Рабочая программа по татарскому литературному чтению для 4 класса
рабочая программа (4 класс) на тему
Предварительный просмотр:
МБГБУ “Таузар башлангыч мәктәп-балалар бакчасы”
Расланды: МБГБУ «Таузар башлангыч мәктәп- балалар бакчасы “ директоры _______/Камалиева Л.Р./ Приказ №______ «___»_____________2016нчы ел |
Галләмова Сәрия Мәхмүт кызының
4 нче сыйныфта “Татар телендәге әдәби уку” фәненнән
эш программасы
Дәреслек. Г. М. Сафиуллина, Ф. Ф. Хәсәнова, Ә. Г. Мөхәммәтҗанова. Әдәби уку: 4 нче сыйныф: Дәреслек. 3 кисәктә. Казан: «Мәгариф —Вакыт» нәшрияты, 2014.
Укыту планы буенча: 102 дәрес
__ нчы август 2016 нчы ел
№___ педагогик киңәшмә
утырышында кабул ителде.
2016 нчы ел
- ПЛАНЛАШТЫРЫЛГАН НӘТИҖӘЛӘР.
Укучы белергә тиеш:
- Әсәрдәге сүзләрне дөрес итеп әйтеп, кычкырып һәм эчтән укый белү.
- Шигырьләрне сәнгатьле итеп уку.
- Әсәрнең мәгънәви кисәкләре арасындагы бәйләнешләрне ачыклау, төп фикерне билгеләү һәм аны үз сүзләрең белән әйтеп бирә белү.
- Төрле авторларның 6—8 шигырен яттан сөйләү.
- Кыска күләмле әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү.
- Тылсымлы һәм хайваннар турындагы әкиятләрне аера.
- Әсәрдәге төп геройга үз мөнәсәбәтеңне белдерү.
- Укылган әсәрдән чагыштыру, җанландыру, контраст кебек алымнарны таба белү.
- Сүзлекләрдән файдалану.
- 4—5 татар классигының исемен;
- 4—5 хәзерге заман язучысы яки шагыйренең исемен, алар язган әсәрләрне һәм әсәрләрнең эчтәлеген;
- баланың үзенә иң ошаган авторның берничә әсәрен.
- алынган белемнәрне көндәлек тормышта куллану:
- китапның төрле элементларына карап, эчтәлеген билгеләү;
- мөстәкыйль рәвештә уку өчен китап сайлау;
- сүзлекләрдән кирәкле мәгълүматны табу.
- Универсаль уку гамәлләре формалаштыру
Бүлек | Универсаль уку гамәлләре | |||
Танып белү | Коммуникатив | Регулятив | Шәхескә кагылышлы | |
Тылсымлы әкият кануннарын өйрәнәбез | анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү. | тормыш тәҗрибәсен куллану | үз эшеңә бәя бирә белү. | Иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру. |
Фольклорга нигезләнгән хикәяләү. Дастан, ри-ваять һәм легендалар аша тарих белән таны-шабыз, ә автор әки-ятләре хис-ләр дөнь-ясына чакы-ра | :предметларны чагыштыру, уртак, аермалы якларын билгеләү. | күршең белән хезмәттәшлек итү төркемнәрдә эшли белү | практик биремнәрне кабул итү | сөйләм культурасын үстерүгә омтылу |
Шагыйрьләр һәм рәссамнар иҗаты аша табигать һәм кешеләрнең матурлыгын аңларга өйрәнәбез | кирәкле информацияләрне төрле чыганаклардан эзләп таба белү. | тормыш тәҗрибәсен куллану | эшчәнлегеңне контрольгә алу | әсәрләрдәге геройларга гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү. . |
Безгә кадәр яшәгән яшьтәшләребез тормы-шы белән танышабыз | кирәкле информацияне дәреслектән һәм вакытлы матбуттан таба белү | күршең белән хезмәттәшлек итү | үз эшеңә бәя бирә белү | иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру. |
Матурлык-ның безгә ни-чек тәэсир итүен аң-ларга тыры-шабыз | сөйләмнең кеше тормышында әһәмиятен әйтә белү. | парлап эшли белү. фикер алышу, укытучыңны, иптәшеңне тыңлый белү. | үз эшчән-лекләрен укы-тучы күрсәт-мәсе буенча адымлап кон-трольдә тоту,үз эшчәнлекләре-нең дөреслеген тикшерү | мәктәпкә уңай караш булдыру. сөйләм культурасын үстерүгә омтылу |
Җирдә кеше булу өчен, кеше күпме юллар үтә? | кирәкле информацияләрне дәреслектән таба белү. анализлау, чагыштыру, классификацияләү телдән нәтиҗә чыгара белү. | төркемнәрдә эш-ли белү тормыш тәҗ-рибәсен куллану. | үз эшеңә бәя бирә белү сораулар бирү, аңлашылмаганны ачыклау | иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру. сәламәт яшәү рәвеше фор-малаштыру |
Сәнгать дөньясының үзенә генә хас үзенчә-лекләрен ачыклыйбыз | күчмә кошлар, бигрәк тә сыерчыклар турында яңа мәгълүматлар алу кирәкле информацияне дәреслектән һәм вакытлы матбуттан таба белү | парлап эшли белү күршең белән хезмәттәшлек итү тормыш тәҗри-бәсен куллану. | үз эшеңә бәя бирә белү эшләнәчәк практик эшкә мөстәкыйль максат куя белү,үз фике-рен дәлилләү | сөйләм культурасын үстерүгә омтылу иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру |
Үткәне булмаган халыкның киләчәге юк. Туган ил турында уйланабыз | “фронтовик – шагыйрь” төшенчәсен булдыру сугыш ветераннарының тиңд предметларны чагыштыру, уртак, аермалы якларын билгеләү. әшсез батырлыгы турында белемнәр туплау | тормыш тәҗрибәсен куллану. тормыш тәҗрибәсен куллану. | эшләнәчәк практик эшкә мөстәкыйль максат куя белү,үз фикерен дәлилләү. | иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру |
- Укыту курсының эчтәлеге.
1.Тылсымлы әкият кануннарын өйрәнәбез: үткәннәрне янадан кичереп , бүгенге тормыш белән бәйлибез. (13 сәгать)
Бүлекнең төп эчтәлеге:
“Жир йөзендә яшәгән беренче кешеләр”, “Жир ничек барлыкка килгән”, “Борынгы легендалар ни сөйли?”, “Тотем агачлар”, “Пәйгамбәрнен тууы”, “Туган як сылуы- ак каен”, “Абага чәчәге”, “Тотем хайваннар”,”Татар мифологиясендә Ак бүре”, “Әкиятләрдә Ак елан”, “Еланнар патшасы Шаһмара”.
Эш формалары: практик-уен, иҗади эш, эчтәлек сөйләү, төркемдә һәм парларда.
Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:
Дәреслекнең төзелешен белергә, әкиятләрнең автор һәм халык әкиятләренә бүленешен аерырга, эчтәлек битендә ориентлаша алырга, халык һәм автор әкиятләрен аерырга, иллюстрацияләр аша әкиятләрне танырга, әкиятләрне мәгънәви кисәкләргә бүлә белергә, кыен хәлләргә калганда авырлыкларны җиңә белергә, әкиятләрнең үзенчәлекләрен мөст.рәв. күрә белергә, укыган әкиятләр арасыннан тылсымлыларын аера белергә, җәнлекләр турындагы татар халык әкиятләрен башка халык әкиятләре белән чагыштырып үзенчәлекле якларын таба белергә, автор әкиятләре белән борынгы әкиятләрне аера белергә.
Контроль төрләре: телдән тест.
Милли төбәк компоненты: Татар халык авыз иҗаты белән танышу
2. Фольклорга нигезләнгән хикәяләү.(7сәгать)
Бүлекнең төп эчтәлеге:
“Борынгы шагыйрь Кол Гали.”, “ Кыссаи Йосыф” , “Без татар балалары”, “Нәсел агачы”, “Су асты патшалыгында”, “Су кызы”, “Айсылу – бәхетле бала”
Дөньяны шагыйрь күзлегеннән чыгып күзаллау. Әйләнә-тирә дөньяның матурлыгы —шагыйрь өчен илһам чишмәсе булуга инандыру. Шигырьдә чагыштыру, сынландыру, эпитет. Автор әсәрләрендә һәм халык авыз иҗатында охшашлык. Чагыштыру, контраст, җанландыру кебек гади әдәби алымнарны таба белү. Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре: темп, тавыш көче, тон, сөйләм мелодикасы (тавышны күтәрү, түбәнәйтү).
Эш формалары: практик-уен, иҗади эш, эчтәлек сөйләү, төркемдә һәм парларда.
Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр: Әкиятләрнең тәрбия бирү өлкәсендәге мөһим ролен аңларга, кабатлану алымын таба белергә, мәзәк маҗара белән әкиятләрнең охшашлыгын күрә белергә, әкиятләрнең тәрбия бирү өлкәсендәге мөһим ролен аңларга, табигатьнең бербөтен булуын, аны сакларга кирәклеген белергә, үз эшләрен анализлый белергә, күзәтүчән, игътибарлы була белергә, татар халкы белән япон халкы арасындагы уртак якларны күрә белергә, рәсем һәм шигърият арасындагы бердәмлекне күрсәтә белергә, хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә, үзеңдәге тискәре сыйфатларны бетерергә кирәклеген аңларга.
Контроль төрләре: телдән тест.
Милли төбәк компоненты: Татар язучылары иҗаты белән танышу.
3.Шагыйрьләр, рәссамнар ижаты аша табигать һәм кешеләрнен матурлыгын анларга өйрәнәбез.
Бүлекнең төп эчтәлеге:
“Жирдә мина ни кирәк?”, “Шәехзадә Бабич шигырьләре”, “Көзге табигать мизгелләре.
Җанр үзенчәлекләре: сурәтләнгән вакыйгаларның тормышчанлыгы; әхлакый проблемаларның актуальлеге; уйдырмалар. Хикәянең төп мәгънәсе. Хикәя исеменең эчтәлеккә туры килүе. Хикәя геройлары, аларның портретлары һәм характерларының сөйләмнәре, башкарган гамәлләре аша чагылышы. Авторның үз героена мөнәсәбәте.
Эш формалары: практик-уен, иҗади эш, яттан сөйләү, төркемдә һәм парларда.
Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр: күзәтүчән, игътибарлы була белергә, үзеңдәге тискәре сыйфатларны аңлау һәм бетерү өстендә эшләргә, хезмәтнең кеше тормышындагы ролен ачыкларга, күзәтүләр аша гомумиләштерергә, әсәрләрдән тиешле урыннарны таба белергә, хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә, хыял белән үзең теләгән дөньяны бәйли белергә.
Контроль төрләре: телдән тест.
Милли төбәк компоненты: Татар язучылары иҗаты белән танышу.
4. Аю өнендә (8 сәгать)
Бүлекнең төп эчтәлеге:
И.Лерон . “И ямьле дә соң дөнья!”, И.Туктар. “Урман букеты”, Р.Миңнуллин .“Чыршы әйләнәсендә” , Р.Харис “Төсле рәсем”, «Матурлык турында», А. Юнысова «Телевизор, Ш.Галиев “Яңа фотоаппарат”, Ф. Садриев “Тәҗрибә”, Р.Миңнуллин “Рәсем”, Р.Сарби “Рәсем”, Р. Мингалим “Кызык рәсем”, Р.Миңнуллин “Ак кыш”, ” Р.Харис “Төсле рәсем”, «Матурлык турында», А. Юнысова «Телевизор, Ш.Галиев “Яңа фотоаппарат”, Ф. Садриев “Тәҗрибә”, Р.Миңнуллин “Рәсем”, Р.Сарби. “Рәсем”, Р. Мингалим “Кызык рәсем”, Р.Миңнуллин “Ак кыш»
Кеше һәм табигать бергәлеге. Дөньяны шагыйрь күзлегеннән чыгып күзаллау. Әйләнә-тирә дөньяның матурлыгы —шагыйрь өчен илһам чишмәсе булуга инандыру. Шигырьдә чагыштыру, сынландыру, эпитет. Автор әсәрләрендә һәм халык авыз иҗатында охшашлык. Чагыштыру, контраст, җанландыру кебек гади әдәби алымнарны таба белү. Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре: темп,
тавыш көче, тон, сөйләм мелодикасы (тавышны күтәрү, түбәнәйтү).
Эш формалары: практик-уен, иҗади эш, яттан сөйләү, төркемдә һәм парларда.
Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:
Кеше һәм табигать бергәлеген, дөньяны шагыйрь күзлегеннән чыгып күзалларга, әйләнә-тирә дөньяның матурлыгы —шагыйрь өчен илһам чишмәсе булуга инандырырга. Шигырьдә чагыштыру, сынландыру, эпитетларны аерырга, автор әсәрләрендә һәм халык авыз иҗатында охшашлыкны, чагыштыру, контраст, җанландыру кебек гади әдәби алымнарны таба белергә, аңлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерүергә (темп, тавыш көче, тон, сөйләм мелодикасы (тавышны күтәрү, түбәнәйтү).
Контроль төрләре: телдән тест.
Милли төбәк компоненты: Татар язучылары иҗаты белән танышу.
5. Күрү ноктасы (17 сәгать)
Бүлекнең төп эчтәлеге:
Г.Юнысова “Күзләр”, Г. Гыйльманов“Күңел күзе”, М.Әгъләмов “Ямь-яшел”, М. Шабаев. “Идел суы”. Ш.Галиев “Һәркем әйтә дөресен”
Ф.Тарханова “Диана төше” Н.Арсланов “Сезнеке”, Р. Миңнуллин. “Ай нәрсәгә охшаган?”
Р.Миңнуллин “Беркемгә дә охшамаган”, Н.Мадьяров “Үз шәүләсен куркыткан”, З.Минһаҗева “Су иясе”, Н.Мадьяров «Өйгә керә алмады”, Ф. Садриев“Боз өстендә” , Г.Шаһи “Тамчы”, Ф.Зыятдинова “Тәрәзәләр”, Р.Фәйзуллин “Бинокль”, Г.Тукай“Карлыгач”, Н.Арсланов “Карлыгачкай”, Р.Хафизова “Күңел күзе” , Җ.Дәрзаман “Балык тотты”, Б.Рәхмәт “Гөлйөзем белән чебен”, Р.Корбан. “Чыпчык”. Җ.Дәрзаман “Балык тотты”, Б.Рәхмәт “Гөлйөзем белән чебен”, Р.Корбан“Чыпчык”, Ф.Зиятдинова “Карга белән Шөпшә”, Ш. Галиев “Сизгер суган”, Л. Лерон “Керән” , Җ.Дәрзаман “Күбәләк кар”, А.Нигъмәтуллин“Кар”, Г.Ибраһимов “Кар ява”, А.Әхмәт “Кышкы матурлык”, Р.Миңнуллин “Кем соң минем Әби?”, Л.Шәех. “Картлар нигә шатлар?” Ф Зиятдинова “Өебезнең кояшы”, З.Насыйбуллина “Тик бер нәрсәне белми”, Ә.Моталлапов “Кечкенә дә төш кенә”, Р.Миңнуллин “Йорт агачлары”,
Р.Бәшәр “Иске өй”, Г.Тукай “Бу кайчак була?”, Р.Корбан “Ел фасыллары”, Г.Афзал “Беренче кар”,Ф.Яруллин “Яз”,Л.Лерон “Яз”, Р.Миңнуллин “Төрле кешеләр була”, “Юкка малай булганмын”, В.Хәйруллина “Миңа охшаган малай”, Р.Вәлиева “Шатлык кызы “, М. Җәлил “Бер шигырь”.
Үзбәя бирә белү, табигатьне җанлы итеп күрә белү, табигатьнең кабатланмас кыйммәтен аңлый белү, дөньяга шигъри караш белән объектив караш арасындагы аерманы аера белү, гади генә предметлардан да тылсым күрә белү, бер тамчы суда да дөнья белән танышырга мөмкин икәнлеген аңлау, бинокль аша да дөнья белән танышырга мөмкин икәнлеген белү, матурлыкны “Күңел күзе” белән күрә белү, күзәтүчән, игътибарлы һәм хыялый була белү, төрле ситуациядән чыгу өчен оптимистик карарлар кабул итү, тема һәм фикер уртаклыгын таба белү, авторның төп фикерен аңлый белү.
Эш формалары: практик-уен, иҗади эш, яттан сөйләү, төркемдә һәм парларда.
Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:
«Эчтәлек» кә карап кирәкле әсәрне китаптан таба белергә, өй, мәктәп китапханәләреннән файдаланырга, фән буенча сүзлек, белешмә әдәбият, вакытлы матбугат белән эшләргә.
Пейзаж, натюрморт, портрет жанрларын гамәли рәвештә таба белергә, хыялланырга, матурлыкны күрә, аңлый белергә, хыял белән үзең теләгән дөньяны бәйли белергә. Үзбәя бирә белергә, табигатьне җанлы итеп күрә белергә, табигатьнең кабатланмас кыйммәтен аңлый белергә, дөньяга шигъри караш белән объектив караш арасындагы аерманы аера белергә, гади генә предметлардан да тылсым күрә белергә, бер тамчы суда да дөнья белән танышырга мөмкин икәнлеген аңларга, бинокль аша да дөнья белән танышырга мөмкин икәнлеген белергә, матурлыкны “Күңел күзе” белән күрә белүергә, күзәтүчән, игътибарлы һәм хыялый була белергә, төрле ситуациядән чыгу өчен оптимистик карарлар кабул итә белергә, тема һәм фикер уртаклыгын таба белергә, авторның төп фикерен аңлый белергә.
Контроль төрләре: телдән тест.
Милли төбәк компоненты: Татар язучылары иҗаты белән танышу.
6. Балалар газета-журналлары (4 сәгать)
Бүлекнең төп эчтәлеге:
Газета-журналларның ни өчен вакытлы матбугат дип аталуын, яңалык белән гайбәт арасындагы аерманы аера белү. Сәнгатьле уку күнекмәләре формалаштыру (интонация, тон, темп саклап кычкырып уку). Автор бирергә теләгән картинаны күзаллау. Эчтән укый белергә күнектерү. Чылбыр рәвешендә укыганда, үз урыныңны белеп, чират буенча уку. Укылган әсәргә анализ ясау. Татар телендә чыга торган балалар журналларын белү, журналларда һәм газеталарда ориентлаша белү. Р.Миңнуллин “Малайлар сөйләшә”, Г.Морат“Мультфильмнар карыйбыз» Ш.Галиев “Тынлык”.
Эш формалары: практик-уен, иҗади эш, яттан сөйләү, төркемдә һәм парларда.
Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:
Сәнгатьле уку күнекмәләре формалаштырырга (интонация, тон, темп саклап кычкырып уку), автор бирергә теләгән картинаны күзалларга, эчтән укый белергә күнегергә, чылбыр рәвешендә укыганда, үз урыныңны белеп, чират буенча укырга, укылган әсәргә анализ ясый белергә, татар телендә чыга торган балалар журналларын белергә, журналларда һәм газеталарда ориентлаша белергә.
Контроль төрләре: телдән тест.
Милли төбәк компоненты: Балалар газета-журналлары белән танышу.
7. Шагыйрь өчен табигать-серле һәм җанлы дөнья (4 сәгать)
Бүлекнең төп эчтәлеге:
“Урманда бәйрәм булган,”, Ш.Галиев “Үсә урман”, Р.Миңгалим “Якты тәрәзә каршында”, Ә.Еники “Кышкы урман”, Йолдыз “Бәхетле агач”.И.Туктар “Кышкы урман”, Ф.Сафин”Якты күл сагышы”, М.Фәйзуллина “Агачлар да күлмәк алыштыра”, Р.Газизов “Ял көнендә”Йолдыз “Салават күпере”, Сәхаб Урайский “Туган ил” Л.Лерон “Тишек хәтер”Р Мингалим “Кызык нәрсә”, В Нуриев “Шүрәле”.
Әсәрләрне анализлый белү, рәссамнарның матурлыкны буяулар белән бирү үзенчәлекәрен белү, картиналардагы матурлыкны күрә белү, табигатьнең матурлыгын күрә белү.
Эш формалары: практик-уен, иҗади эш, яттан сөйләү, төркемдә һәм парларда.
Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:
Әсәрләрне анализлый белергә, рәссамнарның матурлыкны буяулар белән бирү үзенчәлекәрен белергә,картиналардагы матурлыкны күрә белергә, табигатьнең матурлыгын күрә белергә.
Контроль төрләре: телдән тест.
Милли төбәк компоненты: Татар язучылары иҗаты белән танышу.
8. Кызык һәм көлкеле хәлләр ( 6 сәгать )
Бүлекнең төп эчтәлеге:
Л.Лерон “Тишек хәтер”, Р Мингалим “Кызык нәрсә”, В Нуриев “Шүрәле”, М.Галиев “Көзге каршында”, М.Шабаев “Зәңгәр песи”, Р.Вәлиева “Ак песи”, М.Галиев “Көзге каршында”, М.Шабаев “Зәңгәр песи”, Р.Вәлиева “Ак песи” Э.Шәрифуллина “Оттырды”, Л.Лерон “Гаҗәп хәлләр” Йолдыз “Ялган хакында чын” М.Галиев “Тамаша”, Г. Мөхәммәтшин ”Көчле булсам”, Ф.Яруллин “Композитор чыпчыклар”, Л.Ле-рон “Камилнең көләсе килә”, Р.Вәлиева “Яңа көрәк”, Йолдыз. “Матурлык”, Рафис Корбан “Кояш- безнең дустыбыз”.
- КАЛЕНДАРЬ – ТЕМАТИК ПЛАНЛАШТЫРУ
№ | Дәрес темасы | Сәг. саны | Үткәрү вакыты | Искәрмә | ||||
план | факт | |||||||
1. | Жир йөзендә яшәгән беренче кешеләр. | 1 | ||||||
2. | Жир ничек барлыкка килгән? | 1 | ||||||
3. | Р.Вәлиева “Изгеләр тавы” | 1 | ||||||
4. | Борыгы легендалар ни сөйли? | 1 | ||||||
5. | Риваят. “Кырык кыз”. | 1 | ||||||
6. | Тотем агачлар. | 1 | ||||||
7. | Пәйгамбәрнен тууы. | 1 | ||||||
8. | “Мәржән каласы һәм унике кыз хикәяте.” | 1 | ||||||
9 | “Пәйгамбәрнен тууы” хикәяте. | 1 | ||||||
10. | Туган як сылуы-ак каен. | 1 | ||||||
11. | М.Сафин “Каенага,каенишләр”. | 1 | ||||||
12 | З.Ярмәки «Ак каен». | 1 | ||||||
13. | Абага чәчәге. | 1 | ||||||
14. | Абага чәчәге әсәре белән танышуны дәвам итү. | 1 | ||||||
15 | Ак байтал (Татар халык әкияте.) | 1 | ||||||
16. | Тотем хайваннар. | 1 | ||||||
17. | Татар мифологиясендә Ак бүре. Татарстан гербы. | 1 | ||||||
18 | Дәрдемәнд.Гали (хикәят). | 1 | ||||||
19 | Татарстан гербы. | 1 | ||||||
20. | Ак бүре. (Татар халык әкияте). | 1 | ||||||
21 | “Ике кыз”. (Татар халык әкияте). | 1 | ||||||
22. | Әкиятләрдә ак елан. | 1 | ||||||
23 | “Yги кыз” (Татар халык әкияте.) | 1 | ||||||
24 | Еланнар патшасы Шаһмара. | 1 | ||||||
25. | Борынгы шагыйрь Кол Гали. | 1 | ||||||
26 | “Кол Гали” Р.Зәйдулла хикәяләвендә. | 1 | ||||||
27. | “ Кыйссаи Йосыф” әсәре. | 1 | ||||||
28 | Р.Харис “Зөләйха” | 1 | ||||||
29. | Без-татар балалары. | 1 | ||||||
30. | Р.Миннуллин “Татарларым” | 1 | ||||||
31. | Нәсел агачы. | 1 | ||||||
32 | Ф.Бәйрәмова «Кара пулат» | 1 | ||||||
33. | Су асты патшалыгында. | 1 | ||||||
34 | Батулла “Су иясе”. | 1 | ||||||
35. | Су кызы. | 1 | ||||||
36. | Айсылу – бәхетле бала. | 1 | ||||||
37 | Г.Гыйльманов “Жавапсыз легенда”. | 1 | ||||||
38 | Г.Вәлиева «Кызыктырсалар да» | 1 | ||||||
39. | Жирдә мина ни кирәк? | 1 | ||||||
40. | Шәехзадә Бабич шигырьләре. | 1 | ||||||
41 | Р.Миннуллин “Утыз Имәнине укыганда туган уйлар”. | 1 | ||||||
42. | Көзге табигать мизгелләре. | 1 | ||||||
43. | Г.Рәхим “Көз йөри”.М.Мирза “Көз” | 1 | ||||||
44. | “ Кышкы сандугач”. | 1 | ||||||
45. | Иртә яме, иртә моны –жан авазы. | 1 | ||||||
46 | Н.Думави “Беренче кар”. Р.Харис “Ак карлар арасында”. | 1 | ||||||
47. | Әнкәм портреты. | 1 | ||||||
48. | Ин матур сүз. | 1 | ||||||
49. | Кеше ышанмаслык сүзне чын булса да сөйләмә. | 1 | ||||||
50. | М.Әгъләмов «Матурлык минем белән» | 1 | ||||||
51. | Газаплы язмыш. | 1 | ||||||
52 | З.Бәшири “Бер асраунын аһ-зары». | 1 | ||||||
53. | Кечкенә хезмәтче. | 1 | ||||||
54. | Н.Думави “Ятим бала” | 1 | ||||||
55. | Күз яшьле балачак. | 1 | ||||||
56. | Д.Аппакова “Кечкенә Банунын тарихы” | 1 | ||||||
57. | Каникуллар рәхәт вакыт. | 1 | ||||||
58. | Ф.Хөсни “ Малай белән солдат” Р.Харис “Фронтовиклар”. | 1 | ||||||
59. | Балачак хәтирәләре. | 1 | ||||||
60. | Матурлык дөньяны коткара. | 1 | ||||||
61. | Көннәрем гөрләп торсын. | 1 | ||||||
62 | Д.Гайнетдинова “Исәнме яна көн".Н. Әхмәдиев “Хәерле иртә”. | 1 | ||||||
63. | Каен-урман чибәре. | 1 | ||||||
64. | Ш.Галиев “Урман ява”. | 1 | ||||||
65. | Бөтен дөнья ак кына. | 1 | ||||||
66. | Язгы мон. | 1 | ||||||
67. | Серле күк. | 1 | ||||||
68. | Матурлык дөньясы. | 1 | ||||||
69. | Ил көзгесендә Туган як. | 1 | ||||||
70. | Туган көнгә – салават күпере. | 1 | ||||||
71. | Табигать – серле дөнья. | 1 | ||||||
72. | Батулла“Терек-терек кырмыска” | 1 | ||||||
73. | Аккошлар- сак кошлар. | 1 | ||||||
74. | Сандугач-табигать жырчысы. | 1 | ||||||
75. | К.Сибгатуллин “Бөтен кеше бүген шундый әйбәт. | 1 | ||||||
76. | Тылсымлы, кодрәтле үлән. | 1 | ||||||
77. | Кирлемән мажаралары. | 1 | ||||||
78. | Р.Хафизова “Кирлемән». | 1 | ||||||
79. | Урман докторы. | 1 | ||||||
80. | Ж.Тәржеманов “Тукран малае Шуктуган”. | 1 | ||||||
81. | Гөмбәләр серен белү кирәк. | 1 | ||||||
82. | Бану әби сабагы. | 1 | ||||||
83. | Аш пешерү хикмәтләре. | 1 | ||||||
84. | Р.Рахман “Кесәл”. | 1 | ||||||
85. | Арадаш аттестация эше (тест) Балалар дөньясы | 1 | ||||||
86. | Балалар дөньясы. Татар халык ашлары. | 1 | ||||||
87. | Л.Гыймадиева“Кара урман,карангы төн». | 1 | ||||||
88. | Бүрек-нәни көчек. | 1 | ||||||
89. | Бүрек-ышанычлы сакчы. | 1 | ||||||
90. | Язучы катнашында үткән “Серле ачкыч” мәктәп клубы утырышы. | 1 | ||||||
91 | Бәбкә үстерү хикмәтләре. | 1 | ||||||
92 | Чыпчыкнын да жыры бар. | 1 | ||||||
93. | Яз галәмәтләре. | 1 | ||||||
94. | Һәркемгә үз Ватаны кадерле. | 1 | ||||||
95 | Татарстан флагы. | 1 | ||||||
96 | Зур тарихлы батыр халкым. | 1 | ||||||
97. | Балачакнын онытылмаслык истәлекләре. | 1 | ||||||
98. | Авыр елларда. | 1 | ||||||
99. | Сөю-ин куәтле дәва. | 1 | ||||||
100. | Кыю очучылар. | 1 | ||||||
101. | Һәркемгә якын ул туган як. | 1 | ||||||
102 | “Серле ачкыч” мәктәп клубы утырышы.Олимпиада. | 1 |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Рабочая программа по предмету "Литературное чтение" 1 класс по программе"Начальная школа XXI век"
Рабочая программа составлена на основе примерной (авторской) программы«Начальная школа XXIвек», Л.А. Ефросининой ««Литературное чтение. 1 класс», М.: Вентана-Граф, 2008...
Рабочая программа по предмету "Литературное чтение" 4 класс. Программа Л.Занкова, учебник В.Лазаревой.
Программа учебного предмета «Литературное чтение» для 4 класса разработана в соответствии с требованиями Государственного образовательного стандарта начального обще...
Рабочая программа по татарскому литературному чтению - 1 класс (рус.гр.)
Рабочая программа по татарскому литературному чтению для 1 класса (русская группа)...
Рабочая программа по татарскому литературному чтению - 2 класс (рус.гр.)
Рабочая программа по татарскому литературному чтению для 2 класса (русская группа)...
Рабочая программа по татарскому литературному чтению - 3 класс (рус.гр.)
Рабочая прогорамма по татарскому литературному чтению для 3 класса (русская группа)...
Рабочая программа по татарскому литературному чтению - 4 класс (рус.гр.)
Рабочая программа по татарскому литературному чтению для 4 класса (русская группа)...
Рабочая программа по татарскому литературному чтению для 1 класса
рабочая программа...