча алган белемнәребезне ныгытып куябыз.

Ш.Галиев иҗаты буенча викторина.

1.Ш.Галиев кайда һәм кайчан туган?(20 ноябрь 1928 елда Апас районы, Олы Бакырчы авылында)

2.Ш.Галиев Казанда чыга торган нинди журналда эшли?(«Чаян »да)

3.1962 нче елда чыккан, балаларга атап язылган җыентыкның исеме ничек? (Камырша)

4.Кайсы китабы өчен Ш.Галиев Андерсен исемендәге Диплом белән бүләкләнде?(«Заяц на зарядке»китабы өчен)

5. «Иләвәш»нең сере нидә?(Сүз арттан укыла –Шәвәли)

6.Ш.Галиевкә «Татарстан Республикасының халык шагыйре» исеме ничәнче елда бирелә?(1995 елда)

7.Шәүкәт –исеменең мәгънәсен кайсыгыз белә?(Көч-куәт,олылык,бөеклек.)

8.Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләген Ш.Галиев ничәнче елда ала?((1972)

9.Сабан туенда Тимершаны җиңгән малайның исеме ничек?(Сабир)

10.2007 нче елда авторның  «Ел китабы »бәйгесендә 1 урынны алган китапның исеме?(«Шәвәли китабы»)

11.Ш.Галиев барлыгы ничә китап язган?(Өч  дистәдән артык)

12.Шук малай,

Үткен малай,

Ут малай !Кем ул?(Әлбәттә Шәвәли)

13 .Шәвәлигә ничә яшь?(Биш белән унбиш арасы)

А.б.Хөрмәтле укытучылар һәм укучылар кичәдә катнашуыгыз өчен сезгә рәхмәтемне җиткерәм. «Белем алыйм дисәң ничаклы,сөй ,хөрмәт ит ярат китапны »-дигән бөек Тукаебыз.Китап белән дус булыйк укучылар!Ш.Галиевнең канатлы ,витаминлы шигырьләрен укып, күңелләребезне үстерик,йөрәкләребезгә көч һәм  дәрт алыйк.Киләсе очрашуларга кадәр сау булыгыз!

Файдаланылган әдәбият:

Балачак әдипләре.-Казан:Мәгариф нәшр.2006 -65 б.

Галиев Ш.Шәвәли хәйләсе:Шаян шигырьләр.-Казан:Тат. кит.нәшр.-1998

Галиев Ш.Шәвәли шуклыгы.-Казан :Тат.кит. нәшр.2013


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сочинение "Минем абый-чик сакчысы"

Это  работа была выполнена  на конкурс  детского творчества "Мой  папа (брат,дядя)-защитник Отечества". ...

Муса абый — балаларның якын дусты.

    Герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышлана....

Абай (Ибрагим) Кунанбаев "Зима"

Урок чтения в 4 классе. Учебник "Алматыкитап". Цель урока: Познакомить с творчеством Абая и образом зимы в искусстве....

Шаян каләмле абый

Творческий вечер , посвященный Шаукату Галиеву....

Сыйныф сәгате "Җәмәгать урыннарында үз-үзеңне ничек тотарга"

Тема: җәмәгать урыннарында үз-үзеңне ничек тотаргаМаксат: балаларның, өлкәннәрнең урамда, мәктәптә, башка урыннарда үз-үзләрен тотышларын күзәтеп, уңай һәм тискәре гадәтләренә бәя бирергә өйрәтү; ягым...

«Шаян каләмле абый»:Поэзия сәгате.

Шәүкәт Галиев балалар поэзиясенә алтмышынчы еллар башында «Яшь ленинчы»газетасында басылып чыккан комик герое Шәвәли белән килеп керә.Ул балаларның үз герое.Аңарда балаларга хас бөтен үзен...