Дәрес эшкәртмәсе Әлифба дәресе "И хәрефе"
план-конспект урока (1 класс)
Предварительный просмотр:
Әлифба дәресе
Тема: [и] авазы, И, И хәрефләре.
Максат: И, и хәрефләрен танып укый, сүзләрдә [и] авазын ишетә, урынын билгели белү; универсаль укыту гамәлләрен формалаштыруга шартлар тудыру.
Планлаштырган нәтиҗәләр:
Шәхес буларак УУГ: укучыларда мәктәпкә уңай караш формалаштыру, Әмир һәм Әминәгә карата дуслык хисләре һәм аларга булышу хисләре уяту.
Танып-белү УУГ: билге-символларны куллана белү, кирәкле информация туплау, нәтиҗәләр чыгару, танып-белү максатын билгеләү.
Регулятив УУГ: соңгы нәтиҗәләрне исәпкә алып, максатларның эзлеклелеген билгеләү.
Коммуникатив УУГ: укытучыны, иптәшеңне тыңлау, үзара диалогка керү, үз фикереңне тулы әйтә белү, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү.
Җиһазлау: биремле карточкалар, рәсемнәр, презентация, уенчыклар.
Дәрес барышы
I. Оештыру өлеше.
Исәнмесез, укучылар!
Исәнмесез, саумысыз!
Хәерле иртә, балалар!
Имин үтсен көнегез.
Кәефләрегез ничек соң?
- Кояшлы иртә кебек.
Ана телен, туган телне
Өйрәнергә дип килдек.
- Бүген көн нинди(әңгәмә)
-Бүген кәефегез нинди?(кояш-болыт рәсемнәре белән күрсәтү)
-Әйе, укучылар, чыннан да, бүген көн искиткеч матур, кояшлы, тыныч. Һава саф һәм чиста. Һәм без сезнең белән шушындый гүзәл көндә ана телебез – татар теленнән белемнәребезне тагын да ныгытырбыз, тирәнәйтербез.
Укучылар, без сезнең хәрефләр һәм авазлар иленә сәяхәтебезне дәвам итәбез. Әйдәгез, поездыбызга утырабыз, сез әзерме?
Фонетик күнегү. (Хәрәкәтләр белән)
Поезд бара - дың-дың-дың,
Тәгәрмәчләр – чың –чың-чың,
Поезд тауга менә - пуф-пуф-пуф,
Ничек ардык – уф-уф-уф,
Поезд таудан төшә - дың-дың-дың, чың-чың-чың,
Станциягә җиттек – ш-ш-ш, ш-ш-ш.
II Проблемалы ситуация тудыру, уку проблемасын формалаштыру, дәрес темасын ачыклау.
-Укучылар, без сезнең белән бүген яна хәрефкә кунакка барабыз.
Нинди хәреф икәнен белер өчен табышмакның җавабын табыгыз.
Куян түгел − озын колаклы,
Ат түгел − тояклы. (Ишәк)
- Әйе, балалар бу и хәрефе. Менә без бүген аның туган көненә барабыз. Ә туган көнгә буш кул белән бармыйлар. Әйдәгез кибеткә кереп күчтәнәчләр алыйк.
Без күчтәнәчкә бары тик [и] авазы кергән әйбер генә ала алабыз.
(Татар халкының милли ризыклары турында мәгълүмат биреп китү)
- Шушы ризыкларның кайсысының исемендә [и] авазы бар?
(гөбәдия)
- Туган көн иясенә бүләк тә кирәк бит. ( уенчыклардан табу)
Бу бүләкләр арасыннан нинди бүләкләрне генә сайлап ала алырбыз соң?
- Ни өчен бу бүләкне сайлап алдың? (куян, керпе, тиен, аю, песи)
- - Менә без килеп тә җиттек.
- Кунакка килгәч, иң беренче нәрсә эшлиләр?(исәнләшәләр) Исәнләшү төрләрен кабатлау.
- Физкультминут
Бер, ике-без бастык,
Чап-чап итеп кул чаптык.
Аякларны бер урында
Тып-тып-тып итеп бастык.
Утырдык, кабат бастык,
Бер утырдык, бер бастык.
Бераз гына хәл алдык,
Тыныч кына утырдык.
III. Яңа тема өстендә эш.
- Әйдәгез барыбыз да бу хәрефне укып карыйк әле. Ничек уйлыйсыз, бу аваз сузыкмы, тартыкмы?
- Ә ул калын сузыкмы, нечкәме? (тактада сузык авазлар лентасына беркетү)
Дәреслек белән эш. 18 биттәге рәсемнәрне карау, сүзләрне әйтү, и авазының урынын билгеләү. Сүзләр белән җөмләләр төзү.
Физкультминут. Шома бас.
IV. Теманы ныгыту.
Укучылар, сез онытмадыгызмы, без бит сезнең белән кунакта.
- Кунакка баргач үзеңне ничек тотарга тиеш ?
- -Әдәпле, тәрбияле, әйбәт һ.б.
- Менә безнең Әмир белән Әминә дә бүген әбиләренә кунакка килгәннәр. Әйдәгез экрандагы рәсемгә карыйк. (Рәсем буенча и авазы кергән сүзләр әйтү. Рәсем буенча җөмләләр төзү)
V. Рефлексия
Ә хәзер биремле карточкалар белән эшләрбез.
-Предмет исемнәрен атагыз.
[и] авазының урынын билгеләгез.
VI.Дәресне йомгаклау.
- Балалар, сезгә кунакка бару ошадымы? Нинди хәрефтә кунакта булдык әле без? Ул нинди авазны белдерә? [ и] авазы сузыкмы, тартыкмы? Калын сузыкмы, нечкә сузыкмы?
- -Бүген дәрестә бик яхшы катнаштыгыз. Кунакта үзегезне тәртипле, әдәпле итеп тоттыгыз. Тормышта да бу кагыйдәләрне кулланыгыз.
- Ә хәзер дәрес ахырында сезнең кәефләрегез нинди икән, шуны белик(тактада кәефне белдергән карточкаларны беркетү)
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Белозёрова Татьяна Владимировна
Белозёрова Татьяна Владимировна
Белозёрова Татьяна Владимировна
ПЕ-С И Белозёрова Татьяна Владимировна
Т И -ЕН Белозёрова Татьяна Владимировна
Белозёрова Татьяна Владимировна
АРТЫК СҮЗНЕ ТАП: Б е р И- к е П Е С - Н Ә К Э Т Белозёрова Татьяна Владимировна
АРТЫК СҮЗНЕ ТАП: А -Р Ы С-Л А Н Т Ы Ч - К А Н Ш Ы Р-П Ы Ы - Л Ы С Белозёрова Татьяна Владимировна
МО-ЛОД- ЦЫ!!!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Уку дәресе "Н хәрефе булган сүзләрне уку.Әниләр темасына бәйләнешле сөйләм үстерү"
Урок в 1 классе помогает правильно произносить и запомнить произношение трудных букв....
Әлифба 1 класс к хәрефе
Интерактив такта өчен презентация к хәрефе белән таныштыра...
Әлифба дәресе
ПНШ буенча " Әлифба" дан дәрес эшкәртмәсе....
Әлифба.1кл.Щ хәрефе.
Әлифбадан 1 класс өчен дәрес планы....
Урок башкирского (родного) языка в 1 классе :"Әлифба [б] өнө. Б б хәрефе."
урок башкирского языка . Знакомство с буквой Бб...
Әлифба. Е е өн-хәрефе. (Литературное чтение на родном языке)
Йэ - өнө. Екән. Йомаҡ. Мәҡәл....
Тема: ң хәрефе һәм [ң] авазы белән танышу. 1 нче сыйныф Әлифба дәресе.
Сүзләрдә IңI авазын ишетергә күнектерү; ң хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку күнекмәләре булдыру ; укытучы җитәкчелегендә уку эшчәнлегенең максатын мөстәкыйль рәвештә билгеләп карау тәҗр...