Әти - әни пар канатым! (гаилә бәйрәме)
материал по теме
Бу бәйрәм кичәсендә берничә гаилә үзләренең балалары белән ярышалар.Алар үзлшрен төрле яклап күрсәтәләр һәм һәр гаиләнең татулыгы күренә.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
semeynyy_prazdnik.docx | 16.11 КБ |
Предварительный просмотр:
Әлмәт шәһәре муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе
58 нче”Шаян нәниләр” гомумүстерешле балалар бакчасы
ТЕМА: Әти, әни пар канатым
ИКЕНЧЕ КЕЧКЕНӘЛӘР ТӨРКЕМЕНДӘ ГАИЛӘ БӘЙРӘМЕНӘ БАГЫШЛАНГАН КИЧӘ
(әти – әниләрбелән эш)
Тәрбияче: Кирамова Г.М.
Сәхнә матур итеп бизәлгән. Стенада сәхнә түрендә эре һәм төсле хәрефләр белән Гаилә бәйрәме дигән сүз эленгән. Ул сүз астына 2 плакат элеп куелган: 1 нче плакат. Әткәм - әнкәмнең мин зур өмете, Күңел күрке, шатлык, иманы. Җиргә биргән, сулыш өргән өчен Рәхмәтемнең юктыр һич саны. 2 нче плакат. Әткәй,әнкәй сездән башка тагын Кем бар шундый бала бәгырьле. Кояш сыман әнкәй берәү булса, Әти дә бит безгә кадерле. 1 алып баручы: Исәнмесез, диеп сүз башлыймын, Танышулар шулай башлана. Исәнмесез, диеп сүз башласам, Бәхетем арта, күңел шатлана. Яшәсәгез сез гел муллыкта, Гел тыныч булсын галәм. Сөекле кунакларыбызга Ялкынлы кайнар сәлам! 2 алып баручы: Бүген бездә зур бәйрәм, Бүген бездә тантана. Күзләребез шуңа көлә, Гөлләр шуңа шатлана. 1 алып баручы: Чыннан да бүген бездә зур бәйрәм. Бүген без гаилә бәйрәменә җыелдык. Гаилә - ул тормышның нигезе. Әти, әни аның тоткасы булса, балалар - гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер - береңне аңлап, хөрмәт итеп яшәргә кирәк. Гаилә ул - җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Җыр: “Җирдә миңа ни кирәк.” 2 алып баручы: Шатлыклар - күңелебездә, Ал кояш - күгебездә. Рәхәтләнеп бәйрәм итик - Гаилә бәйрәме бездә. Бу кичәбез гөрләп үтсен, Истә калсын гомергә. Бәйрәмнәрсез яшәп булмый Җирнең якты йөзендә... 1 алып баручы: Гаилә – ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Көнозын дөнья куып арыган адәм баласы гаилә ышыгында аз гына булса да ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя. Гаилә тормышы – һәрберебез өчен очсыз – кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы.Шул юлдан матур гына атлап килүче гаиләләребез бүгн бездә кунакта. Әйдәгез аларны каршы алыйк: 1гаилә Фаил һәм Гөлгенә Мустафиннар уллары Булат белән. 2 гаилә Альберт һәм Юля Гуловалар кызлары Ләйлә белән. 3 гаилә Зөлфәт һәм Гөлназ Шаймардановлар уллары Салават белән. 4 гаилә Айнур һәм Айгөл Муртазиналар кызлары Азалия белән. 5 гаилә Риф һәм Әльфия Тухватуллиналар кызлары Алия белән.
2алып баручы: Безнең кичәбез бүген концерт номерлары, уеннар, ярышлар белән барыр. Моның өчен безгә жюри сайлап китәргә кирәк. Алар безнең гаиләләрне тапкырлыкта, уңганлыкта, җитезлектә бәяләп барырлар.( жюри сайланып куела) 1 нче бирем: “Гаилә визиткасы”. Һәр гаилә үзләренең гаиләләре белән таныштырып китә. 2 нче бирем: “ Бәби төрү”. Әтиләр ничек итеп сөйгән ярларына булыша икән, шуны карап китик әле. 2 алып баручы: Әнкәемнең җырын тыңлап, Тал бишектә үскәнмен; Шул җыр белән канатланып, Тәпи атлап киткәнмен. Сөенгән күреп әтием Беренче адымымны. Май кояшы күк елмаеп, Күтәреп алган мине. 3 нче бирем: “Бишек җырлары”. Хәзер безнең сөйкемле әниләр үзләренең балаларына бишек җыры җырлап күрсәтерләр. 4 нче бирем: “Иң кадерлеләрем”. Балалар үзләренең яраткан әниләренә һәм әтиләренә әзерләгән шөгылләрен күрсәтерләр. 1алып баручы: Ә инде әти – әниле килеш ятим калу – бәхетсезлекнең иң зурысы, хәсрәтнең иң авыры. Әтиләре һәм әниләре ташлап балалар йортларында тәрбиянүчеләрдә шактый. Җыр: “Ятим кыз”. 2 алып баручы: Әткәй малы ул мәңгелек түгел, Мал тапмасаң үзең бил бөгеп. Минем истә әнә шулай калган Хезмәт итүләрең тир түгеп. Синнән күчкән, бары синнән күчкән Туган җиргә булган мәхәббәт. Саф күңелең өчен, рухың өчен Рәхмәт сиңа, әткәй, мең рәхмәт. 5 нче бирем: “Бәрәңге әрче”. Әйдәгез әтиләрне бәрәңге әрчүдә ярыштырабыз. Әтиләр юәрәңге әрчегән арада без әниләр һәм балалар белән бергәләп уен уйнап алабыз. Уен: “Чума үрдәк чума каз”. 1 алып баручы: Һәрвакыт ата – ана үз баласы турында минем балам игелекле, шәфкатьле булыр, таянычым булыр дип өметләнә. Шуңа күрә аларны матур эшләрегез белән куандырыгыз, ягымлы сүзләр әйтеп сөендерегез. 6 нчы бирем: “ Ягымлы сүзләр”. Бу биремдә әниләр бер – бер артлы балаларына ягымлы сүзләр әйтәләр. 7 нче бирем: “Ребусның җавабын тап”. Һәр гаиләгә ребус бирәбез, алар аны чишкән арада балалар белән “Әни кирәк” җырын җырлап алабыз. 2 алып баручы: Гаиләнең ныклыгы, татулыгы бик күп нәрсәләргә бәйле. Хәзер мин сезгә табышмак әйтәм. Кайвакыт ул мамык кебек йомшак, Кайвакыт ул корыч кебек каты. Кайчагында баллы, таттлы, Ә кайчакта әремнәнндә әче.(тел) 8 нче бирем: “ Табышмак әйтәм җавабын тап” дип атала. Һәр гаилә чират буйлап табышмак әйтә. 1 алып баручы: Йомшак, тәмле телле булганны һәркем ярата. Бер – беребезгә һәрчак ачык йөзле, тәмле телле, игътибарлы булыйк. Авыр сүзләр әйтеп, хәтерләребезне калдырмыйк. Бер – беребезгә ягымлы булып, матур сүзләр генә әйтешеп яшик. Балаларыбыз тигез гаиләдә, сәламәт булып үссеннәр. 2 алып баручы: Җир йөзенең бөтен матурлыгын Килә сезгә бүләк итәсе. Дөньядагы матур сүзләрнең дә Иң җылысын сезгә әйтәсе. Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә, Көнегезне шатлык бизәсен. Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр, Шушы бәхет читләп үтмәсен. Сезгә булган безнең хөрмәтебез Урын алсын йөрәк түрендә. Зур бәхетләр, шатлык – куанычлар Юлдаш булсын сезгә гомергә. Имин булып атсын таң кояшы, Йөзегезгә нурлар сибелсен Һәр яңа таң сезгә бетмәс шатлык Һәм гомерлек бәхет китерсен. 1 алып баручы: Менә кичәбез ахырына да якынлашты. Хәзер сүзне жюрига бирәбез. Жюри сүз ала. Гаиләләрне бүләкләү.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Конспект урока"Лазанье по канату в три приема" 4 класс
конспект урока по гимнастике для 4 класса на тему : "Лазанье по канату в три приема"...
“Сүрелмәсен гаилә учагыбыз” темасына гаилә бәйрәме
Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз! Сезне чын күнелебездән гаилә бәйрәме белән котлыйбыз. Илебезгә иминлек, һәрберебезгә тыныч тормыш, сәламәтлек, бәхет телибез. Балаларыгызның бүгенге чыгышы ...
Кешенең канаты-тырыш хезмәт.
Тәрбия беседалары өчен ачык тәрбия сәгате....
"Гаилә-татулыгы белән көчле" - гаилә бәйрәме
Бәйрәм башлангыч класс укучылары һәм аларның ата-аналары белән уздырыла. Кичә балаларның музыкаль чыгышы белән башлана.Аннары гаиләләр арасында бәйгеләр белән дәвам итә....
"Әти-әни-минем пар канатым" -гаилә бәйрәме.
Гаилә-һәр кешенең таяныр ноктасы!Гаилә бәхетен ир белән хатын бергә тудыра.Ул- уртак бәхет. ...
"Тату гаилә-бәхетле гаилә"(гаилә бәйрәме сценариясе)
Сценарий гаилә бәйрәменә багышланган. Максат: 1.Гаиләләр белән элемтәне ныгыту, гаиләләрне якынрак белү, бер-берләре белән аралашу, гаиләләрдә татулык, миһербанлык, олыны – олы, кечене – кече...