Сөмбелә бездә кунакта
план-конспект урока по теме
"Сөмбелә бездә кунакта" көзге уңышка багышланган бәйрәм кичәсе. Укучылар алдына куелган төп максат булып көз сылуы_ Сөмбелә белән таныштыру, көзге учышка карата ңырлар, шигырьләр, мәкальләр, табышмаклар өйрәтү, табигатьне саклау, аны ярату, гореф- гадәтләребезне искә төшерү тора.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
sombel.doc | 55 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема:Сөмбелә безздә кунакта.
Максат: Көзге уңыш-Сөмбелә белән балаларны таныштыру, көз турында шигырьләр, җырлар өйрәнү,гореф-гадәтләребезне онытмау, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Материал:”Татар халык авыз иҗаты” табышмаклар , мәкальләр.
Бүлмә көзне хәтерләтеп бизәлгән. Тактага хезмәт турында мәкальләр языл-
ган таблица эленгән. Акрын гына музыка уйный.Алып баручы һәм балалар залга керәләр.
А. баручы:
Кадерле, кунаклар, укучылар! Без бүген халкыбызның онытыла башлаган матур бәйрәмнәрен яңарту тантанасына җыелдык Елның сизри фасылында- көн белән төн тигезләшкән мәлдә татар халкы “Сөмбелә” бәйрәмен уздырган.Ул – көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме “. Сөмбелә”- башак дигән сүз
Шулай ук җитен чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кыз-ны Сөмбелә дип атаганнар.Бүген без дә көз сылуы –Сөмбелә белән очрашырбыз.
Сарыларга сарган ак каенга
Шыбыр-шыбыр килеп кем дәшә?
Уттай янган кызыл миләш белән
Пышылдашып кем ул сөйләшә?
Көзге җиргә гашыйк әрсез җилләр
Яфракларга шулай эндәшә.
Хушыгыз, хуш, язга чаклы, диеп,
Алар белән уйнап сөйләшә
Көзге урман тып-тын булган,
Агач башы ялангач.
Соңгы яфрак төшә калтырап,
Әз генә җил шаяргач.
Көз килде,
Уңыш булды,
Табын сый белән тулды.
Рәхим итегез, дуслар,
Көзге бәйрәмгә.
Яфракларын коя-коя ,
Бакчабызга килде көз
.Алтын сары яфракларны
Кулыбызга җыйдык без.
Кулга кәрзиннәр алабыз
Урманнарга барабыз
Юлда очраган кошларны
Без озатып калабыз.
Кошлар еракка китәләр:
Сандугачлар, тургайлар
Әнә безгә соңгы кошлар
Сәламләп кул болгыйлар.
Көз килде дә керде өйгә,
Яфраклар йөгерәләр.
Ышык эзләп капка, койма
Асларына керәләр.
Карагыз әле, дусларым, узенең яшелчәләре, җиләк-җимешләре белән Көз сылуы безгә кунакка килә.
Зифа буйлы, җитен чәчле,
Зәңгәр күзле бу кызның
Исемнәре ничек икән,
Әйтегезче кем белә?
Балалар: Сөмбелә, Сөмбелә!
Сөмбелә: Исәнмесез, нәни, дусларым! Мин көз сылуы Сөмбелә. Көзге уңышларны булдыручы , сезгә бүләк итүче. Иң төп уңышым минем – икмәк. Мин бүген икмәк-не, уңышларымны алып килдем.
Икмәк – игенченең җан җылысы,
Җир анага кадер - хөрмәте.
Яшәү тамыры ул һәр йөрәкнең,
Шуңа кадерлибез икмәкне.
(Сөмбелә икмәкне балалар кулларындагы җиләк-җимешләрне , яшелчәләрне алып баручыга бирәләр)
1 ук. Ипи басуда үсә
Аннан амбарга күчә
Аннары мичтә пешә
Мичтән кызарып төшә
2 ук. Шуннан килә өстәлгә
Безгә куәт өстәргә
Ипи булса табында
Булдырам мин барында.
3 ук. Ипи эшләргә кирәк
Юллар сузарга кирәк
Тайгаларда иң авыр
Юллар узарга кирәк
Шуңа да игенчене
Хөрмәт итәргә кирәк!
Алып баручы: Әйе, балалар, бик дөрес сөйләдегез. Икмәк һәр нәрсәнең башлангычы.Икмәк булмаса табынның яме дә юк. ( ООО “Дусым” хезмәтчәннәренең тырыш хезмәт нәтиҗәләре турында әйтелеп кителә)
Җыр: “Чайкала иген кырлары”
Сөмбелә. Менә нинди матур җырлар, шигырьләр беләсез икән Сез.Ә хәзер минем алып килгән яшелчә, җиләк-җимешләремә дә сүз бирик әле..Аларның нәрсә икәнлеген белә алырсыз микән?
Алма.
Ал яңаклы
Балдан татлы
Үсә бакчада-
Алдым акчага.
Ул нәрсә?
Бәрәңге. Куак-куак була ул
Төбен өйсәң уңа ул
Көзен казып аласың
Аш, бәлешкә саласың
Ул нәрсә?
Шалкан.Сары, сары, сап-сары ,
Бер түтәл чәчтек бары
Тарттык өмә ясадык
Тәмле итеп ашадык
Ул нәрсә?
Алып баручы. Күрегезче, балалар,
Шалкан быел бик уңган
Самавыр хәтле булган
Кем чәчкән бу шалканны?
Балалар. Бабай утырткан аны.!
(“Шалкан” әкияте сәхнәләштерелә)
Алып баручы. Бердәм көч таулар күчерә. Менә без дә бердәм булгач шалканны тиз тартып чыгардык. Димәк, безгә һәрвакыт бердәм, тату, дус булырга кирәк.
Балалар, Сөмбелә безгә бик матур уеннар алып килгән. Хәзер Сөмбелә алып килгән яшелчә, җиләк-җимешләре белән көч сынашып карыйк. Бер команда “Кишер” командасы булыр һәм алар бары тик яшелчә исемнәре генә яза, ә икенчесе “Алма” командасы булырсыз һәм бары җиләк-җимеш исемнәре язып, баскыч буенча, ике яклап, югарыга таба менәбез. Кайсы команда тизрәк менеп җитә, шул команда җиңүче була.
Алып баручы.Дуслар, Сөмбелә безгә нинди һөнәрен күрсәтер икән?
Сөмбелә. Бию алып килдем. Биеп күрсәтәм.
Алып баручы.Бие,бие,бие әле
Биегәнең юк әле
Сине матур бии диләр,
Биетеп карыйк әле.(Сөмбелә бии)
Алып баручы.Сөмбелә алып килгән тагын бер кызык уен уйнап алыйк. “Кишер” һәм “Алма” командалары көч сынаша. Мондагы ике савытка ике төрле ашлык салынган . Сез шул ашлыкларны таныйсыз, аннары икегә аерасыз. Кайсы команда тиз һәм дөрес эшли, шул команда җиңүче була.(“Ашлык тану “ уены уйнатыла.)
Алып баручы.Ә хәзер “Өзек чылбыр” уены уйныйбыз.Сез бу уенны телевизорлардан күргәнегез бар инде. Русча ул “Слабое звено” дип атала.Мин сезнең һәрберегезгә сораулар бирәм, табышмаклар әйтәм. Һәр турдан соң сез арагыздан бер кешене уеннан чыгарасыз. Табышмаклар көз, уңыш, табигать турында.
! тур.
- Сугышмый елата ул
Бәрми сукмый йөзенә
КУл, аяксыз көенә
Барып керә күзенә.(суган)
- Әле җәй дип тормаган
Кат-кат шәлен ураган
Башы бер тубал булган
Шыгырдап тора уңган.(кәбестә)
3 Җир астында кызыл әтәч.(чөгендер)
4. Үзе шардай
Эче кандай
Тәме балдай.(карбыз)
5. Чәчүне кай вакытта чәчәләр?(яз, көз)
6. Йөзе кып-кызыл пешкән
Битенә сипкел төшкән
Өзеп телемә салдым
Телемне йота яздым. (Җиләк)
7. Нинди агач елга бер генә киенә? (чыршы)
8. Ай башлы, чшел кашлы
Сары ефәк калфаклы
Борыла да кояшка карый (көнбагыш)
9. Быел мәктәп бакчасыннан ничә чиләк чөгендер алдык?
10. Берне бәрдем, унны алдым. (бәрәңге)
11. Нинди агач баллы? (юкә)
12. Җир астында җиз бүкән – ул ни икән? (бәрәңге)
13. Безнең якта нинди игеннәр игелә?
14. Җир астында алтын казык
Алдык без аны казып. (кишер)
2 тур
- Эсселәгән саен,
Кат-кат тун кия. (кәбестә)
- Кечкенә генә кыз, зур кызны елата. (суган)
3. Ите симез, мае юк
тиресе калын йоны юк. (шалкан) .
4.Үзегездә үсә торган өч яшелчә исемен ата.
5. Бер кисмәктә мең егет. (кыяр)
6. Үскәндә яфрагын ашыйлар
Үсеп җиткәч тамырын ашыйлар. (суган)
7. Урманда нинди җиләкләр үсә?
8. Өстендә гел төрле күлмәк
өч булды тора бара
Башта яшел, аннан кызыл,
Хәзергесе кап-кара. (карлыган)
9. Яшел чәч, кызыл күлмәк
Винегрит булмас ансыз
Салат, икра, борщлар-
Ул булган аш-су сансыз. (чөгендер)
10. Иң озак яшәгән агач.
11. Түтәлдә сары бозау,
Бәйләгәннәр озын бау.
Ята һавага карап
Нәрсә булыр бу?(кабак)
12. Нинди җиләкне без салкын тигәндә файдаланабыз?(кура җиләген)
3 тур.
- Нинди агачтан йортлар төзиләр?(нарат)
- Яшел буяулы тар өйдә,
Түп-түгәрәк туганнар
Шарт-шорт җиргә сикерергә
Көзне көтеп торганнар.(борчак)
- Туңга җирне кайчан сөрәләр?(көз)
- Ылыслы агачларның ниндиен беләсең?
- Ул кызыл бөртек-бөртек,
Куйган күк юри төртеп
Киптерсәң ару була-
Чирләрдән дару була. (кура җиләге)
- Бәрәңгене көз утырталармы әллә яз көнеме?
- Җил юктада бу агач
Кыштыр-кыштыр кул чаба
Шуңа күрә яфрагы
Кызара көзгә таба. (усак)
8 Икенче икмәк дип нәрсәне атыйбыз?
9. Сап-сары кыр буенча
Дулкынны ярып барам
Сандыгыма алтындай
Бодайны салып барам. (комбайн)
10. Җирән бабам өйдә
Сакаллары тышта. (чөгендер)
4 тур
1.Тегүче, чигүче түгел
Ел әйләнә энәле
Яңа елда иң зур кунак
Йә исемен бел әле. (чыршы)
- Нинди үсемлек салкын тигәннән файдалы?( мәтрүшкә)
- Юмарт агач урманда
Иң шәп бал була анда
Бал кортлары беләләр
Безләп шуңа киләләр. (юкә)
- Аяк астында келәм
Сак кына басып киләм
Һичкем тукып җәймәгән
Бүләк безгә җәйләрдән. (чирәм)
- Нинди чәчәкнең чәнечкеләре була? (роза)
- Кырда алтын өйләр бар
Өйләрендә чөйләр бар.
Чөй саен алтын бөртек
Чыгарга әзер төртеп. (башак)
- Бер кечкенә Камилә
Кат-кат туннар киенә. (кәбестә)
5 тур
1Җир астында үзләре
Бар аларның күзләре
Күзләре бар күрми ул
Чәчәге бар –белми ул.
Ярмасы юк – ярмалы
Ашта бөтен ярганы. (бәрәңге)
- Тамыр түгел гел тырнак
Курыкма алмас тырнап
Ашны тәмле иттерә
Микробларны үтерә. (сарымсак)
- Кечкенә генә мишәр кызы
Йөрәгемне көйдерә. (борыч)
- Җир астында картыгыз
Сакалыннан тартыгыз (шалкан)
- Үзе кып-кызыл
Күлмәге ямь-яшел. (карбыз)
- Үзе ура, үзе суга,
Үзе капчыкка сала.
Шаулап-гөрләп эшләгәндә
Кыр матурланып кала. (комбайн)
6 тур
1.Җир астында кышлаган
Бүреген яшел тышлаган. (уҗым)
2. Озын-озын егетләр
Башларында бүрекләр (кукуруз)
3. Диңгез түгел –дулкынлана. (иген)
4. Тәрәзә-ишек куймаган
Эчен кемдер буяган. (карбыз)
(Уен ахарында җиңүчегә бүләк тапшырыла)
Алып баручы.Ә хәзер ял итеп алабыз, татар егетләре биюен карап китик.
(аерымномер башкарыла)
Сөмбелә. Менә нинди тырыш балалар икән сез. Мин сезгә бүләкләр өләшим әле.
(балаларга бүләк өләшә)
Көз сылуы диеп мине-
Сөмбелә дип атагыз.
Минем уңышларымнан да
Авыз итеп карагыз. (кунакларга күчтәнәчләр өләшә)
Алып баручы. Кадерле , дусларым, кунаклар. Менә безнең кичәбез ахырына якынлашты. Сезгә сәламәтлек, озын гомер теләп калабыз. Игътибарыгыз өчен
зур рәхмәт. Сөмбелә, сине икенче елга да көтеп калабыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Ел фасыллары бездә кунакта
2 класста " Ел фасыллары бездә кунакта"- әдәби уку дәресе....
3 сыйныфта әйләнә- тирәбездәге дөнья дәресенең план- конспекты
3 сыйныфта әйләнә- тирәбездәге дөнья дәресендә "Нәрсә ул акча?" темасына дәрес план- конспекты һәм темага карата презентация...
Әлифба бәйрәменә "Шүрәле бездә кунакта" дип исемләнгән сценарий
Әлифба бәйрәмендә Шүрәле укырга өйрәнергә теләвен әйтә һәм балалар белән бергәләп уен- - ярышларда катнаша...
"Сөмбелә бездә кунакта"
Сыйныфтан тыш чара...
"Шүрәле бездә кунакта".
1 нче сыйныф укучыларының Әлифба бәйрәме өчен сценарий тәкъдим итәм....
"Әкият бездә кунакта" нәниләр атналыгы
Нәниләр атналыгында әкиятләр буенча үткәрелгән викторина...
"Ел фасыллары бездә кунакта"
2нче сыйныф "Ел фасыллары бездә кунакта" темасына дәрес планы...