Әлифба.1кл.Щ хәрефе.
план-конспект урока (1 класс) по теме
Предварительный просмотр:
Актаныш районы Чат башлангыч мәктәбе
Төзеде: Бәдертдинова З.Б.
20.01.2010.
Тема: Тартык [щ] авазы; Щщ хәрефләре.
Максат: Тартык [щ] авазы, Щщ хәрефләре белән таныштыру. Авазны дөрес әйтә белүләренә ирешү; уку, фокерләү, сөйләү күнекмәләрен үстерү. Әти-әниләргә хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау: компьютер, магнитлы хәрефләр, дәреслек.
Дәрес тибы: яңа тема өйрәнү.
Дәрес барышы:
I.Оештыру өлеше.
-Хәерле көн укучылар. Уку дәресен башлыйбыз.
-Укучылар, без узган дәрестә нинди авазларны өйрәндек? ([ж], [ш] авазларын)
-Укучылар, сез өйдә нинди мавыктыргыч эш белән шөгыльләндегез? (Укыдык, яздык.)
- Кем үзенең матур, дөрес итеп укуын тикшерергә тели?
I слайд: жилет, журнал, жәл, дежур, гөжли; шәл, баш, каш, кыш, теш.
(Ж хәрефе кергән сүзләрне I төркем укый, Ш хәрефе кергән сүзләрне II төркем укый.)
-Һәр төркем үзе теләгән 1 сүз белән җөмлә төзи.
II слайд: “Сүзләр эзләү” уены. I төркем БАШЛЫК сүзендә яшеренгән сүзләрне, ә II төркем ЖУРНАЛ сүзендә яшеренгән сүзләрне таба.
-Һәр төркем бер сүзгә аваз схемасын төзи. (Тикшерү)
Шслайд: башлы к - , , журнал -
- Димәк: [ж] – нинди аваз? (Яңгырау тартык аваз).
-[ш] – нинди аваз? (Саңгырау тартык аваз.)
-.Алар ничек укыла?
II. Белемнәрне тигезләү, актуальләштерү.
-Без әлифба дәресләрендә тагын нинди ачышлар ясадык? (Авазлар ике төркемгә бүленә: сузыклар һәм тартыклар.)
-Нинди сузыклар була? (Калын һәм нечкә).
-Нинди тартыклар була? (Яңгырау һәм саңгырау.)
IV слайд: “Сузык авазлар язылган шарларны сайла” уены.
V слайд: “Тартык авазлар язылган шарларны сайла” уены.
-Әлифба дәресләрендә төп эшебез нәрсәдән тора соң? (Авазларны хәрефләр белән тамгалыйбыз, укырга өйрәнәбез).
III. Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.
-Барлык авазларны да хәрефләр белән тамгаладыкмы? (Юк)
-Димәк, бүгенге дәрестә авазларны хәрефләр белән тамгалауны дәвам итәбез.
1.Укучылар, әйдәгез, “Очты-очты” уенын уйнап алыйк әле. Оча торган предметларның исемнәрен атагач, кошлар кебек кулларны күтәреп, очу хәрәкәтләре ясарсыз. (Укучалар очап торган предметларга гына кул күтәрергә тиешләр. Очмый торган предмет исемнәрен әйткәндә кул күтәргән укучы урынына утыра бара. Барлык сүзләрдә дә [щ] авазы бар.)
-Мин нинди предметларны очырдым? Предметларның исемнәрен әйтегез. (Щи, борщ, щетка, плащ.)
2.Ә хәзер тактада БОРЩ, ПЛАЩ сүзләренең аваз схемасын ясыйк. (Дөреслеген тикшерү.)
VIслайд: (плащ )- , (борщ )– .
-Сүз ахырында нинди аваз ишетелә? (Тартык [щ] авазы.)
-[щ] авазы ничек әйтелә? (Нечкә)
-Әйе, [щ] авазы һәрвакыт нечкә әйтелә.
-Авазларны хәрефләр белән билгелик. (плащ, борщ сүзләрен магнитлы хәрефләр белән язу.)
-Димәк, бүген дәрестә нинди авазны хәреф белән тамгаладык? (Бүген [щ] авазын хәреф белән тамгаладык.)
-Димәк, [щ] авазының хәрефе нинди? (Щ хәрефе.)
(Басма һәм язма хәрефләр белән таныштыру).
VIIслайд: Тема: “Тартык [щ] авазы; Щщ хәрефләре”.
(Кушылмалар һәм сүзләр уку. Сүзләрне иҗекләргә бүлү.)
ЩА, ЩИ, ЩУ, ЩЕ; Щ?ТКА, БОРЩ, ПЛАЩ, ЩИ.
(Сүзләрнең мәгънәләре аңлатыла).
-Щ хәрефе кергән сүзләргә игътибар итегез әле. Аларны нәрсә берләштерә? Алар рус теленнән кергән сүзләр, ягъни алынма сүзләр. Щ хәрефе бары тик рус теленнән кергән сүзләрдә генә языла. Щ хәрефе нинди хәрефкә охшаган? (Ч хәрефенә). [Ч] авазы татар сүзләрендә ишетелә.
3. Әйдәгез аларны дөрес әйтергә өйрәник:
VIIIслайд: ЧИ - ЩИ, ЧУ – ЩУ, ЧА – ЩА, ЧЫ – ЩЫ, ЧЕ – ЩЕ.
4.Ял итү.
5.Дәреслек белән эш.
-Укытучы сүзләрне укып күрсәтә.
-Укучылардан укыту.
-Текст өстендә эш.
-Текстны укып чыгыгыз. Аңлашылмаган сүзләр юкмы? Хикәя нәрсә турында?
-Сез дә Әнисәдән үрнәк алыгыз, ашарга пешерергә өйрәнегез. Үскәч әти-әниләрегезне тәмле ашларыгыз белән сыйларсыз. Аларны хөрмәт итегез һәм яратыгыз.Алар безнең иң кадерле кешеләребез.
-Рәсем буенча әңгәмә.
-Рәсемдә нәрсәләр күрәсез? Аларны бер сүз белән ничек әйтергә?
6. “Кул чабу” уены. Укытучы сүзләр әйтә, әгәр [щ] авзы булса, балалар кул чабалар.
7.Магнитлы хәрефләр белән сүзләр язу: борыч, борщ, щи, чи.
IV. Рефлексия.
-Бүген дәрестә нинди хәзреф белән таныштык?
-Аның турында нәрсәләр белдегез?
-[щ] авазы ничек әйтелә?
-Ничек белдек? (Аваз схемасын ясадык, хәреф белән тамгаладык, [щ] авазын әйтергә өйрәндек.)
-Рәхмәт, укучылар, дәрестә бик тырышып эшләдегез.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Әлифба 1 класс к хәрефе
Интерактив такта өчен презентация к хәрефе белән таныштыра...
Урок башкирского (родного) языка в 1 классе :"Әлифба [б] өнө. Б б хәрефе."
урок башкирского языка . Знакомство с буквой Бб...
Әлифба. Е е өн-хәрефе. (Литературное чтение на родном языке)
Йэ - өнө. Екән. Йомаҡ. Мәҡәл....
Әлифба. Х х өн - хәрефе. (ПРЕЗЕНТАЦИЯ)
Х х хәрефен өйрәтеү. Сынбулатова Ф.Ш....
Әлифба. Ц ц өн-хәрефе (ПРЕЗЕНТАЦИЯ)
Литературное чтение на родном языке, 1 класс...
Әлифба. Ч ч өн - хәрефе. (ПРЕЗЕНТАЦИЯ)
Литературное чтение на родном языке...