рабочая программа
рабочая программа (3 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы
муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
“Алан төп гомуми белем мәктәбе”
Каралды методик берләшмә утырышында Җитәкчесе: ________/Хабибуллина Т.М./ Беркетмә №______ “___”_________20___ | Килешенде: Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары __________/Хайруллина Р.Р./ “___”_________20___ |
Раслыйм:
Мәктәп директоры: ______/Корбанов И.С./
Боерык №_______
“___”_________20___
3нче сыйныф өчен
татар теле фәне буенча эш программасы
Педсовет утырышында каралган
Беркетмә №______
“___”_________20___
Төзеде: Хабибуллина Т.М.
башлангыч сыйныф укытучысы
2014 - 2015 нче уку елы
Аңлатма язуы
Эш программасы
- РФ һәм РТ “Мәгариф турында”гы Законы
- Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының Алан төп гомуми белем мәктәбенең башлангыч белем бирү буенча төп укыту программасы;
- Белем бирү учреждениесендә 2013-2014 нче уку елына укыту процессында куллану өчен рөхсәт ителгән Федераль һәм региональ дәреслекләр исемлеге;
- Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының “Алан төп гомуми белем мәктәбе “ муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең 2014-2015нче уку елына 1-9 нчы класслар өчен төзелгән укыту планы .
- 06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт стандартын гамәлгә кертү” турындагы боерыгына (Приказ №373) нигезләнеп төзелде
Программаның исеме: татар теле
Сәгатьләр саны:
Барысы атнага 4 сәг. исәбеннән 136 сәг.
Дәреслек:
- И.Х. Мияссарова, Ч.М.Харисова, Татар теле дәреслеге, Казан «Мәгариф-Вакыт» нәшрияты 2013
- И.Х. Мияссарова, Ч.М. Харисова, Татар теле мөстәкыйль эш дәфтәре, Казан «Мәгариф-Вакыт» нәшрияты 2013
Пограмма дәрәҗәсе: база дәрәҗәсендә
Нинди укучыларга төзелгән: уртача укый торган балаларны исәпкә алып төзелгән.
Программа нинди яшь үзенчәлекләрен күздә тотып төзелә: 3нче класс балалары өчен 9-10 яшьлек балаларга төзелгән.
Башка предметлар белән бәйләнеше: программа әйләнә-тирә дөнья, әдәби уку фәннәре белән һәм халык авыз иҗаты, туган як төбәге белән бәйләнештә төзелгән.
Программаның характерлы яклары (аерым яклары): Яңа стандарттагы иң мөһим үзенчәлеге мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш». Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата.
Региональ компонент сәгатьләре, база курсы эчендә һәм аның белән эш:юк.
Типовой, авторлык һәм башкалар: программа ТР, район мәктәпләре укытучыларыныкы үрнәгендә төзелде, типик
Тәкъдим ителә торган программада татар теленә өйрәтүнең төп максаты һәм бурычлары түбәндәгедән гыйбәрәт
Татар теле укытуның максатлары:
-укучыларда уңышлы аралашу сәләте булдыру- әйтмә һәм язма сөйләмне үстерү, кара-каршы сөйләшү осталыгы, монолог төзү һәм шулай ук гомуми
культура күрсәткече булган грамоталы язу күнекмәләре булдыру, укучыларны тел фәнең төп тәгълиматлары белән таныштыру һәм шулар нигезендә
аларның тамга-символик һәм логик фикерләвен үстерү
- укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, тел чараларын аралашуның эчтәлегеннән чыгып билгели белү, балаларның ана телендә аралашу күнекмәләрен камилләштерү;
- телнең фонетика, лексика, грамматикасы буенча башлангыч белем алу, өйрәнелә торган тел берәмлекләрен тикшерә белү күнекмәләрен булдыру,
- дөрес уку һәм дөрес язу күнекмәләрен булдыру, диалогик сөйләмдә катнашу, гадирәк итеп төзелгән монологик сөйләм оештыру;
- укучыларда ана теленә хөрмәт һәм ярату тәрбияләү, телнең чисталыгын, дөреслеген саклау, тел өйрәнүгә кызыксыну өйрәтү.
Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.
Тыңлап аңлау. Сөйләмдәге сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне аңлау, аларны бер-берсеннән аеру. әйтелгән фикердәге мөһимрәк булган вакыйгаларың эзлеклелегенә төшенү.Тыңлый белүне уңышлы аралашуның шарты, кара-каршы сөйләшүнең нигезе икәнен үзләштерү.
Сөйләү. Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен гамәли үзләштерү. Укуга һәм көндәлек тормышка кагылышлы темалар буенча әңгәмә кору.Укылган текстка сорау кую, аның эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирү, планын төзү. Укучыларга якынрак булган темалар буенча сөйләшү. Гадирәк җөмләләрдән төзелгән төрле темаларга кагылышлы монологик сөйләм оештыра белү, интонация үзенчәлекләрен үзләштерү. Сөйләм этикеты үрнәкләреннән дөрес файдалану.
Уку. Әкиятләрне, кечкенә хикәяләрне, дәреслектәге текстларны аңлап, дөрес, йөгерек итеп укый белү. Текстның төп фикерен аңлап, темасын билгели алу, кирәкле урыннарын сайлап уку. Гади план төзеп, текстның эчтәлеген сөйләү һәм укучының текстка мөнәсәбәтен белдерү.Укыганның эчтәлегенә, тел үзенчәлекләренә, төзелешенә бәя бирү. Информацияне аңлата һәм гомумиләштерә алу.
Язу. Язма сөйләм белән телдән сөйләмнең аермасы. Җөмләне тексттан аера белү. Хат һәм төрле котлау текстлары язу. Өйрәнелгән кагыйдәләргә нигезләнеп текстларны күчереп, ишетеп язу.Үзлегеннән зур булмаган текстлар иҗат итү.
Практик юнәлеш: Алган теоретик белемне күнегүләрдә файдалану осталыгына ирешү. Практик эшчәнлек булып язу күнекмәләрен камилләштерү тора.
ПРОГРАММАНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ (136 сәг.)
Орфограмма. 1-2 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау (13 сәг)
Калын һәм нечкә сузыклар. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Тавышсыз хәрефләр. Парлы һәм парсыз яңгырау һәм саңгырау тартыклар.Калын һәм нечкә сузык авазлар. Е,я,ю хәрефләренең сүз башында һәм сузык авазлардан соң ике аваз белдергән очракларын танып белү һәм шул хәрефләр кергән сүзләрне дөрес уку, күчереп язу. Ъ, ь хәрефләренең аваз белдермәгәнлеген истә тоту, шул хәрефләр кергән сүзләрне дөрес уку. Сүзгә фонетик анализ ясау.
Сүз. Сүзнең сүзлек байлыгы (11 сәг)
Сүз.Сүзнең лексик мәгънәсе. Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләр. Синонимнар. Антонимнар. Омонимнар. Аларның сөйләмдәге роле. Сүзнең күп мәгънәлелеген һәм күчерелмә мәгънәсен (фразеологик әйтелмәләр) куллану. Татар теленең сүз байлыгы. Дәреслекләрдәге сүзлекчәләрдән, сүзлекләрдән сүзнең аңлатмасын табып алу.
Сүзтезмә белән белдерелгән лексик берәмлекләр: сөт өсте, җир җиләге һ.б.
Сүз төзелеше. Сүз ясалышы (10 сәг)
Морфология һәм аның состав өлешләре. Бер тамырдан берничә сүз ясалу, кушымчалар, аларның яңа сүз ясаудагы роле.
Тамырдаш сүзләр. Сүзләрнең ясалыш буенча төрләре (ясалма, кушма, парлы сүзләр).
Сүз төркемнәре
Исем (17 сәг)
Сүз төркемнәре төшенчәсе. Исем. Исемнең предметлык төшенчәсен белдерүе, аның җөмләдә ия булып килүе. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Исемнәрне тематик төркемләү.
Исемнең берлек һәм күплек санда килүе. Күплек кушымчалары, аларның дөрес әйтелеше һәм ясалышы.
Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Татар телендә килешләр һәм аларның сораулары. Сузык авазларга һәм яңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килешләр белән төрләнүе.
Фигыль (24 сәг)
Фигыль сүз төркеменең мәгънәсе һәм сораулары. Фигыльнең барлык һәм юклык төрләре. Фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Хикәя фигыльөч заманы: үткән заман, киләчәк заман, хәзерге заман.Фигыльнең заман формаларын дөрес ясау. Фигыльнең күп мәгънәлелеге.
Сыйфат (10 сәг)
Сыйфатларның семантик төркемнәре. Сыйфат дәрәҗәләре (гади, чагыштыру, артыклык, кимлек дәрәҗәләре).
Алмашлык (5 сәг)
Алмашлыкның мәгънә үзенчәлегенә –зат һәм предметны атамыйча, исемен генә алыштырып килүенә күзәтүләр. Зат алмашлыклары, килеш белән төрләнүе. Аларның җөмләләрне бер-берсенә бәйләүдәге роле.
Кисәкчәләр (5 сәг)
Да-дә, та-тә кисәкчәләрен -да/-дә, -та/-тә кушымчаларыннан аеру. Кисәкчәләрне дөрес язу.
Бәйлекләр (2 сәг)
Төрле килешләрдә исемнәрне һәм зат алмашлыкларын белән, саен, шикелле, өчен, аркылы, таба, хәтле, каршы, кадәр, чаклы, бирле, соң, башка бәйлекләре белән куллану.
Җөмлә (12 сәг)
Хикәя, сорау, өндәү (боеру), тойгылы җөмләләр. Аларны текстта аера белү.
Җөмләнең әйтелү максаты буенча төрләренә карап, җөмлә ахырына тыныш билгесе кую. Җөмләнең баш кисәкләре . Язма сөйләмдә ия һәм хәбәрнең урыннары.
Җыйнак һәм җәенке җөмләләр. Җыйнак җөмләне, тиешле сүзләр өстәп, җәенкеләндерә белү, җәенке җөмлә эченнән баш кисәкләрне генә аерып чыгару.
Сүзтезмә (3 сәг)
Сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне аера белү, мәгънәләре, сораулар ярдәмендә җөмләдә сүзләр бәйләнешен ачыклау, сүзтезмәдәге ияртүче һәм иярүче сүзләрне билгеләү.
Бәйләнешле сөйләм (11 сәг)
Текстның темасын һәм төп фикере. Исемсез текстларның темасын билгеләү һәм исем кую. Төп фикерне темадан аера белү һәм аларны төгәлбилгеләү.
Текстның типлары: хикәяләү, тасвирлау, фикер йөртү. Аларның төп үзенчәлекләре.
Әзер яки күмәк төзелгән план буенча хикәяләү тибындагы текстны изложение итеп язу. Сюжетлы рәсемнәр һәм картиналар буенча укучыларның тормыш тәҗрибәсенә, күзәтүләренә, укыганнарына бәйле темаларга сочинениеләр язу. Телдән эш характерындагы текстлар төзү.
Сөйләм этикасы. Телдән һәм язмача чакыру, тәбрикләү.
Ел буена үткәннәрне кабатлау (13 сәг)
Тематик планлаштыру
№ | Бүлек исеме | Сәгатьләр саны |
1 | Орфограмма (1-2нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау) | 13 |
2 | Сүз.Сүзнең сүзлек байлыгы | 11 |
3 | Сүз төзелеше.Сүз ясалышы | 10 |
4 | Сүз төркемнәре. Исем | 17 |
5 | Фигыль | 24 |
6 | Сыйфат | 10 |
7 | Алмашлык | 5 |
8 | Кисәкчәләр | 5 |
9 | Бәйлекләр | 2 |
10 | Җөмлә | 12 |
11 | Сүзтезмә | 3 |
12 | Бәйләнешле сөйләм | 11 |
13 | Ел буена үтелгәннәрне кабатлау | 13 |
Календарь-тематик планлаштыру
Укучыларның белем һәм күнекмәләренә таләпләр.
Укучылар белергә тиеш :
кушма сүз, парлы сүз; тамыр һәм ясалма сүзләр;
өйрәнелгән сүз төркемнәрен һәм аларның билгеләрен : исем, фигыль, сыйфат, зат алмашлыклары, алмашлык, кисәкчә, бәйлек;
Укучылар башкара алырга тиеш :
сүзләрдәге орфограммаларны табу һәм аларның язылышын кагыйдәләргә нигезләнеп аңлату;
үтелгән орфограммалар кергән 55-60 сүзле текстны хатасыз һәм каллиграфик итеп күчереп һәм ишетеп, тыныш билгеләрен
дөрес куеп язу;
дөнья, болыт тибындагы сүзләрне фонетик анализ ясау;
сүзләрне төзелешләре ягыннан тикшерү;
сүзнең тамырын һәм кушымчаларын табу;
кушымчаларның төрен билгеләү;
кушма һәм парлы сүзләрне билгеләү;
сүзләрне сүз төркеме ягыннан тикшерү : исемнең сан, килеш кушымчасын билгеләү;
сыйфатның дәрәҗәләрен аеру;
фигыльнең зат – сан, заманын күрсәтү;
текстның темасын, төп фикерен билгеләү;
темага һәм төп фикергә таянып, текстка исем кую;
текстның планын төзү;
хикәяләү, тасвирлау, фикер йөртү характерындагы текстларны аера белү һәм сөйләмдә куллану;
культуралы мөгамәлә таләпләренә туры китереп, үтенеч, гафу үтенү, рәхмәт әйтү, баш тарту, чакыру, котлау – тәбрикләү
сүзләрен сөйләмдә куллану;
тасвирлау һәм фикер һөртү элементлары кергән 70-75 сүзле хикәяне изложение итеп язу;
хикәяләү характерындагы сочинение язу.
- кеше исемнәрен, фамилияләрен, шәһәр, авыл ,елга, исемнәрен, хайван кушаматларын баш хәреф белән язу.
программада булган сүзләрне дөрес язу һәм юлдан –юлга күчерү
-сүзгә фонетик анализ ясау, иҗекләргә бүлү,авазларны сүздәге тәртиптә ачык, дөрес әйтеп атап чыгу,
-үзең язганны бирелгән үрнәк белән чагыштыру
-сүзләргә дөрес сорау кую һәм шуның нигезендә предметны ,предметның эшен,хәрәкәтен, билгесен, өстәмә предметны ,ярдәмче сүзләрне таба белү
-җөмләнең баш кисәкләрен таба белү; уку, уеннар, көндәлек тормыш, табигать турындагы темаларга 7-8 җөмләдән торган бәйләнешле текст төзеп сөйләү һәм язу
-сүзләрнең әйтелешен, кулланышын, язылышын истә калдыру: авыр,акбур,акош,алъяпкыч, ап-ак, аръяк, ашъяулык, аю,әдип,әти-әни, әһәмият, бала-чага, әһәмият, берәз, бияләй, булдыклы, буяу, вак, Ватан,гади, гаилә,гайртле, давыл, данә, дөя, егрле, елан, җәелә, җәза, җәнлек, җиз, җиһаз, илле, йокы, кадерле, карабүрек, кәгазь, кәккүк, кием, кошчык, котлы, көе, көнбагыш, көньяк,көянтә, куәтле, күбрәк, күңелле, мәгънә, мәкаль, мәсьәлә, мәңге, милләт, морҗа, нәүрәз, ният, охшый, ошый, өрәңге,өянке, пөхтә, рөхсәт, русча, сава, салават, саңгырау, сәгать, сәламәт, сәхнә, сәяхәт, соңгы, сөенеч, сөяк, табигать,ташбака, таң, тәңкә, тиеш, тимераяк, тозсыз, төяк, төен, төнбоек, төньк, тыңлау, уйсу, үрмәкүч, чаңгы, чәучәк, чәүкә, чуар, чынаяк, шигырь, элекке, эре, юаныч, юаш, юкә, юлчы, юнәлеш, юына, ябалак, явыз, якты, ямьле, япь, ярдәм, ятьмә,яхшы, яшь.
Укучылар белергә тиеш:
-сүзнең мәгънәле кисәкләре: тамыр һәм кушымча, ясагыч кушымча, төрләндергеч кушымча;
- сүз төркемнәре: исем, сыйфат, фигыль, кисәкчә, бәйлек.
- җөмләнең баш кисәкләре: ия һәм хәбәр.
- җөмләнең иярчен кисәкләре (төрләргә бүлмичә)
Укучылар башкара алырга тиеш:
-үтелгән орфограммалар (калын һәм нечкә сузыклар, яңгырау һәм саңгырау тартыклар, парсыз тартыклар, нечкәлек һәм аеру билгеләре, кушма һәм парлы сүзләр, тамырда авазлар чиратлашуы, кисәкчәләр) кергән 55 – 60 сүзле текстны, җөмлә ахырында тиешле тыныш билгеләрен куеп, диктант итеп язу.
-текстларны грамоталы һәм каллиграфик дөрес күчереп язу.
- сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерү(тамыр һәм кушымчаларны аеру, кушымчаларның төрен билгеләү, тамыр, ясалма, кушма һәм парлы сүзләрне аерып күрсәтү).
- сүз төркемнәрен һәм аларның грамматик билгеләрен тану, аеру (исемнең санын, килешен, фигыльнең затын, заманын);
- берлек сандагы исемнәрне килеш белән төрләндерү
- фигыльне заман формаларына куя белү.
-текстта синонимнарны һәм антонимнарны таный, сөйләмдә куллана белү.
-сораулар ярдәмендә җөмләдә сүзләрнең бәйләнешен билгеләү, сүзтезмәләрне аеру; сүзтезмәдәге ияртүче һәм иярүче сүзләрне аеру.
- җөмлә тикшерү (төрен билгеләү, баш һәм иярчен кисәкләрне аера белү)
- бергәләп төзегән план буенча 70 – 85 сүзле изложение язу.
- текстның темасын һәм төп фикерен билгеләү.
- текстны мәгънәле кисәкләргә бүлү, кызыл юлны саклау.
- текстның мәгънәле кисәкләре, җөмләләр арасында бәйләнеш булдыру.
- темасыннан яки төп фикереннән чыгып, текстка исем кую.
- хикәяләү, тасвирлау һәм фикер йөртү характерындагы текстларны аера белү.
- шәхси тәҗрибәгә, сюжетлы картинага таянып (алдан әзерлек белән), сочинение язу.
- фикер йөртү характерындагы җавап төзеп әйтү.
Төп методлар: Грамотага өйрәтү үзара тыгыз бәйләнгән укый һәм яза белергә өйрәтүнең башлангыч процесыннан гыйбарәт аналитик-синтетик аваз-хәреф методы белән тормышка ашырыла; авазлар һэм хәрефләр, иҗекләр һэм сүзләр, җөмләләр һәм бәйләнешле сөйләм өстендә эшләү күнегүләре аша ныгытыла
Укчыларның эшчәнлеген оештыру формасы: төркемнәрдә, парларда, шәхси якын килеп
Төрле эшләрне бәяләү критериесе:
3 класста контроль диктант текстларының сүзләр саны түбәндәгечә алына:
I яртыеллык — 45—50 сүз;
II яртыеллык — 55—60 сүз.
(Изложение өчен текстларның күләме 15—20 сүзгә артыграк була.)
Контроль диктант текстына карата 1—2 грамматик бирем дә тәкъдим ителә. Грамматик биремнәр өйрәнелгән материаллардан чыгып төзелә. Сүзлек диктанты өчен якынча норма – 10-12 сүз.
Күчереп яздыруны бәяләү критерийлары
1. Хаталары булмаган, төзәтүләрсез эшкә «5»ле билгесе куела.
2. 1—2 хата һәм 1 төзәтелгән хата булса, «4»ле билгесе куела.
3. 3 хата һәм 1 төзәтелгән хата булса, «3»ле билгесе куела.
4. 4 хата һәм 1—2 төзәтелгән хата булса, «2»ле билгесе куела.
Диктантларны бәяләү
1. Хаталары булмаган, төзәтүләрсез эшкә «5»ле билгесе куела.
2. 3 хатага (ике орфографик һәм бер пунктуацион хата; бер орфографик, бер грамматик, бер пунктуацион хата; бер орфографик һәм ике пунктуацион хата һ.б.) «4»ле билгесе куела.
3. 5 хатага (ике орфографик һәм өч пунктуацион хата; ике орфографик, бер грамматик һәм ике пунктуацион хата булса һ.б.) «3»ле билгесе куела.
4. 12 хатага кадәр «2»ле билгесе куела (алты орфографик, өч грамматик һәм өч пунктуацион хата; биш орфографик, ике грамматик һәм биш пунктуацион хата булса һ.б.).
5. 12 хатадан да артып китсә, «1»ле билгесе куела.
Изложение һәм сочинениене бәяләү
1. Эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылса; җөмләләр грамматик яктан дөрес төзелсә; хаталар булмаса яки 1 хата җибәрелсә (орфографик, грамматик, пунктуацион, стиль, фак-
тик, логик хаталарның берсе генә булса), «5»ле куела.
2. Эчтәлек дөрес ачылып та, эзлеклелек сакланмаса, 3 хата (орфографик, грамматик, пунктуацион, стиль, фактик, логик хаталардан бары тик өчесе генә) булса, «4»ле куела.
3. Текстның төп эчтәлеге нигездә бирелеп тә, эзлеклелек сакланмаса, стиль, логик яктан төгәлсезлекләр булса, 6 хата (орфографик, грамматик, пунктуацион, стиль, фактик, логик хаталар) җибәрелсә, «3»ле куела.
4. Эчтәлек дөрес һәм эзлекле ачылмаса, 12 хата (орфографик, грамматик, пунктуацион, стиль, фактик, логик хаталар) китсә, «2»ле куела.
Сүзлек диктантын бәяләү критерийлары
1. Хаталары булмаган эшкә «5»ле билгесе куела.
2. 1 хата, 1 төзәтелгән хата булса, «4»ле билгесе куела.
3. 2 хата, 1 төзәтелгән хата булса, «3»ле билгесе куела.
4. 3—5 хата булса, «2»ле билгесе куела.
5. 6 хатадан да артып китсә, «1»ле билгесе куела.
Тестларга куелган таләпләр
һәр темадан соң үткәрелә торган тематик тестларга — 7—15 минут, йомгаклау тестларына 40—45 минут вакыт карала. Тестлар түбәндәгечә бәяләнә:
«5»ле — 95—100% үтәлсә;
«4»ле — 80—94% биремнәргә җавап бирелсә;
«3»ле — 51—79% биремнәр үтәлсә;
«2»ле — дөрес җавап 51%тан да кимрәк булса.
III cыйныф өчен татар теленнән якынча йомгаклау тикшерү эше.
Урманда.
Мин Казан шәһәрендә яшим. Җәйге каникулда авылга кайтам.
Беркөнне дәү әтием мине нарат урманына алып барды. Ни генә күрмәдек без анда! Кошлар сайравын тыңладык. Бурсык оясын күрдек. Эзләр дә бар иде. Аннары дәү әти нарат җиләге урынын тапты. Җиләге бик тәмле, әмма быел вак икән. Яңгыр азрак булгандыр. Бөрлегән дә җыйдык. Күлдә су коендык.
Урманда күргәннәремне мәктәптә малайларга да сөйләрмен әле.
Грамматик биремнәр.
I вариант.
- Беренче җөмләдә баш һәм иярчен кисәкләрнең астына сыз, сүз төркемнәрен билгелә.
- Тиешле хәрефләрне куеп яз.
Ят…мә, вәг…дә, дәр…я, шигыр…, ал…япкыч, дөн…я, көн…як.
I I вариант.
- Беренче җөмләдә баш һәм иярчен кисәкләрнең астына сыз, сүз төркемнәрен билгелә.
- Тиешле хәрефләрне куеп яз.
Төн…як, табигат…, Ях…я, юн…ле, кул…яулык, сәгат.., шагыйр….
Әдәбият
Дәреслекләр: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән.
Татар теле – татар башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек 2 кисәктә, И.Х.Мияссарова,
К.Ф. Фәйзрахманова. Казан, “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2012 ел.
“Татар башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфында эшләүче укытучылар өчен методик кулланма” И.Х.Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова. Казан, “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2012 ел.
И.Х.Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова. Татар теле - Мөстәкыйль эш дәфтәре- татар башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен - Казан, “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2012 ел.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Рабочие программы по литературному чтению, окружающему миру, технологии. Рабочие программы по внеурочной деятельности. ФГОС.
Разработанно в соответствии с требованиями ФГОС...
Рабочие программы 1 класс и рабочая программа по ОРКСЭ
Рабочие программы для 1 класса по УМК "начальная школа 21 века".Если кому-то пригодятся, буду рада....
Рабочая программа по физической культура в 4 классе VIII вида, рабочая программа по физической культуре в 4 классе VII вида
Главной целью моей педагогической деятельности является сохранение и укрепление здоровья детей, воспитание у них потребности в здоровом образе жизни. При проведении уроков учитываю возрастные, п...
Рабочая программа по русскому языку 3 класс ФГОС .Учебник А.В. Полякова.Система Л.В. Занкова. Документ содержит рабочую программу и календарно-тематическое планирование
Рабочая программа по русскому языку 3 класс ФГОС .Учебник А.В. Полякова.Система Л.В. Занкова. Документ содержит рабочую программу и календарно-тематическое планирование Рабочая программа по матем...
Рабочие программы для 3 класса по программе "Школа России"и рабочие программы по внеурочной деятельности.
Материал представлен в виде рабочих программ для 3 класса по программе "Школа России", тематическое планирование по предметам, а также рабочие программы и тематическое планирование по внеурочной деяте...
Рабочая учебная программа по музыке ОС "Школа 2100"Л.В. Школяр, В.О. Усачёва и др. Данная рабочая программа составлена на основе Примерной основной образовательной программы начального общего образования и предназначена для учеников 4 класса.
Программа составлена в соответствии с требованиями Федеального государственного образовательного стандарта начального общего образования, обеспечена УМК для 1- 4 классов, авторов Л.В.Школяр,В.О.Усачёв...
Рабочая программа по технологии для 1 класса разработана на основе авторской программы Е.А.Лутцевой, Т.П.Зуевой по технологии (Сборник рабочих программ. – М.: Просвещение, 2015)
Рабочая программа по технологии для 1 класса разработана на основе авторской программы Е.А.Лутцевой, Т.П.Зуевой по технологии (Сборник рабочих программ. – М.: Просвещение, 2015) в соответствии с...