беренче сыйныфка кабул итү.
план-конспект занятия (1 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
ПОРТФЕЛЕҢНЕ ДӨРЕС ҖЫЙ
“ УКЫП БЕЛ” ТУКТАЛЫШЫ Габдулла Тукай – татар халкының сөекле шагыйре.Тукайның әкиятләрен ,мәсәлләрен балалар яратып укый. Тукай шигыр ьләре сине эшчән , тырыш , акыллы , гадел , ярдәмчел , куркусыз булырга өйрәтә,туган телне яратырга өнди.
Муса Җәлил - татар халкының бөек улы , каһарман шагыйр ь. Ул Бөек Ватан сугышында катнашып , фашистлар әсирлегендә Һәлак була.Немец тоткынлыгында язган шигыр ь ләрен “ Моабит дәфтәрләре “ дип йөртәләр.
Шәүкәт Галиев – балар өчен бик күп шаян шигыр ь ләр иҗат иткән шагыйр ь. Ул уйлап чыгарган Шәвәли исемле малай – синең тиңдәшең. Ул шаярырга, уйнарга, тәмле ашарга ярата.
ШАЯН ШӘВӘЛИ ТУКТАЛЫШЫ
Абдулла Алиш – күренекле балалар язучысы. Ул синең кебек малайлар һәм кызлар өчен берсеннән- берсе кызыклы ,мавыктыргыч һәм гыйбрәтле әкиятләр язган.Ул да Җәлил кебек фашистлар әсирлегендә Һәлак була.
Роберт Миңнуллин – балаларның яраткан шагыйре. Ул язган шигыр ь ләр кызык та, шаян да, күңелле дә.Аның шигыр ь ләренә бик күп җырлар язылган.
“ УЙЛАП КАРА” ТУКТАЛЫШЫ
Фәнис Яруллин – күпләргә үрнәк булырдай язучы. Ул яш ь чагында турниктан егылып төшә һәм йөри алмас була. Шундый авырлыкларга да карамастан ,ул иҗатын дәвам итә. Фәнис Яруллинның шигыр ь ләре дуслык кадере , туган җирне ярату турында.
Язучыларның әсәрләрен укып ,син үзең дә сүзнең матурлыгына соклана белү сәләтен ачарсың, әйләнә – тирә дөн ь яның гүзәллеген күрергә өйрәнерсең. Сиңа укуыңда уңышлар телим! Тугры дусларың изге күңелле укытучыларың һәм сине яратучы әти-әниең һәрвакыт янәшәңдә булсын , ә мәктәп якты киләчәгеңә юл салсын! Түбән Кама муни ципаль районы башлыгы, А.Р.Метшин .
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“ Баланың бер көне”. 1 сыйныфка укырга керүче балаларның әти-әниләр җыелышында чыгыш.
Балаларны ялгышлардан, төзәлмәслек хаталардан бары тик әти- әни генә саклый. Әнә кошлар да канатлары ныгыгач кына, баласын оясыннан очыра. Безгә дә табигатьтән үрнәк алы...
2 нче сыйныфка 3 чирек өчен математикадан контроль эш
2 нче сыйныфка 3 чирек өчен математикадан контроль эш...
4 нче сыйныфка арадаш аттестация эше
Тест эшләре...
1 нче сыйныфка эш программасы
татар төркеме...
3 нче сыйныфка контроль эш
рус төркеме...

2нче сыйныфка әдәби укудан тест биремнәре
Г.М. Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, Ф.Ф. Хәсәнова дәреслеге буенча эшләүчеләргә 2нче сыйныфта әдәби укудан аерым темалар буенча тест биремнәре...

2нче сыйныфка туган телдән эш программасы
Милли мәктәпләрдә эшләүчеләр өчен татар теленнән эш программасы...