Телевизион тапшыру
методическая разработка на тему

Вилданова Дина Рашитовна

Телевизион тапшыру "Сәлам юллыйм"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Сценарий мероприятия35.49 КБ

Предварительный просмотр:

МБОУ «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»

Телевизион тапшыру

«Сәлам юллыйм”

(8 мартка багышланган кичә)

 Учительница начальных классов

 Вилданова Дина Рашитовна

2014 год

-Исәнмесез, хөрмәтле телевизор караучылар! Бүген сезнең белән  турыдан - туры эфирда "Сәлам юллыйм” тапшыруы. . Сезнең белән тапшыруның буеннан - буена  без - Динә һәм минем ярдәмчем  Инсаф  булабыз.  

 -Бүгенге тапшыруыбыз гүзәл затларыбыз,  сезгә багышлана.  Тамашачыларыбыздан килгән  котлау  хатларын  укып , “Сәлам юллыйм” тапшыруы аша сезгә җиткерербез. Котлауларыгыз булса, сәлам.  мәктәп.кү-кү-тю-тю-ру  телефоны аша шалтырата аласыз. Шулай итеп, күтәренке күңел, яхшы кәеф  теләп, турыдан-туры эфирда «Сәлам юллыйм” тапшыруы.

 -Яшәешебезнең бизәге булган хатын-кызларыбыз бәйрәме якынлашкан күңелле бер мизгелдә һәр ел саен бар җиһан җанлана, табигатьтә яз сулышы бөркелә. Әйтерсең асыл затларыбыз күңеленнән сирпелгән җылылык ак карларны эретә, сихри дөньяга сафлык, наз, илаһилык, ямь өсти.

-Бәйрәм жиле кага тәрәзләргә,
Яшьлек кайта жанга, дөньяга.
Умырзая шыта бу мәлләрдә,
Кар астында чишмә уяна.
Чиксез бәхет теләп, кызыл талда
Елкылдаша көмеш бөреләр.
Бәйрәм белән, сезне әниләр,
Зифа буйлы  сылу кызлар!

 Хөрмәтле телевизор караучы  тамашачыларыбыз! Сезнең барыгызны да яз бәйрәме белән котларга бик нәни дусларыбыз килгәннәр. Рәхим итеп тыңлагыз. Сүзне балалар бакчасыннан килгән дусларыбызга бирәбез.

- Турыдан - туры эфирда “Сәлам юллыйм “ тапшыруы  үзенең эшен дәвам итә. Сездән шалтыратулар көтеп калабыз. Котлауларыгызны юллап,  сәлам . мәктәп .кү.кү. тю-тю-ру телефоны аша  безнең саитка хәбәр җибәрә аласыз яисә шалтырата аласыз.

- Хәзер без сезгә  тапшыруга  килгән беренче котлау хатын укып китәбез . Аны безгә Зур Русак урта  мәктәбенең ... сыйныф укучысы ... язып җибәргән.

"Исәнмесез,...” С.ю. ”

Сезгә бу хатны ... яза.  Телевидениедә эшләүче барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлыйм. ......

-Кадерле әниләребез! Хәзер яңгыраячак җыр сезнең өчен.

Җыр.

-  Безгә шалтыраталар. Сезне тыңлыйбыз. ... Үзегез белән таныштырып китсәгез иде.

-Мин Кайбыч районы Зур Русак авылыннан. Исемем Рифат була. Бүген безнең мәктәптә гүзәл хатын - кызларыбызга багышланган бәйрәм кичәсе бара. Шул форсаттан файдаланып, бәйрәмгә килгән барлык әниләрне, үземнең коллегаларымны, барлык кыз укучыларны чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм.   Эшегездә, укуларыгызда зур уңышлар, саулык сәламәтлек телим. Күңелегезнең аяз күген беркайчан да кара болытлар капламасын. Һәр туар таң сезгә бетмәс-төкәнмәс сөенеч-куанычлар гына алып килсен. Гаиләләрегездә бик-бик бәхетле, кирәк һәм сөекле кешеләр булып яшәгез.  Алар хөрмәтенә  Нуреев Рамил башкаруында җыр куйсагыз, мин бик рәхмәтле булыр идем.

ҖЫР:  

 Чираттагы хатны укыйбыз. "Хөрмәтле "Сәлам юллыйм" тапшыруы! Без, 5 нче сыйныф укучылары, башлангыч мәктәп белән саубуллашып, өлкән сыйныфта укый башладык. 5 нче сыйныфка килгәндә бездә бераз курку хисләре бар иде. Шикләнүләребез юкка гына булган икән, анда да укытучы апалар түзем, ярдәмчел, усал түгелләр, барысы да яхшы, ачык күңелле, әниләребез кебек, безне яраталар. Без үзебезнең укытучы апаларыбызны  яз бәйрәме белән котлыйбыз. Сезнең барыгызга да озын гомер, нык сәламәтлек, тыныч, матур тормыш, шатлыклы, бәхетле көннәр телибез.

Сезнең тормышыгыз безгә үрнәк,

Йөрәктә сез кичен-иртәсен.

Сезгә насыйп булган бәхет-шатлык

Яхшы көннәр мәңге бетмәсен.

Кадерле укытучыларыбыз хөрмәтенә Миннурова Азизә башкаруында җыр яңгыратсагыз иде.

        

.

Динә:         Хатлар укуыбызны дәвам итәбез.  Бу хатыбыз егетләрдән.

Исәнмесез, “С.Ю.”тапшыруы. Сезнең тапшыру аша үзебезнең мәктәптә укучы барлык-барлык кызларны 8 март бәйрәме белән котлыйбыз. Кызларыбызның исемнәре дә  җисемнәренә туры килеп тора: Ай да, гөл дә, наз да, яз да бар аларның исемнәрендә. Сылу дими, тагы  ни дисең, нәкъ менә Зөһрә йолдыз инде алар. Алар үзара бик тату, дус яшиләр.  Кызлар! Без сезне бик яратабыз! Алар хөрмәтенә җыр башкарсагыз, без бик шат булыр идек. Афәрин, афәрин, һәм тагын 1 кат афәрин.

-Бу теләкләргә без дә кушылабыз.

         Суза Алинәбез  моңнарын,

        Азизә   җырлый  сәхнәбез түрендә.

        Кирәк түгел безгә артистлар

        Алар үзебезнең  мәктәп залында.  

Кызлар-һавадагы йолдызлар, рәхим итеп тыңлагыз. Сезнең өчен Алмаз Нуреев “Эх сез, матур кызлар “җырын башкара.

Турыдан-туры эфирда "Күке" радиосы үзенең эшен дәвам итә. Шалтыратуларыгызны көтеп калабыз. Оныткан булсагыз, безнең саитыбызның адресы: сәлам . мәктәп . тю-тю-ру   электрон почтасы аша хәбәр итә аласыз.

  Ә хәзер безнең программада һава торышы. Бүген алмашучан йә болытлы, йә болытсыз һава, атмосфера басымы бик югары, яныгыздан берәрсе йөгереп үтсә каты җил чыгуы ихтимал, каршыгызга пеләш башлы кеше очраса, бозлавык булырга мөмкин, Кыска вакытлы яңгыр яки кардан соң өстегез чыланып,  салкын тидерү куркынычы бар. Шуңа күрә сак була күрегез, 8 март – гүзәл хатын-кызларыбыз бәйрәме алдыннан авырырга киңәш ителми.  Бәйрәм дигәннән , Алмаз,  бүләк турында сөйләшик әле. Менә син әниеңә нинди бүләк алыр идең?......

-Динә апа, хәзер минем сорауга җавап биреп карагыз әле: Чикләвек ир-аттан нәрсәсе белән аерыла?... (Чикләвекне акча булганда, ир-атны акча югында кимерәләр)

-Ә менә ирләрнең хатын-кызларга булышуын ничек күз алдына китерәсең ?

- Әгәр хатын-кыз идән юганда, ирләр аякларын күтәреп торсалар,  минемчә, бик зур бүләк шушы  инде ул. Сөйләшүне шунда туктатып торабыз, безгә шалтыраталар , әйдәгез тыңлыйк әле. Тыңлыйбыз Сезне. Сез туры эфирда.  ( әтиләр исеменнән котлау яңгырый. )

Хөрмәтле тамашачылар, бүген безнең студиягә  килеп, эфирдан  якыннарыгызны телев. аша да котларга була. Бу мөмкинлектән  Кайбыч районы, Олы Русак авылыннан Хөснуллина Алсинә файдалана алды. Рәхим итегез.  

Исәнмесез, хәерле көн. Әниләрне котлап, үземнең шигыремне укып китәсем килә...

   Д.  Чынлап та, дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакьлеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздыручы, күкрәк сөте белән Иман иңдерүче, без сырхаулап ятканда, күкрәгенә кысып, җан-җимешен “балам” дип, чын күңелдән борчылучы ул – газиз әниләребез.  Бу дөньяда дуслар, якын туганнар синнән баш тарта, , сине сата, упкынга төшерә. Ә әниләр бервакытта да синнән йөз чөерми,  ана – гомеренең яшәешен үзенең татлы җимеше булган йөрәк парәсе- баласына гына багышлый.

        А. Борынгы риваятьләрнең берсендә шундый вакыйга бар. Япь – яшь егет бер кызга гашыйк була. Аның мәхәббәтен сынар өчен , сөйгән кызы егетенә: “Әгәр сөюең чын булса, миңа әниеңнең йөрәген китер”, - ди .Гашыйк булып тилелер дәрәҗәгә җиткән егет, әнисен үтереп, ана йөрәген кулына ала да сөйгән кызы янына йөгерә. Шунда ул абынып егыла. Кинәт йөрәк телгә килеп: “Бик авыртмадымы, улым? ” – дип сорый.

Д. Шуңа күрә дә һәр кеше, нинди яшьтә булуына карамастан, аны яратучы һәм аны ничек бар, шулай кабул итүче зат барлыгын белергә тиеш. Залда утыручы барлык аналар хөрмәтенә  җыр  яңгырый.

ҖЫР:... “Балам”

Безгә шалтыратучы бар . Тыңлыйбыз сезне...

        Тирә-якта калын кар капламы:

        Шулай да вакыт язга эйлэнде.
        Бәйрәм белән сине, Кыз туганым,
        Котлы булсын донья бәйрәме!

Әйе, табигатьтә яз сулышы, яз җилләре... Юкка гына гүзәл хатын-кызларыбызның бәйрәме дә шундый вакытка туры килмәгәндер. Хатын-кыз үзе дә яңа ачылып килгән бөре төсле, серле, мөлаем һәм нәфис зат бит ул. Һәрвакыт үзегезчә гүзәл, сөйкемле хатын-кызлар булып калыгыз. Ир-атларга охшарга тырышып, үз матурлыгыгызны югалтмагыз.

-Хөрмәтле тамашачылар,  сәлам.мәктәп. кү-кү тю- ру электрон почтасына шалтыратуларны көтеп калабыз. Киләсе хат белән танышып китәрбез...

 -Динә апа, Хатын-кыз бәхетенең сере нидә? Сезне  ничек бәхетле итәргә була?

-Алмаз, нишләп әле син  бүген сорауларны гел  миңа гына  бирәсең?  Әгәр дә мин җавап бирергә теләмәсәм...

 -Ул очракта  үзем бирәм.  .Хатын-кызларыбызга игътибар бирү, аларга ягымлы, матур сүзләр әйтү, чәчәк бәйләмнәре  бирү- алар өчен зур бәхет, минемчә.

Гүзәл затлар хөрмәтенә ― җәннәт ясап

Бакча-бакча җимеш өлгертәсе иде,

8 нче мартта сары сандугачтай

Сайрап кына сөю белдертәсе иде!

Гүзәл затлар хөрмәтенә ― ерак илдән

Баллы шәраб, хушбуй алдыртасы иде,

Ата булып, абый булып, ир булып,

Армый-талмый, мәңге кайгыртасы иде!

Хөрмәтле гүзәл затлар, Сезне чын күңелдән 8 март ― Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә озын гомер, сәламәтлек, бәхет-шатлык телибез, һәрвакытта көләч йөзле, шат күңелле булып калыгыз.

Бәхеткә, шатлыкка күмелеп,

Һәрвакыт елмаеп һәм көлеп

Кадергә, хөрмәткә төренеп

Яшәгез мәңгелек нур булып.

Бәйрәм көннәр гел дә кабатлана,

Ләкин кабатланмый үткәне.

Бәхет,шатлык һәм тазалык балән

Килеп торсын иде көткәне

Дөньядагы һәрбер яхшылыктан

Өлеш чыксын сезгә, шул гына.

Без телибез сезгә ак бәхетләр,

Шатлыкларга илткән юл гына.

Сезгә булган кадер-хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Куаныч һәм шатлык, ак бәхетләр

Юлдаш булсын гомер-гомергә.

Гомер юлларыгыз озын булсын,

Тигез тормыш аны бизәсен.

Гомер юлы якты көннәр бирсен,

Авырлыклар бер дә килмәсен.

Җир йөзенең бөтен матурлыгын,

Килә сезгә бүләк итәсе.

Дөньядагы матур сүзләрнең дә

Иң җылысын сезгә әйтәсе.

Сәламәтлек- ярты бәхет, диләр,

Сезне уңыш читләп үтмәсен.

Ак бәхетләр юлдаш булсын сезгә,

Көнегезне шатлык бизәсен.

И.: Алдагы котлау хатын укып китәбез. Аны безгә Зөлфия Бариева язып җибәргән. " Хөрмәтле "Күке" радиосы! Мин сездән

Үсеп җиткәч, инде кеше булгач,

Әниләрне ташлап китмәгез.

Ташлап китеп, картлык көннәрендә

Сез аларны ятим итмәгез.

Әниләрнең бөтен мәхәббәте,

Бөтен мәрхәмәте балада.

Аналарга дигән җан җылысы

Адашып йөрмәсен далада.

Безнең өчен күргән кайгылардан,

Әниләребез яшен түкмәсен.

Әниләрнең түккән күз яшьләре

Каргыш булып безгә төшмәсен.

И.:  - Кадерле әбиләр, өниләр, апалар, сеңелөр, укытучылар, укучылар! Хәзергә "Күке" радиосы сезнең белән хушлаша. Сезнең барыгызны да чын күңелдән бәйрәм белән котлап, сәламәтлек, озын гомер, аяз күк йөзе, эшегездә уңышлар, чиксез шатлык-куа-нычлар телибез. Аналарның күңелен кайгы-сагыш басмасын, сабыйларның киләчәге якты бусын!

Сау булыгыз. Киләсе очрашуларга кадәр.

 

Гел шат яшә тормыш кочагында

Беркайчан да берүк моңайма.

Яшәгәнең кадәр күп мәртәбә

Яшәсәң дә әле олыгайма!

1ук. Әни...
Нинди гүзәл исем!
Нәрсә җитә өни булуга.
Хатын-кызның бөтен матурлыгы,
Горурлыгы әни булуда.

2ук. Чын күңелдән һәрчак сезгә
Телибез изге теләк.

Җир йөзендә сездән башка

Берни юк кадерлерәк.

3,ук.   Миңа башлап "гүзәлем",-дип,

         "Йом кадерлем күзләрең", - дип,

          Бишек җыры көйлеген,

Куенына алып ятып,

Төннәр буе матур-матур

Әкиятләр сөйләгән

Әнием.

4 ук. Үчти - үчти, чәчәгем, - дип,
Ефәк кебек чәчләрең, - дип,
Туя алмыйча үбүче,

Орчык кадәр чагымда да

"Дәү кызым син"- дип сөюче Әнием.

5ук. Чәчләремә бантик бәйләп,
Чәчәкләрдән җыеп бәйләм,
Мәктәпкә озатучы,

Ак бант кебек саф булырга

Теләк, дәрт уятучы Әнием.

6 ук. Әнкәйнең әле яшь чагын,
Чибәр чагын беләм мин.
Картаюын теләмим!
Әнкәй, чибәр килеш тор син
Яшь килеш кал, түз яме.

7ук. Дан сезгә, дан хөрмәтле хатын-кызлар,

Кешелеккә яшьлек бирүче!

 Котлау җыры җырлый яшьлек үзе-

Әнилөрнө тиңсез сөюче.

8ук. Күңел күгең һәрчак аяз булсын,
Килмәсеннәр сагыш-борчулар.
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын.
Аннан кадерлерәк нәрсә бар?

9ук. Куанычлар белән шат яшәгез

Йөзегездә нурлар балкысын.

Таң җилләре таңда бәхет юллап

Әкрен генә төрөз шакысын.

10 ук. Гомерне бит еллар билгеләми,

Яшәү дәрте булса күңелдә.

Без телибез: бәхет сәламәтлек

Юлдаш булсын сезгә гомергә.

Җыр.

Кем безне, бишек көйләрен җырлап, баккан, тәүфыйклы, булдыклы булсын дип, бар көчен куеп үстергән? Әлбәттә, әниләр! Сезнең безгә күрсәткән изгелекләрегезне уйлап та, санап та бетерерлек түгел. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә, әнкәйләр!

3нче укучы.Бишек тирбәтергә әни кирәк,

                      Йөрергә өйрәтергә әни кирәк.

                      Кулына алып чәбәкләргә әни кирәк

                      Усал малайларны эләкләргә әни кирәк.

        Ярый әле, мине әнкәй

        Сан булсынга гына тапмаган.

        Туган җиргә гашыйк иткән мине

        Ялан тәпи йөргән чаклардан.

                      Гашыйк иткән мине җиргә,

                      Чәчәкләргә, арыш исенә

                      Лаек булсын, дигән, минем бәбкәм

                      Кеше дигән бөек исемгә.

Дөньяга кеше дигән олы зат туды. Менә аның тәүге авазлары яңгырады. Ана сабыена иң татлы, иркә сүзләр әйтеп, ак биләүгә салып бишек җырын җырлады.

 

              Бу дөньга күпме кеше килгән,

              Бардыр тагын күпме туасы.

              Мин әнкәмнең Ходай сөеп биргән

              Газизләрдән-газиз баласы.

                         Гомеремнең калын китабында

                         Булыр димим битләр ак кына.

                         Язмыш бит ул меңләп камчы суга,

                         Ә башлардан сыйпый чак кына.

              Җил- яңгырлар тими үстем шул мин,

              Давылларга ничек чыдармын?!

              Ялгышып та,зинһар,рәнҗетмәгез,

              Иркә гөлдәй юкса сулырмын.

                           Сөю-назга сусап туйганым юк,

                           Нәкъ нарасый сабый инде мин.

                           Бу дөньяга елар өчен түгел,

                           Көлеп яшәр өчен килдем мин.

              Гомер китабымның соң битендә

              Тик елмаеп телим ябарга.

               Мин бәхетле булыр өчен тудым

               Һәм берәүнең бәхете булырга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Родительское собрание на тему: "О влиянии компьютерных игр и телевизионных передач на психику ребенка"

О влиянии компьютерных игр и телевизионных передач на психику ребенкаЗадачи собрания: Обратить внимание родителей на достоинства и недостатки общения ребенка с телевизором. Показать вл...

Родительское собрание "«Голубой экран», здоровье и развитие личности. Чтение – альтернатива телевизионным передачам.

Беседа с родителями о возможности привить детям любовь к чтению и правильном использовании возможностей телевидения...

Методическая разработка урока по теме О.Кургузов «Телевизионные макароны» УМК "Планета Знаний"

   Современный человек живет в условиях постоянного обновления знаний, получая ежедневно большой объем информации. Уже в начальной школе ученик учится искать, фиксировать, понимать, п...

Презентация по теме О.Кургузова «Телевизионные макароны»

   Современное общество живёт в ситуации постоянных изменений ценностей и идеалов, при высокой степени неопределённости условий принятия решений и неоднозначности многих жизненных выб...

Познавательная игра для учащихся начальных классов на примере телевизионной передачи "Золотая юрта"

Цель  игры  "Золотая юрта" : воспитание интереса к изучению истории родного края, пробуждать интерес к фольклору башкирского народа, развитие личностных и коммуникативных учебных д...

Приказ о разработке и реализации телевизионного проекта "Первоклассные уроки"

Приказ о разработке и реализации телевизионного проекта "Первоклассные уроки"...