Конлек режим
классный час на тему

Разработка классного часа на тему "Режим дня".

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon konlek_rezhim.doc48 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Балтач муниципаль районы

Субаш урта гомуми белем бирү мәктәбе

Тәрбия сәгате

Тема. Көнлек режим

 

Үткәрде:

1 нче квалификацион категорияле

башлангыч сыйныфлар укытучысы

 Антонова Нәфисә Гарифулловна.

Тәрбия сәгате.

Тема: Көндәлек режим.

Максат: Балаларда билгеле бер тәртип белән яшәргә омтылыш тәрбияләү.

              Вакытның кадерен белергә өйрәтү.

              Сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү.

Җиһазлау: Р. Фәхретдин портреты, Ю. А. Гагарин портреты,

                 Г. Мөхәммәтшин портреты, көндәлек режим турында рәсемнәр,  

                 компьютерда слайдлар.

Материал: Л.Ихсанова «Очты, очты...» хикәясе, шигырьләр.

                                            План.

I.  Өйгә бирелгән эшне тикшерү.

Үз-үзеңә бәя кую.

II. Уку мәсьәләсен кую.

Л.Ихсанованың «Очты, очты...» хикәясен уку.

Төркемнәрдә тикшерү өчен сораулар.

-Кәримә нинди кыз булган?

-Кәримә әдәпсез кыз булган. Ул әнисе ашыккан вакытта, аңа булышасы урынга, аңа ярдәм итәсе урынга, аннан кинога барырга рөхсәт сорый. Өйдәге эшләрне әнисе кушкач кына эшли, анысын да аннан-моннан тәртипсез башкара. Ул тирә-юньдәге кешеләргә игътибарсыз, үзенең энеләре һәм күршедәге әби турында да уйламый.

-Ни өчен ул кинога бара алмаган?

-Ул туфлиларын таба алмый.

-Кәримә ни өчен бик ашыга соң?

-Чонки ул, энеләрен дә карамыйча, бик озак китап укып утыра.

-Балалар, кызык китап уку да, идән юу да, кино карау да файдалы, кирәкле эш. Ләкин Кәримә үз вакытын дөрес бүлә белмәгән. Шуңа ул тиешле эшләрне эшләргә өлгермәгән. Димәк, бүген сүз нәрсә турында барачак?

-Вакытны дөрес бүлү турында.

Үзбәя.

III.  Уку мәсьәләсен чишү.

Димәк, тормышыңда барысына да өлгерер өчен, вакытыңны дөрес итеп бүлә белергә, икенче төрле әйткәндә, көндәлек режимны үтәргә кирәк. Төркемнәрдә тикшерегез.

1        нче бирем. Нәрсә ул көндәлек режим? (Төркемнәрдә фикерләшү.)
Укучыларның җаваплары.

Үзбәя.

2        пче бирем (мөстәкыйль эш).

Үзегез төркемнәрдә көндәлек режим төзегез. Экранда үрнәк көндәлек режимны күрсәтү (рәсемнәр ярдәмендә).

 - Вакытны дөрес уздырмау нинди күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин?

 - Дәрескә соңга калырга мөмкин. Сәламәтлеккә зыян китерә. Ихтыяр көче бетә. Әти-әниләр белән ачуланышуга сәбәп була. Кешенең эшкә, укуга теләге сүнә һ.б.

   Үзбәя.

3        нче бирем.

-Вакыт белән бәйләнешле нинди мәкальләр һәм әйтемнәр беләсез?

  1. Биш иртәгедән бер бүген кыйбат.
  2. Һәр көннең үз эше бар.
  3. Вакыт алтыннан кадерлерәк.
  4. Вакытны бушка уздырган кеше - ахмак.
  5. Вакытын югалткан - малын югалткан.
  6. Вакытың китте - бәхетең китте.
  1. Югалган акча табыла, югалган вакыт табылмый.

-        Бүгенге эшне иртәгә калдырма.

  1. Бер көнгә кичексәң, бер ай куып җитә алмассың.
  2. Якутлар табыладыр вакыт белән, вакытлар табылмыйдыр якут белән.
  3. Иртә торсаң эш бетәр, соңга калсаң көч бетәр.
  4. Бер югалган вакыт яңадан кайтмас.

- Күргәнегезчә, халык мәкальләре дә безне вакытны дөрес итеп бүлгәндә генә барысына өлгерергә һәм бик күп эшкә өйрәнергә мөмкин икәнлеген аңлата.

Үзбәя.

 - Сез вакыт, аның кадерен белү турында нинди әдәби әсәрләр беләсез? (Г.Тукай «Эш беткәч, уйнарга ярый», Г. Тукай «Эш», М. Җәлил «Сәгать», Дәрдемәнд «Балалар, әйдә мәктәпкә!», Г. Тукай «Һәркем эштә» һ. б.).

 - Ә хәзер, әйдәгез, шушы турыда шигырьләр тыңлап китик. Укучылар шигырьләр сөйлиләр.(Р. Вәлиева «Калган эшкә кар ява», «Дәрес хәзерләгәндә»; Ә. Габиди

« Калган эшкә кар ява»; Җ. Дәрзаманов «Әни сүзе»; Р. Миңнуллин «Югалган көн», «Вакыт уза»; Ш. Галиев «Әйтегезче, сәгать ничә?», «Вакытлы вакыт» һ.б.

 - Ә хәзер вакытны дөрес бүлү аркасында бар нәрсәгә өлгергән Өлгер турында хикәяне сәхнәләштереп күрсәтик. Катнашалар: Өлгер, әнисе, дус кызы.

Дус кызы: Өлгер белән без икәү дус. Беркөн мин Өлгерләрдә кунакта булдым. Шунда минем алда Өлгер белән әнкәсе сөйләшеп алдылар.

Әнисе: Балам, су алып кайтчы. Утын да кертәсе бар икән.

Өлгер: Су да алып кайттым, утын да керттем, әнкәй.

Әнисе: Бик хуп, балам. Күрми дә торам икән. Ә керткән утының кайда?

Өлгер: Утынны мин, әнкәй, аунап ятмасын дип, мичкә тутырып куйдым.

Әнисе: Минем эшләрем кимегән икән. Кая, алай булгач, пальто төймәңне ныгытып алыйм, төшеп калмасын.

Өлгер: Мин ул төймәне үзем ныгыттым инде, әнкәй. Бер кечкенә ямау да салдым.

Әнисе: Менә рәхмәт, балам.

Дус кызы: Өлгер белән без дус дигән идемме әле мин сезгә? Дөрес. Шулай булгач, миңа да бөтен эштә Өлгер артыннан өлгерергә кирәк.

4нче бирем. -Ә хәзер, әйдәгез, шушы Өлгер кебек өлгер булу өчен, вакытны файдалы үткәрү буенча үз-үзеңне тәрбияләү планын төзегез. (Төркемнәрдә эшләү)

 План үрнәге:

1.        Көнлек режим төзергә һәм үтәргә.

  1. Башлаган эшне ахырына кадәр җиткерергә.
  2. Эшләнеп бетмәгән эшнең сәбәпләрен ачыкларга һәм якын арада үтәлүенә ирешергә.

4.        Вакытны югалтуның нинди нәтиҗәгә китерүен истән чыгармаска.
Үзбәя.

5 нче бирем.

Күренекле мәгърифәтче - галим, педагог, тарихчы һәм язучы Ризаэтдин бине Фәхретдиннең ( бине - улы дигән сүз) «Нәсыйхәт»еннән  «Якутлар табыладыр вакыт белән» дигән өзеген карап үтик:

«Ялкаулык күңелне каралта дигән сүз саф алтын булган хикмәт сүздер. Ялкаулык - вакытны, форсатны исраф итү (заяга уздыру, кулдан ычкындыру) дигән сүздер. Малны исраф кылу бозык эш булса, вакытны вә форсатны исраф итү бигрәк тә бозык эш булыр.

Малны табарга мөмкин, әмма заяга узган вакыт вә зая булган форсатны кире кайтырып алырга мөмкинлек юк. Дөньяда иң үкенечле сүз «Вакыт үтте» дигән сүздер. Кешеләр кыямәт көнендә мал хисабын бирсәләр, вакыт хисабын да бирерләр. Ихтимал, иң мәшәкать күрелә торган нәрсә шул «вакыт» хисабын бирү булыр.»

-Бу нәсыйхәттән нинди нәтиҗә ясап була?

-        Вакытны бушка әрәм итү - начар эш. Ялкаулык - вакытны кулдан ычкындыру
дигән сүз.

-        Бу нәсыйхәттән үзегезгә нинди сабаклар алыр идегез?
Җаваплар тыңлана.

Үзбәя.

Дөньяда беренче космонавт Ю.Гагарин укучыларга язган хатында болай ди: «Кадерле дусларым! Үз-үзен кулда тота белүче һәм кечкенә генә җитешсезлекләрен дә бетерергә омтылучы кеше генә зур җиңүләргә ирешә ала. Футбол уйнагыз, түгәрәкләргә йөрегез, кечкенәләргә ярдәм итегез. Бер сүз белән әйткәндә, үзегезнең көндәлек эшләрегезне эшли белегез, һәрвакыт һәм һәр эшегездә зур максатка омтылышлы булыгыз, ихтярыгызны күнектерегез, авыр булып күренгән эштән курыкмагыз...»

Ә хәзер якташыбыз, шагыйрь Гарифҗан Мөхәммәтшинның «Сәгать» шигырен тыңлагыз.                                                                                                                                   Нәтиҗә ясау:         Димәк, балалар, бәхет – вакытның кадерен белүдә икән.                                                                                                          

IV. Рефлексия.                                                                                                                                -Бүгенге дәрестә без нәрсәләргә өйрәндек? Үзегезгә нинди файда  алдыгыз?

V. Өй эше бирү.

 1. Көндәлек режим булдырырга.                                                                               2. Вакытның кадерен белгән берәр кеше турында инша язарга.



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методическая разработка занятия: Режим дня школьника.

Занятие было прведено в группе продлённого дня 1 классов....

ПАМЯТКА ДЛЯ РОДИТЕЛЕЙ "РЕЖИМ ДНЯ МЛАДШЕГО ШКОЛЬНИКА"

РЕЖИМ ДНЯ МЛАДШЕГО ШКОЛЬНИКА. ПОЛЕЗНЫЕ СОВЕТЫ РОДИТЕЛЯМ...

Единый орфографический режим

Даются рекомендации по оформлению тетрадей для учеников начальной школы....

Режим дня

Режим для организации здорового образа жизни....

Родительское собрание "Режим дня"

Родительское собрание "Режим дня" в 1 классе. В разработке содержится теоретический материал, анкеы для детей и родителей....

Презентация Режим дня школьника

В режиме школьника должно быть все точно распределено: продолжительность учебных занятий в школе и дома, прогулки, регулярность питания, сон, чередование труда и отдыха. И это не случайное требование....