“ Баланың бер көне”. 1 сыйныфка укырга керүче балаларның әти-әниләр җыелышында чыгыш.
материал по теме

ЗАКИРОВА ГУЛЬНАЗ ИДВАРТОВНА

 

  Балаларны ялгышлардан, төзәлмәслек хаталардан  бары тик әти- әни генә саклый.  Әнә кошлар да канатлары ныгыгач кына,  баласын оясыннан очыра. Безгә дә табигатьтән үрнәк алырга иде.   Балалык чоры -  мәңге дәвам итми, аның гомере кыска.   Сабырлылык һәм түземлелек, игътибар һәм ярату белән балаларыбызны  Кеше исеменә  лаек булырлык дәрәҗәдә тәрбияләсәк иде!

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon balanyn_ber_kone.doc33.5 КБ

Предварительный просмотр:

                   Саба муниципаль районы Шәмәрдән лицее

        

             “ Баланың бер көне”

1 сыйныфка укырга керүче балаларның әти-әниләр җыелышында чыгыш.

        Башлангыч сыйныфлар укытучысы Закирова Г.И.

                                  Апрель, 2012ел.       Баланың бер көне.

       Хөрмәтле әти- әниләр ,  балаларыгызны мәктәпкә китерер вакыт җитте. Улыгыз яки кызыгыз, олылар кебек үк , ”эшкә “ бара. Моңарчы әле ул балалар бакчасына –уенчыклары яныны ашыкса, мэктэп инде аны, аю - бүрелэр, төлке - куяннар иленнэн аерып, ”уку “ дигэн кырыс хезмэткэ китереп бәйли.   Бакча белән мәктәп –икесе ике дөнья.  Балаларыгыз белән сез дә 1 класска укырга керәсез.

  1. Гап -гади кагыйдәләрдән төзелгән тәрбия кичтән үк башлана. Баланы, кечкенә чактан ук, бер үк вакытта йoкларга  ятарга күнектерергә кирәк. Йoкы ритмы бозылган баланың укуга дәрте кими, хәтере начар була, дәрестә тыңлап утырса да дәресен үзләштерми. Даими йокысы туймаган баланың башы чирдән чыкмый.
  2. Ә иртән баланы ничек уятырга соң?  Иң татлы йокы таң аткач, бигрәк тә балалар өчен.    “Тор!” – дисәң ул боерык кебек яңгырый.   “Уян, мәктәпкә соңга каласың!” – дию кырыс кисәтү була.  Ә көнеңне боерык- кисәтүләрдән башлау олыларның да күңеленә хуш килмәс иде.  Монда. минемчә,  әни кешегә яки әтигә тәмле тел белән эндәшү һич кенә дә комачауламас иде.  Кемдер, бәлки, каршы төшәр:  “ Мин бала караваты янында сайрап торалмыйм, үземнең дә эшкә җыенасым бар дияр.”
  3. Ә син, бер генә минутка тоткарлан!   Назлы сүз балага көн буена җитәрлек көч-дәрт бирәчәк.
  4. Бала назлы сүзләреңне ишетеп күзен ачты. Юынды, киенде. Әлбәттә, аның киемнәре билгеле бер урынга куелган булсын.  Баланың мәктәптәге уңышы да, аның эш урынының ни дәрәҗәдә тәртипле булуына бәйле.  Шуңа күрә  өйдә дә дәрес әзерләү урыны, үзенең  ручка,  карандашлары булдырылсын.  Тәртип өчен, җаваплы кеше дә бала үзе булырга тиеш.
  5. Организм уяу, бала көйсезләнми.  Тыныч кына кашыкка үрелә.   Иртәнге ризыкның зарурлыгы турында табиблар болай ди:  “Ашказаны асты бизе иртә белән азыкны эшкәртү өчен сок бүлеп чыгара . Әгәр ул буш ашказанына эләксә, аның тышчасын ярсыта, ә бу үз чиратында төрле авыруларга юл ача”.

 Без, бәлки, тагын  вакытка сылтарбыз.  “Иртә баштан нинди кайнар ризык  әзерләп  өлгерергә кирәк? ”-  диярбез.  Статистика мәгълүматларына караганда, һәр биш баланың берсе ашказаны авыруы белән җәфалана.  Авыру баланы табибтан табибка йөртеп, күпме вакыт үтә  дә,   ботка пешерергә күпме вакыт ?  

  1. Бала ашады - эчте, киенде. Әти- әни дә эшкә җыенды.  Сез кичкә кадәр диярлек бер- берегезне күрмисез. Бик азга гына аерылышканда да балаларыгызга матур теләкләр теләгез. Ә баштагы чорларда балаларыбызны мәктәпкә үзебез озатып куйсак   һәм каршы алсак тагын да яхшырак  булыр .
  2. Син  “зур инде “ сүзен еш кабатламаска кирәк.  Чөнки кичәге балачак әле дәвам итә.  Балагыз балалар бакчасы белән дә араны өзмәсен., бергәләп тәрбиячеәр белән очрашыгыз, аларга мәктәп турында сөйләгез. Элек атынган атынгычларда атынырга рөхсәт итегез.  Бакчада калган дусларын күрегез.

Баланы чынбарлык белән очраштырып, мөстәкыйль тормышка өйрәтергә ашыгуның бернинди файдасы да юк.  Киресенчә, без аны ирексезләп, “үстереп “  үзебездән читкә генә этэрәбез.

  -  Кәефегез бик нык кырылганда да,  мәктәптән кайткан баладан хәлләрен, дәресләр турында сорарга онытмагыз. Аларның да проблемалары булырга мөмкин.  Без олылар,  кыен хәлләрдән чыгарбыз, ә бала – тиз яраланып  үз эченә бикләнергә мөмкин. Гади генә мисал:

      Балабызның  дәрестә бер шөгыле килеп чыкмады, ди.  Кайсыбер баланың моңа исе дә китми,  ә  кайберәүләр өчен бу  фаҗига.  Әгәр без шунда:  “Кит әле, проблемаларың белән башны катырма әле”,-  дип кул селтәсәк, ул битарафлыкны күреп,  киләчәктә бер генә сере белән дә уртаклашмаячак .

  1. Дәресләрен әзерләгәннән соң баланы өй эшләренә , төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнергә җәлеп итү файдалы.   Эше, шөгыле булмаган бала урамга чыгып чабу ягын карый.  “Безнеке урам эте, өйдән тәмам бизде ”, дип зарланучы әти - әниләр очрый.

Балаларны ялгышлардан, төзәлмәслек хаталардан  бары тик әти- әни генә саклый.  Әнә кошлар да канатлары ныгыгач кына,  баласын оясыннан очыра. Безгә дә табигатьтән үрнәк алырга иде.   Балалык чоры -  мәңге дәвам итми, аның гомере кыска.   Сабырлылык һәм түземлелек, игътибар һәм ярату белән балаларыбызны  Кеше исеменә  лаек булырлык дәрәҗәдә тәрбияләсәк иде!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Ата-аналарга ир баланы тәрбияләүдә киңәшләр" темасы буенча ата-аналар җыелышында чыгыш

"Ата-аналарга ир баланы тәрбияләүдә киңәшләр" темасы буенча ата-аналар җыелышында чыгыш...

"Гаиләдә баланы тәрбияләү" темасы буенча Ааа-аналар җыелышында чыгыш

"Гаиләдә баланы тәрбияләү" темасы буенча Ааа-аналар җыелышында чыгыш...

Ата-аналар җыелышында чыгыш."Берничә киңәш"

Создайте в семье традицию успешных переговоров. Спросите своего ребенка, что он чувствует, когда участвует в принятии решения наравне со взрослыми....

Бала укырга керә

Программа һәм дәреслекләр, аларның үзенчәлекләре, уңай яклары, уку-укытуда яңа технологияләр белән таныштыру....

Чыгыш "Балаларның белем алу дәрәҗәсен бәяләү алымнары һәм формалары"

Балаларның белем алу дәрәҗәсен бәяләү турында чыгыш...

Ата-аналар җыелышына чыгыш " Бала һәм компьютер"

Балаларыбызның  мавыгуларына игътибарлырак булып,компьютерда уйнау вакытын чикләп,аларның сәламәт,белемле һәм тәрбияле булып үсүләренә ирешик....