"Әкият бездә кунакта" нәниләр атналыгы
методическая разработка (4 класс) на тему
Нәниләр атналыгында әкиятләр буенча үткәрелгән викторина
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
әкият бездә кунакта | 25.31 КБ |
Предварительный просмотр:
“Әкият бездә кунакта”
(Нәниләр иртәсе)
Максат: Укучыларның әкиятләр турындагы белем һәм күнекмәләрен ныгыту;
иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү һәм үз фикерен җиткерә алуларына ирешү; әкиятләргә кызыксынучанлыкларын арттыру; әкиятләр аша дус-лык, тыйнаклык, шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү.
Җиһазлау: әкият китаплары; әкиятләргә иллюстрацияләр; әкият геройлары; “тылсымлы таяк”; презентация, әкият язмалары, «өй»
Уен-ярыш барышы.
-Хәерле иртә укучылар! Менә тагын яңа көн туды. Яңа көн тууга бу җирдә яшәүгә омтылышыбыз, теләгебез артты. Яңа көн тууга үзебезнең бәхетле булуыбызга тагын бер кат ышандык. Яңа көн тууга мәктәбебездә белем алуыбызга тагын бер кат сөендек. Әнә шундый изге теләк омтылышлар, сөенеч - шатлыклар белән нәниләр атналыгын башлап җибәрәбез. Әйдәгез әле бер беребезгә карап елмаеп алыйк. Менә шулай, кәефләребез дә күтәрелебрәк китте.
- Бүгенге иртәбез “Әкият бездә кунакта” дип атала. Без сезнең белән серле урманга, әкият дөньясына чумарбыз. Әкиятләр белән без кече яшьтән үк таныш. Аларны без әти-әниләрдән, әби-бабайлардан ишетеп үстек. Әкият кешене матурлыкка, батырлыкка, төрле ялганнан качарга өйрәтә. Әкият ярдәмендә кеше сабырлана, акыллылана һәм матурлана. Димәк, әкиятләрне укымый, яратмый мөмкин түгел. Бүген без сезнең белән әкиятләр турын-дагы белемнәребезне сынарбыз, арабыздан иң күп әкият белгән укучыларыбызны ачыкларбыз. Иртәбезне ярыш формасында, киң таралган әкиятләр буенча үткәрербез. Без командаларга бүленеп тормабыз. Һәркем үзе өчен үзе җавап бирер. Биремнәрне яхшылап тыңлагыз, кул күтәреп кенә җавап бирегез. Бүгенге атналык нәниләрнеке булгач, иң беренче башлангыч сыйныф укучылары җавап бирер. Ә зурларга минем аерым биремнәрем бар.Уеныбызны башлыйбыз. Уңышлар сезгә.
-Туктагыз әле, балалар, сез елаган тавыш ишетәсезме? ( елаган тавыш ишетелә) Әтәч бит бу. Әтәч, ник елыйсың син?
Тукмар (кулында ачкычлар): Минем исемем Тукмар. Мин Чукмар белән бер әбидә яши идем. Без гел сугышкач, әби чукмарны күршеләргә кертеп куйды. Ә Чукмар урманга качкан, шунда төлке кулына эләккән. Төлке аны менә бу өйгә бикләп куйган.
-Карагыз әле, балалар, күпме ишек бар икән бу өйдә. Моны ничек ачып бетерергә кирәк. Нигә борчыласың, Тукмар дус, менә ачкычлары кулыңда, хәзер ачып чыгарабыз Чукмарны. Балалар, бу ачкычларга нидер язылган икән.Тукмар, төлке синең киләсеңне сизгән, ачкычларга биремнәр калдырган.Гади генә биремнәр түгел бу, әкияти биремнәр. Шул биремнәрне дөрес ишекне табып, Чукмарны коткарып була икән. Тукмар, син әкиятләр беләсеңме?
-Тукмар: Ююк!( елый)
-Тукта, Тукмар, елама. Безнең балалар бик күп әкиятләр беләләр. Алар сиңа булышырлар. Әйдәгез балалар, биремнәрне үтәп, Чукмарны коткарыйк. Тукмар, син
яхшылап тыңлап тор. Мин беренче ачкычны алам.
I ачкычка ” Әкият сөйлә”, дип язылган. Безнең укучыларыбыз әкият сөйләр, ә сез бик яхшылап тыңлагыз, мин сорагач ниди әкият икәнен әйтерсез.
Әкият сөйләгәннең зиһене арта,
Сүз-сүзне тарта,
Тыңласыннар кызлар, малайлар да
Борыннарын тарта-тарта.
Йә, тыңлагыз, башладым,
Таудан таяк ташладым. (ди һәм таякчыкны бер укучыга тапшыра. Таякны алган укучы:
- 1, 2, 3! Әкият бире күч, - ди һәм әкиятнең эчтәлеген сөйли).
«Бервакыт Төлке Торна белән дуслашкан, аны үзенә кунакка чакырган.Торна кунаккка килгән. Төлке ботка пешергән дә сай тәлинкәгә салып куйган. Торна томшыгы белән тәлинкәне чукыган да чукыган, ләкин бернәрсә дә эләкмәгән. Ә Төлке ботканы берүзе ялап бетергән. Икенче көнне Төлке Торнага кунакка килгән.Торна тар муенлы, тирән чүлмәкнең төбенә бераз борчак салып куйган. Төлке чүлмәк тирәсендә әйләнгән, тулганган, башын да тыгып караган, ләкин бернәрсә дә ала алмаган. Торна озын муены белән чүлмәктәге ботканы үзе генә ашап бетергән. Шуннан бирле Төлке белән Торнаның дуслыгы беткән.»
-Бу кайсы әкияттән икән, балалар?
-Таягыбыз икенче укучыга күчә. Ул безгә нинди әкият сөйләр икән, тыңлап торыгыз.
«Борын- борын заманда бер әби белән бабай яшәгән. Аларның чуар тавыклары булган. Чуар тавык йомырка салган. Нинди диген әле, гади йомырка түгел, алтын йомырка. Бабай йомырканы вытып караган вата алмаган. Әби ватып караган – вата алмаган. Бер тычкан үтеп бара икән, йомыркага койрыгы тиеп киткән дә йомырка төшеп ватылган. Әби елый, бабай елый икән. Чуар тавык: «Елама, әби, елама бабай. Мин сезгә тагын йомырка салырмын. Алтынны түгел – гади йомырка», дигән.
- Ә хәзер мин зурларга табышмаклар әйтәм. Бик игътибарлы булыгыз.
- Әйдәгез ишекне ачыйк инде. Юк, Тукмар, монда Чукмар булмады әле. Икенче ачкычны алыйк.
II ачкычка “Әкиятне таны” диелгән. (Табышмакларга җавап)
-Балалар, безгә ниндидер телеграммалар бирделәр бит әле. Укып карыйк әле кемнән икән. Кем икәне язылмаган монда. Бу биремебез зурлар өчен булсын. (Телеграммалар уку) Бу ишектә дә безгә кирәкле герой табылмады әле. Өченче ачкычны алып карыйк.
III ачкычка “Әкият геройларын таныйсыңмы?” диелгән.
-Мин сезгә рәсемнәр күрсәтәм. Ә сез нинди әкияттән икәнен әйтерсез.
-Молодцы ,укучылар, әкиятләрне бик яратасыз икән сез. Әкиятләрдә гадәттә тылсымлы сүзләр гел очрый, шулай бит. Әйдәгез әле, менә бу тылсымлы сүзләрне кайсы әкият геройлары әйтте икән. Зурлар җавап биреп карасын әле.
-Юк, укучылар. Бу ишектә дә Чукмар табылмады. Тагын бер ачкычны алып карый.
IV ачкычка «Кайсы өлеше тулмый »диелгән.(Слайдлардагы пазлыларны белән эшләү)
-Бераз арып киттек ахры, әйдәгез тамак ялгап алыйк. Моның өчен безгә ниндидер тылсымлы әйбер кирәк. Нәрсә икән ул?
-Әйе, тылсымлы ашъяулык. Дөрес, әлегә анда берни дә юк. Зурлар сорауларга җавап бирсәләр, ул ашамлыклар белән тулар. Башладыкмы? Булдырдыгыз, укучылар.Тамаклар туйды. Ял иттек. Әйдәгез ишекне ачып карыйк. Монда да юк әле безнең Чукмар. Тагын бер ачкычны алып карыйк.
V ачкычка «Бу кем әйбере?»диелгән. Рәсемдә күрсәтелгән предметлар кемнеке икән, әйтеп карагыз әле.
1.Алтын тарак (Су анасы.Г.Тукай)
2.Ак халат ( Айболит К.Чуковский)
3.Зур эшләпә (Белмәмеш Н. Носов)
4.Балта (Шүрәле, Г.Тукай )
- Булдырдыгыз, балалар, бик күп беләсез икән сез. Әйдәгез ишекне ачыйк. Бәлки бу бүлмәдән килеп чыгар әтәч. Ур-ра.Чукмарны коткардык.
Чукмар: Дустым булганың өчен
Сиңа зур рәхмәт.
Тукмар: Син минем иң якын дустым,
Мин синең дустың.
Бергә: Безнең дуслык мәңгелек булсын!
Чукмар: Сезгә рәхмәт мине коткарганыгыз өчен.Безнең сезгә күчтәнәчебез дә бар. (күчтәнәчен тапшыра.) Дустым безгә кайтырга кирәк. Әбиебез янына ашыгыйк. Сау булыгыз!
-Балалар, сез бүген бик нык тырыштыгыз. Әкият геройларына дус-тату яшәргә булыштыгыз. Бик күп әкиятләр белүегезне күрсәттегез. Балалар, әкиятләр ни өчен кирәк соң?
1.Әкият өйрәтә безне
Батыр тырыш булырга.
Әдәплелек сыйфатларын
Үзеңдә булдырырга.
2.Матурлыкка, дөреслеккә
Өйрәтә ул әкият.
Явызлыкны, усаллыкны
Фаш итә ул әкият.
3.Изге эшләргә соклана
Әкият тыңлаучылар
Явызлыкка нәфрәтләнә
Хаклык яратучылар.
-Менә балалар безнең уеныбыз да ахырына якынлашы.Әйдәгез иң күп әкият белүчене билгелик. Барыбыз да фишкаларыбызны саныйбыз, җиңүчене билгелибез. Аннары Тукмар белән Чукмарның күчтәнәчләре белән сыйланырбыз. Молодцы, укучылар. Барыгызга да рәхмәт.Уңышлар сезгә. Әкиятләрне яратыгыз. Күбрәк укыгыз. Әкият ул безне матурлыкка, батыр, тырыш булырга өйрәтә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Ел фасыллары бездә кунакта
2 класста " Ел фасыллары бездә кунакта"- әдәби уку дәресе....
Әлифба бәйрәменә "Шүрәле бездә кунакта" дип исемләнгән сценарий
Әлифба бәйрәмендә Шүрәле укырга өйрәнергә теләвен әйтә һәм балалар белән бергәләп уен- - ярышларда катнаша...
Сөмбелә бездә кунакта
"Сөмбелә бездә кунакта" көзге уңышка багышланган бәйрәм кичәсе. Укучылар алдына куелган төп максат булып көз сылуы_ Сөмбелә белән таныштыру, көзге учышка карата ңырлар, шигырьләр, мәкальләр, табышмакл...
"Сөмбелә бездә кунакта"
Сыйныфтан тыш чара...
"Шүрәле бездә кунакта".
1 нче сыйныф укучыларының Әлифба бәйрәме өчен сценарий тәкъдим итәм....
"Ел фасыллары бездә кунакта"
2нче сыйныф "Ел фасыллары бездә кунакта" темасына дәрес планы...
Башлангыч класслар атналыгы үткәрү планы. 2021-22нче уку елы. Үткәрү вакыты:.18.04-23.04.2022ел
Укучыларның дәресләрдә,дәрестән тыш чараларда иҗади үсешләренә ирешү. Фикерләү сәләтләрен үстерү,укуга кызыксыну уяту.Сәламәт яшәү рәвешенә өндәү,буш вакытларын файдалы итеп узд...