Сыйныф сәгате "Көнеңне үткәрү тәртибе"
классный час (2 класс)

Тема: Көнеңне үткәрү тәртибе

Максат: вакытның кадерен белергә , мәктәптә, өйдә һәм башка урыннарда буш вакытны ничек файдалы итеп үткәрергә өйрәтү.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл syynyf_sgate.docx18.88 КБ

Предварительный просмотр:

Сыйныф сәгате

Тема: Көнеңне үткәрү тәртибе

Максат: вакытның кадерен белергә , мәктәптә, өйдә һәм башка урыннарда буш вакытны ничек файдалы итеп үткәрергә өйрәтү.

Кулланылган әдәбият.  “Әдәплелек дәресләре” Л.И. Галиева, Л.В. Баязитова, интернет ресурслар

Әңгәмә барышы:

-Бер секунд вакыт. Азмы ул, күпме? (Сәгатькә карап вакытны билгеләү) Билгеле, бик аз, күз ачып йомганчы үтә торган вакыт бу. Ләкин кечкенәдән үк шушы секундларны әрәм итмичә яшәргә күнегергә кирәк, чөнки ул кайвакыт синең тормышыңда җиңүләр яки җиңелүләр алып килергә мөмкин. Сез моны спортчыларның теге яки бу төр спорт ярышларында бигрәк тә ачык күзәтә аласыз.

Укучылар бүген без сезнең белән һәр көнне эшләнә торган эшләребезгә вакытны дөрес бүлү, көнебезне файдалы, матур үткәрү турында тирәнтенрәк сөйләшеп китәрбез.

Ишек шакыйлар, Алмаз керә.

-Укучылар, Алмаз нинди кагыйдәне бозды?

-Ул соңга калып килде?

-Алмаз, син нигә соңга калып килдең?

-Мин кичтән бик озак телевизор караган идем, шуңа соң гына йокларга яттым, ә иртә белән сәгать шалтырагач та “аз гына ятып торыйм” дигән идем, йоклап киткәнмен.

Инде иртә белән ашап- эчеп тә тормадым, сумкамны алдым да мәктәпкә йөгердем.Ләкин менә барыбер соңга калдым.

-Әйдә, Алмаз, тизрәк урыныңа утыр. Бүгенге дәрестә иптәшләреңне тыңла, үзең актив катнашып утыр һәм син көндәлек режимның нәрсә икәнен һичшиксез аңларсың.

Вакыт – ул кешенең зур байлыгы. Ул һәр кешегә тәүлектә бертигез бирелгән: 24 сәгать. Ләкин шушы вакытны төрле кеше төрлечә сарыф итә. Кайберләре аны бик файдалы итеп үткәрсәләр,  икенчеләре үзләренең вакытларын әрәм итеп яшиләр, бушка уздыралар. Нәтиҗәдә алар “буш” кешегә, ялкау кешегә әйләнәләр, һәр укучы үз вакытын үзе дөрес итеп үткәрергә өйрәнергә тиеш. Моның өчен, иң беренче, үзеңнең көнлек режимыңны булдырырга һәм шуның нигезендә яшәргә кирәк. Ул чакта син дәрес әзерләргә дә, китап укырга да, түгәрәкләргә  йөрергә дә, олыларга өй эшендә булышырга да, иптәшләрең белән саф һавада уйнарга да җитешәсең. Кечкенәдән һәр минутның кадерен белеп, һәр эшеңне бирелгән вакытта эшләргә гадәтләнеп үссәң, сине ул гадәтләрең өчен мактарлар – төгәл, өлгер кеше диярләр. Син алдыңа куйган максатыңа ирешерсең. Өлкән кешеләр вакыт белән яшиләр. Вакытында эшкә баралар, вакытында сезгә ашарга әзерлиләр һ.б. Вакытында  эшен эшләп өлгерә алмаган кешеләрне таркау, тәртипсез, эленке-салынкы кешеләр диләр. Ә каян килеп чыга соң андый кешеләр? Хәзер өзекне карагыз да бу сорауга үзегез дә җавап бирерсез.

Рамил һәм Равил – иптәшләр.

-Равил, дәрес әзерләргә мин сезгә килдем, миңа математикадан мәсәләне аңлатырсың әле.

-Килүең бик яхшы, билгеле, аңлатырмын, бергә-бергә дәрес әзерләргә күңелле булыр.  Әнә Камил белән Марат һәрвакыт бергә йөриләр, бергә дәрес тә әзерлиләр. Беркөнне генә мин Камилләргә барган идем, Марат та шунда. Икәүләшеп сыерчык оясы ясыйлар, берсе такта шомарта, икенчесе кисә. Әнә ясаган ояларын безнең мәктәп алдындагы каенга элеп куйганнар. Шундый яхшы булган.

-Ә мин телефонга яңа уен “скачать” иттем. Бик күңелле.

-Чынлапмы? Күрсәт әле! Әйе, шәп! Ә аны икәүләп уйнап буламы?

-Әлбәттә! (малайлар уенга биреләләр)

Рамил (сәгатькә карый). Вакыт бара.

-Тагын аз гына сөйләшик тә , дәрес әзерләргә утырырбыз. Дәрес әзерләп бетергәч, бәлки без дә сыерчык оясы ясарбыз.

-Сыерчык оясын Азат та, әтисе белән бергә ясап, өй түбәләренә колга башына кадаклап куйган.

-Сыерчык  дигәннән, син әле “Сыерчыктан хәбәр килгән” дигән шигырне сәнгатле итеп укырга өйрәндеңме?

-Өйрәндем, өйгә кайткач ук. Аннан телевизордан кино карадым, шундый кызык, эчтәлеген сйлим, тыңла ... (Шул вакыт телефон шылтыраган тавыш ишетелә. Равил телефон трубкасын ала.)

-Бу мин, әни. Энемне бакчадан алырга әле иртә. Мин... без әле дәрес тә әзерли башламадык. Нигә?.. Инде сәгать биш булганмы? Ә без сизми дә калганбыз. Мин хәзер барам. (Трубканы куя.) Рамил, син беләсеңме, сәгать инде биш икән, миңа энемне алырга бакчага барасы бар. Дәрес әзерләргә  бүген өлгермәдек. Иртәгә кил яме, дәрес тә әзерләрбез, сыерчык оясы да ясап куярбыз.

-Ничек инде сәгать 5, мин бит сезгә 3 тә үк килгән идем.

-Тагын аз гына сөйләшсәк, алты да булган булыр иде, мин энемне алырга да соңга калган булыр идем. Әйдә, йөгерик тизрәк.

-Балалар, Рамил белән Равилгә вакытында дәрес әзерләргә нәрсә комачаулый? (“Тагын азрак” сөйләшеп утыру)

-Әйе, балалар, “тагын азрак” сөйләшү,  “тагын азрак” йоклау, “тагын азрак” уйнау – безнең кадерле минутларыбызны сарыф итүче сәбәпләр. Күз алдына китерегез: әйтик, әниегез “тагын азрак” йоклыйм дисә, сез иртәнге ашсыз мәктәпкә китәрсез. Автобус йөртүче абый да “тагын азрак” йокласа, эшеләр эшкә, укучылар мәктәпкә соңга калыр иде. Табиб апа юлда очраган иптәше белән “тагын азрак” сөйләшеп торса, авыруның хәле авыраер иде. Менә кечкенә яшьтән үк башланган “тагын азрак” авыруы нинди тәртипсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин икән. Шуның өчен һәр эшне вакытында эшләргә , һәр минутның кадерен белеп яшәргә кирәк. Шул вакытта гына син барысына да җитешерсең һәм алдыңа куйган максатыңа ирешерсең. “Тагын азрак” чирен җиңеп, үз вакытыңа үзең хуҗа булып яшәргә кирәк.

-Балалар, сезнең арада Равил белән Рамил кебек үз вакытын бушка уздыручылар юкмы?

-Укучылар, ә сез дәрестән соң буш вакытыгызны ничек үткәрәсез?

-Спорт түгәрәкләренә, музыка һәм сәнгать мәктәбенә йөрибез.

-Бик яхшы! Буш вакытны шулай файдалы итеп үткәрү ул сезнең кәефегезне күтәрә, сәламәтлегегез ныгый, дусларыгыз күбәя, сез үзегездә яңа талантлар ачасыз.

- Укучылар, әгәр сез көнегезне менә шулай дөрес планлаштырып вакытында йокыдан торып, вакытында дәрескә барып, вакытында саф һавада йөреп, буш вакытыгызны файдалы итеп үткәреп уздырсагыз, сезнең һәр көнегез матур, файдалы үтәр, сау- сәламәт балалар булып үсәрсез.

- Әйдәгез, дәресебезне барыбыз бергә түгәрәккә басып “Сәгать” дигән шигырь белән тәмамлыйк.

Сәгать

Тау артыннан кояш чыгып,  таң аттыра,

Күккә менеп безнең эшне карап тора.

Менә  сәгать, барчабызны эшкә чакырып,

Тик-тик үткән секундларны санап тора.

Сәгать әйтә: - Әйдә, иптәш,

                         Әйдә, иптәш,

Заман белән бергә атла, бергә эшләш,

Минутларның, секундларның кадерен бел, - ди,

-Эшең калса, үкенерсез вакыт үткәч! (Г.Афзал)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйныф сәгате. Тема: Сыйныф йолдызы

Тема: Сыйныф йолдызы- Укучылар, әйтегез әле, нәрсә ул йолдыз?- Кемнәргә “йолдыз” диләр? ( Кызларга, күренекле эстрада җырчыларына, атаклы сәнгать эшлекләренә) Ни өчен? Сез нинди йолдызларны беләсез?...

Көнне үткәрү тәртибе. Көндәлек режим.

Башлангыч класс укучылары өчен бик кирәкле темага сыйныф сәгате....

гамәл тәртибе кагыйдәләрен ныгыту

Гамәл тәртибен кагыйдәләрен  ныгыту....

гамәл тәртибе кагыйдәләрен ныгыту

Гамәл тәртибен кагыйдәләрен  ныгыту....

Тапкырлау һәм кушу: Гамәлләрне үтәү тәртибе

Дәреснең темасы: Тапкырлау һәм кушу: гамәлләр тәртибе. Бу тема математика курсының “Берурынлы саннарны тапкырлау таблицасы” бүлегендә 7 нче дәрес. Дәреснең тибы: Яңа материалны аңлату....

"Көн тәртибе"

3нче сыйныфта "Көн тәртибе" темасына дәрес планы...