Внеклассное мероприятие "Чигүле читекләрем"("Вышитые ичиги")
методическая разработка (4 класс) по теме
Халкыбызның рухи мирасын саклау,борынгы заманннардан ук килгән күңел җәүһәрләрен хәзерге буынга җиткерү. Пөхтәлек, осталык күнекмәләре булдыру. Милләтебезнең асыл бизәкләренә,милли киемнәренә мәхәббәт тәрбияләү.
(Рассказ о старинных татарских одеждах, украшениях, привлекая учащихся к ответам, задавая проблемные вопросы)
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Чигүле читекләрем | 47 КБ |
Предварительный просмотр:
«Чигүле читекләрем» кичәсе.
Максат:1.Халкыбызның рухи мирасын саклау,борынгы
заманннардан ук килгән күңел җәүһәрләрен хәзерге буынга җиткерү.
2.Пөхтәлек, осталык күнекмәләре булдыру.
3.Милләтебезнең асыл бизәкләренә,милли киемнәренә мәхәббәт тәрбияләү.
- Исәнмесез, хәерле көн укучылар, килгән кунаклар. Бүген без сезнең белән “Чигүле читекләр” кичәсенә җыелдык. Чигүле читекләр кигәч ничек инде биемичә түзеп булсын?! Әйдәгез, 4Б сыйныфы укучылары башкаруында бию карап үтик. (парлы бию)
- Әйтегез әле, без нинди халык биюе карадык?
- Әйе. Ә каян соң без аның татар халык биюе икәнен белдек?
Менә без бүген татар кызлары, егетләре костюмнарын кидек.
- Дөрес, без аны киемнән, калфактан, камзулдан, түбәтәйләрдән, читекләрдән белдек. Димәк, һәр халыкның үзенең милли киемнәре бар икән.
Борынгы вакыттан ук татар халкы, аларны элек болгарлар дип йөрткәннәр, үзләренең матур киенүләре белән тарихка кереп калганнар.
Татар осталары камиллек, нәфислек, затлылык һәм зәвыклылык үрнәге булырлык бик күп гүзәл әсәрләр иҗат итеп калдырган. Татар халкының борынгы милли киеме - чын мәгънәсендә халыкның күңел көзгесе.
Ә хәзер кыска гына вакыт эчендә, тарихыбызга кайтыйк әле.
(Слайдлар күрсәтү). Татар халкының милли киемнәре.
Болар татар халкының милли киемнәре. Бу ир-атлар кия торган киемнәр: камзул, күлмәк, киң чалбар, аякларында читек, башларында чигелгән түбәтәй. Монысы хатын- кызларның киеме.
Хатын-кыз күлмәге (Слайдлар күрсәтү).
Күлмәк куштанлы киң итәкле, аның җилпәзә җиңнәре кул-бармакларын каплаган. Ул төрле декоратив алымнар белән бизәлгән. Хатын-кызлар күлмәгенең итәген төрлечә бизәү дә борынгыдан ук килә. Мәсәлән, өске итәк куеп тегелгән,бала итәкләр куеп тегелгән күлмәкләр . Күлмәк итәгенә төрле төстәге тасмалар, ука-чуклар тоту шулай ук хатын-кыз күлмәген бизәүнең борынгы алымы.
Күлмәккә якын нәрсә — алъяпкыч.
Алъяпкычының бизәге,
Нурлар сибә йөзенэ.
Чәчәк тоткан һәрбер кием
Килешәдер йөзенә.
Яшь киленнәрдә һәм җиткән кызларда алъяпкыч өс киеменең, күлмәк шикелле үк, иң матур һәм күзгә бәрелеп тора торган өлешен тәшкил иткән. Алъяпкычның төсе аның белән бергә киелә торган күлмәкнең төсе һәм формасына яраклашкан була. Күлмәк һәм аның декоратив алымнары тагын да ныграк беленеп торсын өчен, алъяпкыч башка төстәге тукымадан эшләнгән.
Балалар,сез монда нәрсәләр күрәсез?
Камзул (Слайдлар күрсәтү).
Татар халкының оригиналь киеме — камзул. Камзул – озын яки кыска, җиңсез яки җиңле, ябык яки озын изүле, өч, биш, җиде билле булырга мөмкин. Ирләр камзулны карарак төстәге тукымадан, ә хатын-кызлар ачыграк төстәге бәрхеттән тектергәннәр. Бай хатын-кызлары камзулны парчадан, ефәктән, бәрхеттән тектергән. Асылташлар белән бизәп эшләнгән каптырма, камзулны тагын да баетып торган һәм сәламәтлекне саклаган.
Татар халкының баш киемнәре.
Түбәтәй (Слайдлар күрсәтү).
Татар халкының баш киемнәре дә гаять үзенчәлекле. Борын-борыннан ирләр өйдә түбәтәй кияргә яратканнар.Әрсезгә кия торган түбәтәйләрне карарак төстәге тукымадан, ә бәйрәмнәрдә кияр өчен затлырак тукымалардан (ефәк, бәрхет, парча) эшләгәннәр.
Балкып тора түбәтәйләр,
Энҗе бөртекләр белән.
Алар монда килгән, гүя,
Чын әкият иленнән.
Бу нәрсә?
Калфак (Слайдлар күрсәтү).
Бәрхетләрдән тегелгән,
Ука белән чигелгән.
Нәкышләре көмешләргә,
Алтыннарга күмелгән.
Калфакның төрләре хәйран күп. Аларны төрле төстәге җептән яки тукымадан ясаганнар. Ак җептән бәйләнгән озын калфаклар барлык төркем кызларына да хас була. Кызлар зур, йомшак капчык калфакларны төрле төстәге ефәк җепләр белән чигеп бизәгәннәр, як-якларына һәм маңгай турысына ука-чуклар тотканнар. Аны кызлар гына түгел, яшь хатыннар да бөркәнчек астыннан кигәннәр. Шул ук вакытларда кәләпүш формасындагы такыя калфаклар да шактый киң тарала. Yсмер кызлар һәм олы яшьтәге хатыннар чикмәгән такыя калфак (кәттәши) кигәннәр. Хатын-кызлар бәрхет калфакларны да яулык яки ефәк шәл астыннан киеп йөргәннәр.
Татар халкының бизәнү әйберләре
Чулпы (Слайдлар күрсәтү).
Хатын-кызларның өс һәм баш киеме белән бизәнү әйберләре дә тыгыз бәйләнгән. Аларны өч төркемгә бүлеп карарга була: баш, муен-күкрәк һәм кулга бәйле бизәнү әйберләре.
Көмешче дип йөртә мине
Тирә-як, күрше-күлән.
Чулпы, алка, муенса,беләзек
Һәммәсен ясап бирәм.
Көмешче-бизәнү әйберләре ясаучы кеше.Бүген баш бизәнү әйберләреннән -чулпыларга күбрәк тукталырбыз.Чулпы-чәч толымына үрү өчен кулланыла торган бизәнү әйберсе.
Чулпыны, көндәлек бизәнү әйбере буларак, төрле яшьтәге хатын-кызлар йөрткән. Кызлар өчен кечкенә итеп ясалган, җиткән кызлар берничә тәнкәле һәм асылма бизәклене йөрткәннәр. Берьюлы ике толымга үрелә торган көянтәле чулпы да була. Чулпы толымга чәчүргечләр ярдәмендә тоташтырыла һәм атлаган саен үзенә хас көй белән чыңлап тора.
Татар халкының аяк киемнәре (Слайдлар күрсәтү).
Татар халкының аяк киемнәре дә күп төрле. Казан татарлары йөз еллар буе теккән, кигән, бизәкле, йомшак күн итекләрне кем белми? Иң таралган төре – читек.
Бизәк төшкән итекләрне
Читекләр дип йөрткәннәр
Аларны татар кызлары
Бәйрәмнәрдә кигәннәр.
4Б сыйныф укучылары үзләренең читекләре булса, аны ничек күз алдына китерүләрен рәсемнәрендә күрсәттеләр. Сез аларны сул як стенада күрә аласыз.
Читтән килгән халыклар татар халкының күннән тегелгән читекләрен күреп,безнең халыкның бик горур, эшчән, батыр халык икәнен аңлаганнар.
Ә хәзер кыскача гына читекләр турында ... сөйләп китәр. Ә сез экраннар аша танышып барырсыз.
Читек- озын кунычлы күн аяк кием. Читекне ирләр дә, хатын-кызлар да кигән. Ирләр читеге гадәттә кара күннән, йомшак табанлы итеп тегелгән. Балтыры матур торсын өчен, аны чолгау бәйләп кигәннәр. Хатын-кызлар арасында каты табанлы читекләр дә киң таралган була. Яшь хатыннар һәм буй җиткән кызлар күбрәк биек үкчәле каюлы читекләр кияргә яратканнар.
Ә хәзер читекләр турында бию карап үтсәк, бик урынлы булыр.
Безнең татар халкы такмаклар җырларга яраткан.Кичәбезне такмаклар белән тәмамларбыз.
Татар халкы киенү-ясануга гына түгел, бик борынгыдан ук аш-су хәзерләргә оста булган, тәмле, оригиналь ашлар пешергән. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның яшәү рәвешенә бәйле булган. Ә хәзер сезне татар халык ашларыннан торган чәй өстәленә чакырабыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Исследовательская работа Слеповой Альбины "Сравнение вышитых национальных полотенец"
В работе сравниваются узоры русских и татарских национальных полотенец и предназначение национальных полотенец....
Конспект урока изобразительного искусства «Старинное вышитое полотенце» (3 класс)
Цели деятельности учителя: знакомство с символическим значением полотенца, мотивами орнамента на нем.Планируемые результаты:Предметные:знать символическое значение полотенца;уметь самостоятельно выпол...
Конспект урока по изобразительному искусству, 3 класс, «Старинное вышитое полотенце»
Цели деятельности учителя: знакомство с символическим значением полотенца, мотивами орнамента на нем, развитие творчества.Планируемые результаты: Предметные: знать символическое значение полотенца;уме...
Конспект урока изобразительного искусства «Старинное вышитое полотенце» (3 класс)
Цели деятельности учителя: знакомство с символическим значением полотенца, мотивами орнамента на нем.Планируемые результаты:Предметные:знать символическое значение полотенца;уметь самостоятельно ...
Технологическая карта урока изобразительного искусства «Старинное вышитое полотенце», 3 класс, УМК "Изобразительное искусство", автор Б.М. Неменский
ТЕХНОЛОГИЧЕСКАЯ КАРТА УРОКА ИЗОБРАЗИТЕЛЬНОГО ИСКУССТВАТема урока «Старинное вышитое полотенце»Тип урока: «открытие» нового знанияЦель урока: создание условий для формирования п...
Технологическая карта урока изобразительного искусства «Старинное вышитое полотенце» 3 класс Горяева Н.А.,
Цель урока: формировать представление о значении и красоте старинного вышитого полотенца, познакомить с мотивами орнамента.Задачи урокаДидактические:Познакомить с символическим значением старинн...
Конспект урока по технологии "Яйцо вышитое изонитью", 3 класс
Цель: Создать условия для ознакомления учащихся с техникой вышивания изонитью. Вышить яйцо в технике изонить....