Юл тәртипне ярата (Шаян Шәвәли белән Юл кагыйдәләре иленә сәяхәт) (Дәрестән тыш чара) 2 нче сыйныф
классный час (2 класс) по теме

Рахматуллина Рузиля Наиловна

 

                                             Кереш

 

  Һәр баланың тормыш юлы балалар бакчасыннан , мәктәптән башлана. Монда алган тәрбия кешене гомере буе озатып бара.

  Сау-сәламәт кеше гел юлда, хәрәкәттә. Тормыш шуңа көйләнгән. Әмма көйләнгән тормыш уяулык тәлап итә.

   Соңгы елларда транспортның күбәеп китүе юл һәлакәтләрен арттырды. Имгәнүчеләр һәм игътибарсызлык корбаннары арасында  балаларның күп булуы бигрәк тә аяныч. Һәлакәтләрнең сәбәпләре дә күп төрле: балаларның игътибарсызлыгы, юл кагыйдәләрен үтәргә теләмәүләре, юлда дөрес йөрмәве, иң гади юл билгеләрен дә белмәүләре.

   Бөтен кешенең дә сау-сәламәт булып яшисе килә. Һәркем яшәү өчен көрәшә. Шуңа күрә дә бала чактан ук юл кагыйдәләрен өйрәнүне , юл кагыйдәләренә буйсынуны, аларны үтәүне кертергә кирәк.

    Мәктәптә моның буенча эш алып бару, төрле чаралар үткәрү балаларга юл кагыйдәләрен һәм билгеләрен  өйрәтү, төгәл үтәргә күндерү, игътибарлы булырга, иптәшләреңә ярдәм күрсәтә белергә өйрәтү максатыннан эшләнә.

   Гади чаралар, дәресләр итеп кенә үткәрмичә, төрле кызыклы методлар куллану балаларның игътибарын тагын да җәлеп итә.

   Яраткан әкият геройлары, яраткан язучыларыбыз һәм шагыйрьләребезнең кызыклы геройлары белән булган төрле хәлләр, ялгышларны аңлау, төзәтү балаларның хәтерендә кала һәм юлда дөрес йөрергә, игътибарлы булырга ярдәм итә, өйрәтә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dokument_microsoft_word_4.doc57 КБ

Предварительный просмотр:

Юл тәртипне ярата

(Шаян Шәвәли белән Юл кагыйдәләре иленә сәяхәт)

                             (Дәрестән тыш чара)

                                          2 нче сыйныф

                                             Кереш

  Һәр баланың тормыш юлы балалар бакчасыннан , мәктәптән башлана. Монда алган тәрбия кешене гомере буе озатып бара.

  Сау-сәламәт кеше гел юлда, хәрәкәттә. Тормыш шуңа көйләнгән. Әмма көйләнгән тормыш уяулык тәлап итә.

   Соңгы елларда транспортның күбәеп китүе юл һәлакәтләрен арттырды. Имгәнүчеләр һәм игътибарсызлык корбаннары арасында  балаларның күп булуы бигрәк тә аяныч. Һәлакәтләрнең сәбәпләре дә күп төрле: балаларның игътибарсызлыгы, юл кагыйдәләрен үтәргә теләмәүләре, юлда дөрес йөрмәве, иң гади юл билгеләрен дә белмәүләре.

   Бөтен кешенең дә сау-сәламәт булып яшисе килә. Һәркем яшәү өчен көрәшә. Шуңа күрә дә бала чактан ук юл кагыйдәләрен өйрәнүне , юл кагыйдәләренә буйсынуны, аларны үтәүне кертергә кирәк.

    Мәктәптә моның буенча эш алып бару, төрле чаралар үткәрү балаларга юл кагыйдәләрен һәм билгеләрен  өйрәтү, төгәл үтәргә күндерү, игътибарлы булырга, иптәшләреңә ярдәм күрсәтә белергә өйрәтү максатыннан эшләнә.

   Гади чаралар, дәресләр итеп кенә үткәрмичә, төрле кызыклы методлар куллану балаларның игътибарын тагын да җәлеп итә.

   Яраткан әкият геройлары, яраткан язучыларыбыз һәм шагыйрьләребезнең кызыклы геройлары белән булган төрле хәлләр, ялгышларны аңлау, төзәтү балаларның хәтерендә кала һәм юлда дөрес йөрергә, игътибарлы булырга ярдәм итә, өйрәтә.

Тема:  Юл тәртипне ярата

       (Шаян Шәвәли белән Юл кагыйдәләре иленә сәяхәт)

Максат:

Өйрәтү:

шагыйрь һәм төп герой турында кыскача мәгълүмат бирү;

юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәтү, камилләштерү.

Үстерелеш:

              1)ничек үзләштерүләрен ачыклау;

              2)уйлау сәләтен һәм игътибарлылыкны үстерү.

             3.Тәрбияви:

               1) якташ шагыйребез белән горурлану;

               2) юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүгә кызыксыну уяту;

               3) әхлак сыйфатлары тәрбияләү.

                                 Дәрес  барышы:

I.Кереш

 Укытучының кереш сүзе:

Укучылар, сез барыгыз да якташыбыз- балаларның яраткан шагыйре-Шәүкәт Галиевне беләсез. Ул безнең күрше авыл- Олы Бакырчы авылында туган. Без сезнең белән аның туган авылында урнашкан музей-йортында да булганыбыз бар.(2слайд)

        Шәүкәт Галиев  бик күп кызыклы, ләкин шул ук вакытта мәгънәле һәм балалар өчен бик файдалы шигырьләр иҗат иткән. Үзенең көлкеле шигырьләре аша шагыйрь балаларны яхшыны начардан аерырга, хаталы гамәлләр кылмаска өйрәтә. (3слайд)

Укучылар, сез Шәүкәт ага Галиевнең нинди шигырьләрен беләсез?

(Укучылар үзләре белгән шигырьләрен  сөйләп китәләр.)

Укытучы: Ә хәзер без сезнең белән Шәүкәт Галиевнең бүгенге дәрес темасына караган шигырьләрен укып китәрбез.

(1укучы Шәүкәт Галиевнең “Юл кемнеке?” шигырен укый.)

                                                                                                      (4 слайд)

   (2укучы Шәүкәт Галиевнең “Светофорның өч күзе” шигырен укый.)            

                                                                                                         (5слайд)

Укытучы: Бу шигырьләрдә нәрсә турында сөйләнә?

Укучылар: Светофор һәм юлда дөрес йөрү, юл кагыйдәләрен белү, үтәү турында язылган.

Укытучы: Шәүкәт Галиевнең һәр шигыренең төп герое- шаян да, хәйләкәр дә булган балачак дусты- Шәвәли. Шәвәли- уйлап чыгарылган образ түгел, чынлап та , шагыйрьнең шундый дусты булган. Ул якын дустының барлык сыйфатларын да Шәвәли образына туплаган.

(1укучы Шәүкәт Галиевнең “Шәвәли ничә яшьтә?” шигырен укый.)

                                                                                                             (6слайд)

( 1укучы Шәвәли образына керә һәм ул дәресебезнең төп герое була.)

Шәвәли үзе белән таныштыра. Ул “Мин -Шәвәли” шигырен сөйли.

                                                                                                               (7слайд)

II.Төп өлеш

Шәвәли маҗаралары.(8слайд)

Шәвәли: Бөтен нәрсә, бөтен дөнья

                Шатлык уята.

                Кызык хәлләр, маҗаралар,

                Үзенә тарта.

Шундый булуым аркасында минем белән нинди хәлләр булганны үзегез дә күреп китегез әле. Минем ялгышларымны да төзәтерсез, файдалы киңәшләр дә ишетерсез.

Шәвәли:

                 Озак калмыйдыр кышка,

                 Вакыт уздырмыйм бушка.

                 Кулымда уен тубы,

                 Уйнарга да юл туры.   (9слайд)

Укытучы: Ай-яй, Шәвәли нишли инде?

Укучылар: Шәвәли бер дә дөрес эшләми. Машина юлында уйнарга ярамый!

Шәвәли:

               Юл аркылы чыкканда

               Монда машина йөри дип.

               Мин уйлап та карамыйм

               Як-якка да борылмыйм. (10слайд)

Укытучы: Нишлисең инде син Шәвәли?

Укучылар: Шәвәли бернигә дә игътибар итми, машина юлына кереп бара. Туңдырма тәмле булса да, як-якка карарга, борылышларда бигрәк тә игътибарлы булырга кирәк.

Шәвәли:

              Чыгып китим тизрәк,

              Дуслар көтә бигрәк.

              Мин бит җитез һәм өлгер,

              Нәрсә булыр, кем күрер? (11слайд)

Укытучы : Шәвәли тагын ялгыша бит инде. Ярдәм итик аңа.

Укучылар: Шәвәлигә ярдәм итмичә булмый. Машина килгәндә юлга керергә ярамый. Юл аша җәяүлеләр юлыннан светофорда яшел ут янганда гына чыгарга ярый.

Укытучы: Укучылар, без сезнең белән Шәвәлигә ялгышларын аңларга булыштык.

Әйдәгез, хәзер үзегезнең белемнәрегезне тикшереп карыйк әле.

Шәвәли белән тагын шундый хәл булган бит әле...

Шәвәли : Мин беркөнне дусларым белән уен мәйданчыгында уйный идем.

Тагын шул шаянлыгым харап итә язды. Уен мәйданчыгында гына уйныйсым килмәде, мин дусларымны урамга чакырдым. Без машиналар йөри торган юл буенда уйный башладык. (12слайд)

Укытучы : Хәзер мин тактага рәсемнәр эләм. Сез аларны дөрес итеп урнаштырсагыз, Шәвәли һәм аның дуслары белән нинди хәл килеп чыкканны күрерсез.(13слайд)

(Укучылар рәсемнәрне дөрес итеп урнаштыралар һәм сөйләп аңлатып баралар.)

1нче рәсем-Шәвәлинең шугычы сынып, карбыз төяп барган машина көпчәге астына керә. (14слайд)

2нче рәсем- Машина баганага бәрелә, карбызлары коела. (15слайд)

3нче рәсем- Балалар ярылган карбызга таелып егылалар.(16слайд)

4нче рәсем- ГАИ хезмәткәре балаларны кисәтә, аңлата. (17слайд)

Укытучы: Укучылар, менә сез үзегез Шәвәли һәм аның дуслары белән булган күңелсез вакыйганы сөйләп киттегез, аларның ялгышларын аңлаттыгыз. Дустыбыз Шәвәли дә үз хатасын аңлады һәм бик үкенде.

Шәвәли:

               Юл кагыйдәсен боздым шул,

               Гаеплемен... Аңлыймын...

               Ачуланмагыз, балалар

               Гаебемне таныймын.

               Кагыйдәләрне бозмыйча,

               Юлда һәрчак йөрермен.

               Һәр җирдә дә, һәркайда да,

               Игътибарлы булырмын. (18 слайд)

III.Йомгаклау

Укытучы:

                 Юл тәртипне ярата,

                 Шуны истән чыгармыйк.

                 Менә күрдегезме инде?

                 Һичкайчан да шаярмыйк.

                 Шатланышып яшик әле,

                 Язмышлар бит безнең кулларда.

                 Ашыгулар бик кыйммәткә төшә,

                 Сак булыйк без, һәрчак юлларда! (19слайд)

Укучылар, без шуның белән тәмамлыйбыз. Бу чара сезгә юл кагыйдәләрен үтәргә, игътибарлы булырга, дусларыгызга кирәк чакта аңлатырга, булышырга ярдәм итәр дип ышанып калам.

 

               

                                         

   

   

   

                                                                           

                                                                         

           


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәт буласың килсә – спортны ярат! 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес планы (рус төркемендә укучы балалар өчен)

Бүгенге көн, заман укучыларының сәламәтлеге мактанырлык түгел. Дәресләремдә укучыларыма спорт белән кызыксынырга, спортның сәламәтлекне ныгытуын аңлатырга тырышам .Сыйныфтагы укучыларның спорт буенча ...

"Әлифба бәйрәме". 1 нче сыйныфлар өчен дәрестән тыш чара.

Әлифбаны укып бетергәч, 1 нче сыйныфларда үткәрү өчен тәкъдим ителә....

: Юл тәртипне ярата

Юл тәртипне ярата,...

«МӘКТӘП КАГЫЙДӘЛӘРЕ» ИЛЕНӘ СӘЯХӘТ

 Балалар иртәсе буласы залга яки бүлмәгә I — IV класс укучыла­ры өчен үрнәк кагыйдәләр, «станция» исемнәре язылган плакат­лар, РФнең физик картасы, «Гөлчәчәк», «Кәҗә белән бүре» әкият­ләре...

Дәрестән тыш чара - " Начар гадәтләр,канатлы сүзләр"

Дәрестән тыш чара - " Начар гадәтләр,канатлы сүзләр" ( 1-4 сыйныфлар )...

ТАССР ның 100 еллыгына карата дәрестән тыш чара. “Туган ягым – Татарстан!”

Укучыларда телгә карата кызыксыну уяту, аларның Татарстан, аның күренекле кешеләре, истәлекле урыннары турында белемнәрен киңәйтү. Укучыларның иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү, халык аваз иҗаты ә...