"Шүрәле бездә кунакта".
план-конспект занятия (1 класс) на тему
1 нче сыйныф укучыларының Әлифба бәйрәме өчен сценарий тәкъдим итәм.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
lifba_byrme.doc | 67.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Чүпрәле муниципаль районы Яңа Чокалы башлангыч белем бирү мәктәбе
Ә л и ф б а б ә й р ә ме “Шүрәле бездә кунакта”
Үткәрде: башлангыч класслар укытучысы
Хисматуллина Фәния Мирза кызы
2014
Зал бәйрәмчә бизәлгән. Түрдә плакат: “Рәхмәт, сиңа, Әлифба!” Язмада “Әлифба” җыры яңгырый. Музыка астында балалар тезелеп чыга.
Укытучы: Хәерле кич, хөрмәтле кунаклар, кадерле укучыларым! Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме?
Күңелләр түрендә – Әлифба бәйрәме!
Бу матур бәйрәмгә кушыл, дус, әйдәле,
Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме!
Әйе, бүген бездә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме. Әле яңа гына мәктәп ишеген ачып кергән укучыларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр. Әйе, балалар, сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү җиңел булмады. Әмма сез югалып калмадыгыз, тырыштыгыз. Бүген безнең сыйныфта һәрбер бала укый, яза белә.Чын күңелдән котлыйм сезне, укучыларым!
Укучы: Тышта ап-ак кар яуганда
Без җыелдык бәйрәмгә.
Безнең шатлык эчкә сыймый
Сезгә ничек сөйләргә?
Укучы: Яфрак яуган көзге көндә
Тыйнак үттек класска.
Әлифбаны кулга алдык
Әй, сөендек шул чакта!
Укучы: Бүген бездә зур тантана
Моңсу да ул, ямьле дә,
Әлифбабыз китә бездән-
Бу көн калыр хәтердә!
Укучы:
39 хәреф белән
Таныштык без тиз генә.
Олы ярдәмчең булдың син
Рәхмәт инде Әлифба!
(Әлифба булып киенгән бала керә)
Әлифба .Мин – Әлифба, таныйсызмы?
Танымыйм дип тормыйсызмы?
Юктыр, юктыр, ышанам,
Сезне күреп шатланам.
Исемдә һәркайсыгызның
Күңелле йөзләрегез.
“Яхшы”, - дигәч укытучыгыз,
Елмайды күзләрегез.
Хәзер инде зур кешеләр –
Укучылар булдыгыз.
Төрле-төрле китапларны
Бик яратап укырсыз.
Укучы: Әлифба, әлифба,
Беренче битеңне
Ачкан көн хәтердә
Зур бәйрәм шикелле.
Укучы: Иң якын дустыбыз
Булдың син гел безнең.
Һәр хәреф, елмаеп,
Әйтте үз исемен.
Укучы: Һәм алар бик матур
Сүзләргә әйләнде,
Сүз төзеп укуы
Кызыклы, күңелле.
Укучы: Өйрәттең син безгә
Ватанны сөяргә.
Рөхсәт ит, зур рәхмәт,
Мең рәхмәт дияргә!
Җыр “Әлифба”
Әлифба. Мине зурлавыгыз өчен рәхмәт, балалар! Минем ярдәмчеләрем-хәрефләрем сезне укырга өйрәтергә бик тырыштылар.
Укучы: ( күкрәгендә Ә хәрефе)
Әлифба син алып кердең
Безне белем иленә.
Тырышлык та, ялкаулык та
Шушы илдә беленә.
Укучы: (күкрәгендә Н хәрефе)
Нарат үскән бигрәк биек,
Китә болытлар тиеп,
Тора баһадир сыман ул,
Яшел түбәтәй киеп.
Укучы: (күкрәгендә И хәрефе)
И хәрефе ипидә бар,
Бар ул ил һәм иректә.
И хәрефе икелегә
Укымаска өйрәтә.
Укытучы. Балалар, бу хәрефләр нәрсә әйтергә теләделәр икән?
Укучылар: Әни!
Укытучы: Әйе, сезнең әти-әниләрегез дә сезне укырга өйрәтү өчен күп көч куйдылар. Рәхмәт аларга!
Укучы: Җирдә туган илем бар,
Туган илдә җирем бар.
Туган-үскән җиремдә
Авылым бар минем дә.
Туган авылда - өем,
Ә өемдә - әнием,
Иң кадерлем ул минем.
Җыр. Туган тел.
Укучы: Хәрефләр юллар ачты
Әкиятләр иленә.
Шигырьләр һәм хикәяләр
Өйрәндек без тиз генә.
Укучы: Матур итеп сөйләргә,
Аңлаешлы укырга,
Табышмаклар чишәргә
Өйрәттең син , Әлифба!
Укучы: Кызларны ул зур ярдәмче,
Булышчы булсын , диде .
Эшләгән барлык эшләре
Елмаеп торсын, диде.
Укучы: Малайларга Әлифба
Кушты җитез булырга.
Батыр, кыю кешеләрдән
Үрнәк алырга.
Әлифба: Нәни дусларым, рәхмәт сезгә дә
Әлифбаны нык үзләштергәнгә.
Белем сараен ачып керергә
Сезнең кулларда хәзер бар ачкыч.
Һәрбер укучы бик күп укысын!
Китап- иң якын дустыгыз булсын!
Минем өчен алмашка
Ике дәреслек килер
Дуслашыгыз, балалар,
Күп итеп җимеш бирер.
(“Әдәби уку” һәм Татар теле китаплары к е р ә)
“Әдәби уку “: Мин әдәби уку китабы булам.
Татар теле: Мин татар теле булам.
“Әдәби уку “: Мине укып сөйләрсең.
Татар теле: Мине язып көйләрсең.
“Әдәби уку “: Бик күп юллар үтәрсең.
Татар теле: Хыялыңа җитәрсең.
“Әдәби уку” :
Саумысез, сөекле,
Иң якын дусларым! .
Тырышып укучы
Кызларым, улларым!
Көттем мин бергәләп
Укыр көн җиткәнен,
Мин әле өр- яңа,
Бер тапсыз битләрем.
“Татар теле”
Килдем мин никадәр
Җыр, шигырь, хикәя,
Мәкальләр күтәреп.
Май ае беткәнче
Укырга җитәрлек.
Тап кына җавабын –
Табышмак ничаклы!
Тик менә үтенеч:
Таплама китапны!
Җыр:
Әлифба: Кадерле балалар,
Мин китәм, хушыгыз!
Бәхетле булыгыз,
Гел бишкә укыгыз!
Укучылар: Рәхмәт сиңа, Әлифба!
Хуш, хуш, Әлифба!
Шүрәле килеп керә, үзе елый.
Укучы: Әй, Шүрәле, син килгәнсең
Күңел ачарга безгә.
Бәйрәмнең ямен җибәреп,
Болай елыйсың нигә?
Шүрәле: Минем дә сезнең белән мәктәпкә барасым килә...
Укучы: Ничек инде, Шүрәле, сине мәктәпкә алыйк, ди? Син бит алфавитны да белмисең!
Шүрәле: Ә нәрсә соң ул алфавит? Аны нәрсә белән ашыйлар?
Укучы: Юк, Шүрәле, аны ашамыйлар, Менә тыңлап кара әле.
Хәрефләр әйтәләр.
Шүрәле: Ә-ә. Менә хәзер белдем, бу бит хәрефләр: а,б,в,г, д... Шулаймы? Ә хәзер мәктәпкә аласызмы?
Укучы: Әй, Шүрәле, дускаем,
Алда эшең күп әле.
Шул өйрәнгән хәрефләрдән
Сүз язасың бар әле!
(Сүз төзү ярышы: “кәмпәт”, “патик”)
Шүрәле: Ура! Мин дә сүз язарга өйрәндем. Хәзер аласызмы мине мәктәпкә?
Укытучы: Тукта әле, Шүрәле, балалар укырга гына түгел, җырларга, биергә дә өйрәнделәр. Аларның биегәннәрен карап алыйк.
Татарча бию
Шүрәле: Ай-яй матур биеделәр. Минем дә алар кебек биисем килә. Укытучы: Шүрәле, без синең математикадан белемнәреңне тикшермәдек бит әле.
Ак каенда 3 чыпчык,
Түбәдә 5 сыерчык.
Әйтмәс микән берегез-
Барысы ничә кошчык?
(Шүрәле белми, балалардан сорап йөри. Балалар җавап бирә)
Укытучы: 7 малай урамга
Чыкты футбол уйнарга.
Өчәү килде тагын да,
Исәплә син барын да.
Укытучы: Афәрин, булдырдың, Шүрәле!
Укучы: Рәхмәт сиңа, Шүрәле,
Һөнәрләрең күп икән.
Якын дуслар булырбыз,
Укырсың безнең белән.
Укытучы: Кадерле укучылар! Сезгә белем үрләрен яулаганда күп тырышлыклар ихтыяр көче кирәк булыр. Мин сезгә уңышлар телим.
Җыр “ И Туган тел”.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Ел фасыллары бездә кунакта
2 класста " Ел фасыллары бездә кунакта"- әдәби уку дәресе....
3 сыйныфта әйләнә- тирәбездәге дөнья дәресенең план- конспекты
3 сыйныфта әйләнә- тирәбездәге дөнья дәресендә "Нәрсә ул акча?" темасына дәрес план- конспекты һәм темага карата презентация...
Әлифба бәйрәменә "Шүрәле бездә кунакта" дип исемләнгән сценарий
Әлифба бәйрәмендә Шүрәле укырга өйрәнергә теләвен әйтә һәм балалар белән бергәләп уен- - ярышларда катнаша...
Сөмбелә бездә кунакта
"Сөмбелә бездә кунакта" көзге уңышка багышланган бәйрәм кичәсе. Укучылар алдына куелган төп максат булып көз сылуы_ Сөмбелә белән таныштыру, көзге учышка карата ңырлар, шигырьләр, мәкальләр, табышмакл...
"Сөмбелә бездә кунакта"
Сыйныфтан тыш чара...
"Әкият бездә кунакта" нәниләр атналыгы
Нәниләр атналыгында әкиятләр буенча үткәрелгән викторина...
"Ел фасыллары бездә кунакта"
2нче сыйныф "Ел фасыллары бездә кунакта" темасына дәрес планы...