2нче сыйныфка әдәби укудан тест биремнәре
тест (2 класс)

Миннуллина Ания Рустямовна

Г.М. Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, Ф.Ф. Хәсәнова дәреслеге буенча эшләүчеләргә 2нче сыйныфта әдәби укудан аерым темалар буенча тест биремнәре

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dbi_uku.2_syynyf._test.docx22.37 КБ

Предварительный просмотр:

2нче сыйныфта әдәби укудан белемнәрне тикшерү  ѳчен якынча  тестлар

1 нче тема . «Белдекле керпедә кунакта»

1 . Иллюстрация нәрсә ул ?

А) «Музей йорты»;

Ə) картиналар

Б) китапларга ясалган рәсем.

2.  Габдулла Тукайныкы булмаган әкиятне тап .

А) «Батыр әтәч»;

Б) «Кәҗә белән сарык»;

Ə) «Шүрәле»

3. Гуцул халык әкияте.

А) «Əтәч патша»;

Б) “ Бүдәнә белән тѳлке”;

Ə) “Хәйләкәр керпе”

4. Бу кайсы әкияттән?

А) Əйләнмәле карама,

Бәйләнмәле карама,

Соры бүре куып җитте,

Яшерсәнә, карама,

Яшерсәнә карама.

А) “Кәҗә белән бүре”

Б) “Гѳлчәчәк”

Ə)”Хәйләкәр керпе”

5) Автор әкиятен билгелә.

А) “Борынгы әкият”

        Б)”Гѳлчәчәк”

        Ə) “Бүдәнә белән тѳлке”

        6) Бара болар тукталмасан,һаман бара,

        Күрә болар: ерак түгел бер ут яна.

        Бу юллар кайсы әкияттән?.        А) “Бүдәнә белән тѳлке”

        Ə) “Су әкияте”

        Б) “Кәҗә белән сарык әкияте”

        7. Тылсымлы әкиятләрдә вакыйгалар ничә тапкыр кабатлана?

        А) 1

        Ə) 3

.        Б) 4

.        8. Өч кыз әкиятен кем язганґан?

        А) Габдулла Тука        Ə) Нәкый Исәнбәт

        Б) халык

        

        9) Хайваннар турындагы әкиятләреӊ тѳп геройлары.

.        А) кешеләр

.        Ə) кошлар        Б) хайваннар

        10. Бик борыӊгы әкиятлрәдә кем кемнәр җиӊгән?

        А) хәйләкәрләр

.        Б) намуслылар

        Ə) тырышлар

        11.”Гѳлчәчәк” әкияте нинди әкият?

        А) Əйләнмәле

        Б) чылбыр        Ə)аптыраткыч йѳдәткеч        12. Шигьгри әкиятне тап .

        А) «Борыӊгы әкият»

        Б) «Су әкияте»

        Ə) «Җизни әкияте34.        

           13«Мырауҗан агай хәйләсе»н кем язган?

        А) Нәкый Исәнбәт        Б) Габдулла Тукай        

            Ə) халык

        14. Татар әкиятләрендә очрый торган тылсымлы предметларны тап.

        А) Тәрәзә

        Б) тарак

        Ə) ачкыч

2 нче вариант

1.        Белмәмеш турындагы шигырьнеӊ исемен  күрсәт.

А) «Замана баласы»

Ə ) «Ике кеше»

Б) «Белмим»

2.  Бу шигьри юллар кайсы шигырьдән?

А) Уйный беләм – уйлый белмим,

Сѳйли беләм, тыӊлый белмим.

А) «Ике кеше»

Ə) «Белмим»

Б) «Эшнеӊ аныӊ берние юк»

3. «Замана баласы» шигырен кем язган?

А) Габдулла Тукай

Ə) Фәнис Яруллин

Б) Резеда Вәлиева

4. һади Такташныӊ «Тәүфиклы песи» әсәрендәге чүлмәкне кем ваткан?

А) әби үзе

Ә) песи

Б) эт

5. «Эш эшкә ѳйрәтә» мәкале кайсы шигырьгә туры килә?

А) «Эшнеӊ  аныӊ ние юк»

Ә) «Солдат булдым»

Б) «Белмим»

6. Бу юллар кайсы  әсәрдән? «Өсте- башы пѳхтә аныӊ…»

А) «Кәжә белән сарык»

Ә) «Солдат булдым»

Б) «Замана баласы»

7. Замана баласына нинди сыйфатлар туры килә?

А) күп йоклый

Ә) күп укый

Б) күп нәрсә белән кызыксына.

        Кушымта  2

“ Балалар өчен газета һәм журналлар” темасы буенча

1. Яңалыклар безгә нәрсә турында хәбәр итәләр?

а) әле күптән түгел генә булган мөхим хәлләрне;

ә) искә төшкән вакыйгаларны;

б) кешедән ишеткәннәрне;

2. Журналист кем ул?

а) газета яки журналда эшләүче;

ә) яңалыкларны иң беренчеләрдән булып белүче һәм башкаларга төгәл итеп сөйли алучы;

б) китапханәдә эшләүче;

3. Ялгыш җавапны билгелә. Яңалыклар ничек тарала?

а) газета – журналлар аша;

ә) китаплардан;

б) телевидение яки радио тапшырулар ярдәмендә;

4. Балалар өчен чыгарыла торган  журналларны билгелә.

а) “Сөембикә”;

ә) “Салават күпере”;

б) “Сабыйга”;

5. Түбәндәге газета – журналлар исемлегеннән журналларны гына табып билгелә.

а) “Сабантуй”;

ә) “Тылсымлы куллар”;

б) “Күчтәнәч”;

6. “Тылсымлы куллар” журналы кемнәргә атап чыгарыла?

а) җыр яратучыларга;

ә) оста кулларга;

б) китап укучыларга;

7. “Малайлар сөйләшә” шигыренең авторы кем?

а) Р. Мингалим;

ә) Р. Миңнуллин;

б) Ф. Яруллин;

8. “Салават күпере” журналы кушымталарын билгелә.

а) “Мәйданчык”;

ә) “Гөлбакча”;

б) “Сыбызгы”;

9. Газета исемен тап.

а) “Мәйданчык”;

ә) “Ялкын”;

б) “Көмеш кыңгырау”;

“Шагыйрь өчен табигать серле һәм җанлы дөнья.” темасы буенча

1. Г. Хәсәновның “Имән каргасы” хикәясендә сүз нинди кош турында бара?

А) чәүкә;

ә) саескан;

б) күкшә;

2. Күкшә нинди урман үстерүгә ярдәм итә?

а) каен;

ә) чыршы;

б) имән;

3. “Күкшә” хикәясен кем язган?

А) Г. Хәсәнов;

ә) И. Гайфуллин;

б) Г. Ибраһимов;

4. Ә. Еники “Кышкы урман” хикәясендә кышның кайсы ае тасвирлана?

А) декабрь;

ә) гыйнвар;

б) февраль;

5. Рөстәм Мингалимнең “Якты тәрәзә каршында” хикәясендәге малайның исеме ничек?

А) Марат;

ә) Азат;

б) Булат;

6. Факил Сафинның сагышлы күл турындагы хикәясе ничек атала?

А) “Кара күл сагышы”;

ә) “Якты күл сагышы”;

б) “Камышлы күл сагышы”;

7. Йолдызның “Бәхетле агач” шигырендә вакыйгаларны кайсы герой сөйли?

А) автор;

ә) бала;

б) агач;

“ Кызык һәм көлке хәлләр” темасы буенча

1. Ләбиб Леронның “Тишек хәтер” хикәясендә төп геройлар ничә?

а) ике;

ә) өч;

б) дүрт;

2. Ләбиб Леронныкы булмаган әсәрне тап.

а) “Камилнең көләсе килә”;

ә) “Тишек хәтер”;

б) “Кышкы урман”;

3. Марс Шабаевның “Зәңгәр песи” шигырендәге песи ни өчен зәңгәр?

а) зәңгәр пыяла аша караганга;

ә) буяу савытына төшкәнгә;

б) зәңгәр карандаш белән буяганга;

4. Марсель Галиевның “Көзге каршында” шигырендә төп герой:

а) кыз бала;

ә) малай;

б) песи;

в) каз;

5. Бу шигырьләрнең барсы да песи турында язылганмы(әйе, юк)

а) М. Галиев “Көзге каршында”;

ә) М. Шабаев “Зәңгәр песи”;

б) Э. Шәрифуллина “Оттырды”;

6. “Гаҗәп хәлләр” шигырен кем язган?

а) М. Галиев;

ә) Э. Шәрифуллина;

б) Л. Лерон;

7. Марсель Галиевнеке булмаган әсәрне тап.

а) “Тамаша”;

ә) “Көзге каршында”;

б) “Тишек хәтер”;

8. Натюрморт булмаган картинаны билгелә.

а) Б.Урманче “Тастак”;

ә) Т.В. Маркова “Көнбагышлар”;

б) Х.Якупов “Сирень”;

Әдәби уку. Тест. 2 класс. “Аю өнендә” бүлеге буенча.

1. Д.А.Александровның “Кышкы әкияте” нәрсә ул?

А) картина             ә) шигырь             б) әкият

2. Идрис Туктарның “Урман букеты” хикәясендә кайсы агач турында сөйләнелә?

А) чыршы         ә)  имән             б) каен

3. “Арыш кыры” картинасының авторы.

А) Д.Я.Александров               ә) А.М.Герасимов              б) И.И.Шишкин

4. Аю өнендә балалар киштәдән нинди китап алалар?

А) Кояшны кочкан малай            ә) Тылсымлы көзге     б) Аксак төлке

5. Әминә белән Әмир Аю өненә үзләре белән кемне алып баралар?

А) Укымышлы Ябалакны        ә) Шәвәлине                   б) Белдекле Керпене

6. Ләбиб Лерон “И ямьле дә соң дөнья! ” хикәясендә кайсы ел фасылы турында яза?

А) кыш            ә) яз           б)җәй              в) көз

7. Яңа ел турында кайсы  шагыйрьнең  шигырен  укыдык?

А) Р.Миңнуллин           ә) Ш.Галиев         б) И.Газизов

                                                                       

Әдәби укудан 4 нче чирекне йомгаклау үрнәк контроль тест биремнәре

1 нче вариант.

Тестлар

“Күрү ноктасы” темасы буенча.

                                      1 вариант

1. Пейзаж – табигать күренешләрен тасвирлаган рәсемнәр(әйе,юк)

2. Өстәл өстендә  самовар, савытларда чәкчәк, печенье, конфет, чынаяклар. Бу пейзажмы? (әйе,юк)

3. Мин альбом битенә энемнең рәсемен ясадым. Бу портретмы? (әйе,юк)

4. Ялгыш җавапны билгелә. Дөнья белән танышуның иң гади ысуллары:

а) тәрәзә аша карау;

ә) бинокльдән күзәтү;

б) төш күрү;

в) рамка куллану;

5. Күзләрнең кайсысы гади әйберләрне дә матур, гаҗәп, серле итеп күрә?

а) зәңгәр күзләр;

ә) күңел күзе;

б) күзлек кигән күзләр;

в) кысылган күзләр;

6. Ай нәрсәгә охшаган?

а) тәлинкәгә;

ә) фонарьга;

б) шарга;

в) йолдызга;

7. Бөтен дөнья кайчан кып-кызыл булып күренә?

а) кояш баеганда;

ә) елаганда;

б) кызыл пыяла аша караганда;

в) кояш чыкканда;

8. Ялгыш җавапны билгелә. Боз аша ниләр күреп була?

а) балыклар;

ә) өйләр;

б) эреле-ваклы ташлар;

в) суүсемнәр;

9. Роза Хафизованың “Күңел күзе” хикәясендәге малайның исеме ничек?

а) Кәрим;

ә) Камил;

б) Кафил;

10. “Балык тотты” шигырен кем язган?

а) Җәүдәт Дәрзаман;

ә) Шәүкәт Галиев;

б) Роберт Миңнуллин;

в) Марсель Галиев;

11. Чыпчык малае турындагы әсәр ничек атала?

а) “Батыр Чыпчык”;

ә) “Кечкенә – төш кенә”;

б) “Чыпчык малае”;

2        вариант

1. Шагыйрьләр, язучылар хайваннар, кошлар үсемлекләрнең ни әйтергә теләвен аңлыйлармы? (әйе, юк)

2. Бер үк әйберне төрлечә күреп, тасвирлап буламы? (әйе, юк)

3. Г.Тукайның ел фасылларынабагышланган табышмак- шигыре ничек атала?

а) “Табигать фасыллары”;

ә) “Бу кайчак була?”;

б) “Ел фасыллары”;

4. “Кем соң минем әби?” шигыренең авторы:

а) Йолдыз;

ә) Р. Вәлиева;

б) Р. Миңнуллин;

5. Бу шигырьләрнең кайсысы Р.Миңнуллинныкы түгел?

а) “Төрле кешеләр була”;

ә) “Миңа охшаган малай”;

б) “Юкка малай булганмын”;

6. Әсәрдәге вакыйга һәм күренешләрне капма-каршы кую алымы ничек атала?

а) каршылык;

ә) контраст;

б) капма-каршы кую;

7. Резеда Вәлиеваның “Шатлык кызы” хикәясендә кошларны коткарган кызның исеме:

а) Ләйсән;

ә) Ләйлә;

б) Ләйсирә;

8. Резеда Вәлиеваның “Шатлык кызы” хикәясендәге герой кайсы  кошны коткарган :

а) сандугач;

ә) сыерчык;

б) песнәк;

9. “Әле пьедестальдә” картинасын кайсы рәссам?

а) Х.Якупов;

ә) Е. Канаев;

б) Б.Урманче;

10. “Соңгы кар” картинасының авторы кем?

а) Б.Урманче;

ә) И. Рафиков;

б) Х. Якупов;

Кушымта 3

2 класста әдәби уку фәненнән якынча  йомгаклау тикшерү эше

  Материал   әдәби уку: татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфында эшләүче  укытучылар өчен методик кулланмадан алынды.

 1 вариант

 1.Пейзаж – табигать күренешен тасфирлаган рәсем  

     а) әйе      б) юк

2.Өстәл өстендә самовар, савытларда чәчәк, конфет, чынаяклар, алма. Бу пейзажмы?        

     а) әйе          б) юк

3.Мин альбом битенә энемнең рәсемен ясадым. Бу портретмы?        

               а ) әйе     б) юк

4. Ялгыш җавапны тап. Дөнья белән танышуның иң гади ысулы

  а) тәрәзә аша карау     ә) бинокльдән күзәтү      б) төш күрү    

 в) рамка куллану

5.Күзләрнең кайсысы гади әйберне дә матур, гаҗәеп серле итеп күрә?

 а) зәңгәр күзләр  ә) кара күзлек кигән күзләр   б) кысылган күзләр

  в) күңел күзе

6.Ай нәрсәгә ошаган

 а) тәлинкәгә  ә) фонарга  б) шарга  в) йолдызга

7.Бөтен дөнья кайчан кып-кызыл булып күренә

   а) кояш баеганда  ә) кызыл пыяла аша караганда  

8.Ялгыш җавапны билгелә. Боз аша ниләр күреп була?

 а) балыклар  ә) өйләр  б) эреле-ваклы ташлар

9.Роза Хафизованың “ Күңел күзе” хикәясендәге малайның исеме ничек?

 а) Кәрим  ә) Камил  б) Кафил

10.”Балык тотты” шигырен кем язган?

  а) Җәүдәт Дәрзаман  ә) Шәүкәт Галиев  б) Роберт Миңнуллин  

в) Марсел Галиев

11 Чыпчык малае турындагы әсәр ничек атала?

  а) “Батыр Чыпчык   ә) “Кечкенә – төш кенә”  б) “Чыпчык малае”

  Материал   әдәби уку: татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфында эшләүче  укытучылар өчен методик кулланмадан алынды.

2 класста әдәби уку фәненнән арадаш аттестация өчен якынча тест.

2 нче  вариант

  1.Пейзаж – табигать күренешен тасвирлаган рәсем  

     а) әйе      б) юк

2.Өстәл өстендә самовар, савытларда чәчәк, конфет, чынаяклар, алма. Бу пейзажмы?          

  а) әйе          б) юк

3.Мин альбом битенә энемнең рәсемен ясадым. Бу портретмы?        

               а ) әйе     б) юк

4. Ялгыш җавапны тап. Дөнья белән танышуның иң гади ысулы

  а) тәрәзә аша карау     ә) бинокльдән күзәтү      б) төш күрү    в) рамка куллану

5.Күзләрнең кайсысы гади әйберне дә матур, гаҗәеп серле итеп күрә?

 а) зәңгәр күзләр  ә) кара күзлек кигән күзләр   б) кысылган күзләр   в) күңел күзе

6.Ай нәрсәгә ошаган  а) тәлинкәгә  ә) фонарьга  б) шарга  в) йолдызга

7.Бөтен дөнья кайчан кып-кызыл булып күренә

   а) кояш баеганда  ә) кызыл пыяла аша караганда  

8.Ялгыш җавапны билгелә. Боз аша ниләр күреп була?

 а) балыклар  ә) өйләр  б) эреле-ваклы ташлар

9.Роза Хафизованың “ Күңел күзе” хикәясендәге малайның исеме ничек?

 а) Кәрим  ә) Камил  б) Кафил

10.”Балык тотты” шигырен кем язган?

  а) Җәүдәт Дәрзаман  ә) Шәүкәт Галиев  б) Роберт Миңнуллин  в) Марсель Галиев

11 Чыпчык малае турындагы әсәр ничек атала?

  а) “Батыр Чыпчык   ә) “Кечкенә – төш кенә”  б) “Чыпчык малае”

  Материал   әдәби уку: татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенеӊ 2 нче сыйныфында эшләүче  укытучылар ѳчен методик кулланмадан алынды.

2 нче сыйныфта әдәби уку фәненнән арадаш аттестация

Уку техникасын тикшерү

Чыганак: Викикитап. http://tt.wikibooks.org/wiki/Аерылганны_аю_ашар,_бүленгәнне_бүре_ашар

Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар

(Абдулла Алиш әкияте)

Күз күреме җитмәслек, очына-кырыена чыгып бетмәслек бик зур бер болында күкрәшеп үләннәр үскәннәр. Чалгы белән чабарлык булып өлгергәннәр. Төрле төстәге матур чәчәкләр анда хуш исләр таратканнар. Кош-кортлар үзләренең матур сайраулары белән болынны яңгыратканнар.

Менә шундый матур болында ат көтүе йөргән. Дугадай муенлы, стакан тояклы аргамаклар болын үләнен ашаганнар. Туйганчы салкын чишмә суын эчкәннәр.

Бу атларның көтүчеләре булмаган. Бары тик үз араларыннан иң сылу, йөгерек, иң җитез Җирән Кашка гына көтүче хезмәтен үти икән. Ул, муенындагы кыңгыравын шалтыратып, башкаларны үз артыннан ияртә, барысын бергә туплап йөртә икән.

Җирән Кашка беркөнне бик арыган, кичен аның йокысы калган булган. Ул ятып бераз хәл җыйнарга, йоклап алырга уйлаган. Иптәшләренең барысын бергә -җыйнаган да әйткән:

— Аерылсагыз, айга җитмәссез, бүленсәгез, бүген бетәрсез, бергә йөрсәгез, рәхәт көн итәрсез,— дигән.

Атлар башта гел бергә йөргәннәр. Кичкә таба берничәсе бик начар иткән, көтүдән аерылып киткән. Алар Җирән Кашканың сүзләрен онытканнар. Аның файдалы киңәшен тотмаганнар.

Аерылып киткәннәре килбәтсез зур бер аюга очраганнар, куркуларыннан һушсыз була язганнар, бик тиз кайту юлына борылганнар. Ләкин аю алар артыннан калмаган. Әй куган, әй куган, хәер, тота алмаган. Әй йөгергәннәр, әй йөгергәннәр атлар, юлларында тау очраган — йөгереп менгәннәр, урман очраган — ерып чыкканнар, чокырдан сикерергә уйлаганнар — булдыра алмаганнар. Тирән чокыр эченә егылганнар. Аякларын сындырганнар.

Тагын өчесе көтүдән бүленеп киткән булган. Күп үтмәгән, алар да Җирән Кашканың туры сүзләрен исләренә төшергәннәр, үзләренең бүленеп китүләренә үкенгәннәр, ләкин инде соң булган. Каршыларына тешләрен шакырдатып, күзләрен акайтып бер соры бүре килеп чыккан. Алар, бу явыз дошманны күргәч, каушап калганнар, үзләрен-үзләре белештерми, ярсып, кайсы-кая таралганнар. Бүре шунда ук бер атның бугазына ябышкан, буып алган, егып та салган. Калганнары качып котылганнар. Җирән Кашка муенындагы кыңгыравының матур шалтыравын ишеткәннәр һәм туп-туры шунда карап киткәннәр.

Барысы да Җирән Кашкага үз башларыннан үткән хәлләрне сөйләп биргәннәр, аның туры сүзен тотмауларына бик үкенгәннәр. Ә Җирән Кашка башын чайкаган, көчле итеп бер шалтыраткан — көтү бергә җыелган, тагын бер шалтыраткан да сөйләргә тотынган:

— Күрдегезме сүземнең дөреслеген: аерылганнар аюдан өркеп һәлак булдылар, бүленгәннәр бүрегә очрадылар,— дигән дә кыңгыравын өченче мәртәбә шалтыраткан һәм барлык аргамакларын болынга җыйган.

Тест

I. Атларның көтүчесе кем була?

1.Бүре

2.Җирән Кашка

3.Карт

4.Аю

II. Җирән Кашка атларга нинди киңәш бирә?

1.Аерылмаска, бүленмәскә.

2.Кешеләрдән сакланырга

3.Игътибарлы булырга

4.Йокларга ятарга

III. Җирән Кашка ничек итеп көтүне бергә җыя?

1.Күккә карап.

2.Кыңгырау шалтыратып

3.Койрык болгап.

4.Кешнәп.

IV. Атларның бәлага очравына кем гаепле?

1.Аю

2. Бүре.

3.Үзләре

4.Җирән Кашка

V. Әкиятнең авторы кем?

1. Бу халык әкияте.

2. Фәнис Яруллин

3. Абдулла Алиш

4. Шәүкәт Галиев


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәби укудан тест

Тест по чтению 4 класс...

2 нче сыйныфта уку елы азагында татар теленнән укучыларның белемнәрен тикшерү өчен тест биремнәре.

2 нче сыйныфта уку елы азагында татар теленнән  укучыларның белемнәрен тикшерү өчен тест биремнәре. Әзерләде Түбән Кама шәһәре Муса Җәлил исемендәге 1нче гимназиянең башлангыч сыйныф у...

Әйләнә- тирә дәресенә тест биремнәре

Әйләнә- тирә дәресенә тест биремнәре...

3 нче сыйныф өчен әдәби укудан тест биремнәре

3 нче сыйныф өчен әдәби укудан тест биремнәре...

2 нче сыйныф өчен татар теленнән тест биремнәре.ПНШ.

2 нче сыйныф өчен татар теленнән тест биремнәре.ПНШ....

Әйләнә-тирә дөнья дәресе өчен тест биремнәре.

4 нче сыйныфта әйләнә-тирә дөнья дәресендә темаларны ныгыту өчен файдаланырга мөмкин....

2нче сыйныфка туган телдән эш программасы

Милли мәктәпләрдә эшләүчеләр өчен татар теленнән эш программасы...