Төрле яклап үскән шәхес тәрбияләүдә традицион булмаган дәресләрнең роле.
статья по теме
Педагогик эшчәнлекнең беренчел максаты-баладагы мавыгуларны, омтылышларны үстерү, аңа үз сәләтен табуда һәм камилләштерүдә булышу. Аерылгысыз рәвештә икенче бер максат-балада эчке табигый көчләрне үстерү. Бу максатларга балаларның тормышын һәм хезмәтен иҗади алымнар белән оештырганда гына ирешергә мөмкин.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
torle_yaklap_uskn_shkhes_trbiyalud_traditsion_bulmagan_dreslrnen_role.docx | 18.4 КБ |
Предварительный просмотр:
Төрле яклап үскән шәхес тәрбияләүдә традицион булмаган дәресләрнең роле.
Педагогик эшчәнлекнең беренчел максаты-баладагы мавыгуларны, омтылышларны үстерү, аңа үз сәләтен табуда һәм камилләштерүдә булышу. Аерылгысыз рәвештә икенче бер максат-балада эчке табигый көчләрне үстерү. Бу максатларга балаларның тормышын һәм хезмәтен иҗади алымнар белән оештырганда гына ирешергә мөмкин.
Укучы иҗади фикерләүләргә, гадәти булмаган мәсьәләләргә, гадәти булмаган чишелешләргә юлыгып алырга тиеш. Иҗади мөмкинлекләр өчен юл гадәти булмаган укыту формаларын да күбрәк кулланганда туа. Шул формаларның берсе-традицион булмаган дәресләр.
Бала тормышында уенның әһәмияте бик зур. Мәктәп яшендә исә баланың тормышында эш иң мөһим урынны ала. Ләкин әле бу чорда да бала бик күп уйный, уенны ярата. Шуңа күрә дә I класста адаптация вакытында 8 атна буена дәресләрне укытучы уен-дәрес итеп үткәрүне планлаштырырга тиеш.(Россиянең мәгариф министрлыгы 25.09.2000 ел, №2021/11-13 “Дүртъеллык мәктәптә I класста укыту процессын оештыру”).
Традицион булмаган дәресләр гадәти дәрес кысаларына бикләнмәгән, шул ук вакытта балаларның белемен дә, зиһенен дә үстерә торган чараларның сәләт мөмкинлекләренә уңай тәэсир итә, укучыларны тәрбияләунең комплекслы алып барылуын тәэмин итәргә булыша.
Яхшы уенда иң элек көч кую, фикер йөртү, уйлау эше була. Яхшы уен балага шатлык китерә. Бу-я иҗади шатлык, я җиңү шатлыгы, я эстетик шатлык-сыйфат шатлыгы була. Уен-дәресләр балаларда кызыксыну уята,күбрәк белергә омтылыш тәрбияли;хезмәт күнекмәләре бирә, иҗади мөмкинлекләрен ача, эзләнү сәләтен үстерә.
Традицион булмаган дәресләр балада гади карап тору, күңел ачуга караганда, мөмкин кадәр тулысынча канәгатьләнүгә омтылу; кыенлыкларны җиңеп чыгуны; хыял һәм уйның киңлеген; фантазия, уйлап чыгару, уйлау тизлеген, ситуациядән чыгу юлын эзләү һәм тиз арада табу сәләтен үстерә. Балаларда белем дәрәҗәсе, уйный белү сәләтен генә түгел, бәлки башкаларга карата дөрес мөнәсәбәттә була белү, коллективта үзеңне дөрес тотып эш итү, сабырлык, башкалар фикеренә карата хөрмәт хисе тәрбияли.
Традицион булмаган дәресләр: дәрес-театр, дәрес-экскурсия, дәрес-сәяхәт, дәрес-импровизация, дәрес-викторина, дәрес-әкият, уен-дәрес,дәрес-семинар, дәрес-панорама, иҗат-дәресе һ.б.
Табигать белеме буенча төрле танып-белү уеннарын киң куллану уңай нәтиҗә бирә. Бу предмет буенча традицион булмаган дәресләрнең барлык төрләрен үткәрергә була. Бу дәресләрдә нинди уен төрләрен кулланырга мөмкин соң? Монда чикләнмәгән мөмкинлекләр бар: ребус, кроссворд, чайнворд, топографик лото, табышмаклар, логик чылбыр төзү, викторина һ.б. Бу уеннар укучыларда күзәтүчәнлек, игътибарлылык кебек сыйфатларны, хәтер һәм зиһенне үстерә, аруны киметә.
Кызыклы традицион булмаган дәресләр уку процессының нәтиҗәлелеген үстерү өчен файдалы. Алар күп очракта дәресләр темасына бәйле булырга, программа материалы нигезендә төзелергә мөмкин. Бу дәресләрне мин нинди дә булса теманы йомгаклау итеп тә, чирек яки ел азагында белемнәрне барлау, ныгыту өчен (дәрес-викторина, уен-дәресләр-“Бәхетле очрак”, “Йолдызлар сәгате”, “Могҗизаалар кыры”, “Нәрсә?Кайда?Кайчан?”, “Умники и умницы”, КВН) белемнәрне тирәнәйтү максатында да(дәрес-семинар); яңа материал өстендә эшләгәндә дә(дәрес-сәяхәт, дәрес-экскурсия, дәрес-панорама) үткәрәм.
Нинди баш астында дәресләр үткәрергә мөмкин соң?
- “Балыклар планетасы”.Интеллектуаль уен.
- “Хризантемалар”-“Могҗизалар кыры”.
- “Мин сорау бирәм, сез җавап бирегез”-төрле темаларга карата.
- “Белем океаны буенча сәяхәт”.
Зур плакатка океан рәсеме ясала.(“Беләмәннәр утравы”, “Чуңга-чаңга” утравы, “Укымыш” шәһәре, “География” порты). Исемнәренә карап биремнәрнең нинди буласын аңларга була.
- Өстәлдә төрле төстәге секторларга бүленгән түгәрәк. Командалар секторны ала-артында сорау.“Тылсымлы түгәрәк”-төрле темага.
- “Канатлы дуслар”-кошлар көненә багышлана.
- “Тайга хуҗасында кунакта”-табигый зоналар темасы.
- “Жалобная книга природы” –экология дәресе.
- “Барлык авыруларга дәва”-дару үләннәре(экскурсия рәвешендә оештырыла).
- Чәчәкләр турында табышмаклар.”Аяк астында аптека”, “Сүзне әйтеп бетер!”, “ Таҗлар хороводы” (таҗларда биремнәр)-чәчәкләр тормышы.
- “Вопросы почемучкам”(сорауларны балалар үзләре әзерләргә мөмкин).
Этаплар:А ты знаешь?
Блеф-клуб.
Подробности.
Блиц-турнир.
Рекорды.
- “Там, на неведомых дорожках” - Лес.
- “Табигатьсерләреһәмтабышмаклары”-Интеллектуаль уен.
- “Кошлар базары”.Викторина.
Этаплар: Мәкальләр конкурсы.
Кошлар дөньясы.
Ребуслар чишү (балалар әзерли).
Ышанасыңмы?...
Кошлар-әсәр геройлары.
Кошлар турында табышмаклар.
- “Тамчы сәяхәте”.
- “Агачлар-планетабызның бизәге”.
- “Минем туган шәһәрем”-Викторина.Дәрес-сәяхәт.
- “Минем Республикам Татарстан”.
Семинар-дәрес - укуматериалын тирәнәйтү һәм аңлау өчен бик файдалы. Әзерлек алдан бара. Китап һәм чыганаклар белән эшләргә күнектерә,мөстәкыйльлек,үз эшенә җаваплы булу сәләте тәрбияләргә ярдәм итә. Балалар үзләре материаллар табып рефератлар язалар, иптәшләре каршында чыгыш ясыйлар.
Орфография кагыйдәләрен ныгыту, белемнәрне барлау өчен “Орфография иленә сәяхәт”, “Путешествие в страну прилагательных”,”В гостях у существительного” кебек дәрес-сәяхәтләр үткәрергә мөмкин.
Белгәнегезчә һәр мәктәптә ел дәвамында төрле фәннәрдән олимпиадалар үткәрелә. Олимпиаданы башта дәрес-олимпиада итеп,барлык балалар белән үткәрәбез. Шулар арасыннан берничә бала сайлап алына. Алар гимназия күләмендә олимпиадаларда катнаша.
Фән атналыклары вакытында газеталар чыгарабыз. Андагы биремнәр өстендә балалар атна буе эзләнә,чишә. Атналык азагында шул биремнәр буенча “Час веселой математики” яки “Кызыклы грамматика”, “Сүзләр дөньясында” кебек дәресләр үткәрелә. Анда “Сүз эчендә сүз”, “Чылбыр төзе” һ.б. күнегүләр кулланырга мөмкин.
Математика буенча КВНнар, “Кызыклы математика” сәгате, дәрес-сәяхәт (Борынгы Мәскәүгә сәяхәт),дәрес-әкият (Робот Роби һәм малай турында) кебек дәресләр үткәрергә мөмкин.
Татар әдәбияты, рус әдәбияты буенча нинди дә булса авторның иҗаты турында белемнәрне ныгыту өчен “Попади в цель” кебек уен-дәрес үткәреп була.
М-н: Сколько раз закидывал невод старик?
Кем в последний раз хотела стать старуха?
Дүртенче ел азагында “съезд писателей, художников, аниматоров” кебек иҗат дәресләре үткәрергә мөмкин. Яхшы хикәяләр, шигырьләр укыла, рәсем, мультфильм кадрлары күрсәтелә. Иң яхшы язучы, художник бүләкләнергә мөмкин. Укучыларның белемнәрен “Әдәби лото” уены аша тикшерегә мөмкин. Әсәрләрне сәхнәләштерү баланы уку дәресләренә теләп йөрергә, күбрәк укырга омтылыш тәрбияләргә ярдәм итә. III-IVкласстатөпгеройга анкета тутырукебекуен-дәрес “Следствие ведут Колобки” үткәрергә мөмкин.
М-н: С.Михалков “Дядя Степа”.
Адрес:
Прозвище:
Рост:
Размер:
Как начинает день?
Семейное положение?
Имя жены:
Шулайук“Да или нет?”
“Добро пожаловать в Простоквашино!”
“Чудеса чудесные”-КВН по сказкам.
“Доскажи словечко”.
«Шерлок Холмс”-(1 сүз алыштырылып укыла, балалар хатаны таба).
“Угадай-ка!”кебек уен-дәресләре йомгаклау итеп бүлекне төгәлләгәндә, чирек, ел азагында үткәрергә мөмкин.
Ата-аналар белән берлектә ачык дәресләр үткәргәндә ата-ана һәм балалар арасында интеллектуаль турнирлар үткәрәм. Дәресләрне уен-дәрес итеп, балаларның белем, фикерләү дәрәҗәсен күрсәтерлек, балалар ачылып эшләрлек итеп оештырам.
Балаларның күзләре сиңа янып карасын, мәктәптә укыган вакытларын яратып искә алсыннар дисәң – уен-дәресләр күбрәк үткәрергә кирәк, дип саныйм мин.
Федосиева Т.Р.
Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназия
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Төрле яклап үскән шәхес тәрбияләүдә традицион булмаган дәресләрнең роле.
Педагогик эшчәнлекнең беренчел максаты-баладагы мавыгуларны, омтылышларны үстерү, аңа үз сәләтен табуда һәм камилләштерүдә булышу. Аерылгысыз рәвештә икенче бер максат-балада эчке табигый көчләрне үст...
Төрле яклап үскән шәхес тәрбияләүдә традицион булмаган дәресләрнең роле.
Педагогик эшчәнлекнең беренчел максаты-баладагы мавыгуларны, омтылышларны үстерү, аңа үз сәләтен табуда һәм камилләштерүдә булышу. Аерылгысыз рәвештә икенче бер максат-балада эчке табигый көчләрне үст...
Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә ислам әхлагының роле
Нравственное воспитание...
МАТЕМАТИКА ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ТЕЛДӘН ИСӘПЛӘҮ КҮНЕГҮЛӘРЕНЕҢ УКУЧЫ ШӘХЕСЕ ҮСЕШЕНДӘ РОЛЕ
МАТЕМАТИКА ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ТЕЛДӘН ИСӘПЛӘҮ КҮНЕГҮЛӘРЕНЕҢ УКУЧЫ ШӘХЕСЕ ҮСЕШЕНДӘ РОЛЕ...
Бала тәрбияләүдә әтиләрнең роле.
родительское собрание...
Математика дәресләрендә тәрбия потенциалы
Дәрес вакытында тәрбия потенциалы темасы тәкъдим ителгәч, мин һәр дәрестә тәрбия мизгеле булуы һәм аның уку темасыннан аерылмыйча эчтәлеген тулыландыруын җиткерергә уйладым. Гуманитар фәннәрне у...