Татар халкының балалар фольклорын өйрәнүгә нигезләнгән дәрестән тыш эшчәнлек программасы
рабочая программа (1 класс)
Предварительный просмотр:
Татар халкының балалар фольклорын өйрәнүгә нигезләнгән
дәрестән тыш эшчәнлек программасы
Аңлатма язуы
Татар халык иҗатын өйрәнүчеләр тарафыннан “Балалар фольклоры“ төшенчәсе безнең гасырның егерменче еллар ахырында гына фәнни кулланылышка кертелсә дә. Халык иҗаты әсәрләренең нәниләр телендә борын-борыннан яшәп килүенә шик-шөбһә юк. Алар хакында кайбер борынгы кулъязма ядкярләрдә дә искә алына.
Бу әсәрләр халык иҗатында шартлы рәвештә аерым бер төркемгә бүленеп йөртелсә дә, “балалар фольклоры“ белән “зурлар фольклоры“ арасында бернинди чик сызыгы юк. Ул халкыбыз поэтик мирасының аерылгысыз бер өлеше. Әмма бу төркемгә кергән әсәрләр үзләренең тематикасы белән бала күңеленә якын, шигъри тукымасына балалык рухы “сеңгән” булулары белән аерылып торалар.
Актуальлеге: күп кенә халык авыз иҗаты әсәрләре педагогик карашларга һәм таләпләргә туры килә, аларның теле гади, вакыйгалар балаларга аңлаешлы. Димәк, әби-бабаларыбыз фольклорның бала тәрбияләүдәге әһәмиятен белеп эш иткәннәр.
Мәгълүм ки, табигать, матурлык, әдәп-әхлак кагыйдәләре белән бала беренче тапкыр нәкъ менә милли гореф-гадәтләр аша таныша башлый. Шулай булгач, фольклор бала психологиясен тирәнтен ачарга, омтылыш һәм иҗат мөмкинлекләрен дә билгеләргә ярдәм итә. Белем бирүдә федераль дәүләт стандартларының яңалыгы - белем алуда универсаль гамәлләрнең берсе коммуникатив гамәлләрнең камил формалашуы. Ягъни, укучының үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле итеп, әңгәмәдәшен кимсетмәслек итеп җиткерә белүгә әзерләү. Бу таләп - программаның актуальлеген раслаучы мөһим дәлил дә.
Программа беренче сыйныф укучыларына татар халкының гореф-гадәтләрен, иҗатын өйрәтүне һәм аны буыннан буынга саклап җиткерүне максат итеп куя.
Шушы максаттан чыгып түбәндәге бурычлар билгеләнә:
- халкыбызның милли үзенчәлекләрен, күркәм сыйфатларын, йола-гадәтләрен, гаилә этикасын кече яшьтән үк төшендереп, укучыларны өлкәннәр үрнәгендә тәрбияләү, буыннар бәйләнешен тәэмин итү;
- әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, балаларны кешеләр белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү, әдәп - әхлак сыйфатлары булдыру, иҗади сәләт һәм милли үзаң формалаштыру;
- туган телебез, мәдәниятебез үсеше, туган ягыбызның һәм халкыбызның тарихы,йолалары, милли үзенчәлекләре белән кызыксындыру.
Программа башлангыч сыйныф укучыларының яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып атнага 1 сәгать (барысы 33 сәгать) исәбеннән төзелде. Программада теоретик материалның гамәли эшчәнлек белән үрелеп баруы тәэмин ителә. Программаның һәр бүлегендә укучыларга милли тәрбия, гореф-гадәтләрне өйрәнү,уйлау,фикерләү сәләтләрен,тел байлыкларын арттыру өстендә эшләү күздә тотыла.
Дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру түбәндәге принципларга нигезләнә:
· аңлаешлылык;
· күрсәтмәлелек;
· теория белән практиканың бәйләнеше;
· укучыларга индивидуаль якын килү.
Дәрестән тыш эшчәнлекне үткәрү формалары:
- текстлар белән эш;
- рольле уеннар;
- дәрес-концерт;
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Шәхескә юнәлтелгән универсаль уку гамәлләре (УУГ)
∙ татар халкына карата ихтирамлы караш һәм аны аның гореф-гадәтләрен, иҗатын өйрәнү теләк булдыру;
∙ әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.
Танып белү универсаль уку гамәлләре
∙ үзеңә кирәкле информацияне таба белү;
∙ логик фикерләүне үстерү;
∙ иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру.
Регулятив универсаль уку гамәлләре
∙ үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
∙ эш тәртибен аңлап, эшчәнлегеңне оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;
∙ уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре
∙ әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
∙ аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
∙ парларда һәм күмәк эшли белү;
∙ әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.
Программаның эчтәлеге
1 нче тема – Бишек җырлары, юаткычлар, мавыктыргычлар (5 сәгать)
Кеше тормышында бишек җырларының урыны. Бишек җырларында “әлли-бәлли”, “сандугачым”, “былбылым”, “багалмам”, “карлыгачым” кебек сүзләрнең кулланышы. Юаткычларның кулланылыш максаты. Мавыктыргычлар.Бармак уеннары.
2 нче тема – Тел шомарткычлар, тизәйткечләр, такмаклар (4 сәгать)
Билгеле бер рифмага салынган тел шомарткычлар. Аерым аваз-хәрефне өйрәнүгә корылган тел шомарткычлар. Бию, сөйләм, көйләм такмаклары.
3 нче тема – Санамышлар (5 сәгать)
Гади саннарга корылган санамышлар. Ритмлы, матур яңгырашлы санамышлар. Санамышларда “бәхетле” һәм “бәхетсез” саннар.
4 нче тема – Табышмаклар, мәкальләр (4 сәгать)
Табышмакларның эчтәлеге. Табышмакларда саннарның кулланышы. Табышмакларның тематикасы. Мәкальләр. Рәсемле табышмаклар. Табышмаклар иҗат итү.
5 нче тема - Әйтешләр (3 сәгать)
Әйтешләр, аларның төрләре. Иҗади эш: әйтешләр иҗат итү.
6 нчы тема – Әкиятләр (4 сәгать)
Әкиятләр тематикасы ягыннан күптөрлелеге. Маҗаралы, тормыш-көнкүреш әкиятләре. Хайваннар турында әкиятләр. Әкият уйлап чыгару буенча иҗади эш.
7 нче тема – Милли йолалар, бәйрәмнәр (4 сәгать)
“Нардуган”, “Сөмбелә”, “Нәүрүз” бәйрәмнәре. Сабантуй кебек милли бәйрәмнәр.
8 нче тема – Татар халкының җырлы –биюле уеннары ( 4 сәгать)
“Челтәр элдем читәнгә”, “Ал кирәк, гөл кирәк”, “Чума үрдәк, чума каз”, “Миңлебай” кебек күмәк уйналына торган уеннар.
Календарь- тематик планлаштыру
№ | Тема | Сәг. саны | Материалны үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре | Дата | |||||
Бишек җырлары, юаткычлар, мавыктыргычлар | |||||||||
1 | Кеше тормышында бишек җырларының урыны. | 1 | Бишек җырларын тыңлау, характерын билгеләргә өйрәтү. Бишек җырын җырлап бала йоклату(практик шөгыль) | ||||||
2 | Бишек җырларында “әлли-бәлли”, “сандугачым”, “былбылым”, “багалмам”, “карлыгачым” кебек сүзләрнең кулланышы. | 1 | |||||||
3 | Юаткычларның кулланылыш максаты. | 1 | Халык аваз иҗаты буларак юаткычларның бала тәрбияләүдә роле.Сөйләм телен камилләштерү Хәрәкәт белән юаткычларның сүзләрен туры китереп сөйләргә өйрәтү. | ||||||
4 | Мавыктыргычлар | 1 | Бармак уеннары күнегүләрен өйрәтү. Уеннар ярдәмендә баланы мавыктыру ысулларын өйрәтү. Бармак уеннарының балаларның сөйләм телен,сүз байлыкларын арттыруда роле. Балаларның логик фикерләү сәләтен,зиһен арттыру өстендә эшләү. | ||||||
5 | Бармак уеннары | 1 | |||||||
Тел шомарткычлар, тизәйткечләр, такмаклар (4) | |||||||||
6 | Билгеле бер рифмага салынган тел шомарткычлар. | 1 | Тел шомарткычлар белән таныштыру. Балаларның дикциясе өстендә эшләү. Такмакларның сүзләре хәрәкәт ритмына тәңгәл килергә тиешлеген аңлату. Тел шомарту күнегүләре эшләү. Балаларга хәрәкәт элементлары өйрәтү. | ||||||
7 | Аерым аваз-хәрефне өйрәнүгә корылган тел шомарткычлар | 1 | |||||||
8 | Бию, сөйләм, көйләм такмаклары. | 1 | Бию такмаклары белән таныштыру.Сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.Такмаклар көенә бию элементларын куллану | ||||||
9 | Бию, сөйләм, көйләм такмаклары. | 1 | |||||||
Санамышлар (5) | |||||||||
10 | Гади саннарга корылган санамышлар. | 1 | Санамышлар ,бармак санашу уеннары белән таныштыру. Баланы уен вакытында бер-берсенә хөрмәт тәрбияләүне дәвам итү. | ||||||
11 | Ритмлы, матур яңгырашлы санамышлар. | 1 | Сөйләм телен үстерү, телдәге кимчелекләрне кисәтү максатыннан санамышларны ятлау. | ||||||
12 | Ритмлы, матур яңгырашлы санамышлар. | 1 | |||||||
13 | Санамышларда “бәхетле” һәм “бәхетсез” саннар. | 1 | |||||||
14 | 1 | ||||||||
Табышмаклар, мәкальләр (4) | |||||||||
15 | Табышмакларның эчтәлеге. Табышмакларда саннарның кулланышы. | 1 | Табышмакларның балаларның сөйләм телен,сүз байлыкларын арттыруда роле. Балаларның логик фикерләү сәләтен,зиһен арттыру өстендә эшләү. Табышмакларның күптөрлелеге. Укучылар тарафыннан иҗат ителгән табышмаклар, аларга рәсемнәр ясау. | ||||||
16 | Табышмакларның тематикасы. | 1 | |||||||
17 | Рәсемле табышмаклар. Табышмаклар иҗат итү. | 1 | |||||||
18 | Мәкальләр. | 1 | Мәкальләр өйрәтү. Халыкның акыллы сүзләре ярдәмендә баланы татар халык иҗатының байлыгы белән таныштыру. | ||||||
Әйтешләр (3) | |||||||||
19 | Традицион әйтешләр | 1 | Диалог формасында төзелгән әйтешләр ярдәмендә аралаша белү,бер-берсенә хөрмәт тәрбияләүне дәвам итү. Иҗат итүгә кызыксыну уяту. | ||||||
20 | Импровизацияле әйтешләр | 1 | |||||||
21 | Әйтешләр иҗат итү. | 1 | |||||||
Әкиятләр (4) | |||||||||
22 | Әкиятләр тематикасы ягыннан күптөрлелеге. | 1 | Алдавыч әкиятләрне сөйләргә өйрәнү, сүзләрнең дөрес әйтелешенә игътибар итү. Сөйләм телен камилләштерү өстендә эшләү. Рольләргә бүлеп, сәнгатьле уку. | ||||||
23 | Маҗаралы, тормыш-көнкүреш әкиятләре. | 1 | |||||||
24 | Хайваннар турында әкиятләр. | 1 | |||||||
25 | Әкият уйлап чыгару буенча иҗади эш. | 1 | |||||||
Милли йолалар, бәйрәмнәр (4) | |||||||||
26 | “Нардуган”, бәйрәмнәре. | 1 | Балаларны милли бәйрәмнәр белән таныштыру.Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Сөмбелә, Нәүрүз бәйрәме эчтәлеге белән таныштыру. Бәйрәмдә була торган уеннар белән таныштыру.Уеннар ярдәмендә балада милли бәйрәмнәргә кызыксыну уяту. | ||||||
27 | “Сөмбелә” | 1 | |||||||
28 | “Нәүрүз” | 1 | |||||||
29 | Сабантуй кебек милли бәйрәмнәр. | 1 | |||||||
Татар халкының җырлы –биюле уеннары (4) | |||||||||
30 | “Челтәр элдем читәнгә”, кебек күмәк уйналына торган уеннар. | 1 | Уеннарның кагыйдәләрен бозмыйча, иптәшләреңнең сүзләренә колак салып уйный белү күнекмәләре тәрбияләү. Дуслык,бердәмлек сыйфатларын булдыру өстендә эшләү. | ||||||
31 | “Ал кирәк, гөл кирәк” уены | 1 | |||||||
32 | “Чума үрдәк, чума каз” уены | 1 | |||||||
33 | “Миңлебай” уены | 1 |
Кулланылган әдәбият
1.Татар балалар фольклоры.1999 ел. Казан “Раннур” нәшрияты.
2.Гөлбакча.1990 ел.Казан.Татарстан китап нәшрияты.
3.Иң матур сүз.2000 ел.Мәгариф нәшрияты.
4.Бармакларны уйнатыйк ,туган телне өйрәник.1997 ел.”Хәтер” нәшрияты.
5.Иң татлы тел ,туган тел.2004 ел. “Мәгариф”нәшрияты.
6.Татар халык әкиятләре Татарстан китап нәшрияты Казан, 2023 ел төзүче Талия Шакирова
7.Татар халык мәкальләре АО “Татмедиа” Казан. 2021
8.“Сүз эчендә хикмәт бар” Казан, Мәгариф, 1999 И.К.Хәйруллин, Р.М.Миңнуллин һ.б.
9.Минһаҗева Л.И., Мияссарова И.Х. Татар балалар әдәбияты Казан – ТаРИХ 2003
10.Татар халык иҗаты Балалар фольклоры Казан Татарстан китап нәшрияты 1993 Татарстан фәннәр академиясе. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты.
11.Татар халык иҗаты Табышмаклар Казан Татарстан китап нәшрияты 1977 СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Спорт-сәламәтләндерү" юнәлеше буенча дәрестән тыш эшчәнлек планы.
Программаның максаты: Кече яшьтәге укучыларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү өчен уңышлы шартлар булдыру. Балаларны,белем һәм күнекмәләрне табигать һәм яшәү за...
Дәрестән тыш эшчәнлек буенча шөгыль конспекты «Актер тренингы–шәхеснең иҗади үсеше компоненты»
Максат: психофизик күнегүләр ярдәмендә шәхесне иҗади үстерү. Бурычлар: Өйрәтү: «Актер тренингы»темасы буенча төп төшенчәләр,аларның практик эштә әһәмияте белән танышу ...
Дәрестән тыш эшчәнлек. Сәламәт булыйм дисәң...
Татар халык уеннарына нигезләнеп төзелгән эш программасы...
Биик әле! Дәрестән тыш эшчәнлек буенча эш программасы.
Биик әле! Дәрестән тыш эшчәнлек буенча эш программасы. Программа татар халкының җырлы- биюле уеннарына нигезләнеп төзелгән....
Дәрестән тыш эшчәнлек
1 нче сыйныф өчен дәрестән тыш эшчәнлек буенчабелем бирү программасы “Китаплар дөньясында” Төзүче: Югары квалификацион категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Фатый...
Гомуми- интеллектуаль юнәлеше буенча “Татарча да яхшы бел” дәрестән тыш эшчәнлек курсына эш программасы.
1 сыйныф укучылары өчен дәрестән тыш эшчәнлеккә эш программасы. Кыскача эчтәлектә " Сөйләм культурасы " дигән бүлек бар....
“Татар халкының теле һәм мәдәнияты» түгәрәгенең эш программасы
quot;Татар халкының теле һәм мәдәнияты" түгәрәгенең эш программасы "Идел төбәге халыклары мәдәнияты" программасы һәм методик тәкъдимнәр нигезендә эшләнде....