Бала тәрбияләүдә әтиләрнең роле.
материал (3 класс) по теме
Предварительный просмотр:
Бала тәрбияләүдә әтиләрнең роле.
Әтиләр жыелышы. Түгәрәк өстәл. 3 нче сыйныф. 1 нче чирек
Җыелышның максаты: “Гаиләдә бала тәрбияләүдә әтиләрнең роле нинди?” дигән сорауга җавап эзләү.
Бурычлар:
1. Белем бирү: гаиләдә әтиләрнең тәрбияви ролен арттыру өчен психологик-педагогик белем бирү.
2. Тәрбияви: әтиләрнең гаилә өчен, балалар өчен иң кадерле кеше булуын күрсәтү.
3. Оештыру: һәр гаилә өчен уңыш ситуациясе тудыру, билгеле бер эшчәнлекне оештыру өчен шартлар булдыру.
4. Мәгълүмати: әтиләргә ихтирам, хөрмәт, гаилә “тоткасы” булуны югалтмау өчен киңәшләр бирү.
5. Махсус: һәр укучының әтисе турында тулырак мәгълүмат алу.
Җыелышта катнашучылар: укытучы, укучыларның әтиләре.
Җыелышка әзерлек:
1. “Яраткан әтием” дигән стена газетасы ясау, әтиләр турында сочинение язу һ.б. иҗади эшләр.
2. Чакыру билетлары ясау.
Хөрмәтле ...! Сезне Әтиләр җыелышына чакырабыз. Көн тәртибе: тәрбия мәсьәләсе буенча фикер алышу. Сезне_____ көнне _______сәгатьтә_______көтеп калабыз. Безнең очрашу кызыклы, файдалы булыр дип ышанабыз. Сыйныф җитәкчесе һәм ата-аналар комитеты. |
3. Балалар арасында анкета үткәрү.
4. Әтиләргә киңәшләр төзү.
5. Плакатлар язу:
- Атасы кем, углы шул.
- Ата-аналар үз балаларын борчулы һәм юл куючан ярату белән яраталар, ә бу исә боналарны боза. Башка төрле - тыныч ярату да бар, монысы балаларны намуслы итә. Әти кешенең чын яратуы әнә шундый. (Д. Дидро)
- Ана өйрәтсә, бала җитез булыр; ата өйрәтсә, балалар акыллы булыр.
Тема буенча әдәбият:
1. Гребенников И.В., Ковинько Л.В. Гаилә тормышы этикасы һәм психологиясе.
2. Дереклеева Н.И. Новые родительские собрания.
3. Каверина Л.Б. Методические рекомендации классному руководителю по работе с родителями // Научно-методический журнал «Классный руководитель». 2005. №3.
4. Столетов В.Н. Тәрбия турында әңгәмәләр. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1983.
5. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Тәрбия дәресләре. Казан, 1998.
Җыелыш планы:
1. Укытучының кереш сүзе.
2. Әтиләргә киңәшләр.
3. “Рәсемнән үзеңне тап ”.
4. Балаларның анкета җавапларын тарату.
5. Видеосюжет “Балалар әтиләре турында'
6. Йомгаклау.
Җыелыш барышы
1. Укытучының кереш сүзе.
Хәерле көн, хөрмәтле әтиләр! Һәр ата-ананы үз баласының язмышы, киләчәге борчыйдыр, һәр ата-ана баласына бәхет тели, картлык көнендә аның таяныч булы- рына өметләнә. Балалар - безнең тормышыбыз чәчәкләре. Бары тик дөрес тәрбия биргәндә генә без бу чәчәкләрнең татлы җимешләрен татый алабыз, ә начар тәрбия бу чәчәкләрнең ачы җимешләрен татырга мәҗбүр итәчәк.
Балаларны гаиләдә намуслы, әдәп-әхлаклы, хезмәт белән гадел көн күрә, фарыз гамәлләрен үтәп, хәрам эшләрдән тыелып яши белә торган итеп үстерү - ата-ананың халык, милләт, җәмгыять алдында олы, үтә җаваплы вазифалары. Аның шулай булуын күренекле педагог А.С. Макаренко сүзләре дә раслый. “Балалар - безнең картлыгыбыз, начар тәрбия - киләчәктәге кайгыбыз, күз яшьләребез, башка кешеләр һәм бөтен ил алдындагы гаебебез”, - дип яза ул. Бу сүзләр татар халкындагы бик үзенчәлекле, кисәтүле тәкъбир белән аваздаш: “Баладан бәхетең булса, карт көнендә яшь итәр, баладан бәхетең булмаса, иртә яшьтән карт итәр”. Димәк, әдәп-әхлаклы, иманлы, акыллы-тәүфыйклы балалар үстергән кеше үзе дә тыныч картлык кичерә, андый гаилә милләт, халык бердәмлегенә, аның алгарышына да үзенең лаеклы өлешен кертә.
Бүгенге җыелышта ата-аналар һәм укытучыларны борчыган мәсьәләләрнең берсе: “Балага нинди әти кирәк?” - дигән сорауга җавап эзләрбез.
Гаиләләрнең күпчелегендә әти кешенең хезмәте тулысынча йорттан читтә бара. Балалар әниләренең өйдә ничек һәм нәрсәләр эшләгәнен күрәләр, әмма әтиләренең ниләр эшләгәнен күрмиләр. Әни хезмәте өйдә һәркемгә сизелерлек рәхәтлек һәм уңайлыклар: тәмле аш, чиста кием, уңай шартлар һәм тәртип тудыра. Ә әти нәрсә бирә? Балалар акылы ирешмәслек һәм алар андап җиткерми торган хезмәт хакы. Күп кенә тикшеренүләр ачыклаганча, кайбер укучыларның гаиләдә әтине барлык күрсәткечләр ягыннан әнидән кала - икенче урынга, ә кайбер хәлләрдә әби, бабай, яшьтәшләреннән дә соңгарак куюлары очраклы түгел.
Безнең заманда әти булу элеккегә караганда кыенрак. Хәзерге вакытта әти кешенең “тумыштан килгән” гаиләгә баш булу хокукы, нәселдән килгән абруе юк. Атаның абруе яулап алынган авторитет белән алыштырылырга мөмкин. Ул исә әти кешенең гаиләдә үзен тотышыннан, аның гаилә турында кайгыртуыннан чыгып билгеләнә. Ләкин ул очракта да ата абруе хакимлек итүче түгел, бәлки ана абруе белән бертигез дәрәҗәдә булачак. Хәзерге тигез хокуклы, демократик гаиләнең асылы әнә шунда.
Малай өчен ата - үрнәк, бала аңлымы, аңсыз рәвештәме әтисенә охшарга тырыша. Кече яшьтән кабул ителгән нәрсәләр еш кына бөтен гомер буена саклана һәм шактый дәрәҗәдә яшь ирнең үзен ничек тотуын билгели. Әти кеше малайга үзендә кыюлык, чыдамлык, киң күңеллелек һәм башка шундый ирләргә генә хас характер сыйфатлары булдырырга ярдәм итә.
Кыз бала өчен әти - беренче чын ир-ат үрнәге, ирләрнең үз- үзләрен тотышына беренче уңай үрнәк. Әти кешенең яхшы үрнәге белән аның кызы корып җибәрергә тиешле бәхетле гаилә арасында турыдан-туры бәйләнеш, күзгә бәрелеп торган бәйлелек бар дип уйларга кирәк.
Әти - тормыш мәшәкатьләрен хәл иткәндә гаиләнең көче, акылы, таянычы. Ул киң күңелле һәм үз-үзен аямаучан. Аның күзәтүе һәм яклавы астында яшәү балаларга рәхәт һәм күңелле. Әти кешенең балалар белән бергә булуы һәм аның үрнәге аларның эш- хәрәкәтләрендә һәм максатка омтылышларында ышаныч тудыра, аларны тормышта ялгыш юлга кереп китүдән саклап кала.
Әлбәттә, иң әһәмиятлесе - балаларга игътибарлы һәм кайгыртучан булу. Ләкин әти кеше тиешенчә таләпчән дә булырга тиеш, безнең педагогиканың төп принцибы - ихтирам һәм таләпчәнлек берлеге - гаиләдә дә үз көчендә кала. Таләп итмичә торып, ихтирам итәргә һәм, ихтирам итмичә торып, таләп итәргә ярамый. Дөрес, балалар белән мөгамәләдә әти кешенең нинди тон сайлавы бик мөһим. Гаиләдә таләпне үтенеч формасына төрсәң яхшырак. Монда приказ бирү, боеру тоны һич тә ярамый яки һәрчак ярап бетми. Юкса конфликтка кадәр барып җитү ихтималы бар. Шуңа игътибар иткәннәр: балалар белән әни арасында конфликтлы ситуацияләр әти белән балалар арасындагыга караганда ешрак килеп чыга, ләкин алар җиңелрәк һәм тизрәк хәл ителәләр. Балалар белән әтиләре арасындагы конфликтка килгәндә исә, алар сирәгрәк барлыкка киләләр, аның каравы тирәнрәк һәм авыррак булалар. Аларны хәл итү өчен күбрәк рухи көч һәм вакыт таләп ителә. Менә шуның өчен дә андый конфликтларны китереп чыгармаска тырышырга кирәк.
Әтинең гаиләдәге тормышы - балаларның күз алдында. Алар барысын да күреп торалар, үз-үзеңне тотыштагы барлык ялгыш һәм кимчелекләрне сизәләр һәм моның өчен бик каты, хәтта рәхимсез диярлек гаеплиләр: “Син мине алдадың. Син минем белән зоопаркка барырга вәгъдә бирдең, ә үзең бармадың”, “Син миңа уенчык сатып алырга вәгъдә иттең, алмадың”. Тормыш үзе бер афоризмны хәтергә төшерә: ата-аналар кечкенә балаларына барлык фәннәрне өйрәтсәләр, балалар ата-аналарына бары тик бер фәнне - тормыш әхлагы фәнен өйрәтәләр.
Ир-ат - ул йортның терәк баганасы кебек, көнкүрешнең күпчелек мәшәкате аның җилкәсенә төшә. Ир кеше эшчән генә түгел, акыллы һәм һәр эштә башлап йөрүче булырга тиеш. Бер үк вакытта ул гаиләдә хатын-кызның роленә, эшенә кимсетеп карарга тиеш түгел. Ир-ат сабыр булырга, үз дәрәҗәсен һәрчак сакларга тиеш. Вак ташларны су агызып китә, ә авыр ташлар куәтле ташкынга да каршы торалар. Шуның кебек сабыр, саллы акыллы ир- ат та юкка барга гаугаланмас, кабаланмас, ә киресенчә, уйлап эш итәр, төгәл һәм дөрес нәтиҗәләр ясар.
Әйдәгез, бу урында шигъри пауза ясап алыйк әле (видеосюжет):
Әни булып карадым, әти булып карадым
Беркөн уйлап тордым да әни булып карадым.
Көзге каршына басып, чәчләремне тарадым.
Гөлләремә су сиптем, ашарга да пешердем.
Табак-савытлар юдым, эшкә дә барып килдем.
Сыерга су эчердем, җим бирдем тавыкларга.
Керләрне үтүкләүгә, вакыт җиткән йокларга.
Икенче көн тордым да әти булып карадым.
Карчык, - дидем әнигә, - мин Апаска барамын.
Кич Апастан кайттым да телевизор карадым.
Үзем зарланган булдым: “Юлда бик нык арыдым...”
Әни мине кызганып, тыз да быз йөргән була.
Хәл кереп китмәсме дип, чәйләр китергән була.
“Кызым, синнән шәп әти чыгар иде”, - ди әни.
Мактанасым килде бик, ник күрми мине әти.
Балаларны тәрбияләүдә әтинең уңай үрнәге шундый зур һәм мөһим, мондый үрнәк булганда җәмгыять аны яклау турында даими кайгыртырга тиеш. Булганны яклау - анысы аңлашыла. Әмма балага әти авторитеты булмаганда нишләргә, аны нәрсә белән алыштырырга?
Мондый очракта, барыннан да элек балага иң якын булган ирләрнең: аның абыйсының, бабасының һәм башкаларның ярдәме кирәк. Бала өчен исә ягымлы сүз дә, үрнәк тә, наз да, бергәләп саф һавада йөрү дә әһәмиятле. Өлкән ир-ат аның турында кайгыртса, баланың йөрәгенә шатлык тула.
Гаиләгә мөнәсәбәтләре буенча әтиләрне берничә типка аерырга мөмкин. Уйланып утырыгыз әле, сез нинди әти икән?
Дус әти. Ул баласы белән эштән кайткач уйный, балыкка бара, телевизор карый.
Акча табучы әти. Ул көне-төне эштә. Баласын бөтенләй диярлек күрми. Иртүк китә, кич кайта. Ял көнендә диванга ятып телевизор карый.
Гаилә җанлы әти. Балаларына һәр эшне өйдә бүлеп бирә, булышучан. Эштән вакытында кайта, олыларны хөрмәт итә.
Гел яшь булырга теләүче әтиләр дә очрый. Алар бөтен өй, бала мәшәкатен хатынына тапшырган. Аларның бар икәнен дә белми, эштән вакытында кайтмый, уңда-сулда йөри.
2. Әтиләргә киңәшләр.
Әтиләргә бала тәрбияләүгә кагылган кайбер киңәшләрне биреп китәбез:
^ Бала үзен гаиләнең бер әгъзасы итеп тойсын өчен, аның белән йорт эшләренә кагылышлы кайбер планнарың белән уртаклаш, баланың ышанычын, планнарын ихтирам ит.
^ Үзеңне бала сиңа теләсә нинди, хәтта иң четерекле сорау белән мөрәҗәгать иткәндә дә, тартынмаслык итеп тот. Берьюлы бик күп нәрсә өйрәтмә, аз, ләкин яхшы өйрәтергә кирәк. Аны һәр эштә яхшы нәтиҗәгә ирешергә өйрәт, ирешелгән нәтиҗәләр артык зур булмаганда да, баланы тырышлыгы өчен макта.
^ Баланы оялтканчы яки аңа җәза биргәнче, иң элек аның ни өчен алай эшләгәнен аңларга тырыш. Үзеңне бала шелтә яки җәза алырлык адым ясагач, сиңа килеп гаебен танырга курыкмаслык, һәм ул синең гаделлегеңә һәм аның тырышлыгын тиешенчә бәяли белүеңә ышанырлык итеп тот.
^ Аңа һәрвакыт кечкенә балага караган кебек карама. Бу сиңа бәлки, канәгатьлек бирәдер, ләкин ул баланың рухи үсешен тоткарлый. Аны артык иркәләмә һәм ул башкара алырлык нәрсәләрне аның өчен эшләмә.
^ Нык һәм эзлекле бул. Балаңның тыңлаучан булуын таләп ит. Әмма бу сукыр тыңлаучанлык булмасын, ышандыруга нигезләнгән булсын.
^ Балага янама һәм аны кыйнама.
^ Балаңны ярат. Ул да сезгә шулай ук җавап бирер.
3. "Рәсемнән үзеңне тап". Әтиләр балалары ясаган рәсемнәрдән (яисә сочинениеләрдән) үзләрен танырга тиешләр.
4. Балаларның анкета җавапларын тарату.
Кадерле укучылар!
Тиздән безнең сыйныфта әтиләр өчен җыелыш үткәреләчәк.
Әйдәгез, бергәләп “Сезнең әтиегез нинди?” дигән сорауга җавап бирик. Ул әтиләрегез өчен бик мөһим.
• Эштән кайткач әтиең нинди эшләр башкара?
• Әтиең сине нәрсәгә өйрәтте?
• Киңәш сорап иң беренче кемгә мөрәҗәгать итәсең?
• Бергәләп нәрсәләр эшлисез?
• Әтиең нинди булсын иде?
5. Видеосюжет “Балалар әтиләр турында ”.
Өйдә иң көчле кеше, барыннан өстен кеше,
Авырлыгы белән үзгә, аның башкарган эше.
Бергә: Ул кеше - әти кеше!
Кирәк булса, өйрәтә, җимерекне төзәтә,
Тормышта олы терәк, ул һәр балага кирәк.
Бергә: Кем кирәк? Әти кирәк!
Йортларны да ул сала, ул мичләр дә чыгара,
Терлеккә азык бетсә, салам эзләп кем бара?
Бергә: Кем булсын - әти бара!
Итек олтаны төшсә, машинаң җимерелсә,
Мәктәптән кайткан чакта, сумка бавы өзелсә,
Кем булыша сон безгә?
Бергә: Әти инде, әлбәттә!
Мәктәптә тәртип бозсаң, барыр юлдан тайпылсаң,
Киңәш кирәк була шул, кем күрсәтә туры юл?
Бергә: Әтигә таянабыз, аннан үрнәк алабыз!
Котлыйм сине, әтием,
Яннарында һәрвакыт
Көлеп торсын әнием.
Шатлык-сөенечем син, әтием.
Киләчәккә олы өмет баглап,
Сиңа алмаш булып үсәм мин.
Әти - безнең горурлык,
Телибез аңа саулык.
Язсын иде яшәргә Әти, диеп гомергә.
Әтиебез бик гадел,
Юмарт, шаян һәм көләч.
Безнең өчен ул терәк,
Әти безгә бик кирәк.
Улым, диеп бер дәшүе дә бит
Җылы сала җанга, күңелгә.
Кайгыртуын өчен рәхмәт, әти,
Гел шулай бул, гомер-гомергә.
Ул җирдә иң шәп кеше, шәп кеше, гаҗәп кеше,
Җәйләрен сабантуйда ел да ул батыр кала.
Ул иң-иң көчле кеше, баһадир төсле кеше!
Ул мине карга батып кайтканга тиргәсә дә,
Иртәдән кичкә кадәр уйнарга бирмәсә дә,
Ул барыбер шәп кеше, шәп кеше, гаҗәп кеше.
Ул зирәк тә, шаян да, акыллы да, әйбәт тә.
Кем дисезме? Ул кеше –
Минем әти, әлбәттә!
Ул бит минем әтием...
Җиңел генә гүли-гүли, моңлы көйләр көйли-көйли,
Төнне бизәп нуры белән, олы юлдан кем ул килә?
Машинасы - дусты аның, кирәк икән - уңга бора,
Кирәк икән - сулга бора.
Үзен шулай тыңлаттыра.
Йә, кайсыгыз әйтәсе, ул соң кемнең әткәсе?
Ярый, әйтсәм әйтием, ул бит минем әтием.
Алтын йөген бушата, илгә ипи ашата.
Көйсезләнми машинасы, киләдер гел ашыгасы.
Тиз йөрүгә ни җитә, - ди, - Дусларым ипи көтә, - ди.
Сүзгә кыска, эшкә оста, кешегә мәрхәмәтледер.
Кем очрамасын юлында, бар да аңа рәхмәтледер.
Чүкеч
Үстең инде, улым, дип, эш өйрәнсен кулың, дип,
Әти чүкеч тоттырды, бер кадакка суктырды.
Суктым ике, суктым өч, дүртенчегә бетте көч.
Көч беткәнен сизептер, бармакка төште чүкеч.
Әти сукса, нык суга, кадактан да ут чыга.
Каян килә мондый көч, тылсымлыдыр бу чүкеч.
6. Йомгаклау.
Рефлексия (язмача җаваплар алына).
^ Бу җыелышта сезне нәрсә уйландырды?
^ Алга таба нинди темага сөйләшү тәкъдим итәсез? Җыелышның карар-проекты:
^ Бала белән тигез дәрәҗәдә, дустанә аралашырга.
^ Балага үрнәк булырга тырышырга.
^ Уртак шөгыль табарга.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Гаиләдә баланы тәрбияләү.
Доклад для родительского собрания....
Бала тәрбияләүдәге типик хаталар
Ата-аналар җыелышы өчен чыгыш...
Гаиләдә бала тәрбияләү.
Ата-аналар конференциясе...
"Әдепті бала, арлы бала" тәрбие сағаты
Тәрбие сағаттың тақырыбы: "Әдепті бала, арлы бала" деп аталады. Тәрбие сағатының мақсаты: а) Оқушыларды адамгершілікке, қарапайымдылыққа, кішіпейілділікке, әдептілікке,...
"Ата-аналарга ир баланы тәрбияләүдә киңәшләр" темасы буенча ата-аналар җыелышында чыгыш
"Ата-аналарга ир баланы тәрбияләүдә киңәшләр" темасы буенча ата-аналар җыелышында чыгыш...
"Гаиләдә баланы тәрбияләү" темасы буенча Ааа-аналар җыелышында чыгыш
"Гаиләдә баланы тәрбияләү" темасы буенча Ааа-аналар җыелышында чыгыш...
Гаиләдә баланы тәрбияләү
Гаиләдә баланы яхшы итеп тәрбияләү өчен ата-анадан нәрсә таләп ителүе хакында чыгыш...