Сценарий праздника для мам
материал (1 класс)

Амирова Файруза Масхаровна

Сценарный ход праздника для мам на татрском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл alyp_baruchy_1.docx23.82 КБ
Файл kyzykly_shkert.docx16.87 КБ

Предварительный просмотр:

Әнием - бердәнберем!

Әниләр бәйрәме үткәрү өчен сценарий

Алып баручы 1. Хәерле кич, хөрмәтле әниләр!  Бүген без һәрбер кеше өчен әһәмиятле булган көнне билгеләп узарга җыелдык.

Алып баручы 2.  Бүген без сезнең белән көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге әниләрдә икәнен расларбыз. Ана! Әни! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр.

Алып баручы 1.  Әниләр бүгенге көн сезгә багышлана! Бүгенге бәйрәм сезнең барлык борчу мәшәкатьләрегезне оныттырып, яхшы кәеф алып килсен иде.

Алып баручы 2. Бәйрәмнәрдә кешеләр бер – берсенә бүләкләр бирергә гадәтләнгән. Без бүген сезгә бүләкне бәйрәм башында ук бирергә булдык….

Алып баручы 1.  Каршы алыгыз! Иң яхшы бүләк – ул сезнен балаларыгыз!

Балалар кереп, тезелеп басалар. (Балаларнын фотолары белән презентация куела)

Балалар шигырь сөйлиләр.

1.Әнием – син минем бердәнберем,

Мин сине бик тә яратам.

Синең күзләреңә карыйм да

Барлык борчуларым таратам.

2.Булышсам, ничек шатланасың,

Бүләк итеп кабул итәсең.

Килә минем сиңа һәркөн шулай

Гел шатлыклар бүләк итәсем!

3. Язмыш сынауларында да

Алар безгә нык терәк.

Кайгыда да, шатлыкта да

Алар безгә бик кирәк.

4. Шуңа күрә әниләрне

Кирәк безгә сакларга.

Аларның ышанычларын

Һәрвакытта акларга.

5. Учларымда кояш минем,

Күңелемдә гел яз минем,

Син булганда янәшәмдә,

Бердәнберем, газиз әнием!

6. Һәркемгә дә газиз әни

Әни сүзе – изге сүз.

Күпме наз һәм нур сибелә

Бу гади сүз үлемсез.

7. Әниләрнең назы белән

Без керәбез һәр көнгә

Кояш кирәк җир йөзенә,

Әни кирәк һәркемгә.

8. Дөньяда иң яхшы әни,

Беләсезме, кемнеке?

Белмәсәгез, үзем әйтәм,

Ул әни бит – минеке.

Алып баручы 2. Әйе, әни һәрбер кеше өчен дә иң кадерлесе, иң яхшысы, иң матуры, гомумән, иң – иң тормышта әһәмиятлесе.

- Балалар, кайсыгыз әниегезне җир йөзендә иң кадерле кеше дип уйлый, кулыгызны күтәрегез әле. Әлбәттә, барысы да шулай уйлый. Кадерле, әниләр, балаларыгызның җырын бүләк итеп кабул итегез.

Бала:

Күмәкләшеп, бергә , дуслар

Җырлап алыйк, әйдәле.

Котлы булсын, гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме.

Җыр башкарыла.

Бала:

Биюченең итәге

Бии, бии кыскара,

Биючегә сүз әйтмәгез,

Бии, бии остара.

Бие әйдә, бие әйдә

Биегәнне күрсеннәр

Баскан җирдә ут чыгара,

Безнең кызлар дисеннәр.

Лирик бию   (татар халык киемнәреннән)          

Алып баручы 1. Ә хәзер, иң кызыгы башлана! Без әниләребезне конкурс программасында катнашырга чакырабыз! Уен булгач бәя бирүче жюри да булырга тиеш, жюри белән ташыштырып китәм – ул мин! Җиңүчегә саллы бүләкләр дә әзерләдек. Уеннарга актив катнашырсыз дип ышанып калабыз.

Беренче бирем “Мәкальне тәмамла” дип атала.Әниләр турында  мәкальләр бик күп, аларны әниләребез белә микән, шуны тикшереп карыйбыз.

Без мәкальнең башын башларбыз, сез ахырын әйтеп бетерерсез.

-         Ана сүзен тотмаган олыгайганчы… (игелек күрмәгән)

-         Ана ачуы – язгы кар: күп булса да…. (тиз эри)

-         Ана куены (туннан җылырак)

-         Яктылык – кояш янында, яхшылык – (ана янында)

-         Үз анасын зурлаган, (кеше анасын хурламас)

-         Анасына өргән эт (бүре авызына төшәр)

-         Алтмышка җитсен бала (Ана өчен һаман да бала.)

Бала:

Бие, бие, Хәйбулла,

Биегән кеше бай була;

Бай булмаса, тук була,

Ашарына юк була.

Бие, бие, Хәйбулла,

Биегән кеше бай була.

Биегән кеше бай булганчы,

Карт алаша тай була.

Биюе башкарыла.            

Алып баручы 2.  Икенче бәйге: “Балаларыбызны беләбезме?” дип атала. Сезгә сораулар бирелә, җавапны башта балагыз тәрбияченең колагына әйтә, соңыннан сез җавап бирәсез. Сорауларга җаваплар балаларыгыз белән туры килерме, әллә юкмы? Балагызны беләбезме икән? Хәзер тикшереп карарбыз.

-         Балагыз нинди төс ярата?

-         Нинди кием кияргә ярата?

-         Балагызның яраткан артисты кем?

-         Балагыз кайсы бәйрәмне ярата?

-         Балагыз нәрсә белән шөгыльләнергә ярата?

-         Сезнең пешергән кайсы ризыгызны бигрәк тә яратып ашый?

-         Гаиләдә кемне күбрәк ярата?

Әниләр җавап бирә, аннан соң балаларныкы белән чагыштырыла. Баланы иң яхшы белүче әни билгеләнә.

- Балаларыгыз сезнең өчен дип өйрәнгән шигырьләрен рәхим итеп тыңлагыз.

Бала 1:

Әни кебек булсам иде! -

Аның назлы сүзләре.

Их, яратам әниемне-

Аның нурлы күзләре.

2. Әни кебек булсам иде!

Гел елмаеп торсам иде.

Тирә – юньгә, әни кебек

Гел нур чәчеп торсам иде!

3. Мөмкин булса, җыеп  учларыма

Бирер идем кояш нурларын,

Әни кеше генә кочагында

Назлый белә кызын, улларын.

4. Мөмкин булса, менеп зәңгәр күккә

Йолдыз сузар идем кулыңа.

Әни кеше генә җан сулышын

Өрә синең гомер юлыңа.

5. Җылы наз ул, әнием – синдә       генә,

Иркә сүзләр- синең телдә генә,

Матур хисләр, уйлар йөрәгеңдә,

Изге синең, әнием, теләгең дә!

6. Әнием минем матур

Күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була

Ул өйгә кайтып кергәч.

7. Әни җирдә иң кирәкле кеше.

Әниләрнең белик кадерен.

Җил – давыллардан саклап үстерә ул

Кызганмыйча бөтен гомерен.

8. Гел шулай нур сибеп

Яшә син, әнием!

Исәнлек – саулык сорап,

Дога кылам,

Әниемнән аермасын

Берүк Аллам!

Җыр башкарыла.

Алып баручы 2. Сез балагызны яхшы беләсезме? (әниләргә сорау) Башка бала белән бутамыйсызмы? Яхшы, хәзер тикшереп карарбыз! Балаларыгызны ничек яхшы белү турындагы биремнәребезне дәвам итәбез. Күзләрне бәйләгән килеш балаларның кулларыннан үз балаңныкын танып алу.

Малайларның татар биюе.                                    

Сюприз момент. (Клоуннар)

(Бим белән Бом килеп керәләр)

Бим: Бом, карале, монда нинди күп балалар һәм кунаклар җыелган. Әйдә исәнләш.

Бом: Юк, Бим, әйдә син беренче исәнләш.

Бим: Юк, Бом,  син беренче исәнләш.

Бом: Юк, Бим, син исәнләш.

Бим: Исәнмесез, әбиләр һәм бабайлар!

Нәрсә көләсез, әллә дөрес әйтмәдемме?

Бом: Хәзер, хәзер дөреслим.

Исәнмесез, маймыллар һәм кызлар! Әллә мин дә ялгыштыммы?

Бергә: Хәзер менә шарикларыбызны гына борып куик та. (Боралар, бер – берсенә карашып)

- Исәнмесез, шук малайлар, матур кызлар һәм хөрмәтле әниләр!

Бом: Сез безне таныдыгызмы?

Бим: Мин – Бим булам!

Бом: Ә мин – Бом булам!

Я, әле, әйтеп карагыз әле. (Балалардан әйттерәләр)

Бим: Балалар, сез нинди бәйрәмгә җыелдыгыз соң?

Балалар: Әниләр бәйрәменә.

Бом: Ә сез әниләрегезне яратасызмы соң?

Бим: Әйдә тикшереп карыйк, әниләренә назлы сүзләрне дөрес әйтәләрме икән?

Бом: Хәзер, мин сезгә сүзләр әйтәм, әнигә әйтә торган матур сүз булса “әйе”, яки “юк” дип җавап бирерсез. Шулай итеп башладык.

Бим: Матурым.

Бом: Кечкенәм.

Бим: Мин сине яратам.

Бом: Балам.

Бим:   Һ.б.

Бом: Булдырдыгыз!

Бим: Э хәзер тиз генә физзарядка ясап алыйк.

Бом: Безнең белән тезел рәткә

Ясыйк бергә физзарядка!

Бим: Кулны куйдык үкчәгә,

Тезләргә һәм жилкәгә.

Ян-якка, билгә,өскә,

Көлми торабыз көчкә.

Ха-ха-ха, хи-хи-хи.

Бом: Без бердәм, без көчле,Күрегез безнең көчне!

Тыпырдыйбыз. Чәбәклибез,Елмаябыз һәм көләбез.

Бим: Алабыз бер серләшеп,Биибез бергәләшеп!

Бию башкарыла.

Клоуннар биюче кызлар белән бергә биеп чыгып китәләр.                

Алып баручы 1. Бәйгебезне дәвам итәбез. Алдагы бирем “Баш хисапчы” дип атала. Әниләр, акчаларны саный – саный, сорауларга җавап бирергә һәм хисапта ялгышмаска тиеш буласыз.

- Балагызның исеме ничек?

- Балагызның фамилиясе ничек?

- Балагызга ничә яшь?

- Балагызның әтисе ни исемле?

- Балагызның аяк киеме размеры?

- Балагызның туган көне кайчан?

- Балагызның күз төсен нинди?

- Балагыз нинди группага йөри?

- Балагыз ничәгә кадәр саный белә?

Алып баручы 2.  Ә хәзер,  кызлар башкаруында рус халык биюен карап китик.

Рус биюе.    

Алып баручы 1. Бүген сезгә әзерләгән биремнәр тәмамланды. Җиңүчене билгеләп, аларны бүләкләргә вакыт җитте. Жюри – ул мин инде, җиңүчене билгеләргә авырсынып торам, чөнки безнең бар әни дә иң – иң яхшысы  һәм әниләр өчен һәр берегезнең кызы, һәм улы иң уңган һәм булган. Мин киңәшләштем дә үз – үзем белән һәм җиңүче итеп бар әнине дә игълан итәм. Ә бүләкләр, безнең  җиңүчеләр өчен генә дип әзерләнгән. Көйгә серле капчык җибәрәм, көй туктагач шуннан бер бүләк сертификатын аласыз.

Бүләкләр:

1. Дачада киемнәр өчен кечкенә элгеч. (Кадак)

2. Тап бетерүче машина. (Бетергеч).

3. Ерак арага уй – фикерләрне җиткерүче җайланма. (Конверт)

4. Пылесос «Метисам». (Кисточка)

5. Универсаль рюкзак. ( Пакет)

6. Мини-палас. (Кулъяулык)

7. Хрусталь ваза. (Пыяла банка)

. Яза торган машинка. (Ручка)

9. Электрощипцы. (Кер элгече)

10. Диетик чара. (Сагыз)

11. Күп сөйләшүдән чара. (Пустышка)

12. Уй – фикерләрне теркәүче. (Карандаш)

13. Табак – савыт юучы машина. (Губка)

14. Эмальны ялтырату өчен кулланма. (Теш щеткасы)

Әлбәттә, бу шаярту бүләкләре булды. Ә хәзер, әниләр өчен иң кадерле бүләкләрне, бала үз куллары белән ясаган кечкенә генә бүләкләрне зур итеп кабул итеп алыгыз.

Бала 1:

Бәйрәм бүләксез булмый ул.

Барыгыз да беләсез.

Безнең ничек тырышканны,

Хәзер менә күрерсез!

Бала 2:

Нәни кулларым белән мин

Тик сиңа, диеп кенә.

Әзерләдем бүләгемне

Бик зур көч куеп менә.

Алып баручы 1. Хөрмәтле әниләр! Балаларыгыз әзерләгән бүгенге  бәйрәмгә килгәнегез өчен, күңелле итеп катнашып утырганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бала өчен җир йөзендә әнидән дә якты, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле , әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Балаларыгызга дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълыгын аңларга өйрәткән өчен. Алар сырхаулап ятканда, күкрәгегезгә кысып, “Җан җимешем, балам”, – дип, чын күңелдән борчылганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сез булмасагыз, алар оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек булыр иделәр. Аллаһның мең рәхмәте яусын сезгә. Озын гомер, тән сихәте, саулык, күңелегездәге җан җылысының нурын сүндермичә балаларыгызны алга таба да яхшы тәрбия биреп яши алсагыз иде.



Предварительный просмотр:

"Кызыклы шәкерт"

Әйдәле, Акбай! өйрән син, арт аягың белән тор; 

Аума, аума! туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!

— Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә; 

Мин туганга тик ике айлап булыр,  йә өч кенә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә; 

Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

— Ах, җүләр маэмай! тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул: 

Картаеп каткач буыннар — эш белү уңайсыз ул!

"Сабыйга"

Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр; 

Барчасы юк сүз — аларның булганы юктыр гомер.

Җен-фәлән дип сөйләшүләр искеләрдән калган ул; 

Сөйләве яхшы, күңелле — шагыйранә ялган ул.

Һич өрәк, албасты булган сахралар, кырлар да юк; 

Шүрәле асрап ята торган кара урман да юк.

Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсың барын; 

Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын.

"Эш беткәч уйнарга ярый"

Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер Сабый 

Ян тәрәзә каршысында иртәге дәрсен карый.

Чын күңел берлән укый ул, кат-кат әйтеп һәр сүзен; 

Бик озак шунда утырды, бер дә алмастан күзен.

Шул чагында бу Сабыйны чакыра тышка Кояш: 

«И Сабый, ди, әйдә тышка, ташла дәрсең, күңлең ач!

Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман; 

Чыкчы тышка, нинди якты, нинди шәп уйнар заман!»

Бу Кояшның сүзенә каршы җавабында Бала:

«Тукта, сабрит, уйнамыйм, ди, уйнасам, дәрсем кала.

Көн озын ич, ул уенның мин һаман вактын табам, 

Чыкмамын тышка уенга, булмыйча дәрсем тәмам».

Ул, шулай дип, кимчелек бирми укырга дәртенә, 

Бик каты ихлас белән чынлап ябышты дәрсенә.

Өй түрендә шул заман сайрый ботакта Сандугач,

Ул да шул бер сүзне сайрый: «Әйдә тышка, күңлең ач!

Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман,

Чыкчы тышка, нинди һәйбәт, нинди шәп уйнар заман!»

Сандугачка каршыга биргән җавабында Бала: 

«Юк, сөекле Сандугачым, уйнасам, дәрсем кала.

Туктале, бетсен дәрес, ди, әйтмәсәң дә уйнарым, 

Син дә сайрарсың матурлап, мин авазың тыңларым!»

Ул, шулай дип, һич зарар бирми укырга дәртенә, 

Бик каты ихлас белән чынлап кереште дәрсенә.

Шул вакытта өй түрендә бакчада бер Алмагач 

Чакыра тышка Сабыйны: «Әйдә тышка, күңлең ач!

Бик күңелсездер сиңа эштә утырмак һәрвакыт, 

Әйдә, чык син бакчага, җитте хәзер уйнар вакыт!»

Алмагачның сүзенә каршы җавабында Бала: 

«Юк, сөекле Алмагачым, уйнасам, дәрсем кала.

Тукта, сабрит аз гына, ди, и кадерле Алмагач, 

Һич уенда юк кызык, дәрсем хәзерләп куймагач».

Күп тә үтми, бу Бала куйды тәмамлап дәрсене, 

Куйды бер читкә җыеп дәфтәр, китапны — барсыны.

Чыкты йөгреп бакчага: «Иә, кем чакырды, дип, мине? 

Әйдә, кем уйный? Тәмам иттем хәзер мин дәрсеми!»

Шунда аңгар бик матурлап елмаеп көлде Көяш, 

Шунда аңгар кып-кызыл, зур алма бирде Алмагач;

Шунда аңгар шатланып сайрап җибәрде Сандугач, 

Шунда аңгар баш иделәр бакчада һәрбер агач

Утро

Утро. Ожила земля.
Загорается заря.
Солнце встало на востоке,
Землю светом обагря.

Площадь, рынок – город весь,
Парк, сады и ближний лес,
Горы, долы и равнины
Заливает свет с небес.

Шум, движение; встаёт,
Просыпается народ.
Птицы, стаями сбираясь,
Поднимаются в полёт.

В школу школьники спешат,
Ранцы с книгами висят
На спине. Ученья радость
Ожидает всех ребят.

Родной язык

О язык родной, певучий, о родительская речь!
Что еще на свете знал я, что сумел я уберечь?

Колыбель мою качая, тихо-тихо пела мать.
Подрастая, сказки бабушки я начал понимать.

О язык мой, мы навечно неразлучные друзья,
с детства стала мне понятна радость и печаль твоя.

О язык мой, как сердечно я молился в первый раз:
«Боже, – я шептал, – помилуй мать, отца, помилуй нас.»

Габдулла Тукай

Родная деревня

Стоит деревня наша на горке некрутой.
Родник с водой студеной от нас подать рукой.
Мне всё вокруг отрадно, мне вкус воды знаком,
Люблю душой и телом я всё в краю моем.

Запомнились навеки событья детских лет,
Нет времени счастливей, забав беспечней нет.
Я помню, как, бывало, по черной борозде
Шагал со старшим братом я за сохою вслед.

Я многое увижу — ведь жизнь еще длинна.
И ждет меня, наверно, дорога не одна;
Но только где б я ни был и что б ни делал я —
Ты в памяти и сердце, родная сторона!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарии праздников: "Осень, Осень, в гости просим", "Здравствуй, праздник Новогодний"

Сценарии праздников: «Осень, Осень, в гости просим!»   «Здравствуй, праздник новогодний!»      ...

"Праздник Букваря." сценарий праздника.

В сценарии представлен вспомогательный материал  для проведения праздника в 1 классе " Прощай,Азбука!"...

Сценарий праздника "Праздник первых каникул"

Вашему вниманию предлагается ежегодное мероприятие для первоклассников, сценарий которого представлен в статье. Сценарий включает в себя стихи, песни, сценки из школьной жизни....

Сценарий праздника. «День именинника или необыкновенное путешествие по морю Фантазий на Остров Праздников».

Праздник . посвященный.дню именинника. Можно проводить в конце учебного года ....

сценарий праздника Семейного праздника

Сценарий семейного праздника. Данный  сценарий содержит инсценировку  по теме "Воспитание  в семье", стихи, песни и музыкальное сопровождение....

Праздник матери. Сценарий праздника.

Данный сценарий был использован для создания незабываемого праздника "День матери" К празднику было подготовлено слайд - шоу, состоящее из фотографий детей с мамами. Песни можно подобрать в зависимост...

Сценарий праздника. Сценарий праздника к 8 марта «Для прекрасных Дам!»

Сценарий предназначен для проведения праздника "Лучший день - 8 Марта" для учеников 1  класса и их родителей. Данный материал будет полезен для учителей начальных классов, педагогов дополнительно...