Парламентский урок
классный час (1 класс) на тему

Шарафутдинова Расиля Рауфовна

Парламент дэрес эшкэртмэсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл parlament_dres.docx23.89 КБ

Предварительный просмотр:

                                                      Парламент дәрес “Законнарны белик!”

Максат: Балаларны “закон”, “бурычлар”, “хокук” төшенчәләре белән таныштыру.

Бурычлар: - законга хөрмәт хисе тәрбияләү;

                    - законнарның төрлелеген күрсәтү;

                    - хокуклар һәм бурычларны аерырга өйрәнү.

Катнашалар:

Казый (судья)

Прокурор

Адвокат

Гаепләнүче Төлке

Гаепләүче Куян

Шаһитләр: Эт, Аю, Үгез

Сәркатип

Вакыйга хөкем залында бара. Ул шыгрым тулы. Халык тып-тын калып хөкем башлануны көтә.

Сәркатип: Барыгыз да басыгыз, суд килә. (Хөкем итүгә катнашучы кешеләр үз урыннарын алалар.) Гаепләнүчене  кертергә. (Ике полицай Төлкене алып кереп гаепләнүчеләр эскәмиясенә утырталар.) Барыгыз да утырыгыз.

Казый: 2016 елның 12 февраленә кадәр тирә-юндәгеләргә китергән күпсанлы зыяннары өчен Төлке хөкемгә тартыла. Аның гаебе белән Куян гаиләсе -  тораксыз, Торна белән Карга- ризыксыз, Бүре – койрыксыз калганнар. Хәзер сүзне Төлкедән зыян күрүчеләргә бирәбез. Алар бары тик дөресен генә сөйләргә ант итәргә тиешләр.

Гаепләүче Куян: Төлке безнең гаиләне торактан мәхрүм итте. Минем йортым бурадан, Төлкенеке  боздан иде. Яз җиткәч  Төлкенең өе эреп акты. Шуннан ул елап безгә килде, көннәр җылытканчы бездә торгызуны сорады. Ә мин аны кызганып өйнең түреннән аңа җылы почмак бирдем. Дошман безнең яхшылыктан явызларча файдаланды, янап куып чыгарды. Мин хәзер гаиләм белән почмактан – почмакка, кем якты чырай күрсәтсә шунда сыенып яшим. Төлке тарафыннан гаиләбезгә матди һәм әхлакый зыян килде. Шуның өчен мин Төлкегә тиешле аңлату эшләре алып баруыгызны һәм җәза бирүегезне сорыйм.

1 нче Шаһит чыгышы: Мин- Эт булам. Куак астында елап, туңып утыручы Куян гаиләсен очраттым. Бу ни хәл? Миңа хәйләкәр Төлкенең явызлыгы белән күзгә-күз очрашырга туры килде. Без бергәләп Төлкене Куян йортыннан куып чыгарып карадык, ләкин көчебез җитмәде.

2 нче Шаһит чыгышы: Мин – Урман патшасы Аю булам. Мин ишле Куян гаиләсен юкә агачы янында очраттым. Алар агач кайрысы кимереп тамак туйдыралар иде. Кечкенә куянкайлар өчен бик тәмле азык булмаса да, нишләсеннәр инде, ачлык сайландырып тормый. Хәлсез, ач Куян балаларына ярдәм итә алмадым, Төлкене Куян йортыннан куып чыгара алмадык.

2 нче Шаһит чыгышы: Мин мөгезле эре терлек- Үгез булам. Йортсыз калган Куянны мин үзебезнең абзарлар тирәсендә күрдем. Ул анда курка-курка гына печән чемченеп йөри иде. Миннән ярдәм сорады. Ләкин без дә аның белән Төлкене куып чыгара алмадык. Ул инде ярыйсы гына тамыр җәйгән иде. Куян безнең абзарда берничә көн торып карады. Ә бит ишле гаилә алай итеп озак яши алмый. Шуңа күрә ул судка мөрәҗәгать итәргә булды. Без шаһитләр аңа адвокат-яклаучы ялларга киңәш бирдек. Чөнки үзебез гади яклаучылар гына Куянга өен кайтарып бирә алмадык.

Адвокат-яклаучы чыгышы: Төлке тарафыннан Куян нинди зыяннар күргән? Аның нинди хокуклары бозылган? Без бу сорауларга нәрсәгә таянып җавап бирә алабыз?

 Хокуклар һәм бурычларның исемлеге:

Яшәү хокукы                                         Башлангыч һәм төп белем алу бурычы

Гражданлык хокукы                              Урлашмаска

Ата-аналар белән яшәү                        Салымнарны вакытында түләү

Ял хокукы                                              Тирә-юньдәгеләрнең иминле-

Белем алу хокукы                                   генә зыян китермәү

Сүз иреге                                                Алдашмау

Яшәү урынына хокук                            Тирә-юнь мохитны саклау

Дәүләт органнарына сайлау                         Өлкән яшьтәгеләргә һәм авыру-

 Һәм сайлану                                        ларга һәрчак ярдәм итү

Бурычлар һәм хокукларны өйрәнүне тарихка күз салудан башлыйк.

1948ел-Кеше хокуклары турында Декларация кабул ителә

1954 ел- Генераль Ассамблея Балалар көне бәйрәм итү тәкъдиме белән чыга

1959 ел   20 ноябрь – Балаларның хокуклары турында  Генераль Ассамблеяда Декларация кабул ителә

 (балаларның хокуклары һәм бурычлары  турында  бик күптән 18гасырда ук сөйләшә башласалар да ,рәсми документ булып кабул ителгәнче 2 гасыр вакыт кирәк булган. Беренче халыкара документ 1923 елда Англиядә Халыкара балаларны яклау союзы була )

1979ел- БМО тарафыннан Халыкара Балалар елы дип игълан ителә(шушы вакытта рәсми документ кирәклеге килеп баса)

1989 ел.20 ноябрь –БМО  Бала хокуклары турында Конвенциясен кабул итә.1990 ел.26 январь- әлеге документ имзалана. Икенче көнне үк бу документны 61 дәүләт кабул итә. Бу-рекорд була!. Анда 18 яшькә кадәрге һәрбер кешенең шәхси хокуклары күрсәтелгән , 54 матдәдән тора.Ә 20 декабрь- Кеше хокуклары көне буларак билгеле.Бу-тарих,рәсми документларның үткән юлы.

Конвенциянең бурычы  балаларның мәнфәгатләрен кайгырту.Ул дәүләтне балалар өчен тиешле шартларны булдырырга өнди,балаларның дәүләт тормышында актив,иҗади катнашуларын сорый. Кешеләр дөньясында  -җәмгыятьтә законнар бармы соң?

-Әйе,бар. Бу канун КОНСТИТУЦИЯ дип атал Татарстан Республикасы Конституциясе республиканың “Дәүләт суверенитеты турында” гы Декларациянең иң мөһим положенияләрен исәпкә алып эшләнде һәм 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителде. Бу көн республикада бәйрәм көне дип игълан ителде.

   Татарстан Республикасы Конституциясе – суверен дәүләтнең Төп Законы ул.  Татарстан республикасынын күп милләтле халкы ихтыярын чагылдырып, Конституция дәүләт суверенитетын Татарстан Республикасының аерылгысыз һәм асыл билгесе дип игълан итте һәм төп бурычны – демократик, хокукый дәүләт төзү бурычын беркетте.

   Граждан белән дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләр иң зур социаль хәзинә булган кеше хокуклары өстенлегенә, гражданнарның дәүләт эшләрен идарә итүдә катнашуына нигезләнә. Үзара мөнәсәбәтләрендә граждан һәм дәүләт бер-берсе алдында җаваплы.а.Хезмәт турында закон, белем алу турында,җир,салым һ.б. бик күп законнар бар.

Ә  нәрсә соң ул закон? Закон - кешенең җәмгыяттә үз-үзен тоту   кагыйдәләре язылган документ.Законнар ТР Дәүләт Советында, РФ Дәүләт Думасында языла,карала,тикшерелә.Аннары президент тарафыннан раслана.  

Нәрсә соң ул кеше хокуклары?  Кешегә шәхес буларак яшәү һәм үсү өчен кирәк булган шартлар.Һәрбер кешенең яшәргә,ирекле,бәхетле булырга хокукы бар.Ә балаларның аерым хокуклары да бар.Бу белем алу, әти-әни белән яшәү,сәламәтлекне кайгырту һәм ныгыту, хөкүмәт тарафыннан яклану хокуклары.

-Ә нәрсә соң ул бурыч? Кеше тарафыннан ул үзе һәм башкалар тыныч – имин яшәсеннәр,эшләсеннәр өчен башкарылырга тиешле эш-гамәлләр.Һәрбер кеше башлангыч һәм төп мәктәпне тәмамларга,урлашмаска,алдашмаска,әйләнә-тирә мохитне сакларга бурычлы.

Һәр кешенең төп хокукы –яшәү хокукы. Кечкенә кеше –бала яшәргә хокуклы.                     

Беркем дә , беркайчан да  баланы газапларга,хурларга тиеш түгел.

Һәр дәүләт үзенең кечкенә гражданнарын якларга бурычлы.Балалар үз әти-әниләре белән яшәргә хокуклы һәм аларны беркем дә аера алмый.Дәүләт табигать бәла-казаларыннан котылу,сугыш барган җирдән имин урынга күчерү максатында балаларны ерак чит илләргә күчерергә мөмкин. Соңыннан аларның әти-әниләренә бер-берсен эзләп табарга булышырга тиеш.

Һәрбер бала акыллы һәм тәрбияле булып үссен өчен түләүсез белем алуга хокуклы.Без мәктәптә укып Конвенцияне тормышка ашырабыз.

Бала башка кешеләргә ошарга тырышырга бурычлы түгел. Бала үзе булып калырга хокуклы.

Аның ял итәргә хокукы бар. Балаларны авыр,ялыктыргыч эшкә кушу, мәҗбүриләү ярамый.

Авыру бала махсус карауга,белем, тәрбия алуга хокуклы. Сәламәт балага тудырылган шартлардан авыру бала да мәхрүм булырга тиеш түгел.

Һәрбер кешенең яшәү урынына хокукы һәм сүз иреге бар.Шулай ук,баланың шәхси тормышы, үз сере булырга хокуклы.  

Кеше, аның гомере һәм сәламәтлеге, намусы һәм горурлыгы, шәхси кагылгысызлыгы һәм куркынычсызлыгы, хокуклары һәм ирекләре иң югары кыйммәт булып исәпләнә.

   Конституция үтәләчәкме, аңа салынган демократик механизм эшләп китәчәкме икәнлеге бүген безнең һәрберебездән тора, ягъни иртәгә безнең нинди илдә яшәячәгебез безнең үзебезгә бәйле. Менә шушыларга таянып без куянга ярдәм итә алабыз. Аның хокукларын яклыйбыз. Ә бу белем безнең үзебезгә дә бик нык ярдәм итәчәк.

Казый: Хөрмәтле хөкем әгъзалар, гражданнар, без барлык чыгыш ясаучыларны тыңладык. Соңгы сүзен әйтү өчен хәзер сүзне Төлкегә бирәбез.

Төлке: Мин үземне гаепле саныйм. Бик нык үкенәм Куян  һәм аның гаиләсеннән гафу үтенәм.

Һәр кешенең төп хокукы –яшәү хокукы. Һәрбер кешенең яшәү урынына хокукы бар.Тирә-юньдәгеләрнең иминлегенә зыян китермәү.Алдашмау.

Мин бу кагыйдәләрне төп яшәү рәвешем итеп кабул итәргә сүз бирәм.

Казый: Озак киңәшкәннән соң, хөкем әгъзалары шундый карарга килдек. Төлкенең гаебен тануын истә тотып,... Ә безгә кешеләргә законнарны яхшы белергә, мондый ялган “Капканнарга” очрарга язмасын...

   

   

               


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект Парламентского урока.

Конспект Парламенского урока "Где рождаются законы"...

Парламентский урок

Для классного часа...

Парламентский урок

Разработка Парламентского урока по теме "Закон о туризме Пермского края"...

Парламентский урок-2012 "Моя гражданская инициатива"

Сопроводительная записка       Автор материала (ФИО) *   Паршакова Татьяна Александровна, 09.03 1960 г.р. Должность (с указанием преподаваемого предмета) * ...

Парламентский урок во 2 классе

Цель  — создание условий для патриотического воспитания подрастающего поколения.Задачи:§  воспитание гражданственности, трудолюбия, уважения к правам и свободам человека, любви к окруж...

Презентация "Возможны ли споры без ссоры" для парламентского урока

Что такое "дебаты"?  Какие правила необходимо соблюдать для проведения дебатов? Чем дебаты лучше ссоры?...

Парламентский урок

Тема урока: «Гражданин России», Цель: - формировать у учащихся представление о том, что значит быть гражданином, о правах и обязанностях граждан России; формировать представление об основном зак...