Көнне үткәрү тәртибе. Көндәлек режим.
классный час (2 класс) по теме

Латыйпова Сания Рашатовна

 

Башлангыч класс укучылары өчен бик кирәкле темага сыйныф сәгате.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kondelek_rezhim.doc48 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Көнне үткәрү тәртибе. Көндәлек режим.

Максат: Укучыларны көнне дөрес итеп бүлергә өйрәтү.

              Барысына да өлгерер өчен көндәлек режимны

              төгәл итеп үтәү кирәклеген искәртү.

              Вакытка сакчыл карап кадерен белергә күнектерү      Материал: “Әдәплелек дәресләре”, 36 – 39, 80 – 83,

              174 - 177     нче битләр;

              Л. Ихсанованың “Очты, очты...” хикәясе,  

              А. Алишның “Сайланма әсәрләр” китабы, 111 – 112

              нче бит.

              “Татар теле дәресләрендә сәламәтлеккә өйрәтү”, 8

              бит, 10 бит.

Җиһазлау: Көндәлек режим, халык мәкальләре язылган

                     Слайдлар.

             

                     

Дәрес барышы

I. Уңай психологик халәт тудыру.

- Укучылар, үзегез яраткан ике җиләк – җимеш исемен атагыз. (Банан, персик). Ике командага бүленәләр. Берсе түгәрәкнең эченә баса, икенчесе тышкы якка. Парлашып, бер - берсенә карап басалар. Бер - берсенә комплиментлар әйтәләр.Эчтәге түгәрәк урыныннан кузгала һәм яңа парлар барлыкка килә. Кабат комплиментлар әйтелә.

II. Уку мәсьәләсен кую.

  Ләбибә Исханованың «Очты, очты…» хикәясен укытучы укый.

  Кәримәнең үзе өчен бик җайлы гадәте бар: берәр нәрсә әнисеннән рөхсәт алырга кирәк булса, иң ашыккан, вакытсыз чагын сайлый. Анда инде әнисе күп уйлап тормый, йә шунда ук риза була, яки «юк» дип кырт кисә. Алай да чигенми Кәримә. «Юк» дигән бер сүзгә ун сүзне алдан ук әзерләп куйган була.

  Бүген дә шулай итте. Әнисе ишектән чыгам дип торганда гына:

- Кинога барыйм әле? - дип сорады.

- Таһир белән Заһирны кая куясың?

- Хәтимә әбигә кертермен.

  Хәтимә әби – күрше карчык. Эшкә дә, кинога да барасы юк иде аның. Телевизор карый - карый туеп беткәндер. Таһир белән Заһир керсә, үзенә дә күңелле булыр. Озакка түгел бит. Киносы сәгать ярым булса, клубка йөгереп бару белән йөгереп кайтуга ярты сәгать китсә, ике сәгатькә генә түзәр әле.

  Шулай дип әйбәт аңлаткач, әнисе озак уйлап тормады, тиз күнде тагын.

- Алдан кереп сора, Хәтимә әби алып калырлык булса – барырсың. Малайларның тамакларын туйдырып керергә онытма, - диде.

  Кәримәнең әнисе дә кызына кушасы эшләрен кичтән үк әзерләп куйган диярсең, вакыты ни тыгыз булса да исеннән чыгармады:

- Идәнне ю, - диде. – Кыяр белән суганга су сип, - дип тә өстәде.

  Эшләмиме соң инде Кәримә! Йөгерә - йөгерә, җырлый – җырлый эшли инде ул аларны. Әле вакыт та бик иртә. Идәнне ике кат юып, кыяр белән суганга ике кат су сибеп чыгарга була.

   Апалары кычкырып,тиргәп тормаганда, Таһир белән Заһирга да рәхәт иде. Ул китап укып утырган арада, урындыкларны әйләндереп машина иттеләр дә буяулы идәннең бер башыннан бер башына чабышалар гына! Таратып ташламаган әйберләре калмады…

  Китабыннан башын күтәреп сәгатькә карап алмаса, Кәримәнең идәндәге бу тәртипсезлеккә ул хәтле үк ачуы чыкмас иде әле. Вакыт ни арада үткән: әле генә утырган кебек иде бит, инде кино башланырга да сәгать ярым гына калып бара! Ә бу базарны җыяр өчен үзенә генә дә ике сәгать кирәк.

- Хәзер үк җыегыз! Бөтенесен дә җыеп алыгыз!Күземә күрсәтмәгез! – дип, аяк тибеп кычкырды ул энеләренә…

  Малайлар үзләре тараткан әйберләрне тиз генә җыеп куярга өлгергәннәр иде инде. Ә калганнарын Кәримә апалары аерым алып торасы итмәде, соңыннан тәртипкә китерермен дип, ишеккә таба тондыра башлады…

  Ә сәгать баш очында бәләкәй чүкеч белән бәргән кебек текелди дә текелди:

- Вакыт… Вакыт…

  Апаларының үз сумкасы да бусагага шапылдап төшкәч, Таһир түзмәде:

- Очты, очты, сумкалар очты!, - дип куйды.

  ( Хикәянең тулысын Л. Ихсанованың «Шомырт чәчәкләре ак кына» хикәяләр җыентыгыннан укып була, 44 – 47 битләр)

      1 нче бирем.Слайд 1.

  Төркемнәрдә тикшерү өчен сораулар.

- Кәримә нинди кыз булган?

- Ни өчен ул кинога бара алмаган?

- Ни өчен Кәримә гел ашыккан?

- Ни өчен ул үзенең туфляларын таба алмаган?

  Укучыларның түбәндәгечә җаваплары булырга мөмкин:

 * Кәримә әдәпсез кыз булган. Ул әнисе ашыккын вакытта, аңа ярдәм итәсе урынга, әнисеннән берәр нәрсә өчен рөхсәт алып калырга тырыша. Ул өйдәге эшләрне әнисе кушкач кына эшли. Анысын да аннан – моннан тәртипсез башкара. Ул тирә - юньдәге кешеләргә игътибарсыз, үзенең энеләре, күршедәге әби турында да уйламый һ.б.

   Үз - үзеңә бәя кую.

- Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?

- Көндәлек режим, көнне үткәрү тәртибе турында бара.Слайд 2.

III. Уку мәсьәләсен чишү.

       2 нче бирем.Слайд 3.

  Төркемнәрдә тикшерегез.

- Нәрсә ул көндәлек режим?

- Көнне үткәргәндә нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

        Үз - үзеңә бәя кую.

        3 нче бирем.Слайд 4.

  А. Алишның «Әни ялга киткәч» хикәясен укып, төркемнәрдә эш оештыру.

  ( А. Алиш «Сайланма әсәрләр», 111 – 112 бит )

- Бу хикәядә нинди малай турында сүз бара?

- Ул нинди эшләр эшли белә?

- Әнисе аңа нинди матур сүз әйтә?

        Үз - үзеңә бәя кую.

        4 нче бирем.Слайд 5.

  Халык мәкальләрен уку, эчтәлеген ачыклау.

  1. Һәр көннең үз эше бар.
  2. Кеше эшкә күнегер,

    Күнекмәсә дөмегер.

  1. Калган эшкә кар ява.
  2. Биш иртәгедән бер бүген кыйбат.

      Үз - үзеңә бәя кую.

  Ял итү моменты.

  «Минем әбием сәяхәтче» уены.

  Минем әбием сәяхәтче һәм ул барган җиреннән истәлекләр алып кайта. Япониядән ул җилпәзә ( веер ) алып кайтты (куллары белән хәрәкәт күрсәтелә ), Италиядән кайчы ( бу хәрәкәт өстәлә ), Голландиядән – башмаклар ( тыпырдау өстәлә ), Франциядән кыршау ( бил белән әйләндерү хәрәкәте өстәлә ) һ.б.

       5 нче бирем.Слайд 6.

  Һәрбер төркем үзенең көнен үткәргәндә нәрсәләр эшләр иде икән? Көндәлек режим төзеп карагыз әле.

      Үз - үзеңә бәя кую.

IV. Рефлексия.Слайд 7.

- Бүгенге дәрестә без нәрсәләр белдек? Үзегезгә нинди сабаклар алдыгыз?

  Дөньяда беренче космонавт Юрий Гагарин укучыларга язган хатында болай ди: “Кадерле дусларым! Үз-үзен кулда тота белүче һәм кечкенәдән үк үзенең җитешсезлекләрен бетерүче кеше генә зур җиңүләргә ирешә ала. Футбол уйнагыз, түгәрәкләргә йөрегез, кечкенәләргә ярдәм итегез. Бер сүз белән әйткәндә, үзләрегезнең көндәлек эшләрегезне эшли белегез. Һәрвакыт һәм һәр эшегездә зур максатка омтылышлы булыгыз, авыр булып күренгән эштән курыкмагыз...”

  1. Әйдәгез, кадерле укучыларым! Көнегезне файдалы итеп үткәрергә яшьтән үк үзегезне өйрәтегез, күнектерегез!

 V. Өйгә эш бирү.Слайд8.

  Иҗади эш. Һәрберегез үзегезнең көндәлек режимыгызны төзеп, рәсемнәр белән бизәп алып килегез.    

                                                                                                         

                       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методическая разработка занятия: Режим дня школьника.

Занятие было прведено в группе продлённого дня 1 классов....

гамәл тәртибе кагыйдәләрен ныгыту

Гамәл тәртибен кагыйдәләрен  ныгыту....

гамәл тәртибе кагыйдәләрен ныгыту

Гамәл тәртибен кагыйдәләрен  ныгыту....

Сыйныф сәгате "Көнеңне үткәрү тәртибе"

Тема: Көнеңне үткәрү тәртибеМаксат: вакытның кадерен белергә , мәктәптә, өйдә һәм башка урыннарда буш вакытны ничек файдалы итеп үткәрергә өйрәтү....

Тапкырлау һәм кушу: Гамәлләрне үтәү тәртибе

Дәреснең темасы: Тапкырлау һәм кушу: гамәлләр тәртибе. Бу тема математика курсының “Берурынлы саннарны тапкырлау таблицасы” бүлегендә 7 нче дәрес. Дәреснең тибы: Яңа материалны аңлату....

"Көн тәртибе"

3нче сыйныфта "Көн тәртибе" темасына дәрес планы...